Бер ягын куе кара урман уратып алган,
бер ягында иркен басу-кыр-
лар җәйрәп яткан, дөньядагы иң
гүзәл, иң күркәм, иң ямьле авылга
бөек шагыйребез исеме бирелгән –
Тукай исеме! Сигез айлык чагымнан
мин дә Тукай авылында, урманының
серле шаулавын тыңлап, чел-
тер чишмәсенең моңнарын эчеп,
бәрхет бәбкә үләннәрендә тәгәрәп
үскәнмен. Беренче тәпи киткән
эзләрем шунда калган. Үземне
белгәннән бирле, авылымның
табигатеннән сер эзләп, сабый акы-
лы җитмәгән уйлар уйлап, җилләр
китергән хәбәрләрне чишәргә аш-
кынып, үземнең кечкенә дөньяма
сер һәм нур җыйганмын.
Ә үзем әнине сагынганмын...
Әни үзенә бик авыр чагында мине
авылда калдырып торган, авыл-
га ияләшеп киткәнмен, ул мине
шәһәргә алып китеп карады, тик
чишмәм, кара урманым, чәчәкле
аланнарым үзенә чакырып торды,
ияләшә алмадым шәһәргә, әнием,
гафу ит!.. Тагын Тукайга кайттым,
өч ел шәһәрдә укыдым, телемне
сагындым (ник бер татар баласы
булсын икән сыйныфта!). Добрян-
ка шәһәрендә җиденче сыйныфта
укыганда сәхнәгә чыгып саф татар
телендә шигырь сөйлисем килә иде,
тик минем телемне аңлаучы юк иде анда...
Авылга кайткач, хат язышкан дус
кызларым, шигырь язып караганым-
ны белгәч, серне чиштеләр. Тугы-
зынчы сыйныфта укыганда Бадрак
авыл клубында үткән чараларда
катнашып, сәхнәдә үзем язган ши-
гыремне укыдым: “Башкортстан,
сине сагынып, кайттым мин ераклардан...”
Пермь өлкәсендә укыган
чакта урыс әдәбияты укытучысы
Владимир Евдокимович Сави-
нов безне сәнгатьле итеп шигырь
укырга өйрәтте, шигъриятне тирән
аңларга шул вакытта төшенә баш-
лаганмындыр, ахры. Тукай авылын-
да башлангыч мәктәптә укыганда,
укытучыбыз Разия апа Латыйпова
һәр укучыга игътибарлы булып,
балаларның сәләтен күрә белгәнгә,
өченче сыйныфта укыганда ук бе-
ренче шигыремне язып караганмын-
дыр, бәлки. Кайчан шигърият уты
кабынгандыр күңелдә, тик тукса-
нынчы елда беренче тапкыр матбу-
гат битләрендә шигырьләрем басы-
ла башлады, 7нче март көнне “Кы-
зыл таң” һәм “Алга” гәзитләрендә
бер шәлкем шигырьләрем күренүе
бик зур бәйрәм булды.
Балачак – бик татлы, хыялый
мизгел... Ә мин балачактан ук бик
күп уйлый идем: “Җилләр искәндә
ни сөйли икән, ник чишмәләрдә
зәп-зәңгәр күк йөзе чагыла, бәбкә
үләннәре ник аякны иркәли?..
“Авылыбызда үземнең бик ярат-
кан төбәкләрем бар иде. Аларның
берсе – Үзбәк абый чишмәсе. Без
чишмәгә ерак түгел чирәмлектә
каз бәбкәләре саклыйбыз, ары-
рак китеп, чирәмле тау башыннан
елга буена
таба тәгәрәп төшәбез.
Әйләнә-әйләнә тәгәрибез, шуңардан
тәм табабыз, өстебезгә чүп тә
буялмый, яңгыр тау битләрен юып
тора бит, ә без сабыйларга газиз
җиркәебездә тәгәрәп уйнаулары
нинди рәхәт! Өйгә кайтуны оныта-
быз, әнкәйләр безне эзләп килә,
кулларында бер банка сөт белән
икмәк телемнәре, каз бибиләрен
ашатырга да кирәк бит. Ипекәйне
чәйнибез дә, сөт белән бәбкәләргә
ашатабыз, ипи бик тәмле булып
китә дә, үзебез ашап куйганны сиз-
ми дә калабыз. Без таудан тәгәрәп
уйнаганда, ярый әле, бәбкәләрне
карга алып китмәгән... Су буеннан,
чишмә яныннан кайтасы да килми,
без кызлар белән хезмәт дәресендә
чигә башлаган өстәл япкычларын
алып киләбез, уйнап туйган чакта
әзрәк чигү чигәбез. Якында гына
чыршылык, чыршылык тау башын-
да, безнең чишмә тау итәгендә.
Чыршылыкка менеп, вак кына (исе-
мен оныттым), кузгалак тәме килгән
үлән йолкабыз, чыршы күркәләрен
сыйпыйбыз, кулларга сагыз исе
сеңә. Бәбкәләргә ипи ашатканда
кулдан чыршы сагызы исе аңкый,
өйгә кайткач әллә ничә тапкыр са-
бынлап югач та бетми әле ул. Менә
шул тәмле исне гомер буе оныта ал-
мадым...
Шомыртлык... Кап-кара булып
шомырт пешкәч кызлар белән
җимешләрен җыярга барабыз. Шо-
мыртлык белән чыршылыкны агып
яткан инеш бүлеп тора, без анда
урап барабыз. Ул шомыртлыкта-
гы ямьне чит илләрнең бер матур-
лыгына да алыштырып булмый,
чит шәһәргә ничек өйрәним ди,
чишмәм, шомыртлыгым бар бит.
Агачка үрмәләп менеп шомырт
җыябыз. Кайбер агачларның ботаклары
шундый киң, сиртмәләнеп
тибрәлеп тора. Безнең кечкенә би-
доннарыбыз яулык белән муенга
асып куелган, тулганын сизми дә
калабыз савытларның, ә үзебезнең
тешләр, телләр, шомырт ашап, кап-
кара була. Мәмрәп торган кап-кара
шомырт җимешләрен бүтән бер
җирдә дә җыйганым булмады, алай
ук тәмле дә булмады. Тукайда гына
бит ул иң тәмле шомырт!
Чыршылык... Кызыл балчыклы тау
башында ул. Без анда менәбез дә
тирә-якны күзәтәбез. Әнә ферма
ягында шомыртлык, ә басу ягында
чишмә! Түбән очка таба чишмә суы
ферма буасына агып килә, тагын
Корт бакча буасы да бар. Олы буа
– иң зурысы, анысы безгә диңгез
булып тоела иде. Ул буа күпергә
куеп калдырылган торбалардан
агып ята. Язгы ташкын вакытында
олы буадан гөрелдәп ташкын сула-
ры акканы авылга ишетелеп тора,
шулкадәр көчле була иде ташкын сулары, күпернең торбасын да, күперне дә агызып китә. Олы буа кырыннан ук кара урман башлана. Кара урман уртасында аланнар күп. Ерак аланда сары давыл чәчәкләре үсә, тик аларны җыярга мин бәләкәй идем әле, ияртеп баручы булмады...
Тагын әллә күпме матур төбәкләр: Биседе, Урыс чокыры, Җәрмия яланы һ. б.лар – җанга якын атамалар, туган як табигатенең иң матур, иң серле, иң күркәм бизәкләре...
Ә иң кадерлесе булып барыбер дәү әткәемнең алма бакчасы калды. Шунда иде инде минем сихри, серле дөньям. Сортлы алмагачлар үстерүче сирәк иде ул заманда. Ә дәү әткәем, бер кулында бармаклары булмаса да, колхоз алма бакчасын да караган, бригада җитәкчесе булган. Үзе дә хатын-кызлар белән бергә алмагачлар утыртышып йөргән, өйрәтеп кенә тормаган. Бадрак авылы янында ул бакча, җитмешенче еллардагы салкында агачлары туңып, соңгы елларда караусыз калган иде (колхозга кирәкмәгән күрәсең). Әткәй ул бакчада эшләгәндә алты яшьләрдә идем.
Кортбакча... Анда дәү әткәйнең энесе эшли иде. Дәү әткәм Хәмит исемле, энесе – Муллаәхмәт. Тагын абыйлары бар иде – Әмирҗан. Алар барысы да – Каһарман нәселенең горурлыгы. Балбабайның бер аягы булмаса да, Кортбакча басмасыннан ничә урагандыр. Кортбакчага иң туры юл буа аркылы иде бит.
Балбабайның кызы Фәнүзә белән Кортбакчага бал ашарга барабыз, Балбабай чакырды, яңа гына бал суыртканнар! Башка яулык бәйлибез, кулларда ипекәй телемнәре, селкенеп-тибрәлеп торган басмадан буа аша чыгабыз. Бакча ап-ак чәчкәдә! Кортбакча өендә балавыз исе, безгә Балбабай матур зур агач кашыклар бирә (бал ашарга!), җамаяк белән үтә күренмәле сап-сары яңа гына суыртылган корт балы куя... Исләре!.. Андый балны бүтән бер җирдә дә ашаганым булмады... Тәме генә калды хәтердә... Их, балачакның матур мизгелләре, кире кайтарып булсачы!
Кое янында гына сирәк сортлы алмагач үсеп утыра, әнә теге табарак антоновкалар, сливасы да бар, шомырты да, америка чаганы да. Карагат*, кура җиләге һәм мин яраткан миләш! Анысы олы як тәрәзәсеннән күренеп тора. Ул миләшнең җимешләреннән төймә тезеп тагам. Бакчада өстәл дә бар, анда китапларымны алып чыгам, дәрес хәзерләргә исәбем. Тик җилләр, әллә нинди көй чыгарып, китап битләрен актарып ташлый да, шул көйгә онытылып китәм. Алмалар да туп-туп килеп җилдә коела, алар бик тәмле. Әткәйнең матур күңеленең нуры сирпелгән аларга. Әткәйнең миңа бервакытта да авыр сүз әйткәнен хәтерләмим, урыслар андый кешегә: “Сама доброта”, – ди. Татарча әйткәндә – иң яхшы дәү әти булган ул минем әткәем!
Әллә әткәйнең яттан сөйләгән Тукай шигырьләрен тыңлап үскәнгә, әллә алма бакчасының гүзәл яменнән, әллә челтер чишмәләр моңыннан күңелдә шигърият кзы кабынган… Кечкенәдән үзем аңлаган, тойганнарымның шигърияткә илткән нур икәнен соңрак аңлармын әле.
Үзбәк абый чишмәсе... Дәү әнием миңа бик матур, кечкенә чиләкләр алып кайтты (мәктәпкә укырга кердем бит инде)... Чәй куяр өчен әнкәйгә чишмә суы ташыйм. Үзбәк абый безгә читән аша көянтәләп чыгарлык итеп урын калдырган, кызлар белән читән аша гына су ташыйбыз. Чишмәгә тыкрыктан урап барырга да була, ә читән аша якынрак. Чишмәдән су ташыганда күңелгә әллә нинди якты нурлар тулып кайта, үзем дә сөенәм, әнкәм дә сөенә. Әнкәй чишмә суыннан самавыр куя – ул чәйнең тәмлелеге! Ник Тукай авылында гына икән соң ул тәмле чәй, аның да дәү әнкәм ясап биргәне генә?
Бит әле Яңа Бикмәттә картәтәй белән картинәй бар. Аларны да бик якын күрәм, картинәй дә мине күрергә дип килеп йөри, үзем дә кунакка барам. Ә бик кечкенә чакта мине анда кунакка да алып барганнар. Ничә яшьтә булганмындыр, тәрәзә тупсасына басып торганымны гына хәтерлимен. Анда да, Тукайга кайтам, дип елаганмын, әнинең энеләре килеп алганнар.
Әни турында сөйлим әле. Миңа әнинең сеңлесе Заһидә апа әнинең фотокарточкаларын күрсәтә иде. Ул чакта миңа дүрт-биш яшьләр тирәсе булгандыр. Бик чибәр бер апаның фотосын карыйм. Апа: “Таныйсыңмы?” – дип сорый. Шунда Заһидә апаның: “Бу – синең әниең бит, онытмадыңмы?” – дип әйткәне хәтердә. Ә мин: “Бу бит – әнигә охшамаган апа, ул түгел”, – дип, апаларны шаккаттыра идем. Ул фото әнинең кыз чагында төшкән фотосы булдымы икән, әни бик чибәр иде!
(Дәвамы бар.)
***
Автор турында
Нәфисә ханым бар күңеле белән иҗат дөньясында яшәгән, нечкә хисле, бай күңелле шәхес иде. Ул 1956нчы елның 15нче ноябрендә Пермь өлкәсенең Гайнә районы Усть-Черная поселогында дөньяга килгән. Тәүге шигырьләре район “Алга” гәзитендә, аннан инде республиканың төрле басмаларында басыла. Башкортстан “Китап” нәшриятында “Чәчәк бураны” (1995), “Янар гөлем” (2006) китаплары дөнья күрде. Шигырьләре “Антология поэзии Башкортостана” китабына кертелгән.
Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Нәфисә Хәбибдиярованың иҗаты төрле конкурсларда югары бәяләнде. Ул – “Кызыл таң” гәзите (1994), “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестивале (2005) лауреаты. Шигырьләре Г. Тукайның 110 еллыгына багышланган конкурста (Татарстан, 1996) – икенче урынны, республика “Балкыш” әдәби конкурсында (Башкортстан, 2015) өченче урынны яулады. Нәфисә Хәбибдиярова 2005 елдан Башкортстан Язучылары берлеге әгъзасы. Шагыйрә 2016 елда бакыйлыкка күчте
--------
* Карагат (диал.) – карлыган.