«Бүген синең кәефең юкмы? Үзеңне бәхетсез тоясыңмы? Хәзер үк, кичекмәстән синең проблемалар белән Бәхет министрлыгы шөгыльләнә башлаячак, ул сине бәхетсез иткән сәбәпләрне ачыклап, аларын юк итәчәк. Чөнки Бәхет министрлыгының бурычы – илдә яшәгән бар халыкны да бәхетле итү. Кайда мондый хәл булсын, дисезме? Бар шул, Бутан корольлегендә! Башка министрлыклар белән беррәттән, биредә Бәхет министрлыгы да эшли.
20 март Бөтендөнья бәхет көне билгеләп үтелә. Әйе, календарьда шундый көн дә бар. Ул 1992 елда ООН тарафыннан булдырылган. Максаты да изге – халыкның көнкүрешен яхшырту, сугышларны, гуманитар проблемаларны булдырмау, хәерчелекне киметү. Бер сүз белән әйткәндә – бәхетлерәк итү. Әмма без генә һаман бәхетле түгел. Ник дисәк, сугышлар туктап тормый, социаль проблемалар җитәрлек, хәерчеләр дә артканнан-арта бара.
Әмма дөньяда бик бәхетле кешеләр дә бар. Алар Азиянең Бутан дәүләтендә яши. Бу кешеләр берничек тә бәхетсез була алмый, дөресрәге, Бутан дәүләтенең бар эшчәнлеге, булмышы үз халкын бәхетле итүгә корылган. Биредә хәтта Бәхет министрлыгы да бар. Чын! Хөкүмәт каршында Бәхет министрлыгы эшли, ә Конституциянең 9 статьясы белән һәр кешенең бәхетле булырга тиешлеге билгеләнгән. Шулай ук илдә «Бөтен халыкның бәхете буенча комиссия» төзелгән.
«Сез бәхетлеме?» дигән сорау җанисәп алу вакытында да яңгырый. Әйтик, 2005 елда узган соңгы исәп алу вакытында Бутан халкының 45,2% халкы бу сорауга «бик бәхетле!» дип, 51,6 % – «бәхетле» дип, нибары 3,3 % «бик үк бәхетле түгел» дип җавап биргән.
«Бәхетсезмен» дигән бер генә кеше дә юк! Биредә хәтта «тулаем эчке продукт» (ВВП) дигән төшенчә дә «тулаем милли бәхет» дигән индекаторга алмаштырылган. Халыкны бәхетле итү милли сәясәтнең иң өстенлекле юнәлешләрнең берсе.
Бу кечкенә хөкүмәтнең мәйданы зур түгел – 38 394 квадрат чакрым тәшкил итә, халык саны 700 мең кеше (кайбер мәгълүматлар буенча – 1,9 миллион) тәшкил итә. Корольлекнең башкаласы – Тхимпху шәһәре. Короле – Джигме Кхесар Намгьял Вангчук. Аңа 45 яшь.
Биредә ачлык-ялангачлык юк, бар кеше дә тигез. Иң мөһиме – биредә җинаятьләр бөтенләй кылынмый. Илдә киң таралган дин – буддизм. Шуңадыр да монда хайваннарны үтерергә, агачларны кисәргә ярамый. Ау монда закон белән тыелган. Бу исә табигатьнең шул килеш саклануына китерә. Корольлекнең бик күп өлеше милли заповедник дип игълан ителгән, биредәге кеше аягы басмаган урыннар, табигать һәм хайваннар дөньясы таң калдыра.
Күп хайваннар, шул исәптән этләр дә, Бутанда изге санала, аларны үтерү кеше үтерүгә тиң. Шунлыктан урамнарда этләр, песиләр бик күп. Әмма алар бездәге шикелле ташланган, ач түгел, чүп савытларыннан туенмый. Биредә аларны ашату изге гамәлләрдән санала һәм урам этләрен, песиләрен һәркем туйдыра, тәрбияли.
Халыкның барысы да диярлек – вегетарианнар. Шөкер, биредә яшелчә-җимешләрнең җаның теләгәне үсә, алар бер бәрәңге белән генә тукланмый. Бәрәңге дигәннән, басуларга химикат кертү биредә закон белән тыелган, сөренте җирләрне коелган, черегән яфрак белән ашлыйлар. Шуңа да биредә үскән һәр нәрсә экологик яктан чиста. Хөкүмәт үзен тулысынча азык-төлек белән тәэмин итә. Бутан – аграр ил, халыкның өчтән ике өлеше җирдә эшли. Биредә үскән сирәк төр гөмбәләр үрчетелеп, Япониягә озатыла, Таиландка – яшелчәләр, Һиндстанга – алма, АКШка дөге сатыла. Корольлектә зур сәнәгать предприятиеләре юк диярлек, бары тик берничә агач эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгате предприятиесе генә бар.
Бутанда чисталык хөкем сөрә, биредә чүпне урамга ташлаган кеше юк, шунлыктан базар булган урыннар да кичкә ялтырап кала, җыештырыла. Биредә эчү дигән нәрсә ят күренеш. Гомумән, кичке сәгать җидедән соң шәһәр урамнары бушап кала. Рестораннар, кафелар, кибетләр эшләми, халык кичке вакытны өйдә гаиләсе белән үткәрергә тиеш дип санала. Гаилә кыйммәтләренә зур игътибар бүленә. Күп ирлелек биредә егерменче гасырда тыелган. Ә менә күпхатынлылык, әгәр дә олы хатын каршы килмәсә, рөхсәт ителә. Ир-ат өч хатын алу хокукына ия.
Бутанда борынгы йолалар, милли традицияләр кадерләп саклана. Биредә халыкның милли киемдә йөрүе дә күп нәрсә турында сөйли. Җәмәгать урыннарында милли киемдә йөрү закон белән каралган. Ир-атлар халат «гхо» кисә, хатын-кызлар «кира» кия. Ул һинд хатын-кызларының сариына охшаш. Учреждениеләргә яки гыйбадәтханәләргә милли киемдә булмаган кешене үткәрмиләр. Бутанлыларның статусын алар кигән киемнең материалына карап билгеләп була. Шулай ук таккан шарф та кемнең кем икәнлеге турында сөйли: гади халык ак шарф тага, чиновниклар – кызыл, монахлар һәм югары дәрәҗәле кешеләргә сары төстәге шарф тагу каралган.
Халык үзенең королен бик ярата. Джигме Кхесар Намгьял Вангчук Оксфордта белем алган. Король бик гади, ул бик еш халык арасында йөри, аралаша, бәйрәмнәрдә катнаша икән.
Һәр ил туристларда акча эшләргә тырышса, Бутанда, киресенчә, туристлар кертүгә бик аз квота бирелә. Хөкүмәт алар исәбенә акча эшләргә омтылмый, чит ил кешеләре тәэсиреннән куркып, аларны бик аз кертә. Туристлар милли культура өчен куркыныч дип саный. Ике атналык виза бик нык кыйммәт тора, шуңа да бирегә килүчеләр артык күп түгел.
Бутан – үзенчәлекле ил. Әйтик, биредә, телевидение тыелган. Бары тик хөкүмәт каналлары гына күрсәтелә.
Корольлекнең үз астрологлары бар, алар һәр елга йолдызнамә төзи. Әгәр дә берәр айга яки көнгә күңелсез прогноз туры килә икән, монарх, үзенә бирелгән власть белән, бу көнне башка көн белән алыштырып куя. Шуңа күрә монда, әйтик, май аеның календарьдан төшеп калуына, яки ел эчендә ике апрель яисә ноябрь булуга, я булмаса, берәр числоның календарьда булмавына беркем дә аптырамый. Халык бәхетле булсын өчен ни генә эшләмәссең!
Корольлектә йортларны бары тик милли стильдә, бизәп эшләү генә рөхсәт ителә. Йортларны, гадәттә, ике катлы итеп салалар. Өйдә медитация бүлмәсе һәм кухня булу зарури.
Бутанлылар сәясәткә кысылмый, диярлек. Чөнки биредә тормыш яхшы, медицина һәм белем алу бушлай, эшсезлек юк, кибетләр ризык белән тулы. Халыкның борчылырга сәбәбе юк.
Һәр сишәмбенең җәяү йөрү көне дип игълан ителүе дә бу илнең уникаль булуы турында сөйли. Бу көнне автомобильләргә утыручылар булмый диярлек. Беренчедән, экология өчен, икенчедән, халыкның үзе өчен файдалы. Биредә, шулай ук, тәмәке тарту бөтенләй тыелган.
Бәхет министрлыгы актив эшли, алар өчен иң яхшы күрсәткеч – халыкның елмаюы. Биредә, чыннан да, халык ачык йөзле, гел елмаеп тора диләр. Әгәр дә берәрсе күңелсез күренсә, бөтен тирә-як хафага төшә икән, барысы да ярдәм итәргә әзер. Ә Бәхет министрлыгы еш кына халыкара конференцияләр үткәрә, аларның бар дөньяга җиткерергә теләгән фикерләре шул: халыкның бәхете яки бәхетсезлеге илнең икътисадына, яшәү дәрәҗәсенә бәйле. Кеше өчен барысын да эшләсәң, аның бәхетсез булырга сәбәбе калмый. Иллә дә шәп фикер!
Менә шундый ил ул Бутан. Аны барлык илләргә дә үрнәк итеп куярлык. Халкы, аның физик сәламәтлеге, рухи дөньясы, мәдәнияте, киләчәге турында чынлап торып кайгырткан ил бәхет һәм бәхетсезлек турындагы барлык сорауларга да үзе җавап булып тора, минемчә. Бездә дә халыкны бәхетле итәр өчен шартлар тудырылса, ничек яхшы булыр иде, чөнки дөньяга бер генә тапкыр киләбез, беребезнең дә запаста икенче гомеребез юк. Бүген, бу тормышта бәхетле буласыбыз килә!
Фото: mzunguexpeditions.com