Кара төс... Бер карасаң, ул бик начар да, бик караңгы
да түгел. Ул бит бары яктылык юклыгы дигəн сүз,
ул – бар төслəрне дə йота торган төс. Ə бит шундый
кешелəр дə байтак: аны гына күр, аны гына тыңла, аныкы гына өстен...
Кара төс... Ул төн кебек, ə төн чиксез, аның очы-кырые күренми. Кара төс ул – тынлык, сер, тынычлык.
Караңгылык – яшьлəрнең дусты, дип тə əйтəлəр бит
əле. Серлəрне, яшерен эшлəрне яшереп була аңа...
Ул – элегантлык төсе, дəрəҗə, дəрт, эшлеклелек бил-
гесе. Бүген ул – əле уйчанлык, затлылык, өстенлек төсе
дə. Аны, кагыйдə буларак, үз-үзенə ышанган, үз көчен
белгəн, талəпчəн һəм хакимлеккə ия кешелəр сайлый.
Мин кара төс яратам. Димəк, мин ак төсне дə яратам.
Кара төс булмаса, без бит яктылыкның кадерен, ак
төслəрнең кирəклеген, башка төслəрнең матурлыгын,
бəлки, аңлап та җитмəс идек.
Мин кара кием кияргə яратам. Юк, күңелем кара түгел. Кара уйлар җаныма кермəсен өчен шундый төс
сайладым, сак куйдым.
Бик кирəк төс ул, кара төс!
***
Автор үзе турында
Дүртөйледə туып-үстем, шунда ук мəктəпне
тəмамладым. Бер ел төзелештə эшлəгəч, армия сафларында хезмəт иттем. Егерме ел буе Дүртөйле эчке эшлəр бүлегендə төрле вазыйфаларда эшлəдем. 1998нче елда Төньяк Кавказда хезмəт иттем, җиде медаль белəн бүлəклəндем. Соңгы елларда сак хезмəтендə, тимер юл сагы системасында команда башлыгы булып эшләдем.
Төп һөнəремнəн тыш иҗат белəн дə җитди шөгыльлəнəм. Русия һəм Башкортстан Язучылар берлеге əгъзасымын. Дистəлəгəн үзнəшер җыентыклар, Башкортстан “Китап” нəшриятында басылган “Язларда калдың” китабы һəм “Еллар яна гомер учагында”
электрон шигъри җыентыгы авторымын. Җырларымны (алар 500дəн артык) Айдар Галимов, Əнвəр Нургалиев,
Рөстəм Асаев, Дамира Сəетова, Флорида Исмəгыйлева, Хəния Фəрхи һ. б. йолдызларыбыз башкара. Салават Низаметдинов, Ганс Сəйфуллин, Шамил Шəрипов, Фирзəр Мортазин, Альфред Яхшымбəтов, Гүзəлия һəм тагын бик күп композиторлар белəн эшлəү бəхете тиде миңа.