Барлык яңалыклар
Дөнья бу
26 декабрь 2025, 11:05

Камил ШИҺАБЕТДИНОВ. Тәкъдирдә язылгандыр (3)

Ә бит хатыны авырый башлау белән ташлап читкә бакканнар азмыни, югыйсә. Ансар бүген дә аңа тугры кала бирә...

Камил ШИҺАБЕТДИНОВ. Тәкъдирдә язылгандыр (3)
Камил ШИҺАБЕТДИНОВ. Тәкъдирдә язылгандыр (3)

(Ахыры.)

Могҗиза дими, нәрсә диясең. Ансар, мөгаен, ипле, басынкы холыклы кешедер, беренче сөйләшүдә ук бу ачык шәйләнде. Без күптәнге танышлар-дуслар кебек сөйләшеп тә киттек. Соңыннан сәгатькә карасам, 45 минутка якын вакыт үткән. Ә үземә ул бер-ике минутлык кына булып тоелды. Ансар минем очрашу турындагы үтенечемне дә бик теләп кабул итте. Һәм мин аны 14 август көнне Уфа автовокзалында каршы алдым.  Өстә язганымча, аны Йосыф итеп күргән бердәнбер мизгелдән соң төгәл 60 ел узгач. Әлбәттә, бер кешенең яшәү гомеренә тиң бу еллар үзенең эшен эшләгән.

Тик без эзләшеп йөрмәдек – ерактан бер-беребезне танып, кара-каршы килеп, дусларча кул бирештек. Минем фатирыма кайткач, сәгатьләр буена үзебезнең узган гомеребез хакында сөйләшеп утырдык. Мин җәмәгатем Нәфисәнең яшьлектә аны яратуы турында яшермичә әйттем. (Нәфисә белән безнең арада бу темага ачыктан-ачык сөйләшүләр булмаса да, моны сизенә идем.) Әмма Ансар Нәфисәгә карата үзенең табигый хисләре хакындагы соравымны җавапсыз калдырды. Киресенчә, сүзне үзенең гомер иткән хатыны Люциягә күчерде. Люциянең инде моннан унсигез ел элек дөнья куйганлыгын әйтеп, Ансар мине шок хәленә куйды, диярлек. Шул ук вакытта мин аның үземнең кабинеттагы Нәфисә портретына байтак вакыт карап торганлыгын күргәләдем. Яшь чагында үзләренең бергә төшкән фотоларын бик игътибарлы рәвештә күзәтте. Дискларда (башлыча, минем китап туйларында) төшерелгән кадрларны кабат-кабат карады. Җыеп әйткән сүзе дә гадәттәгечә тыйнак кына булды: “Әйе-е, еллар кешене үзгәртә шул...”

Люция турындагы хәбәр очрашып сөйләшүдән үземә юаныч эзләүдән гайре каршыда утырган кунагымны да юатырга кирәклеген искәртте. Баксаң, безнең язмышлар тәңгәл икән. Ул гынамы, мин әле ел-ярым гына хәсрәт чигәм. Ә Ансар унсигез ел ничек түзгән? Һәм ничек түзә?!

Менә шушы сорауларны уйлаганда аның ни дәрәҗәдә сабыр булуын аермачык шәйләдем мин. Ә бит хатыны авырый башлау белән ташлап читкә бакканнар азмыни, югыйсә. Ансар бүген дә аңа тугры кала бирә. Бу үзе үк каһарманлыкка тиң тойгы түгелмени? Бигрәк тә хәзерге вакыттагы әдәп-әхлакның саегу-кибүе чорында. Ансарга тәкъдимнәр булмыйча калмагандыр. Аның ялгыз калуы да әле чагыштырмача яшьрәк вакытына туры килгән ич.

Үземнең мисалым моңа шаһит. Инде тол калганда, күпкә өлкәнрәк яшьтә булсам да, хәтта миңа андый ишарәләрне байтак ишетергә туры килде. Әмма белсәң иде: каршы якны нәрсә күбрәк кызыксындыра – милекме, әллә проблема башка өлкәдәме? Каршы як дигәнең абайламый шул:, Нәфисә кебек затлар бер кеше гомерендә генә онытылырлык түгел!

Миңа таныш булмаган Люция дә шундыйлардан булгандыр, дип ышанасым килә. Люция Туймазының бер мәктәбендә атаклы физика укытучысы булып, уналты ел хезмәт куйган. Аның җитәкчелегендә укучылар гамәлдә үзләре икенче баскыч ракета төзүгә барып җиткәннәр. Әле булса, телләрдән төшми икән.  Люциянең дәресләрендә  тәртипсез малайлар үзләре үк тәртипне саклаучыларга әйләнә торган булган.

Рәхимсез язмыш исә Люцияне урын өстенә еккач та, ул соңгы көннәренә кадәр гаиләсен, ирен-балаларын хәстәрләргә тырышкан.

Тагын бер могҗиза: Нәфисә дә, Люция дә – бер үк авыру корбаннары. 

Очрашканчы ук Ансарның янә бер күркәм сыйфаты ачыкланды. Бик вакытлы, бик кирәк чагында ул кешегә ярдәмгә килә икән. Салаватка китәр вакытым җиткәндә генә, аның телефоннан шылтыратуы мине бер нәтиҗәсез юл йөрүдән тотып калмадымыни? Алга китеп, тагын бер мисал китерим. Язмам барышында Туймазыга барып, Люция турында күбрәк материал җыю кирәклеге ачыкланды. Үзем борчылам: Ансар Уфадан китүгә үк артыннан бастырып килеп җитү кебегрәк була түгелме? Нәкъ мин икеләнеп торган арада Ансар, кунакка чакырып, тагын элемтәгә чыкты. Бу кешедән уңай энергия мул тарала.

Яңа танышымны озаткач, шәһәрдә кичектергесез эшләремне эшләп бетерү белән өйгә кайтып керсәм, телефон шылтырады. Ул инде Туймазыга кайтып җиткән дә, миңа күрсәтә алган кунакчыллыгым өчен рәхмәтләрен җиткерә.Тагын бераздан телефоныма бер-бер артлы хәбәрләр килә башлады. Гадәттәгечә, мошенниклардыр инде дип, игътибар да итмәскә тырыштым. Тик ниндидер көч телефонга таба тартты үземне. Карасам, Ансардан өч хәбәр. Өчесен бергә җыеп ялгасам, күләмле генә хат кадәрле булып чыкты. Менә алар:

“Хөрмәтле Камил! Мин Уфадан Туймазыга мәшәкатьсез генә кайтып җиттем. Күрсәткән хөрмәтең өчен мең рәхмәт! Зурлап каршы алдың, иң якын кешең рәвештә кунак иттең. Үткәннәрне искә алып, Уфа урамнары буйлап йөрдек. Җылы сүзләр, истәлекле вакыйгалар, файдалы киңәшләр ишеттем.

Авылга кайткач, Нәфисәгә сөйләрсең, яткан җире йомшак, урыны оҗмахта булсын. Бергәләп яхшы тормыш юлы үткәнсез, бер-берегезгә ихтирамлы, ярдәмчел, хөрмәтле булгансыз.

Камил, алдагы көннәреңдә сәламәтлек, яхшы хыяллар, уңышлыклар юлдаш булсын! Изге сәламнәр белән Ансар. 16.08.22.”

Текстны укыгач, Ансарның моңа кадәр күренмәгән тагын бер ягын ачтым: туган телебезгә сак караш, сүзне саран гына, үз урынында куллану, эчке дөньясының байлыгы һәм ул байлыкның ашыкмыйча гына, кирәк очракта гына ачыла баруы...

Телефон хәбәрләре тагын мине истәлекләргә этәрде. Икенче көнне иртәнге аштан соң кунагым үзе үтенде: студент елларында фотоларга төшеп йөргән Ленин скверы, аның һәйкәле исәнме, исән булса, җәяүләп барып күреп буламы? Әлбәттә, барып була. Һәм без үзем яшәгән “Уфа-Арена” яныннан Ленин урамы буйлап сәяхәткә төштек. Ансар башта ук Боз сарае урынында элекке “Труд” стадионы булганын шәйләп алды. Чөнки анда студентлар яратып карый торган мотогонкалар үтә иде.

Ансар үзе студент чагында булган бөтен йортларны хәтерли. Ә яңаларын тәкърарлап сораша: монда нәрсә? Ул оешмада нишлиләр? Ашыкмыйча гына СССРда беренче булып ачылган Ленин һәйкәленә барып җиттек. Мин аның берничә ел урыныннан алынып торуын да әйттем. Коммунистларның таләбе белән генә кире куярга мәҗбүр булдылар. Һәйкәл кырында бераз ял иткәннән соң сәяхәтебезне дәвам иттек.

Кунагым Пушкин һәм Маркс урамнары чатында озагракка тукталды. УГАТУ комплексына кергән йортлар арасыннан үзе укыган БСХИ бинасын тиз аерып алды, озаклап һәм сагышланып күзәтте.

Башкорт дәүләт университеты яныннан үткәндә мин Ансарны көлдереп алдым. Без хәзерге биофак урнашкан бинада укый идек. Ә аның артында гына икешәр катлы агач өч ятак бар иде: берсе музыка училищесыныкы, икенчесе – педныкы, өченчесе – авыл хуҗалыгы институтыныкы. Ансар да шунда торган. Тегеләр корпус кырыннан узганны безнең кызлар көтеп кенә торалар. Менә өстән кычкыралар егетләргә:

– Сельхозники, навозники!

Аларның да җавабы күптән әзер:

– Мед, пед – хуже нет!

Үзем дә шаярып сорадым: “Ансар, син дә шулар арасында юк идеңме ул чакларда?”

Салават Юлаев һәйкәле кырында да озакладык. Монда искиткеч манзара. Урманнар-кырлар, сәүдә белән бәйле яңа бистәләр. Элек кечкенә, тимер юлчыларныкы булган Дим районы хәзер киемнәре тараеп калган үсмер кебек. Затон белән икесе, гүя бер-берсенә карап, очрашырга теләп үсәләр. Ничек дисәң дә, Уфа матур кала! Иң башлап, үзенең утырган урыны белән.

Сәяхәтебезнең бер үкенече калган. Мәчеткә кадәр борылып, хәер салырга кирәк булган. Киләчәктә төзәтербез бу хатаны, Ходай кушкан булса!

Уфадагы табыннарның башында кунагыма хөрмәт йөзеннән:

 

“И дусларым, сезгә ниләр куйыйм,

Бохарлардан кайткан малым юк.

Сез дусларым хакы өчен

Бер җырламый хәлем юк”, –

 

дип җыру әйттем, озатыр алдыннан исә Зифа Нагаеваның инде чыгарган вакытында ук халык җырына әверелеп китәрлек һәм халык җырларының да шедеврлары рәтенә куярлык “Узган гомерем” җырын икәүләп бергә җырладык:

 

Әллә инде яшьлек елларымнан

Рәхәт үтте минем мәхәббәт.

Әллә яндым, әллә яналмадым,

Йөрәгемдә яши җәрәхәт.

 

Әллә инде иң рәхәт елларым

Ераклардан болгый кулъяулык.

Узган гомерем озын тоелса да,

Бер җыр эчләренә сыярлык.

 

Бу җырны мин беренче тапкыр  Фән Вәлиәхмәтов башкаруында тыңладым һәм, яшермим, елап утырдым. Тик ул чакта сүзләрен генә истә калдырырга вакыт җитмәде.

Берничә көн үзгач, Шаран якларына, Фәнгә шылтыратам:

– Фән, теге концертта мине елаткан өчен хакын да түлә инде! Миңа җырның сүзләре кирәк иде!

Бөекләргә хас гадилек белән Фән әйтә:

– Хәзер, Камил абый, сүзләрен исемә төшерим дә, үзем шылтыратырмын. Ике-өч минут үтүгә мин инде аларны кәгазь битенә төшерә идем…

 

***

Язмамны тәмамлар алдыннан аның геройларын бергә җыясы иде дә, ни кызганыч, бу мөмкин эш түгел. Гадәттә, ирләр иртәрәк дөнья куя. Ничек кенә булмасын, хатыннар түземлерәк була. Аларның ялгызлыкны кичерүе дә ирләрчәрәк. Безнең мисалда исә киресе килеп чыккан. Өстәл артында 86сын узып киткән, җиңелчәрәк әйтсәк, өлкән яшьтәге ике кеше утырабыз. Тагын шунысы гаҗәп: яшьлектә без көндәшләр булып алганбыз да, бүген исә якын дуслар булып җыр сузабыз. Нишлисең, тәкъдирдә шулай язылгандыр.

Ә бу җыр безгә килешә...

Фото: Freepik.

 

 

Камил ШИҺАБЕТДИНОВ. Тәкъдирдә язылгандыр (3)
Камил ШИҺАБЕТДИНОВ. Тәкъдирдә язылгандыр (3)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас