Юл буенда ялгыз каен үсеп утыра. Япа-ялгыз. Якын-тирəдə агач əсəре юк.
Каен карт инде. Ялгызлыкта үткəн еллар сагышы аңарда тирəн эз калдыр-
ган. Кəүсəсе ак һəм шома түгел, картлар кулы кебек кытыршы, күп урында
бүртеп торган яралары да бар.
Кем утырткан бу каенны? Кайчаннан бирле ул шулай ялгызлыкта гомер
кичерə? Моны, бəлки, белүче дə юктыр.
Яз көннəрендə каен тернəклəнеп, яшəреп китə. Басуга чəчүчелəр чыга. Кы-
ска гына ял вакытларында алар каен төбенə җыела һəм тамак ялгый. Шул
минутларда каен, үзенең ялгыз түгеллегенə куанып, рəхəт мизгеллəр кичерə.
Күп тə үтми, игеннəр гөрлəп үсеп китə. Аларга кушылып, каен да шаулый,
нəфис яфракларын шыбырдатып сөйлəшə. Җырчы кошлар аны яшəртə,
моңлы җырлары белəн яшəүгə дəрт уята.
Көз айларын каен яратмый. Басулар бушап кала, күңелсез... Рəхимсез җил
соңгы яфракларны тарткалый... Аларны өзеп ала да əллə кайларга, каеннан
еракка очыра. Каен, яфракларга иярергə телəгəндəй, шəрə ботаклары белəн
сузыла, тартыла, тавышсыз гына сыктый һəм тынып кала.
Язмышы белəн килешкəндəй, моңсу гына кышка керə. Əрнеткеч суыклар-
да, үзəккə үтəрлек зəһəр җиллəрдə, сыеныр иптəш таба алмыйча, ялгыз-
лыктан тилмерəдер ул. Кышкы озын төннəрдə төшендə ямьле язны, игеннəр
дулкынланган басуны, яшел яфракларын күрə. Лəкин мондый татлы төшлəр
сирəк керə. Чынбарлыкта исə шул ук шəрə басу, əллə нигə бер үткəн гамьсез
юлчылар, беркайчан тынмый торган машиналар гүлəве һəм... ялгызлык.
Шушы юлдан үткəн саен, каен янына туктыйсы, җылы сүзлəр əйтəсе килə.
Лəкин һаман каядыр ашыгабыз, ашкынабыз һəм соңга калабыз... Кая ул ка-
енны юату! Күп вакыт ялгыз, ярдəмгə мохтаҗ кешелəр яныннан да битараф
узабыз, чөнки без əле ялгыз түгел!
Чак кына игътибарлырак, мəрхəмəтлерəк, кече күңелле булсак икəн,
кешелəр. Кемнең дə булса ялгыз яшəү-яшəмəве, бəхет-бəхетсезлеге безгə
дə бəйле бит...