Барлык яңалыклар
Дөнья бу
3 март , 09:45

Нәфисә ХӘБИБДИЯРОВА. Балачак истәлекләре (2)

Инде әзрәк үсә төшкәч, әнине онытмый идем, сагына идем, еш кайтып торса да. Башта ул алып китә алмагандыр инде, икенче дөньясы булгач, аннан үзем шәһәргә ияләшә алмадым.

Нәфисә ХӘБИБДИЯРОВА. Балачак истәлекләре (2)
Нәфисә ХӘБИБДИЯРОВА. Балачак истәлекләре (2)

(Ахыры.)

Басу капкасы... Без, кечкенә кызлар, малайлар, капка башына менеп утырабыз да, юлдан килгән кешеләрне көтәбез.. Менә кайтучылар якыная бара. Җәяүлеме, ат беләнме, машина белән кайтамы, без барлык юлчыларга капка ачабыз. Аннары алар артыннан тагын ябып куябыз. Ул капка үзе бик зур иде, нинди оста куллар эшләгәндер аны, ачарга бик авыр да түгел иде. Маллар басуга кермәсен өчен капканы ябып йөрергә кирәк, ә без – шул эшнең иң “җаваплы кешеләре” бит. Шушы капканы ачудан тәм табып, ямь табып, юл кырыендагы чирәмлектә уйнап та алабыз. Без бәләкәй чакта уеннар бик күп иде... Кайчакта безгә тиен акчалар да сибеп китәләр, кем өлгер, шул акчаны табып ала... Менә шулай үзебезчә бик зур эш эшлибез, басу капкасын ачып торабыз, юлчылар рәхмәт укый, кайсылары күчтәнәч тә бирә әле. Без капка кырында уйнамаган чакта, шофер абыйларга машиналарын туктатып, үзләренә төшеп ачарга кала иде.
Ә минем өчен басу капкасы тагын бер сергә ия. Басу капкасының аркылы такталарына басып менәм дә, өч агач яныннан килгән юлчыларны күзәтәм, кайтучылар шул төбәктән күзгә күренә башлый. Юлчылар килеп җиткәнче, әнигә охшаганнары булса, каршысына йөгерәм. Әй, балачак... Әнине сагынып үткән сабый чак...
Ю-юк, мин ятим түгел. Минем әни бар, бик еракта яшәсә дә. Ике сеңлем дә бар икән инде, әтиләре бүтән шул... Әтием дә бар ул, тик аны бик аз хәтерлим. Үскәч килде ул, бүләккә яулык алып килгән. Шул яулыктан кадерле бүләк булды микән берәр вакыт? Аны әти бүләге дип мактанып бәйләп йөрдем... Тиз туза шул штапель яулык... Әти миңа: “Итек алып бирермен әле сиңа, кызым”, – дип китте. Тик бу безнең соңгы күрешү булган. Гүзәлия сеңлем (әтинең икенче хатыныннан туган кызы) танышырга кайткач (инде үзебез картаеп барабыз), әти турында сөйләп китте: әтинең ничек матур хатлар язганын, тәрәзә капкачларын сырлап, бизәкләп эшләгәнен... Гүзәлия белән арабыз ун яшь тирәсе... Әзрәк охшаш якларыбыз да бар, тавышыбыз охшаш, характердагы кайбер чаткылар – без бит бер әти кызлары.
Әти... Әти янгын сүндергәндә янгын сүндерү машинасы ватылыпмы, үзе суык су эченә кереп, су алып биреп торган, шуннан соң ике атна чирләп ятып, терелмәгән (“ак кан булган” дигән сүз дә кереп калган иде колакка). Гүзәлия сеңлем әти сүзләрен сөйли: “Гүзәлия кызым, мин сине карап үстерәлмәдем инде, Нәфисә кызымны да үстерәлмәдем...” Менә шундый үкенечле сүзләре калган аның... Әти белән әнинең аерылышу сәбәпләре булгандыр, бәлки, тик алар барыбер минем әти белән әни бит. Бик озак еллар үткәч, әни әтинең язган хатлары турында сөйләде, күзләремә яшь элпәсе капланды, менә ул хатлардан юллар:


Изелләрем, сезне сагындым...
Изелләрем генә калды шул...


Әти әни белән икебезне ни өчен “Изелләрем” дип хатка сәламнәр язгандыр? Әле килеп уйлыйм: әтинең туган авылы Яңа Бикмәткә якын гына Агыйдел елгасы ага. Әти, Изелләрен сагынганда, мине дә онытмаган...
Биш яшьләрдә булганмындыр, санап китәм икән: “Мин бик бай, минем өч әнкәй бар, берсе – үземнең әни, берсе – әнкәй (мине үстергән дәү әнкәй ул), берсе картый була инде, әтинең әнисе.
...Ә үземне, өч әнкәйле булсам да балалыкка сораганнар.
Беренче тарих. Әткәй мине Чалкак авылына теш алдыртырга алып барды (туганда ук теш белән туганмын, ул тешне алганнар, чөнки әни имезгәндә ул теш аның күкрәген авырттырган). Бәләкәй чакта тагын бик җайсыз итеп теш чыга башлады, аңкауга тия иде... Кышның салкын гына бер көне, мине толыпка төреп чанага утыртып кайтканда, әткәй: “Балам өшемисеңме?” – дип сорый да, үзенең күзләре никтер дымлана, әллә җил-бураннан яшьләнде микән, әллә үзәгеннән тамган ике бөртек яше идеме? Без чүпрәк җыючыдан төсле буяу каләмнәре алдык, ә ул абый миңа сайлап-сайлап каләмнәр күрсәтте, кайсысын алганны хәтерләмим, бәлки, бүләк иткәндер... Шул абыйның мине үзенә балалыкка сораганын әткәй үскәч кенә сөйләде шул. Ә бүген әткәйне искә төшерәм дә, үземнең күзләремә яшь килә. Әткәй ул кешегә: “Беркемгә дә бирмибез, үзебез үстерәбез”, – дигән.
Икенче тарих. Берничә ел элек Үләй авылында яшәүче Әхмәтнуров Фәгыйль абыйдан сорашып белдем. Ул абый, күргән саен: “Синең дәү әткәең Хәмит абзый бик яхшы кеше иде, син Хәмит абзый оныгы бит әле?” – дип сорашып ала иде. Бер сөйләшкәндә мин дә сорау бирдем: “Фәгыйль абый, Сез мине балалыкка сорап килгәнсез бугай, шул турыда әткәй миңа үсеп җиткәч бер сөйләгән иде, шул тарихны ишетәсем килә”, – дидем. Ул елмаеп кына җавап бирсә дә, күзләре дымланды. “Әйе шул, балам”, – дип кенә әйтә алды беренче сөйләшкәндә. Икенче тапкыр, хастаханәдә очраттым аны, шунда иркенләп сөйләшеп утырдык... Соңрак, берничә ел элек кенә аның кан басымы нык күтәрелеп, мәңгегә күзләрен йомганын ишеттем. Бик авыр булды миңа ул хәбәрне ишетүе. Бик дини, кешелекле, үзе бик ягымлы абый иде. Тик аларның бер балалары да булмаган, тормыш иптәшеннән ялгыз калгач озак яшәмәгән ул. Бөтен батырлыгымны җыеп, ярый сорашканмын, чын күңелдән сөйләшеп утырдык, мин дә аның күп еллар әйтергә кыймый йөргән серен сөйләттем. Аңа да, миңа да җиңел булып калган иде, ихлас сөйләштек шул. Сөйләшмичә, сорашмыйча, ярый, узып китмәгәнмен, сөйләшә алмый дә калсам, бигрәк үкенечкә булыр иде, ул абый күңелемә барыбер бер якын кешем минем...
Менә шулай үтте аллы-гөлле, чуклы-чуклы, челтер чишмәле, бәбкә үләнле, алмагачлы-сандугачлы һәм сөйләп бетереп булмаслык хатирәле балачагым! Әле сезгә умырзаялы аланнарга барганымны да сөйлисем калган...
Менә яланнар кардан арчылып килә, уйдык-уйдык бозлы кар сулары, күк йөзенең зәңгәрлеген чагылдырып, күзне камаштыралар, ә чирәм күренә башлаган җирләрдә ап-ак умырзая чәчәкләре калка башлый. Алар күбәя, диңгез кебек чайкала, әллә яз җырын җырлап, әллә кар суыннан кышның соңгы сәламнәрен язга тапшырып килгән иң серле, иң нурлы беренче чәчәкләр калка! Тик бик азга шул... Миңа әнкәй аларны өзмәскә куша, ярамый, ди. Өстәп әйтеп куя: “Умырзая өзсәң, үтәр гомерең зая...” Без шулай да, язгы кояш йомшаган карга бата-чума булса да, дус кызларым белән аланга барабыз. Кайтканда барыбер учларыбызда чәчәк гөлләмәсе була иде. Күңелгә сагыш, әллә нинди үзебез аңлап бетерә алмаган моңсулык та өстәлә иде... Әллә чәчәкләр өзгән өчен рәнҗедеме икән безгә...
Мине дәү әнием белән дәү әтием үз балаларыннан да ныграк кадерләп үстерделәр. Дәү әтием кичләрен Тукай шигырьләрен яттан сөйләр, район гәзите “Алга”дан хәрефләр өйрәтер иде. Ә дәү әнием радиодан шигырь ишетсә, миңа үз фикерен әйтеп тә бирә иде. “Балам, менә шагыйрь кош дип әйткән, ул бит үзен чагыштырган...” Белмим, шигърият серләрен авылымның кабатланмас ямьле табигатеннән алдым микән, дәү әткәмнең яттан сөйләгән шигырьләр белән күңелгә тулды микән, дәү әнкәмнең хисле моңыннан килде микән? Бәлки, әнине сагынудандыр. Бәлки, әни чит җирләргә алып киткәч, авылымны, аның гүзәл табигатен сагынудан шигърият нуры күңелгә үрелгәндер...

И. Нигъмәтҗанов рәсеме.

Нәфисә ХӘБИБДИЯРОВА. Балачак истәлекләре (2)
Нәфисә ХӘБИБДИЯРОВА. Балачак истәлекләре (2)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас