Фәрит ГАБДЕРӘХИМ. “Чисный “Кәбир
Кәбир бәхет эзләп Агыйделнең аръягына чыгып китмәде. Мәктәпне тәмамлагач, авылда калды. Колхозда төрле эшкә йөрде. Башка туганнары кебек үк зиһенле, кабаланмый, төптән уйлап эш итә. Тора-бара аңа шактый җаваплы вазыйфалар да йөкли башладылар. Ягулык-майлау склады, мастерской, столяр цехы хуҗасы да булды Кәбир. Күптән түгел ындыр табагында сөйләшеп тордык. Машинасында килгән иде. Машинасының нинди маркалы икәнен дә белерлек түгел. Тәгәрмәчләре тегеннән-моннан җыелган, кузовы алыштырылган, утыргычлары алынган.
– Бик җентекләп-текәлеп карыйсың машинама, – ди Кәбир. –Заманында хәстәрлек күрмәгәч ни. Барсы да үз кулымда чаклар бар иде дә бит. Дус-ишләр дә җитәрлек иде. Бер сызгырсаң, өр-яңа тәгәрмәчен дә, бүтәнен дә шундук китереп биргән булырлар иде. Машинамны яңа гына заводтан чыккан кебек итәргә мөмкин иде. Юк шул, андый юлга баса алмадым. Гомер буе чисный булдым. Кешенекен генә түгел, колхозның бер шырпысын да алмадым. Бензин үз кулымда иде бит. Берничә мичкә тутырып җиргә күмеп куйсаң, ә?! Бүген фәлән тәңкә түләп алмас идем.
Үзе нигәдер өч-дүрт сүз әйткән саен көлеп куя. Әйе, хәрам белән хәләлне аерган, намуслы, гадел кешеләр дә бар.
Көзге җилдән машинасына ышыкланып папирос көйрәтә идем. Каядыр киткән Кәбир ике-өч минуттан кире урап килде.
– Печән-мазар ташырга шәп инде бу машина, – мин әйтәм. – Арбасы да булса…
– Һи-и, Фәрит абзый, арба кирәкми ул. Төрлесен төяргә туры килә бит. Чөгендер басуыннан үткәндә әзрәк чөгендер алмый булмый. Фермага сугылсаң, силос саласың, фураж эләгүе дә мөмкин. Буш йөреп булмый лабаса. Аларны арбага салсаң, бөтен кеше күрәчәк. Ә бөркәүле машина эчендә ни барын кем белә?! – дип ачылып китте “чисный” Кәбир.
Килмешәк
Безнең халыкта барыбызга да мәгълүм “килмешәк” дигән сүз бар. Күңелне әрнетерлек сүз. Каяндыр читтән килеп төпләнгән кешеләргә әйтәләр аны. Авылда бу сүзне күптән ишеткәнем юк иде. Чөнки һәркемнең ата-бабасы шушында гомер кичергән. Каяндыр күчеп килүчеләр юк диярлек. Бүгенге көндә андыйлар өч-дүрт гаилә генә бугай. Моннан кырык ел элек Габделгәрәй Садыйков колхоз рәисе булып килгән иде. Авылыбызны үз итте, ялга чыккач та китмәде. укытучы Абдулла абый да бездә төпләнеп калды. Авылның үз кешеләренә әйләнделәр. Илгизәр исемле яшь кенә ир Октябрьскийдан килеп йорт салды. Бераздан энесе Сәлимҗанны да чакырып китерде. Аларның әниләре Хәдичә безнең авылныкы. Малайлары бәләкәйдән авылга киләләр. Ияләшеп беткәннәр иде.
Олы тыкрык кырында заманында гөрләп торган ихата бар иде. Шәфигулла абзый белән Сафия җиңгиләрнеке. Ике ул, биш кыз үстерделәр. Үзләре дә, балалары да бик уңганнар иде. Их, кызлары шәп иде! Чибәрләр, эшчәннәр, ифрат тәртиплеләр. Авыл егетләре җебек булдымы, әллә кызлар аларны сансынмадыммы, өзеп кенә әйтә алмыйм. Вакыты җиткәч, кызлар төп оядан төрле якка очып киттеләр, читтә оя кордылар. Нигез сүнде.
Сәлимҗан әнә шул ихатада төпләнде. Зур итеп кирпечтән йорт салып җибәрде. Абыйсы – фермер. Сәлимҗан аның карамагында эшли. Тракторын да, комбайнын да, машинасын да йөртә. Җитмәсә, балта остасы да. Хәләл җефете Зилә белән Октябрьскийда заводта эшләгәндә таныштылар. Зилә – авыл кызы, Благовар районыннан. Сәлимҗанның әнисе улының авыл кызына, татар кызына өйләнүен тели иде, теләге тормышка ашты. Килене Зилә эшкә талымсыз, аш-суга да оста. Күңеле моң белән тулы. Күкрәк тавышы белән җырлап җибәрсә, уелып китеп тыңлыйсың. Ике кызлары үсеп килә. Икесе дә уку алдынгылары.
Сәлимҗан авыл тормышына тиз күнекте, кешеләргә тиз ияләште. Тик менә бердәнбер көнне бик нык кыерсыттылар, кимсеттеләр үзен. Болай булды ул. “Тирән күл” дигән җирдән авылга торбадан тәмле су килә. Еллар үтү белән, торбалар тузды, су юньләп килми башлады. Шуннан Югары очка үткән торбаны ябып куйдылар. Авылның өчтән бер өлеше сусыз торып калды. Бу хакта хәтта такмак та чыгарганнар.
Ай, силсәвит, вай, силсәвит,
Суган суың сатсана.
Суган суың сатмасана,
Суга сусатмасана.
Сусыз бик интеккәч, теге ябылган кранны бер-ике сәгатькә булса да ача башладылар. Әлбәттә, су торбаның ярык урыннарыннан бәреп урамга да ага. Әнә шул бер-ике сәгать эчендә, Түбән оч сусыз утыра. Бердәнбер көнне кыска гына вакытка сусыз калганнар күтәрелеп бәреләләр, кран Сәлимҗаннар турында булгач, аңардан күрәләр. Арадан бер әрем теллесе аеруча каты бәрелә: “Синең ни хакың бар ул кранны ачарга, килмешәк!” Бу сүз пычак булып кадалган Сәлимҗан бәгыренә. Янәсе, ул ят кеше, авылның бер нәрсәсендә дә дәхеле юк. Ертык тишектән көлә, ди. Алайга китсә, әлеге әрем тел үзе дә килмешәк ләбаса. Гаиләсе белән кайсыдыр авылдан күчеп килгән иде. Күптән инде. Ул абый үзен “килмешәк” дип исәпләми, әлбәттә. Борчылма, Сәлимҗан энекәш, еллар үтәр – “килмешәк”легеңнең эзе дә калмас әле.
Бәхил бул!
Бер караганда гаҗәп инде: кыз бала – песине, ә малайлар этне якын итә. Маэмае булган малайдан да бәхетлерәк беркем дә юктыр дөньяда. Маэмайлар үзләре дә ярата шул малайларны. Озын көннәр буе бергә алар, берсеннән-берсе һич ялыкмый. Эт дусты ятса ята, торып йөгерсә йөгерә. Бер-берсен күз карашларыннан да аңлыйлар.
Күрше малайлар Рөстәм белән Рузилнең дә этләре бар. “Белый клык”ка ияреп булса кирәк, “Клык” дип исем биргәннәр. Овчарка нәселеннән бик матур эт. Акыллы күзләр. “Мин барсын да аңлыйм, тик кайтарып әйтә генә алмыйм” ди кебек аның карашы.
“Клык”ның иң яратмаганы – машина, трактор, гомумән, техника. Урамнан мотоциклмы, машина-мазармы үтсә, “Клык” ярсып ташлана аңа. Ә кешеләргә тими. Башыннан сыйпасаң, бөтенләй кочаклый башлый. Өрә дә белмәгәч, нигә кирәк инде бу эт, дип малайларның әтисе (шофер) аны кайдадыр калдырып кайтты. Рөстәм белән Рузил, “Клык”сыз калгач бик кайгырдылар. Боегып калдылар. Шулай атна-ун көн үтеп китте.
Урмангамы, балык тотаргамы җыенган малайлардан:
– Ничә кеше барасыз соң анда»? – дип сорасаң:
– Өчәү барабыз – Рөстәм, мин, “Клык”, – ди торганнар иде. Шулай итеп, “Клык” та кеше исәбен дә йөри иде.
Беркөнне агач кылычлар, ук-җәя белән коралланган биш-алты малай, икегә бүленеп, “сугыш” башларга торалар иде. Кинәт аларның игътибарын тыкрыктан томырылып килеп чыккан эт җәлеп итте. Бәй, “Клык” түгелме соң?! Үзе бит, үзе! “Клык” килеп җитү белән, Рөстәм белән Рузилгә ташланды. Чиный-чиный кочаклый үзләрен, ә күзләреннән… мөлдерәп яшь ага.
Шуннан “Клык” башка малайларны да чиратлап кочаклап чыкты, малайларның күзләрендә – яшь. “Сугыш” онытылды. Малайларның дөньясы кабат түгәрәкләнде.
Күпмедер вакыт үткәч, өлкәннәрнең кырыс тормышы тагын да ишелеп төште малайлар башына. Район үзәгеннән авылга сукбай этләрне аулаучылар килеп төште. Гадәттәгечә, аларның машинасына да ау-аулап ташланды “Клык”. Гөрселдәп мылтык атылды. “Клык” хәтәр чинап, югары сикерде һәм җан-фәрман ындырга чапты. Үтерә алмадылар – пуля колагына гына тигән икән. Малайлар бәхетенә инде бу. Тик бу бәхет озакка булмады. Кышкы бер кояшлы көндә тегеләр авылга тагын килделәр. Кач, “Клык”, кач! Юк шул, машинага булган нәфрәт этнең үз гомерен саклаудан көчлерәк иде, мылтыклы кеше таныды “Клык”ны. Бу юлы йөрәгенә төбәп атты. Аткан тавышка малайлар йөгерешеп килеп җиткәндә “Клык” җан биргән иде инде. Ап-ак карга кып-кызыл кан ага. Малайларның күзләреннән кайнар яшь тама: “Бәхил бул, дустыбыз, сердәшебез…”
Фото: Мунир ВАФИН.