Камил туган авылына кайткан саен, төнге күккә карап торырга ярата. Күктәге йолдызлар Җир шарының нинди генә почмагыннан күзәтсәң дә бертөрле булуга карамастан, үзенең уйнап үскән ишек алдыннан алар барыбер икенче төрле, үзенчәлекле булып күренә сыман аңа. Туган җирнең суы да тәмлерәк, һавасы да шифалырак, диләр. Һәрвакыт, шул йолдызларга караган саен, аның үзе белән булган бер маҗаралы хәл исенә төшә.
Ул вакытта Камил тугызынчы сыйныфта укый иде. Ике меңенче елларның башы, кесә телефоннарының, Интернетның халык арасында тарала башлаган чаклары гына. Балалар, хәзерге замандагы кебек вакытларын компьютер яисә телефон белән уздырмыйлар, ә күбрәк тышта йөриләр, чаңгы шуалар, уйныйлар. Бүгенге көнне смартфонсыз күз алдына да китереп булмый. Көн дәвамының ничә процент вакытын кеше үзе дә аңламыйча, бәләкәй генә экраннан кирәк һәм кирәкмәгән мәгълүмат карап үткәрә. Аралашу һәм бәйләнеш технологияләре алга китсә дә, элегрәк вакытларның да үз өстенлеге булганы аңлашылып тора.
Тышта февраль башы. Көн бик суык та түгел, кар эрерлек җылы да түгел. Бер болыт әсәре, бер тамчы җил юк. Зәңгәр күктә кояш балкый. Рәхәтләнеп саф һавада йөри торган көн. Бер атна элек кенә бик каты суыклар торган иде. Һава температурасы минус утыз биш градуска кадәр җитеп, кече сыйныф укучылары хәтта мәктәпкә дә бармады. Аннан соң суыклар бетте, киресенчә җылытып җибәрде. Карлар эреп тамчылар да тамды, җиңелчә генә бураны да булды. Ә бүген шундый аяз көн.
Камил үзенең ике сыйныфташы белән бергә, урман ягына таба барып, чаңгы шуып кайтырга күптән ниятләгән иде инде. Нәкъ шундый яхшы һава торышын гына көтеп йөрделәр алар. Өчесе дә мәктәптән кайткач, сәгать өчләр тирәсендә авыл башында җыелышырга сөйләштеләр. Камил соңгы дәрестә укытучының тема аңлатканын юньләп тыңламады да, ә тышка карап, барачак маршрутны гына уйлап утырды.
Урам буйлап кына чаңгы шуу яшь егетләр өчен бик кызык түгел иде. Яшь кеше нинди дә булса күңел ачу яисә маҗара эзли. Шуңа күрә бу юлы алар авылга якын гына урнашкан, озын булып сузылган нарат урманына барырга булдылар. Планнары буенча шул урманның бер ягыннан урап чыгып, тулы түгәрәк биреп, кире әйләнеп кайту иде.
Камилнең ике иптәшенең дә укуга бик исе китеп бармады. Ә үзен төрле өлкә, төрле фән кызыксындырды. Аерып кына иң охшаган фәнне әйтә дә алмый иде ул. Мәктәп елларында тарих, физика, биология, география, әдәбият фәннәрен аеруча яратты. Ә шулар арасында иң нык белгәне – география иде. Дәресләр әле дә исендә аның: укытучы дивардагы зур картадан төрле илдәге шәһәрләрне, океандагы шырпы очы кадәр генә утрауларны табып күрсәтергә кушса, тәүдә Камилгә эндәшми торырга әйтә. Чөнки ул бу объектларны берничә секунд эчендә табып ала – башка укучылар уйлап та өлгерәлми. Җир шары картасын үзенең биш бармагы кебек белә иде. Шул елны география буенча район олимпиадасында да беренче урынны яулап кайтты ул.
Укудан кайту белән тиз генә ашап һәм чәй эчеп алды да, әзерләнергә тотынды Камил. Аркага аса торган рюкзагына барлык кирәк-яракларны сала барды. Кышкы тышта җылынырга термоста чәй алды, капкалап алырга бераз ашамлыклар да тутырды. Кышкы көн озын булмагач, бәләкәй генә фонарен дә салып куйды. Аның җыенып йөргәнен әнисе күреп калды да, шунда ук кызыксынып сорады:
– Улым, баядан бирле рюкзак тутырып, җыенып йөрисең шикелле. Әллә берәр кая барасыңмы?
– Әйе әни, дуслар белән чаңгы шуып кайтырга уйлаштык әле. Кара нинди матур көн тышта, бер дә өйдә утырасы килми.
– Ә рюкзагыңа нәрсәләр салдың? Еракка бармыйсыздыр бит?
– Еракка түгел. Рюкзагыма бер термос чәй салдым әле, әгәр өши калсак җылынып алырга.
– Ярар улым, әйбәт кенә йөр инде, өши күрмә. Калын итеп киендеңме?
– Әлбәттә әни, борчылма!
Аркасына рюкзагын асып, чаңгысын киде дә, өеннән чыгып китте Камил. Әнисенә авылдан күренеп торган нарат урманына ук барганын әйтеп тормады. Авыл башында Айнур белән Илшат килеп басканнар, аны көтеп торалар иде.
– Шуннан, әзерсезме? – дип эндәште ул, яннарына килеп җитү белән.
– Әзер инде, әзер. Син генә көттереп торасың, – дип төрттерде Илшат.
– Сәгать төп-төгәл өч, вакытында килеп җиттем. Минем уйлавымча, без өч-дүрт сәгать эчендә әйләнеп кайтырга тиешбез, – диде Камил.
– Җиденче яртыда караңгы төшә башлый, шуңа күрә өч-дүрт сәгать эчендә өлгерергә кирәк инде безгә, – дип, Айнур да сүзгә кушылды.
Кичтән Камил барачак маршрутның карта-схемасын кәгазь битенә сызып ясаган иде. Аны тиз генә ике дустына да күрсәтеп алды. Юлчының юлда булуы яхшы, диләр. Шуңа күрә күп сөйләшеп тормады алар, кузгалып та киттеләр. Көн бер җылытып, бер суытып алгач, кар өсте катып калган, кайбер урыннар юка гына боз белән капланган иде. Чаңгылар карга батмый, җиңел генә шуып барды. Артларыннан хәтта юньләп эз дә калмады. Юл саласы булмагач, яшь егетләр бер-бер артлы түгел, ә бер рәткә тезелеп бардылар. Тирә-яктагы ап-ак басуда бары тик биек булып үскән үләннәр генә кардан калкып күренеп торалар иде.
Камил калын бияләен салып, юкасын киеп куйды. Чыккан вакытта куллары бераз өшегән кебек тоелды аңа, ә шәп итеп бара торгач, шунда ук тәненә җылы йөгерде, куллары тирли башлады. Айнур белән Илшат та бияләйләрен бер салып, бер киеп бардылар. Айнур аларга карап:
– Бүген ничә градус икән тышта, кем карады? – дип сорады.
– Чыгып киткәндә термометрны карадым, минус сигез градус күрсәтә иде, – дип җавап бирде Камил.
– Кышкы көн өчен бик шәп температура!
Алга барган саен, авыл башыннан кечкенә генә булып күренгән нарат урманы зурая барды, агачлар ачыграк итеп күренә башлады. Ә авыл өйләре киресенчә кечерәйде, амбардагы ашлык эшкәртә торган иң биек корылма гына ерактан ук күренеп тора иде. Яшьләр туктадылар да, бер нарат урманына, бер авылга таба карап тордылар. Ерактан һәрберсе үзенең өен табып күрсәтергә маташты. Чөнки артта калган авылның өйләре кул учына сыерлык булып кына күренеп тора иде. Аннары, тагын үз юнәлешләре белән киттеләр.
Урманга якынлашкач, кайбер урыннарда төрле җәнлек эзләре күренгәләде. Алар ул эзләргә карап, кемнеке икәнен белергә тырыштылар, бәхәсләшеп тә алдылар. Куян калдырган эзләр генә башкаларныкыннан аерылып тора иде.
– Кар нигә ак төстә ул? – дип, барган җирдән кинәт кенә сорап куйды Илшат.
– Ничек инде? Һәр әйбернең үз төсе бар, менә карның табигый төсе – ак. Монда баш ватасы юк, – дип, шунда ук җавап бирде Айнур.
– Бик кызык сорау, – диде Камил. Илшат тагын дәвам итте:
– Юк. Менә суның төсе юк, бозның да төсе юк, ә кар ак төстә. Боз да, кар да су бит инде. Шуңа күрә бу сорауны бирдем сезгә.
Алар шактый озак баш ватып тордылар. Илшатның бу соравына Камил да, Айнур да төгәл җавап бирә алмады ул вакытта. Ә соңыннан, Камил араларыннан иң кызыксынучан укучы буларак, бу турыда бер китаптан табып укыды. Чынында исә, кар бөртекләре дә бәләкәй генә боз кристалларыннан тора икән. Ул кристаллар шома түгел, аларның күптөрле кырлары бар. Яктылык кар бөртегенә төшкәч, аны туры гына үтә алмый, ә кристалларның кырларында чагыла. Шуның аркасында кар ак төстә булып күренә. Гади итеп кенә әйткәндә – ниндидер бер оптик эффект барлыкка килә. Күп кешеләрнең карның нигә ак булуы турында уйланып та караганнары юктыр. Менә Илшат бу сорауны бирмәсә, аларның берсенең дә башына килмәс иде.
Шулай сөйләшеп һәм әйләнә-тирәне күзәтеп бара торгач, ниһаять, урман авызына ук килеп җиттеләр. Күбрәк Илшат белән Камил сөйләште, озын буйлы Айнур ара-тирә генә аларга кушылды.
– Карагыз әле бу нарат урманын, авылдан бәләкәй генә булып күренеп тора иде. Ә кырына килгәч – нинди зур агачлар! – дип, гаҗәпләнде Илшат.
Өч иптәш рюкзакларын салдылар да, өсләренә кар кунган биек наратларга карый-карый чәй эчеп, бераз ял итеп алдылар. Хәзер бу урманны бер яктан урап чыгарга кирәк иде. Камил тиз генә рюкзагына кереп китеп теге карта-схеманы алды да, иптәшләренә урманны ничек уң яктан әйләнеп узарга икәнен күрсәтте.
Авыл кырындагы нарат урманы бик озынга сузылган кебек тоелды аларга. Байтак кына барсалар да, аның очы күренмәде. Кояш та әкренләп җиргә таба төшә барды. Әмма әлегә аның нурлары бөтен дөньяны яп-якты итеп тотты, көн дә аяз торды. Камил сәгатенә караганда бишенче ярты җитеп килә иде. Бер мәлне Илшат әллә хәле бетеп, әллә барырга иренеп, иптәшләренә болай дип тәкъдим ясады:
– Камил, Айнур! Бу урманның һаман башына җитә алмыйбыз, әйдәгез туп-туры урман аша гына теге якка чыгыйк әле.
– Юк инде, алай итмибез! – дип, Камил элдереп алды. – Күрмисеңмени, урман нинди куе. Беренчедән, урман аша без чаңгы белән үтәлмибез. Икенчедән, җир безгә таба авыш – тауга менгән сыман күтәрелергә кирәк, алай күпме көч түгелә. Инде күп тә калмагандыр, мин төзегән маршрут буенча барабыз.
Өч иптәш бер-берсе белән килешеп алга баруларын дәвам итте. Бу озын нарат урманының очына чынлап та күп калмаган булып чыкты. Шәп итеп бара торгач, аның икенче башына да барып җиттеләр. Аннары туктап тормыйча, тиз генә авылдан күренми торган ягына чыктылар. Ә ул якта – зур гына ялан һәм ниндидер катнаш урман күренеп тора иде. Егетләр бер-берсе белән сөйләшмичә, чаңгы белән карны шыгырдатмыйча, урнашкан тынлыкны тыңлап тордылар. Тирә-якта бер тавыш та ишетелмәде. Кеше йогынтысы тимәгән табигый күренеш кышкы аяз көнне аеруча матур иде.
Шулай кышкы табигать дөньясын күзәтеп торганда, еракта эткә охшаган җәнлек күренеп калды. Аларның авылдан кузгалып киткәч, иң беренче күргән җан иясе булды ул. Тик күпмедер вакыттан соң, ул да күздән югалды, каядыр кереп качты. Кешеләрне күргәч, үзенең яшәгән дөньясына килеп кергән өч ят заттан куркуы булгандыр, мөгаен. Илшат бераз куркып куйды:
– Күрдегезме? Теге җәнлек урман эченә кереп китте ахрысы. Бүре булмады микән?
– Юк, төлке яки адашкан эт йөридер, дип уйлыйм. Безнең якта бүреләр юк ул, – дип, ышанычлы итеп җавап бирде Камил.
Алар яшәгән авыл тирәсендә бүреләрнең беркайчан да күренгәне дә, ишетелгәне дә булмады.
– Әйдәгез, бер килгәч, әнә теге урманны да карап килик әле, аннары кайтырбыз, – диде иптәшләренә Камил, алдагы катнаш урманга күрсәтеп.
Айнур белән Илшат карышмадылар, һәм алар туп-туры шул якка китте. Урман янына килделәр дә, шунда ук икенче ягына чыктылар. Аларның күзләренә тагы бер зур гына басу ачылды, ә алда ниндидер чыршы агачлары үсә иде. Ә уң яктарак, бер-ике чакрым ераклыкта, зур гына калкулык күренде. Калкулык булганда, яшь кеше ничек чаңгы шумый түзсен инде? Өчесе дә шунда җилдерделәр.
Шул калкулыктан чаңгы шуып күп кенә вакыт уздырды алар. Бер шуып төшеп, бер кире менеп, бөтен кар тапталып бетте. Яшь егетләрнең тирләгән тәннәреннән хәтта парлар чыга башлады. Хәлдән таеп, рюкзакларын кар өстенә куйдылар да, янә чәй эчәргә утырдылар. Чәй дә, тамак ялгарга дип алган гади генә ризыклар да бик тәмле булып тоелды аларга. Камил сәгатен караганда, җиденче ярты җитеп килә иде инде. Көн сиздереп кенә кичкә авыша башлады.
– Сөйләшкән буенча, без инде авылга якынлашып килергә тиеш бит, – диде Илшат.
– Бераз хәл керсен инде, хәзер кузгалабыз, – диде Камил, тиргә баткан бүреген салып.
– Әнә теге чыршыларга таба барып, турыга гына чыгып булмас микән? Без урап чыгасы нарат урманының икенче башы якынча шул якта булса кирәк, – дип, тәкъдим ясады Айнур.
Айнур әйткәч, бөтенесе дә тирә-якны күздән кичерделәр. Караңгы төшеп килгәнгә күрә, вак кына куаклар да, биек урманнар да күренер-күренмәс кенә иде. Камил дә авылдан күренеп торган нарат урманының икенче башы шул якта дип уйлады.
– Күп кенә ара үттек шул, турыга чыксак бик шәп булыр иде. Әйдәгез, шул чыршылар ягына юл тотыйк әле, Айнур дөрес әйтәсең.
Илшат та алар белән шунда ук ризалашты. Чөнки дүрт сәгатьткә якын йөри торгач, өчесенең дә тизрәк өйгә кайтасы килә башлады. Алар чыршылар янына килеп җиткәндә, кояш тулысынча кереп киткән иде инде. Офык артыннан чыккан нурлары гына бераз дөньяны яктыртып торды. Кыш көнне кояш баегач, ярты сәгатьләп дөнья якты булып тора да, аннары тиз генә караңгы төшә дә куя.
Чыршыларның икенче ягында янә зур гына ялан, ә ерактарак тагын ниндидер агачлар бар икәне ачыкланды.
– Хәзер кайсы якка барабыз инде? – дип сорады Илшат иптәшләреннән.
– Алга, әнә теге урман ягына, кайда булсын, – диде Камил, күп уйлап тормыйча.
Егетләргә ничек тә тизрәк авылдан күренеп торган нарат урманына килеп чыгарга кирәк иде. Әгәр ул урманны тапсалар, юнәлештә ачыклана, авылга да ерак калмый. Чөнки ул урманнан авылга кадәр чамалап дүрт километр юл гына. Алар зур тизлек белән шуып бара бирделәр. Кышкы тынлыкта, тик чаңгыларның карга ышкылган тавышы гына яңгырап торды. Алда күренгән агачларга килеп төртелгәндә, сигезенче ярты җитеп килә иде инде.
– Безнең нарат урманы түгел бит бу. Бөтенләй читкә киттек шикелле, өстәвенә, караңгы да төште, – диде Илшат.
– Тукта әле! Менә бу урманның теге ягында шул авылдан күренгән нарат урманы булырга тиеш, – диде Айнур.
(Дәвамы бар)
Автор фотосы.