БЕРЕНЧЕ ОЧРАШУ
Безне язмыш очраштырды
Җиде юл чатларында.
Хәтер битләрен актарам
Сагынган чакларымда.
Бу истәлек күңелемнең иң нечкә кылларына чиртә һәм гомеремнең иң чагу чакларына алып кайта.
Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлагач, мине Рапат мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп тәгаенләделәр.1967 ел. Август аеның уртасында мин бу мәктәпкә эшкә урнашырга килдем. Җимеш агачлары эченә чумып утырган иске генә мәктәп бинасы авылның нәкъ уртасына урнашкан икән. Мәктәп директоры Мостафина Мөршидә апа мине ачык йөз белән каршы алды. Миңа беренче сыйныф балаларын укытырга икән. Мөршидә апа мине Нәфисә апаларга фатирга урнаштырды. Нәфисә апаның кызлары Рима белән Ира апалар да укытучылар икән: Ира апа Ишембай якларында укыта, Заһир исемле егеткә кияүгә чыккан, иптәше колхоз рәисе икән. Рима апа -- ялгыз. Чакмагышта географиядан укыта. Нәфисә апа мине шатланып,үз баласыдай каршы алды.
Кайтыр юлга бик күтәренке кәеф белән чыктым. Мине чын укытучы итеп кабул иттеләр бит!
Рапат авылыннан өч чакрым читтә үткән олы юл элек авыл уртасыннан уза иде. Әлеге кебек асфальт түгел, ә ком-таш салынган юлга чыгып бастым. Юлның бер ягында агачтан салынган магазин, ә каршы ягында -- Авыл советы бинасы урнашкан. Карт тирәкләр, бу иске агач биналарның шыксызлыгын кешеләргә күрсәтәселәре килмәгәндәй, куе ябагалары белән каплап торалар.
Мин килгәндә магазин каршында хәтсез халык машина көтеп торалар иде. Килгәндә Чакмагыш-Бүздәк маршрут автобусына утырып килгән идем. Кайтыр якка йөк машиналарына гына утырырга калды.Ләкин алар туктарга да уйламыйлар, артларыннан тузан өермәсе генә калдырып, узалар да китәләр.
Менә бер йөк машинасы туктады, халык ашыгып машина әрҗәсенә ябырылды. Мин генә менә алмыйм, итәгем бик тә тар шул. Шул чакта машина әрҗәсеннән миңа бер кул сузылды. Шул көчле кулларга тотынып, мин дә, ниһаять, менеп бастым. Машина, тузан пырхылдатып, дөбер-шатыр сикәлтәле юлдан җилдерә, тотынырга урын юк, егылып китүеңне көт тә тор. Шунда теге куллар мине үз кочагына алды. Күңелемдә бер җылы рәхмәт хисе уянды. Машинадан төшкәндә дә шул куллар кочагына төштем. Батырлыгымны җыеп, изгелекле юлдашыма үрелеп карарга базнат иттем. Каршымда бер бик тә чибәр егет басып тора! Мондый матур кешене кинода гына күргәнем бар иде. Минем кумирым булган Вячеслав Тихоновның игезәге диярсең! Нейлон күлмәге изүеннән телняжкасы күренеп тора, клюш чалбарының каешында якорь елкылдый. Ап-ак тешләрен күрсәтеп, кара күзләрен миңа төбәп, елмаеп тора бу. Шул чакта күңелемдә үзем дә аңлап бетмәгән бер хис уянды. Ул миңа бер сүз дә әйтмәде. Мин аның артыннан карап калдым. Аның төз гәүдәсе башка юлчылар арасына кереп югалды.
Бу минем булачак тормыш иптәшем, олы мәхәббәтем, гомер юлдашым Рабис иде.
Тузанлы юл чаты безне очраштырды да ярты гасырга язмышларыбызны бергә бәйләде.
Яшьлегемдә сузылган көчле назлы куллар мине үз кочагына алды да гомер буе авырлыклардан яклап, егылудан саклап җитәкләп барды. Сикәлтәле юлларны бергәләп үтеп, шатлыкларга сөенеп, кайгыларны бүлешеп, бер-беребезгә терәк, кирәк булып, бәхетле гомер кичердек.
Бу онытылмас якты истәлек мине яңадан яшьлеккә алып кайта. Безне очраштырган тузанлы, сикәлтәле юлларга рәхмәтлемен.