Барлык яңалыклар
Дөнья бу
14 гыйнвар , 07:30

Марсель ИЛЬЯСОВ. Кышкы сәяхәт. Хикәя. Дәвамы

– Безнең баш бетә бит, – дип, дулкынланган тавыш белән сөйли башлады Илшат. – Нишлибез хәзер? Шушында туңып калыр өчен генә килгәнбез икән. Өйгә кайтып җитергә бер өмет тә юк! Безнең кайда икәнне берсе дә белми.

Марсель ИЛЬЯСОВ. Кышкы сәяхәт. Хикәя. Дәвамы
Марсель ИЛЬЯСОВ. Кышкы сәяхәт. Хикәя. Дәвамы

Камил уйланып калды. Тирә-якта авыл утлары да күренмәде, машиналар тавышы да ишетелмәде. Юнәлешне берничек тә белеп булмый иде. Һава температурасы да сиздереп түбәнәйде. Ачык күк йөзендә берәм-сәрәм генә йолдызлар балкый башлады.

– Бүген йолдызлы төн булачак, – диде ул, күккә карап.

– Эх, тулы ай да булса, бөтен җирне яктыртып торыр иде, – дип җөпләде Айнур.

– Йолдызлар күзәтергә вакыт юк, тизрәк нарат урманын табып, авылга кайтып җитәргә кирәк! – диде Илшат, каты тавыш белән.

Камил белән Айнур термосның яртысында гына калган чәйне йотып куйдылар. Ә Илшат чәен эчеп бетермәкче булды.

– Чәеңне калдыр, бетермә! Кайтасы күп әле, – дип, Камил Илшатны шунда ук туктатты. – Басып торганчы, бару яхшырак. Тизрәк бу урманның теге ягына чыгарга кирәк, бәлки ул якта авыл утлары да күренер.

Илшат термосын рюкзагына салып куйды да, чүгәләп карга утырды.

– Ә шулай да килгән якка борылу дөрес булмасмы? Адашып бетәбез хәзер, белмәгән якка барып. Эз буйлап кирегә барабыз да...

– Нинди эз буйлап? – дип, көлеп җибәрде Айнур. – Кайда эз күрәсең син? Бернәрсә күренми монда.

Камил тиз генә фонарен алды да, бая гына килгән якка яктыртып карады. Кар өсте юка гына боз кебек булганлыктан, чаңгы эзләре ара-тирә генә күренеп тора иде.

– Юк, юк Илшат. Кире барсак, тәмам адашырбыз. Минем фонарьнең батарейкасы да җитмиячәк озак итеп яктыртырга, юньләп эзе дә юк бит. Әйдәгез, бу урманның теге ягына чыгып карыйк, аннары күз күрер, – диде Камил егетләргә.

– Әйе, мондый караңгыда күз нык әйбәт күрә, – дип, Айнур көлеп җибәрде.

Араларыннан Айнур гына борчылмады, көлеп һәм шаярып торды. Төнлә басу арасында адашып йөрү аның өчен кызык кына сыман иде. Алар бая килеп төртелгән урманның бер башына барып җиткәнче, ярты сәгатьләп вакыт үтте. Урманның икенче ягына чыккач, авыл утлары күренер дип өметләнгәннәр иде, ләкин алар каршында янә кап-караңгы дөнья ачылды. Күктәге йолдызлар гына күбәя бардылар.

– Һава температурасы түбәнәйде, минус унике тирәсе бардыр хәзер, – диде Камил егетләргә.

– Коры суык, өшетми торган һава! – диде Айнур.

– Хәрәкәт итеп торганга гына өшетми ул.

Илшатны һава торышы кызыксындырмады.

– Кайда теге нарат урманы? Кайсы якка барабыз хәзер? Табалмасак, нишлибез? – дип, сораулар тезеп салды ул.

Бу сорауларга җавапны белмәгәч, Айнур да, Камил дә эндәшми генә тордылар. Алар чынында нарат урманыннан да, авылдан да ерак түгел иде. Тик караңгыда кирәк юнәлешне генә берничек тә тота алмадылар, ары-бире йөреп буталып беттеләр. Бер мәлне өчесе дә һавада очып барган самолетны күреп калды. Аның утлары бер сүнеп, бер янып бара иде. Күккә карап, Айнур сүзгә кереште:

– Эх, самолет очкан биеклектән бөтен тирә-як яхшы итеп күренеп торадыр инде. Очучылары безнең авыл утларын да өстән карап барадыр әле. Ә без авылның кайсы якта икәнен дә белмибез...

– Шулай... – дип, авыр сулап куйды Камил. Айнур дәвам итте:

 – Тукта әле, минем башка бер идея килде. Менә самолет туп-туры бер якка оча да оча. Шуның кебек, безгә дә туп-туры бер якка барырга кирәк! Гел бер якка барсак, барыбер кая да булса килеп чыгабыз бит. Безнең авылдан ерак түгел күрше авыллар да бар, беләсез инде. Ялгышмасам, иң якыны ун-унбиш чакрымнан ерак түгел. Болай басып торганчы, чит авылга булса да килеп чыгу яхшырак.

– Кайсы якка барырга тәкъдим итәсең инде? – дип сорады Илшат.

Айнур бераз уйлап торды да:

– Менә нәкъ бу самолет очкан якка! – диде.

Туган авылга таба юнәлешне тулысынча югалткач, алар аптырап, туп-туры самолет очкан якка киттеләр. Төннең суыгы шәп итеп чаңгыда шуып барганга гына сизелмәде. Егетләрнең термостагы чәйләре суынып, төбенә төшеп килә иде инде. Әмма суык чәй дә бераз хәл өстәп җибәрде, тамак кипкәнен басты. Артык шәп барып, көчне юкка исраф итмәскә кирәк икәнен аңлап алды Камил.

– Әкренрәк! Көчне сакларга кирәк! – диде ул иптәшләренә.

Бераздан теге самолетның утлары да күздән югалды. Әмма өч яшь егет туп-туры шул якка баруларын дәвам иттеләр. Тик алда нарат урманы да, авыл да, утлар да – бернәрсә дә күренмәде. Әйтерсең, бу басуның очы да, кырые да юк иде. Бәлки ерактарак урманнар, куаклар булгандыр. Тик караңгыда аларны ничек күрмәк кирәк? Берникадәр вакыттан соң, алар юнәлешне дә үзгәртеп барып карадылар. Камил фонаре белән яктыртып, берәр трактор үткән эз булмас микән дип, гел тирә-якны караштырды. Шул эз буйлап барып карарлар иде. Ансы да булмады. Элегрәк, тракторлар кыш көне дә басудан кибән сөйрәп кайталар иде. Соңгы елларда киртәләр белән уратып, басуда кышкылыкка печән калдыручы кеше юк диярлек. Шуңа күрә кыш көне тракторлар да йөрми.

Ары-бире йөреп, яшьләрнең дә аяклары арыды. Алар туктадылар да, рюкзакларын салып ял итәргә утырдылар.

– Вәт арытты! – дип куйды Айнур. – Рәхәтләнеп, җылы өйдә чәй эчеп утырасы урында, таптык бит үзебезнең башка маҗара. Камил, сәгать ничә?

– Тугызынчы ярты инде.

– О-о-о! Баш бетә безнең хәзер малайлар. Камил, син бит география “белгече”. Берәр нәрсә уйлап кара әле! – диде Илшат.

Камил нәрсә әйтергә дә белмәде. Чөнки география белүдән генә файда юк сыман иде монда. Теоретик белемнәрне практикада куллану буенча бер уй да килмәде аның башына. Шул вакыт ул үзләренең тәмам адашканнарын аңлады һәм әзерләнмәгән кешенең цивилизациядән еракта, суык табигать шартларында нинди көчсез һәм таянычсыз булуын сизде.

“Кайсы якка барырга? Ничек авылга таба юлны табарга?” дигән сораулар тынгы бирмәде Камилгә. Ул тирән итеп кышкы суык һаваны сулады һәм җәйге көннәрне исенә төшерә башлады. Үзенә бертөрле кыш исе сизелде аңа. Җәй көне алар теге нарат урманы янына гел иртән печән җыерга барып, кич кенә кайталар иде. Менә әле дә шул тирәдә йөриләр, әмма үзләренең кайда басып торуларын да, дүрт төп юнәлешне – дөнья якларын да белмиләр. Әгәр әле җәйге көн булса, алар адашып йөрмәс иде. Җәй – җәй инде, көн дә озын, тыш та җылы. Үзләренең туган авылы янындагы нарат урманына барып адашырлар дип, кем уйласын? Нигә алар калкулыкка таба атламыйча, туп-туры авылдан күренеп торган нарат урманы буйлап кына китмәделәр? Тик андый дөрес уйлар инде эш узгач кына башка килә шул.

Һава температурасы тагы да түбәнәеп китте. Кышкы аяз көнне гел шулай: көндез җылы була да, кояш кереп баегач, әкрен генә кире суыта. Иң түбән температура иртәнге алтыларда була. Шуңа күрә өшемәс өчен, аларга гел хәрәкәт итеп торырга кирәк иде. Ә хәрәкәтләнер өчен организмга күп энергия таләп ителә. Энергия һәм көч булсын өчен ашарга, җылы чәй эчәргә кирәк. Күп нәрсә бер-берсе белән бәйле бу дөньяда.

– Озак утырып булмый, әкрен генә булса да алга барырга кирәк. Кузгалыйк, – диде Камил.

Шулвакыт Илшат сикереп торды.

– Сез әйткән якка барып, без әллә кая киттек бугай. Кирегә борылырга да, теге тау шуган калкулыкка таба барырга кирәк. Аннары нарат урманын да табып булыр.

– Нинди калкулык сөйлисең? Кайсы якта икәнен беләсеңме син аның? Без күпме килдек инде хәзер ул җирдән башлап, – диде Айнур, каты тавыш белән.

– Менә шул калкулыктан соң ерак китмәскә иде безгә! Кире килгән якка юл тотсак, теге нарат урманына инде барып чыга идек.

– Калкулыкта син дә көлә-көлә чаңгы шудың. Камил күрсәткән маршрут буенча, без бөтенләй анда барырга тиеш түгел идек. Шушында адашып басып торганга без генә гаеплемени?

– Күпме йөрергә була? Минем кайтасым килә! Кич икетуган абый да кунакка килергә тиеш иде. Мин әтигә нарат урманы ягына барабыз дип әйткән идем, ул аптырап эзләргә чыккандыр инде...

– Ха-ха, ә безнең кайтасы килми, шушында басуда гына кунырга уйлап торабыз.

Айнурның бу сүзеннән соң, Илшат бөтенләй үпкәләде:

– Алайса, мин үзем генә икенче якка китәм әле! Сезнең белән йөреп монда...

– Эй, малайлар! Әйдәгез, тиргәшмик әле! Шул гына җитмәгән, – диде Камил.

Илшат кисәк кенә борылды да, икенче якка китмәкче булды. “Шундый холыклы икәнен белә идем. Бу малайны иярткән булып...”, – дип, эчтән генә уйлап куйды Камил һәм шунда ук аңа эндәште:

– Илшат, тукта! Борыл! Безгә бергә булырга кирәк!

– Сез адашып йөрисез, дөрес бармыйсыз! Икенче якка барырга кирәк! – дип, тегесе баруын дәвам итте.

– Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар. Берүзең караңгыда кая бармакчы буласың?

– Сез курыкмыйсыз да бугай, төн уртасы җитә бит! Бөтенләй читкә барабыз кебек тоела миңа, – дип, Илшат туктап калды.

– Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, ничек тә тынычланырга, паникага бирелмәскә кирәк. Бер дәрестә үткән тема бик яхшы исемдә калды. Әнә Айнур курыкмый, үзен тыныч тота.

Илшат әкрен генә кире иптәшләре янына килде. Камил дәвам итте:

– Ну алайса, әйдә, Илшат, син әйткәнчә барып карыйк. Бәлки синең эчке тоемың дөрес әйтәдер. Иң мөһиме – бер урында тормаска. Авыр булса да, гел хәрәкәтләнергә кирәк.

– Гел бер якка барсак, барыбер кайда да булса килеп төртеләбез инде, – дип, Айнур үз сүзендә торды.

– Кирегә, Илшат күрсәткән якка, барабыз. Бәлки теге калкулыкка да барып чыгарбыз, – дип, соңгы сүзне Камил әйтте.

Алар Илшат күрсәткән якка киттеләр. Төн суык булганга күрә, тын алганда авызларыннан парлар чыгып барды. Шулчак Камил көндез очраган, эткә охшаган җәнлекне исенә төшерде. Ул әле кайда йөри икән? Этләр, төлкеләр, бүреләр һәм башка кыргый хайваннар кирәк юнәлешне таба беләләр. Аларның тою органнары нык үсешкән, шуңа күрә төнлә дә ориентир табып йөри алалар, адашмыйлар. Бәлки алар да адашадыр. Ә өч яшь егет аптырап, кемнеңдер эчке тоемы буенча барып ята. Алай итеп кенә кирәк юнәлешне белеп булса...

Күпмедер араны үткәч, тагын ниндидер агачлар кырына килеп чыктылар. Тик монысы да авылдан күренеп торган нарат урманы түгел иде. Тирә-якта авыл утлары да күренмәде, тавышлар да ишетелмәде. Егетләр аяклары арудан туктап, янә рюкзаклары өстенә утырдылар. Термосның төбендә генә калган, боз кебек суык чәйне эчеп бетерделәр. Суык булгач, тәннәренә бөтенләй җылы кермәде, киресенчә өшетеп кенә җибәргән сыман булды.

– Мин берәр агачка менеп карыйм әле. Биектән авыл утлары күренмәс микән? – диде Айнур.

Камил дә тиз генә торып урман кырына килде, менер өчен уңайлы агачлар эзли башлады. Фонаре белән төрле якка яктыртып чыкты. Тик озын агачларның аскы өлешендә юньләп ботаклары юк иде.

– Бер менәрлек агач та күренми монда, – диде ул Айнурга.

Шулай да Айнур беткән хәле белән, берничә агачка менеп маташты. Иң югарысы ике метрга күтәрелә алды. Әмма бу эшнең бер нәтиҗәсе дә булмады – тирә-якта бер нәрсә дә күренмәде.

Шулчак Илшат та утырган җиреннән торып басты:

– Агачлар ярдәмендә төньякны белеп була бугай, минем ишеткәнем бар. Агач төбендәге мүкләр төньякта күбрәк үсә икән, – диде дә, урман эченә кермәкче булды.

– Тукта әле, тукта! Билдән кадәр кар, агач төбен ничек карамакчы буласың? Аннары караңгыда ничек күрмәк кирәк? – дип, Айнур аны шунда ук туктатты. – Төньякны белгән очракта да, син авылның кайсы якта икәнен беләсеңме?! Юк. Шуңа күрә карга батып, кереп йөрмә.

Илшат авыр сулап куйды да, куллары белән тезенә таянып, кире рюкзагына утырды. Һава температурасы түбәнәйгәннән түбәнәя барды. Тик кенә утырып торгач, суык әкрен генә кием аша да тәнгә үтеп керде.

– Берәрегез шырпы алмадымы? – дип сорады Камил, башына бер уй килеп.

– Юк! – дип җавап бирделәр, ике егеттә берьюлы.

– Эх! Мин рюкзакка әйбер тутырганда алырга уйлаган идем бит. Нәрсәгә кирәк инде, учак ягасы юк дип, салмаган булдым тагын. Шырпының авырлыгы юк, ятыр иде шунда рюкзак төбендә. Менә хәзер коры агачлар табып, урманнан читтә учак ягып карар идек. Өшегән тәнгә җылы кереп китер иде.

– Безнең баш бетә бит, – дип, дулкынланган тавыш белән сөйли башлады Илшат. – Нишлибез хәзер? Шушында туңып калыр өчен генә килгәнбез икән. Өйгә кайтып җитергә бер өмет тә юк! Безнең кайда икәнне берсе дә белми.

(Ахыры бар)

Автор фотосы.

Марсель ИЛЬЯСОВ. Кышкы сәяхәт. Хикәя. Дәвамы
Марсель ИЛЬЯСОВ. Кышкы сәяхәт. Хикәя. Дәвамы
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас