Барлык яңалыклар
Дөнья бу
14 гыйнвар , 09:20

Рузанна КАШАПОВА. Яңгыр

Апамның сүзлəреннəн соң мине йокы алмады. Бəлки, чыннан да, ул хаклыдыр? Бəлки, бернигə дə карамыйча, чыгып керергə кирəктер? Нур да матайда йөри башлады. Бер чокырга ике тапкыр ядрə төшмəгəн шикелле, бəлки, бер булган фаҗига икенчегə кабатланмас?..

Рузанна КАШАПОВА. Яңгыр
Рузанна КАШАПОВА. Яңгыр

Эссегə түзə алмыйча тəрəзəне
ачтым. Машиналар кузгаткан ту-
зан бүлмəгə кереп тулды. Хəзер
бүлмə тагын да тынчурак. Мин ачу
белəн тəрəзəне ябып куйдым.
– “Ай-ли, җанашым, ямансу...”
Апамның тавышы мине уй-
ларымнан бүлде. Ул ишек кар-
шындагы көзгегə карана-карана,
чəчлəрен үрергə тотынды.
– Тын да алып булмый, тəрəзəне
ач əле, зинһар! – диде дə, агач та-
рагын көзге алдына куеп, ятарга
урын җəяргə тотынды.
Мин янə бер кат тəрəзəне ач-
тым, лəкин тыштан кергəн һава
бүлмəне суытырлык түгел иде.
Тəрəзə янындагы өстəл астын-
нан урындыкны алып, апа биргəн
мендəрлəрне утыртып куйдым.
– Бүген мин тышкы якта йок-
лыйм, – диде ул.
– Ярар, мин бер дə каршы түгел.
Егылып төшсəң, үзеңə үпкəлə.
– Үзең килеп төшə күрмə, – дип
көлə-көлə, ул минем өскə юрган-
ны ыргытты.
Барысын да урнаштырып
бетергəч, без, утны сүндереп,
караватка менеп яттык. Ачык
тəрəзə аша урам өстендəге олы
юлдан үткəн машина тавышлары
ишетелə. Юл буенда урнашкан
авыл клубында кызларның чыр-
чыр килүе дə урамда яңгырап
тора. Апа, урыныннан торып:
– Башка вакытта син мондый
көнне өйдə утырмас идең, – дип
сөйлəнə-сөйлəнə, тəрəзəне япты.
Сүз нəрсə турында барачагын
аңлап, мин икенче ягыма боры-
лып яттым:
– Тыныч йокы, апасы.
– Менə син гел шулай.
Сөйлəшергə, дисəң...
– Нəрсə дип əйтим соң, апа?
Бүтəн чакта өйдə утырмас идем,
əйе!
– Əкренрəк!.. Өйдəгелəрне уят
тагын! Нур белəн чыгып керерсең
бəлки, дип əйтүем генə. Син бит
урамнан матай үткəн саен саташ-
кан күзлəрең белəн артыннан ка-
рап каласың. Гомер буе куркып
ятып булмый инде...
– Булды, Айзилə!
Мин апаны бүлдереп, йоклап
китəргə тырыштым.
– Ярар, ярар. Тыныч йокы, сип-
келлем.
Апамның сүзлəреннəн соң мине
йокы алмады. Бəлки, чыннан да,
ул хаклыдыр? Бəлки, бернигə
дə карамыйча, чыгып керергə
кирəктер? Нур да матайда йөри
башлады. Бер чокырга ике тапкыр
ядрə төшмəгəн шикелле, бəлки
бер булган фаҗига икенчегə ка-
батланмас?..
Төн уртасында кемдер тəрəзə-
гə таш ыргытты. Мин йокы сөре-
меннəн котылып, урамга күз сал-
дым. Андагы яктылыкны күреп,
сискəнеп куйдым. Яшерен өметем
дə, чын күңелдəн курыкканым да –
тəрəзə каршында.
Капка алдында торган мотоцикл
тавышы төнге тынлыкны яра. Нур
газга басып матайны үкертеп тора.
Вəт, каһəр суккыры, өйдəгелəрне
уятып бетерə бит инде. Мин, си-
кереп торып, тиз генə утны ка-
быздым да, шунда ук сүндереп тə
куйдым. Сигнал бирүемне аңлап,
урамдагы тавыш тынды.
Берничə секунд мин тын гына
тəрəзəгə карап тордым. Йөрəгем
очрашу мизгеле якынлашуын
сизеп, күкрəкне бəреп чыгар-
дай булып тибə иде... “Менə үзең
ризалаштың! Хəзер чыгасың
инде”, – дип, үземне тирги башладым.
Бүлмə буйлап арлы-бирле
йөргəнемне ишетеп, апам да уян-
ды. Ул хəлне тиз аңлап алып:
– Һай, сипкеллем. Костюмың
шул элекке урынында, – диде.
Бу сүзлəр миңа көч бирде ке-
бек. Мин, озак уйлап тормыйча,
тавыш чыгармаска тырышып,
шкаф башындагы тартманы ал-
дым. Аны сак кына идəнгə куйдым
да ачып җибəрдем. Менə ул. Кап-
кара төстəге күн костюм. Аның
өске өлеше – кап-кара. Бары тик
җилкəсеннəн яшел төстəге ике
сызык сузылып төшкəн. Чалбары
тез астыннан бөтенлəй ямь-яшел
төстə, сул ягындагы тез өстендə
генə ике ак сызыгы бар. Ул шун-
дый матур, шундый йөрəгемə якын...
Мин апага карап куйдым.
Костюм түшендəге һəм ике тез
башындагы ертык урыннар матур
итеп тегеп куелган иде. Ай-һай,
Айзилə! Кайчан җитештең икəн?
Костюм астындагы шлем белəн
мотоботларны алып, тартма-
ны читкə этеп куйдым. Тартма
төбендə тагын нəрсəдер бар ке-
бек. Ачкычлар... Ачкычлар ара-
сында ул бүлəк иткəн брелок –
куян тəпие. Ачкычларны бераз
кулда тотып тордым да, кире тарт-
ма төбенə салып куйдым.
Киенеп, ишектəн чыгарга тор-
ганда, артымда əниемнең тавы-
шы ишетелде:
– Янə яраланып кайтсаң, үзеңне
үзең караячаксың, кызым.
– Борчылма, əнием. Тыныч йокы.
Көндезге тəнне куыра торган
эссе инде кими төшкəн. Талгын
җил яңгыр исе ташый. Димəк,
тиздəн тузан басылачак.
Капкадан чыгу белəн каршыма
Нур йөгереп килде. Мин аның ко-
чагына кереп постым.
Беразга тынлык урнашты...
Күпмедер басып торганнан соң, ул:
– Таныштырыйммы? – дип, мо-
тоциклы торган якка күрсəтте.
– Кайчан алдың син моны?
Кызыксынуым авариядəн соң
калган куркуымны җиңеп чыкты –
мин матай янына килеп бастым.
Аңа якыннан караш ташлау белəн,
теге чактагы вакыйгалар күз ал-
дымнан йөгереп узды. Бу ул иде.
Миңа иң татлы лəззəт мизгеллəре
һəм берничə айга сузылган сыз-
ланулар, тəн яралары бүлəк иткəн
матай!
– Мин аны стоянкадан алып
кайткан идем, бəлки төзəтеп бу-
ладыр, дип. Ярый əле алып кайт-
канмын. Менə кара, хəзер глуши-
тель икенче төрле. Миндə синең
матаеңның иске бер глушителе
ята иде, шуны рəткə китердем.
Нур сөю белəн “тимер атын”
сыйпап алды.
– Ə көзгелəр?
– Аларын “Авито”дан таптым,
барысын да җайладым инде.
Нур шулай сөйлəнə-сөйлəнə
матайга менеп утырды да:
– Киттекме? – дип, елмаеп ку-
лын сузды. – Курыкмыйсыңмы?
– Синең белəнме? Юк инде! Ə
син? Син куркасыңмы?
Без, мотошлемнарны киеп, мо-
тоциклның алдын күтəртеп выж-
лап кузгалып киттек. Аһ! Колакта
тагын мотор тавышы! Эчемдə
янə меңлəгəн күбəлəк оча! Шушы
хислəрне кичерү тагын насыйп бу-
лыр, дип кем уйлаган?
Без юлның əле бер, əле икен че
ягын айкап барабыз. Бу урам нар-
ның һəрбер борылы шы, юлларның
һəрбер чокы ры хəтеребезгə уел-
ган. Борылма лар ның берсеннəн
өске олы юлга менеп киттек.
Трассага чыгу белəн шлем пы-
яласына эре яңгыр тамчылары
бəрелə башлады. Мин башымны
бора төшеп юл буендагы агач-
ларны күзəтеп барам. Пыяладан
агып төшкəн тамчылар алар-
ны бөтенлəй үзгəртеп күрсəтə.
Тө мəнəк тауларына җиткəндə,
йөрəгем янə күкрəк читлегеннəн
чыгардай булып дөпелдəп ти-
бəргə тотынды. Моннан үткəн
саен гел бер күренеш күз алдыма
килə: йөгерешкəн кешелəр, туктап
калган машиналар һəм башларын
башка терəп, юл буендагы чокыр-
да аунаган ике гəүдə...
Без фаҗига урынын тиз үтеп
киттек. Хəзер ул чокыр алды-
на кис кен борылыш турында
кисəтүче юл билгесе куйганнар икəн.
– Барысы да яхшымы? – дип со-
рады Нур, бераз башын борып.
Мин, гадəттəгечə, аны кысып
кочаклап алдым. Чыннан да, ба-
рысы да яхшы!.. Ул бер кулын
рульдəн алып, белəгемнəн сыйпады.
Ходаем, бер генə телəгем
бар минем: туктый күрмəсен
шушы мотоцикл! Юеш асфальт
өстеннəн үкерə-үкерə барсын да
барсын ул! Мотор тавышыннан
колаклар тонсын! Яңгыр да тукта-
масын. Узган елның һəр көнендə
саташып көткəнем – шушы яңгыр
иде бит! Əнə, юл буендагы тузан
басылды, үлəннəр яңарып китте,
төнге һавадан исертерлек булып
сафлык бөркелə иде. Бүгеннəн,
шушы мизгелдəн башлап, барысы
да яхшы булачак! Моны инде мин
төгəл белəм!

***
Яшь иҗатчы 1997нче елның 13нче июлендə
Башкортстанның Шаран районы Чалмалы авылында
дөньяга килə. Биредə урта мəктəп тəмамлаганнан соң,
Башкортстан дəүлəт университетының филология
факультетындагы татар-урыс бүлегенə укырга керə.
Əлеге көндə биредə III курста белем ала. БДУның татар
филологиясе һəм мəдəнияте кафедрасы студентлары
тарафыннан чыгарылган “Безнең сүз” гəзите мөхəррире.
“Сəлəт-Кандракүл” җəйге ял аланының укытучы-əйдаманы.
“Акчарлаклар” əдəби-иҗат түгəрəгендə шөгыльлəнə.
2017нче ел башында Татарстанда узган Флүс Латыйфи
исемендəге “Сəлəткə нур булган йолдызлар” VI əдəби
ярышта “Əсəрдə проблема куелышы” номинациясендə
җиңүгə иреште. 

Рузанна КАШАПОВА. Яңгыр
Рузанна КАШАПОВА. Яңгыр
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас