Мәҗит урманлы-таулы матур авылда дөньяга килә. Әти-әнисе хәлле генә булганга, барлык малларын колхозга алалар. Ярый әле үзләрен Себергә кумыйлар. Мәҗит бу хәлне үз күзләре белән күрә һәм аңарда барлык кешеләрдән ничек тә үч алу тойгысы туа. Ул колхозга эшкә чыкмый, әлбәттә. Үзсүзле, үз-үзенә нык ышанган Мәҗит (ул укый һәм яза белгән була) урман хуҗалыгына эшкә керә. Ә урмандагы агачларны кем санаган?! Мәҗит урманга килеп чыбык-чабык җыйган әбиләргә кадәр начарлык эшли: аларның балта-пычкыларын тартып ала, арба-чаналарын вата. Ә үзенә көн саен «зәм-зәм» суы төшә тора. Шулай итеп эчкечелеккә салышмаса да, бер аек көне дә булмый. Ә айлар-еллар үтә тора. Инде гаилә корырга да вакыт җитә. Ләкин көн дә исерек, үзе эт кебек усал иргә кем барсын?
Майбәдәр кыз чагында Татарстанда Тукай туган авылда үсә. Әти-әнисе ярыйсы гына тормышта яшәгәнгә, авырлык күрми. Гаиләдә бердәнбер бала, тиз кызып китүчән кыз була. Бервакыт дөньялар бутала, илдә революция башлана. Майбәдәрнең әти-әнисе тегүчеләр булганга, ачтан үлмәбез әле дип, Башкортстанга күчеп китә. Һәм ялгышмыйлар. Безнең Әлшәй районына Татарстаннан ул елларда бик күп гаиләләр күчеп килгән була. Инде Майбәдәрнең кияүгә чыгар вакыты җитә. Егет тә бик тиз табыла. Күрше авыл егете Әхмәт белән өйләнешәләр. Кызлары һәм уллары дөньяга килә. Балалар үсә, тик тормышлары гына бер дә алга тәгәрәми. Сәбәбе: Майбәдәрнең үзсүзлеге. Тормышта йөкне бергә тарту кирәк тә бит, тик моны Майбәдәр генә аңламый. Әхмәтнең колак итен ашап кына тора. Күп түзә Әхмәт. Ләкин түзүнең дә чиге килеп җитә. Кышын салкын көндә ул нык исереп кар өстенә егылып йоклап китә һәм миенә салкын тидерүдән дөнья куя.
...Бер язда Мәҗиткә тау башындагы аланга агачлар утыртырга кушалар. Авылда бу эшкә бик аз кеше табыла. Чөнки аягында йөри алган һәр кешене колхоз эшенә куалар. Ә урман утыртырга хәлсез картлар һәм колхоз эшенә йөрмәгән Майбәдәр генә чыга. Шунда танышалар да инде Майбәдәр белән Мәҗит.
Бу танышудан соң күп тә үтми өйләнешәләр. Башта кызлары туа, аннары малайлары. Тик Майбәдәрнең генә холкы бер дә үзгәрмәгән була. Ул һаман да үзен иреннән өстен тотарга тырыша. Ире кем белән генә сөйләшмәсен, ул Майбәдәргә һәрвакыт үзен сөйләгән сыман тоела. Мәҗит тә бит гаять үзсүзле, усал. Майбәдәр тел белән кыйнаса, Мәҗит кул белән җавап кайтара. Шулай итеп алар өендә көн-таң атса, кичкә кадәр тавыш-гауга өзелми.
Язларын урман каравылчыларына зелпе каерысы җыярга план бирелә. Бер язда Мәҗит авыл хатыннарына хәбәр тарата: кем күпме каеры җыя, килога-кило он бирәм, ди. Бу хәбәрне ире сугышта үлгән 5 балалы Әнисә дә ишетә. Он алсам балаларымны туйганчы ашатыр идем, дип уйлый ул. Иртәгәсен балаларын ияртеп урманга китә. Көн буена тырыша алар. Олырак балалары зелпе тамырын чыгара, бәләкәйләре аларның каерысын суя. Җитмәсә, ачлар. Кичкә таба капчык тула. Кайткач, зелпе каерысын Мәҗиткә илтә. Мәҗит үлчи, төгәл 15 килограмм була. Зелпене бушаткач, он юк, бар кайт», – ди Мәҗит. Әнисә: «Кире бир, иртәгә базарда сатып он алырмын», – ди. Шулвакыт Майбәдәр: «Кем урманыннан җыйдың ул зелпене», – дип сүз кыстыра. Мәҗиткә җитә кала. Ул Әнисәне оятсыз сүзләр белән сүгеп куып чыгара. Әнисә Майбәдәрне каргый-каргый елап кайтып китә. Ә Мәҗит башка хатыннардан да зелпеләрен алдап алып кала.
Шулай көннәр үтә. Мәйбәдәр әрләшүен, ә Мәҗит эчүен, сугышуын дәвам итә. Печән өсте килеп җитә. Беркөн Мәҗит барлык балаларын атка утыртып, Майбәдәр белән печән чабарга китә. Бу вакытта Майбәдәрнең олы кызы кияүдә, улы армиядә була. Чабынлыкка җитәләр. Мәҗит һәрвакыттагыча исерек. Балалар печән чаба, ә Майбәдәр Мәҗитне «кыздыра. Нинди генә сүзләр белән тиргәми ул аны. Бераздан Мәҗит, мин теге як чабынлыкны карап киләм, дип урманга кереп китә. Печән чабу мәшәкате белән аның турында оныталар. Төшке аш әзер булгач, Майбәдәр кече улы Рәлифкә, бар әтиеңне ашарга чакыр, берәр агач төбендә йоклап ятадыр әле ул, мөртәт, ди. Күп тә үтми Рәлиф куркып йөгереп килә. «Әни, анда әти агачка асылынып тора», – дип кычкыра. Йөгереп барсалар, чыннан да Мәҗит бил каешы белән имән ботагына асылынган, гәүдәсе инде суына башлаган була. Майбәдәр нишләргә дә белми. Улы агач башына менеп каешны кисә. Мәҗит гөрселдәп җиргә килеп төшә. Бу эштән соң Майбәдәр атна буена авыл урамында елап йөри. Тик үткәнне кире кайтарып булмый шул. Бу хәлгә Майбәдәр үзен бер дә гаепле санамый, бөтен белгәне Мәҗиткә һәм аның исереп йөрүенә аудара. Көзен улы армиядән кайта, өйләнә, кече кызы Нәкыя дә кияүгә чыга. Тик Майбәдәргә генә килен, дә кияү дә ошамый. Ул аларны өйләренә барып тиргәп, авыл тутырып алар турында гайбәт сөйләп йөри. Икенче елны бәләкәй улы Рәлиф тә дөнья кора. Аның тормыш иптәше дә Майбәдәрнең холкына түзә алмый, икенче авылга күченеп китәләр алар. Ә Майбәдәр бер баласына да сыя алмыйча үз өендә берүзе торып кала. Рәлифне дә күчеп киткән авылда яратып бармыйлар. Беркемгә дә зыяны тимәсә дә, бер кышкы кичтә ат белән тегермәннән кайтып килешли бик каты кыйныйлар. Кулын, аягын, ияген, тешләрен сындыралар. Уфадан вертолет чакырып, аны дәваханәгә озаталар. Аннан Рәлиф 2–3 ай үтүгә генә көч-хәл белән аягына басып кайта. Бик бирешә ул. Шулай җәфаланып 2-3 ел яшәгәч дөнья куя. Ике улы хатыны ятим кала. Җитмәсә, көз көне олы улы поезд астына эләгә. Майбәдәр исә бу хәлне, «Мине карамаган өчен Аллаһ хөкем итте», – дип кабул итә.
Кече кызының да балалары үсеп җитә. Аның олы кызы шәһәрдә укып, шунда эшкә кала. Беркөнне эштән кайтышлый ул кызга шәһәр хулиганнары һөҗүм итәләр һәм мәсхәрәлиләр. Бу хәбәр Наҗиягә аяз көнне яшен суккандай була. Ачы кайгыга түзә алмыйча, эчкечелеккә салыша. Билгеле, эчкечелек яхшыга алып бармый. Наҗиянең эчеп кайтканын күреп, ире бик нык итеп тирги. Ә Наҗия: «Мине бүтән күрмәссең», – дип өйдән чыгып китә. Аны озак эзлиләр. Бары көз җиткәч кенә колхоз көтүчесе авылдан 4 чакрымда, кеше сирәк йөри торган урындагы чокырда таба аның гәүдәсен. Аның башта аракы эчкәне, соңыннан үзенә бензин сибеп ут төрткәне ачыклана. Бу фаҗигадән соң Майбәдәр акыл дан яза. Көннәр буе кая барганын белмичә урамда йөри, очраган һәр кешегә үзенең балаларының исемнәре белән дәшәр була. Көз дә үтеп китә. Кыш. Өенә ягар өчен утыны да булмый Майбәдәрнең. Күрше хатын үзләреннән ташып кына җылыта аның өен. Беркөнне күршесе дә кунакка китә. 3 көннән кайткач Майбәдәр янына килә. Килеп керсә, ни күрсен – Майбәдәр үлгән, өй суык. Мәрхүмнең эчен һәм үкчәләрен комаклар кимергән...
Менә шулай соңгы юлга китә Майбәдәр. Бу хәлне ничек аңларга була соң? Бу Аллаһ хөкемеме, язмышмы, әллә теге ачка интеккән балалар һәм Майбәдәр куып чыгарган хатын нар каргышы төшкәнме? Бу сорауга җавап табу авыр.
Автор фотосы.