Яңа елга берничә көн генә калгач, хәтергә тик Яңа ел белән бәйле хәлләр генә килә, күңел моңлы җыр, дәртле бию көе, курантлар суккан тавыш белән тулы була. Һәм иске елны тизрәк озатасы килә, чөнки яңасында безне тик бәхет-шатлыклар гына көтеп торыр төсле. Без моңа шулкадәр нык ышанабыз, башкача булырын күз алдына да китермибез. Сабый чактан ук бу шулай.
Балачакта ничек көтә идек соң бәйрәмне? Берничә көн кала мәктәпне, классны бизи идек, мәктәп чыршысын. Чыршы бәйрәме мәктәптә искиткеч кызыклы үтә. Карсылуы, Кыш бабае үзебезнең арадан. Ә башкалар атна буе костюм әзерли. Чыршы тәтәйләрен ватып, аларны ябыштырып. Бер елны кәгазьдән күлмәк теккән идек, әни белән, бәйрәм уртасында ертылып чыгып, оятка калдырды. Чыгып сызып кына котылдым. Ярый әле беркем сизмәде, ел буе көлеп җәфаларлар иде үземне.
Өйләребезне дә кәгазьдән фонарьлар, чылбырлар ябыштырып, элеп куябыз. Тәрәзәләргә кар бөртекләре төшерәбез. Өй почмагына куярга сылукай чыршыны исә ничек тә тапмый калмыйбыз! Йә берәр танышың, туганың алып кайтып бирә, хәзерге кебек урамда йә кибеттә чынын да, ясалмасын да сату юк бит. Бер елны, 7 дәме, 8нче класстамы,үзебезнең класс кызлары белән җыелдык та, урманга чыршы урлашырга киттек. Озак йөргәнбез, караңгы төшеп бетте. Урманда сорамый агач кисәргә ярамаганын беләбез, тик нишлик? Чыршысыз Яңа ел була димени? Алып кайтканда өшеп-туңып, куркып-елап беткәнем хәтеремдә, тик аны бизәп кую белән бар да онытылды! Бер айлап чамасы мин “дөп-дөрес” кенә уйларга гадәтләнгән кешене “Их, син!” дип гаепләп, ачуланып карап торды ул чыршы...
Мәктәптәге Яңа елны онытырлык түгел. Кыш бабайга бер кайчан да ышанмый идем. Үзем 16 яшькә җиткәнче хыялый булсам да. Гел күктә йөзә идем, җиргә төшеп-төшеп кенә алганмындыр. Яңа ел кичендә, өйләрне җыештырып чыгаргач, өстәлгә тәмлекәчләр тезелә. Өйдә тәмле ис, җылылык. Төнлә инде урамда йөрибез, теләкләр телибез. Кемнәрдер Яңа елны аулак өйдә каршылый. Берәрсенең әти-әнисе кунакка китсә, шунда җыелалар. Спиртлы эчемлексез табын, үзебез әзерләгән ризык, уен-көлке. Кайберәүләр, олыларның тунын тискәре якка әйләндереп киеп, урам буйлап йөри иде. Күршеләргә керә, көлеш. Усалрагы куып чыгарса да, үпкәләш юк. Кәефләр күтәрелеп кенә китә!
60 яшьләргә җиткәндә болар әллә кайда калган кебек инде. Ләкин күңелем һаман яшь, балачагым халәтеннән ерак китмәгән. Бик ышанып, теләк телим.