Барлык яңалыклар
Дөнья бу
1 март , 20:19

Гомерен туган авылына багышлады

Күп еллар авыл хуҗалыгында эшләүче Рәхимҗан Рамазанов – бүген барлык туганнарына ярдәмче, хәләл җефетенә ныклы таяныч, балаларына чын үрнәк!

Гомерен туган авылына багышлады
Гомерен туган авылына багышлады

Дөньяда кеше бизәүче бер сыйфат бар. Ул да булса – хезмәт сөючәнлек. Эшен яратып башкаручы кешеләр зур хөрмәткә лаек булучан. Бакалы районының Иске Балыклы авылында туып-үскән һәм бүгенге көнгә кадәр туган нигезендә тормыш көткән Рәхимҗан Рамазанов та – нәкъ шундыйлардан.

Рәхимҗан Ахунҗан улы 1958 елның 1 апрелендә дөньяга килә. Үз районында белем ала, хезмәт юлын башлый. Ләкин тормыш дулкыннары аны чит җирләргә китәргә дучар итә. “Кайсы төбәктә генә йөрсәм дә, барыбер туган авылымны яратып, сагынып яшәдем. 2000 елны төгәл карар кылдым: туган ягыма кайтырга!”, – дип серен уртаклаша героебыз.

2003 елдан башлап ул үз тормышын авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйли. Ару-талу белми. Язын беренче үләннәр чыгу белән, көзен беренче карлар ява башлаганчы, Рәхимҗан Ахунҗан улы көтү көтә. Һава торышы начар булуга да карамастан, нинди генә кызу көннәр, салкын җилләр булмасын, берсенә дә бирешмичә, “Мине малларым көтә”, – дип, атына атланып, эшкә юллана. Нинди генә үзгәрешләр булмасын, үз эшенә тугры кала. Йөкләнгән вазифаларын яратып, җиренә җиткереп башкаруы өчен, күпсанлы Рәхмәт хатларына лаек була. Һәм хәзер дә, кайсы вакытта да “Очкын” хуҗалыгына ярдәм кулы сузарга әзер.

Күп еллар авыл хуҗалыгында эшләүче Рәхимҗан Рамазанов – бүген барлык туганнарына ярдәмче, хәләл җефетенә ныклы таяныч, балаларына чын үрнәк! Гаиләсе белән Иске Балыклы авылында матур итеп тормыш көтәләр. Төп нигездәге  утны сүндермәс өчен көч салган барлык кешеләр соклану уята, чөнки нәкъ шундыйлар ата-ана йортын саклап тота, үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора.

"Тулпар". 2026, № 1.

Гомерен туган авылына багышлады
Гомерен туган авылына багышлады
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас