Шәһәрдә мүкләнеп гомер кичергән элекке авыл баласына авылның һәр мизгеле тансык, кадерле була икән. Бар җиһанны аклыкка, сафлыкка күмгән кар өемнәре дә, йөзгә бөркелгән шифалы һавасы да, өрфия шәлгә уралган агачлары да, карлы сукмаклары да, чыркылдаган чыпчыклары да, мунча түбәләрендәге торбалардан күккә күтәрелгән төтен “баганалары” да – бар да олыгайган күңелгә рәхәтлек биреп, үзенә тартып тора. Сагындыра шул, бик сагындыра туган як...
Шундый уйлар белән авыл урамыннан атлаганда каршыма килгән абзый: “Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына”, диләрме әле?! Саумы, энем, күптән сине күрәсем килеп йөри идем. Менә бит, көтмәгән җирдә очраштык. Синең гыйбрәтле язмаларыңны укып барам. Әй, малай, бик матур язасың! Үзем гади ат караучы – конюх идем, язуга хиреслегем юк. Атлар тормышыннан сиңа җиткерәсе килгән бик тә сагышлы тарихларым бар. Вакытың булса, тыңла әле
мине, кайткач, шул гыйбрәтле һәм сагышлы хатирәләрне җентекләп, матур итеп язарсың”, – диде.
84 яшьлек Илшат ага белән танышып, сөйләшеп киттек. Үзем дә беркая ашыкмый идем. Аның гыйбрәтле бәяннәрен күз яшьләре аша рәхәтләнеп, кызыксынып тыңладым.
Әтисе колхозда оста ат караучы булгач, балачагы гел аның янында ат абзарында – конюшняда үткән. Кечкенәдән атларга гашыйк икән, исләрен бик яраткан. “Күрәсең, атларга булган ярату хисе миңа әтиемнән күчте булса кирәк”, – дип аңлатты абзый. Көне-төне атлар белән шөгыльләнгәнгә, аларның халәтен, характерын, телен, холкын аңларга, иярләргә, җайдак булу осталыгына өйрәнгән.
Бала вакытыннан ат ярышларында катнашып, сабантуйларда җиңү яуларга хыялланган. Үсмер яшькә җиткәч, кечкенә буйлы, чандыр, җиңел гәүдәле, җилдән җитез булуы аркасында ат өстендә күбәләктәй җилдергән. Чабышларда Акбүз кушаматлы чаптар аты белән гел беренчелекне яулаган.
Малай чагыннан үзенең киләчәген бары атлар белән күзаллаган ул. Шуңадыр, бөтен көнкүреш-яшәешен, бәхетле гомерен атларга бәйләгән. “Ат – ир кешенең горурлыгы, таянычы! Ат – йортка бәхет китерүче хайван ул!” – дип, ниндидер горурлык, эчкерсез ярату хисе белән атый Илшат ага. Атларны иң акыллы, эшчән, чыдам, ышанычлы, тугры хайван буларак характерлый.
Илшат ага гомере буена аек тормыш белән яшәгән, эчмәгән, тартмаган, ат итен авызына да алмаган. Беркайчан атларны кыерсытмаган, кыйнамаган, тавыш күтәреп ачуланмаган. Хәтта көйсез, чырсызлары да берсүзсез аңа буйсына торган булган. Атлар аны бик яраткан. Әкрен генә сызгыруга, янына йөгереп килеп тә җиткән; колагына ниндидер назлы сүз пышылдап, берәр күчтәнәч сохари белән сыйлауга, киреләнмичә, артыннан ияреп тә китә торган булган.
Ул сөйләгәннәрдән шундый нәтиҗә ясадым: игътибар белән атның күзенә карасаң, анда хуҗасының күңел чагылышын күреп була икән. Әгәр усал, кырыс холыклы кеше булса – ат кыйналудан кача. Әгәр атны аңларга теләмәсәң – ат тынычсыз, көйсез була, куркуын җиңү өчен нидер эшләргә әзер тора. Атны артык бөксәң, аның күрү сәләте кими һәм һәрчак үзен киеренке тота. Юкса, атлар 360 градуска кадәр тирә-якны яхшы күрә, хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя һәм кояш яктысы да аның күзен чакмый икән. Кыскасы, атның холкы, хәле аның ихтыяҗларын хуҗасы ни дәрәҗәдә аңлый белүеннән тора икән, ләбаса.
1. АТ ҖЕНЕ КАГЫЛГАН
Илшат Совет армиясе сафларында ил чиген саклауда Анкор кушаматлы айгыр ат белән хезмәт иткән. Аксыл төстәге бу хәрби атын, сабантуйларда җиңү яулаган дустын сагынып, үзенчә: “Шәфкать ГАНИЕВ ем!” – дип атап йөрткән.
Каракучкыл йөзле, җитез, бар нәрсәгә өлгер Илшат хезмәт иткән заманда А. С. Пушкинның “Цыгане” поэмасы буенча С. В. Рахманинов төшергән “Алеко” фильмы бик популяр булган икән (1954 елда чыккан). Хезмәттәшләре шундагы төп геройга – Алеко исемле чегән егетенә охшатып, Илшатның үзенә дә “Цыган” дигән кушамат такканнар.
Ул ат белән катлаулы һәм үтә җаваплы участокларда КСП (контрольно-следовательская полоса) тикшергән, чикне саклаган. Акбүз-Анкор үзенең хуҗасын әллә каян таныган. Илшат, акрын гына сызгырып, аны янына дәшә торган булган. Елкылдап торган, уяу, тугры дусты аңа үз итеп әкрен генә пошкырган, беркайчан да, ризасызлык белдереп, көйсезләнмәгән, усал атлар кебек дулап,
җайдагын иярдән чөеп атмаган. Хуҗасын ияренә утырткач, янбашын тибрәтә-тибрәтә юыртып кына атлаган.
Илшат гайрәтле хәрби атның сәламәтлеген, чисталыгын нык кайгырткан: юындырган, койрыгын, ялларын тараган, дагаларын тазарткан; ашханәдән алган кишер, шикәр кебек тәм-том белән сыйлаган; бәйрәм тирәләрендә аны бизәгән: ялларын кызларныкы кебек толымнарга салган, матур итеп “киендергән”.
Мөмкинлек булганда, гел дустына сыенып, аның тылсымлы да, сихри дә булган исен иснәп, рәхәтләнеп черем итәргә яраткан. Шул рәвешле, Анкорның “биокыр”ы арыган хуҗасына бик уңай тәэсир итә торган булган.
Өч ел дәвамында алар бер-берсенә бик нык ияләшеп беткәннәр. Дембель алдыннан, тирән сагышлы аерылышу якынлашканын сизеп, Илшат җан дустын үзенә биреп җибәрүләрен сораган. Билгеле, застава начальнигы аның үтенечен кире каккан. Егет киткәндә елап беткән, бик авырлык белән аттан аерылган.
Акбүз-Анкор да күзеннән яшь агызып, ачы кешнәп, җир тырнап, аерылуга ризасызлык белдергән.
“Мин киткәч, полкта калган Анкорны бик озак тынычландыра алмаганнар...
Яшьлек хатирәсе – сөекле нур булып, күңелем түрендә сакланган ул күгелҗем ак чәчәк төсе кебегрәк булып ялтырап торган Акбүз атларымны гел төшемдә күреп, шатланам”, – ди ага. Аларны төштә күрүне – сөенечкә, байлыкка, ә иярләүне – мәртәбәле булуга юрый икән үзе.
Чыннан да Илшат агага яшьли “ат җене” кагылган булган. Әйтерсең лә, ул үзе аттан яралган. Аның холкы, омтылышлары ат белән бәйләнгән. “Ир-егетнең эчендә иярләгән ат ятар”, – дигән мәкаль дә нәкъ аның холкын характерлый дип уйлыйм. Ат хуҗасы буларак, ул үзе дә бик эшчән, таләпчән, күзәтүчән, кайгыртучан, сабыр һәм түземле.
(Дәвамы бар.)
Фото: pinterest.com