Сиксәненче еллар, сәвит чоры заманы. Безнен цехта да яна елга әзерләнә башладылар. Балаларга яңа ел күчтәнәчләрен таратырга Кыш бабай, Кар кызын, шоферны билгәләп куяр өчен жыелыш булды.Озак кына бәхәсләшә торгач, мин кыш бабай булырга риза булдым,чөнки булачак кар кызы Лена мина бик тә ошый иде.
Безне, алдагы елларда шул эшне башкарганнар өйрәтә башладылар, янәсе, аракы салып бирсәләр, бик кыстасалар да, эчмәгез. Өч фатирда булганнан соң, кузгала да алмассыз, дип кисәттеләр. Миңа моны аңлатып тору кирәк түгел, чөнки сала торган гадәтем юк, шайтан суын бөтенләй дә җенем сөйми.
Яна елга алты сәгать кала, барачак фатирларны картадан карадык та юлга кузгалдык. Шофер-технолог егет, аны бик сирәк күрә торган идек, безнең белән бик кырыс кына сөйләште. Имеш ул ашыга, аңа уникегә кадәр өендә булырга кирәк. Озак маташсагыз, көтеп тормам, дип кисәтте.
Йөрибез шулай фатирлар буенча: соңга таба тәмам туйдыра башлады. Бөтенесендә дә бертөрле очрашу: балалар чыршы янына басып, тырыша-тырыша шигырь сөйлиләр, ә без аркаларыннан сөя-сөя бүләк өләшәбез. Хуҗалар да безне бәйрәм хөрмәтенә чын күңелдән кыстыйлар. Әле монда, әле тегендә сыйлана торгач, Кар кызым сафтан чыкты, барырлык рәте калмады, бөтенләй машинада йоклап калды. Җитмәсә, соңгы йорт. Киттем үзем генә. Уф! Өстәвенә, лифт та эшләми. Уен-муен түгел, 12 этажга менәсе. Җиденче этажга менгәндә, Кыш бабайны очраттым. Ул мине күргәч, шулкадәр шатланды. Үзе мине кочаклый, үзе бәйрәм белән котлый. Үзе исерек, аягында көчкә басып тора. Бәйләнчек кыш бабайдан көч-хәл белән котылып, кирәкле фатирны эзләп таптым. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, бу юлы игезәк малайларга юлыктым. Икесе дә пошмаслар, вакытны суза-суза, салмак кына шигырьләрен сөйлиләр! Икесенә дә беръюлы соңгы бүләкләремне тапшырдым да, чыгып йөгердем. Урамга чыксам, мине көтүче машина юкка чыккан...
Нишлисең,берникадәр араны җәяүләп атларга туры килде. Төне суык, җитмәсә буран да чыкты. Кыш бабай киеме бик юка икән, өшеп беттем. Өй янына кайтып житсәм,ни күрим? Теге кыш бабай да туңып йөри. Баксан, безнең шофер Кыш бабайның ай-ваена карамыйча, аны мин дип белеп, шушы адреска илтеп куйган. “Туганым” ны җәлләп башта өйгә алып кереп үзен кайнар чәй эчердем, аннан такси белән өенә озаттым. Нишлисең, шулай да булгалый!
Фото: ufa.mk.ru