Кемнәрнең генә өметләрен челпәрәмә китермәде ул каһәрле сугыш... Күпме кызлар сөйгәннәрен фронтка озатып, кайтканын көтеп ала алмады. Кайберләрнеке кайтса да, нык гарипләнгәнлектән, матур гаилә кора алмаганнар. Ә кайберләренә мәхәббәт назын татып та карарга язмаган.
Сара гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Миңнегали белән әнисе Миңсылу өйләнешкәннән соң башта Никифарда яшиләр. Ә инде колхозлашу еллары башлангач, өй салып Айдаголга күчәләр. Өлкән уллары инде бу вакытта кул арасына керә башлаган була. Сара кара чәчле, кара кашлы чибәр кыз булып үсә. Әти-әнисе көн-төн колхоз эшендә, ә яңа туган Әхәт энесен карау Сарага төшә. 30нчы еллар башында тагын бер кызлары туа гаиләнең. Аңа Флүрә дип исем кушалар. Ә инде 30нчы еллар ахырында уллары Галиәсгар һәм Фәнил дөньяга килә. Кырык беренче елның июне. Нәкъ шул чорда Миңсылу тагын бер кызга гомер бирә. Сабыйга Гайшә дип исем кушалар.
Сугыш башланганның беренче көннәреннән үк Миңнегалинең олы улы Минзакирны фронтка алалар һәм күп тә үтми, «батырларча һәлак булды» дигән кәгазь дә килеп төшә. Ә инде 1942 елда Миңнегалинең үзен дә фронтка озата лар. Ике елдан соң ул кулы яраланып авылына кайта. Эшкә яраклы булмаса да, колхозга эшкә чыга. Чыкмас иде, өй тулы бала. Өстәвенә, 1946 елның язында тагын бер уллары – Рәүф дөньяга килә. Сугыш бетәр-бетмәстән икенче улы Әхәтне дә армия сафына чакыралар.
Сара авылда иң чибәр, җиткән кызларның берсе. Аның яшьтәшләре инде кияүгә чыгып, гаилә кора. Тик Сарага гына ул бәхет елмаерга ашыкмады. Ул вакытларда Аксеннан Миякәгә почтаны ат белән ташыйлар иде. Пар ат җигелгән почта арбасында һәрвакыт бер яшь егет йөри иде. Беркөн ул Айдагол очындагы Солтанморат чишмәсенә су эчәргә туктый. Бу вакытта анда Сара суга килгән була. Сөйләшеп танышалар. Шулвакыт Сара үзенең йөрәгендә кайнаган зарын ачып сала: «Минем яшем дә 20дән узды, син Миякәдә берәр кияү тап әле миңа», ди шаяру катыш. Ә егет: «Шундый матур кызга да кияү таба алмасам, миңа егет булып йөрү хәрам булыр», – ди.
...Кәримҗан Үзбәкстанның Чиназ шәһәрендә туып үсә. Әтисе заготконторада эшли. Ул вакытларда складларда бик күп җиһаз сакланган була. Склад мөдире буларак, Баймөхәммәтнең үз бармагы үзенә кәкре була. Ул тормышта мохтаҗлык күрми. Балалары күмәк булса да, ачлык, ялангачлык күрми үсәләр. Кәримҗан бәләкәйдән гел әтисе янында булганга күрә, аның кырын эшләрен дә күреп үсә. Әтисенең урлашып дөнья көтүен бала йөрәге «шулай булырга тиеш тормышта» дип кабул итә һәм канына сеңдерә.
Баймөхәммәт исә армия сафына һәм сугышка барырга барырлык булса да, хәрби комиссариатка акча төртеп, үзен генә түгел, соңыннан Кәримҗанны да сугыштан һәм армия сафларыннан алып кала. Кәримҗан 7нче сыйныфны тәмамлагач, үзенең янына эшкә ала. Тик улының бармаклары әтисенекеннән дә «кәкрерәк» булып чыга. Ул өйләнә, байларча мул тормышта яши башлый. Тик, халык әйтмешли, кырын эш кырык елдан соң да беленә. Кәримҗанның да эзенә төшәләр һәм кулга алалар. Сизода күпмедер яткан нан соң, бер төндә әтисе надзирательләргә акча төртеп, аны «тоткын»лыктан алып чыга һәм ерак Башкортстанга озата.
Биш көн һәм төн поездда килгәннән соң, июнь башларында Кәримҗан Аксен станциясендә төшеп кала. Ят җирләр. Инде кая барырга дип баш ватканда, ул станция янында бер егетнең пар ат җигелгән арбага нидер төяп маташуын күрә. Барып, егет белән таныша, үзен Талбай дип таныштыра. Имеш, ул Аксаков шифаханәсенә килгән, поезддан төшкәндә аягын авырттырган, шуның өчен аны курортка алмаганнар. «Хәзер син миңа берәр тол хатын тап инде, миңа берәр ай савыгырга, аякны төзәтергә кирәк», – ди ул. «Мин сиңа хатын түгел, чибәр бер кыз табам», – дип җава плый Миякә егете Сараны исендә тотып. Йөкне төяп бетергәч, Миякә юлына төшәләр. Айдаголга җиткәч, Миякә егете атларын Сараларның капка төбендә туктата да: «Сара, чык, мин сиңа кияү китердем», – дип кычкыра. Сара бу вакытта көтү куып, өенә кереп «черем» итәргә яткан була. Тавышны ишеткәч, йөгереп чыга һәм егетләрнең икесен дә чәйгә дәшә. Ә Миңнегали һәм Миңсылу бу вакытта Гайнә авылына сабантуйга киткән булалар.
Чәйдән соң почта егете Миякәгә китә, ә Сара кияүле булып кала. Озак та үтми Миңнегали белән Миңсылу кайталар. Сара аларга: «Мин кияүгә чыгам», – дип хәбәр итә. Шул ук көнне никах укытып, үзбәкне «кияү» ясыйлар.
Тормышның авырлыгы шул көннән башлана Миңнегалигә. Кияү эш яратмый, аңа ияреп Сара да ялкаулаша. Тиздән ашарга ризык калмый, бәрәңгеләре дә бетә. Авырткан куллары белән Миңнегали базарда чабата сатып ризык алырга яраклаша. Шулай көннәр, айлар уза.
Көз җитә. Беркөнне үзбәк Чиназдан әтисеннән хат ала. Хатта әтисе «Синең эшеңне яптылар, гаиләң дә бик сагынды, Никифар почтасына акча салдым, ал да курыкмыйча юлга чык» –дип яза. Сара үзбәкчә укый белми, шуңа берни дә аңламый. Үзбәк икенче көнне иртән Никифарга барып акча ала да кайтып: «Сара, әзерлән, иртән китәбез, ә бүген мин Аксаково станциясенә барып билет алам, Аксенда андый билет сатмыйлар», – дип алдашып чыгып китә. Хатын Талбайны берничә көн көтә. Соңыннан гына Сара үзенең «төп башына» утырып калганын аңлый. Тик соң була. Шул китүдән Талбайдан бер хәбәр дә килми. Ярый әле мәхәббәт җимеше булып балалары булмый.
...Күпме кайгырсаң да, күпме күз яше түксәң дә, вакыт үтү белән барысы да онытыла. Сара да язмышына буйсына. Тик инде бер «авызы пешкәч» башкача кияүгә ашыгып бармый. Талбай белән бергә яшәп калган көннәр, бергә каршылаган таңнар да бер төш булып, әкият итеп сөйләргә генә кала.
Илленче еллар азагында әнисе дә гүр иясе була. Сеңелләре кияүгә чыга, балалар үстерәләр, энеләре дә өйләнә. Тик Сара гына, төркемнән аерылып калган каз сыман, һаман бер ялгызы дөнья көтә. 60нчы еллар уртасынада Сараны Бикчогол авылында яшәгән Галим исемле иргә димлиләр. Сара риза була. Тик тормышлары гына бер дә алга бармый. Икеседә эчкечелеккә сабыша. Шуның аркасында башта ире, соңын нанкүп тә үтми Сара да дөнья белән бәхилләшә.
Сөю, мәхәббәт. Дөнья яратылып, кешелек тормышы барлыкка килгәннән башлап, гаилә кору иң беренче чиратта сөюдән, мәхәббәттән башланган. Әлбәттә, ярату өчен иң башта бер-береңне бик яхшы белү, танышу кирәк. Әгәр инде очраклы рәвештә генә танышуны сөю дип аңласаң, тормышыңда фаҗига буласын көт тә тор! Сараның язмышы моңа ачык мисал булып тора.
Автор фотосы.