Барлык яңалыклар
Дөнья бу
12 март , 09:25

Халисә Мөхәммәдиева. Габдулла бураны

Икенче көнне, инде буран тынып, көн ачылгач, Габдулла аганың туңган гәүдәсенә тап булган авылдашлары.

Халисә Мөхәммәдиева. Габдулла бураны
Халисә Мөхәммәдиева. Габдулла бураны

Тышта буран котыра... Март бураны... Безнең якларда аны “Габдулла бураны” диләр...

Менә быелгыча, көтмәгәндә чыккан ул елның яз көнендә буран. Күрше авылга йомышы  белән  ат җигеп төшкән  Габдулла абый көннең шулай кискен үзгәрүен һич көтмәгәндер, мөгаен... Сәгате белән түгел, минуты белән дөньяның астын-өскә китерә, дулый табигать...            

Безнең авыл тау башында урнашкан. Бер генә түгел, ике тау әле анда. Аларның иң биеге, беренчесе, күрше  авылдан чыккач та башлана. Җәяүлегә дә, атта утырып та ару менәсе аңа... Габдулла абзый,  бәлки, атны ашыктырыбрак, буранга  калмаска дип, камчылап та кугандыр... анысын хәзер кем белә. Әнә шул тауның башына менеп җитәрәк, күрәсең, буран тагын да ныграк котырган. Күзгә берни күренмәгән. Юлчы юлын тапмаган, аты, туктап калып, кая барырга белми, тискәреләнгәндер, ахры, Габдулла аны тугарып ук җибәргән. Бәлки, шулай юлны тизрәк табар, дип уйлагандыр. Тик ат үзен кая куярга белмәгән хуҗасы тирәли йөргән дә йөргән,  нишләргә дә белмәгән.

Икенче көнне, инде буран тынып, көн ачылгач, Габдулла аганың туңган гәүдәсенә тап булган авылдашлары. Ә аты өенә әйләнеп кайткан булган....

Бу фаҗигагә ничә  ел үтте инде, ә менә март бураннары башланса, шушы вакыйга искә төшә...

Табигать нинди көчле һәм усал була ала, аның нинди генә хикмәтләре юк! Юкка гынамыни, әби-бабайларыбыз да догаларында “инде еллар әйбәт килсен иде” дип телиләр. Яз куркыныч бураннары белән дә, ә соңрак ярсу ташкыннары белән дә үзен күрсәтә ала. Хәерле булсын  алдагы көннәребез! 

Фото: Freepik.

Халисә Мөхәммәдиева. Габдулла бураны
Халисә Мөхәммәдиева. Габдулла бураны
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас