(Дәвамы.)
Әзер машинага Нәфисәнең авылдашы-сыйныфташы, шулай ук көмеш медаль иясе, Рая да кереп кунаклый. Әмма кабул итү комиссиясендә алар керергә теләгән физматка инде медалистларның тулганлыгын әйтәләр. Ә менә яңа ачылып килә торган химия белгечлегенә урыннар бар икән әле. Шулай итеп, биш елга сузылган химия фәненең серләрен өйрәнү. Уңышлы тәмамлагач, СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Химия институтында эш башлый. Сирәк очрый торган хәл: Нәфисәнең хезмәт юлы да 30 елдан соң шунда ук тәмамлана. Мондый тотрыклылык аның кебек акыллы, зирәк, коллегаларына кирәк кешеләрдә генә очрый ул. Гомумән, Нәфисә белән бәйле барлык эшләр уң була торды: эшләгән коллективында да, гаилә тормышыбызда да.
Нәфисәнең хезмәт кенәгәсендәге бик күп мактаулы язулар, кәгазьләр, бүләкләү турындагы фәрманнар һәм, ниһаять, “Хезмәт ветераны” медале дә аны тулысы белән ачып бетерми әле. Нәфисә гаилә тоткасы булды. Гаилә тоткасы икән, иң башлап, ашау-эчүдән еракка китә алмыйсың. Түткәсеннән (ягъни иң өлкән апасыннан) өйрәнеп калган тутырган тавыклар, итле-бәрәңгеле бәлешләр, нечкә итеп кискән токмачлар, чөгендерле катыклар һәрчак безнең кунак өстәлендә булды. Татарның классик чәкчәген без икәүләп әнкәйләрдән өйрәнеп калган ысуллар белән эшли идек. Безнең өйдән кунак өзелмәде. Эштә бездән көләләр иде: янәсе, сезнең берәр төн кешесез йоклаганыгыз бармы? Нәфисә кемгәдер кырын караган булса, сукмакларны үлән баскан булыр иде. Ул гынамы, ике яктан да туганнарның балалары шәһәргә күчкәндә бездә канат ныгыттылар. Нәфисә кайберләрен шәһәрчә киендереп тә чыгарып җибәрә иде әле.
Билгесе буенча укчы булган, шуңа да тормышта эз калдырырга тырышудан бераз эгоистрак, арт ягы каешланганчы фәндә, иҗатта чокынып утырган мине – ирен озату да, каршы алу да, аның киңәшчесе дә, гаилә табибы булу да Нәфисә өстенә төште... Иң мөһиме, нинди авырлыклар килсә дә, аларны сынмыйча-сыгылмыйча, бәргәләнмичә, салкын акыл белән кабул итеп, бу бәладән котылу юлларын үзенә генә хас бөеклек белән таба һәм кичерә белде. Менә язмыш кемне миңа насыйп иткән!
Шулай килеп чыкты, 2020 елның августында без аның белән, гадәттә булмаганча, өстәл янында сөйләшеп утырдык. 56 ел бергә уздырган гаилә тормышыбызны күздән кичердек. Мин, фәлән җиргә дә бара алмадык, бу эшне-тегесен эшли алмадык, дип тезәм. Ә Нәфисә, аңа хас булганча, җайлап кына минем ризасызлыкларны ризалык ягына бора торды: “Камил, күп җирләрдә булдык. Безнең авылдашлар-яшьтәшләр арасында кайберәүләр Уфадан ары да китә алмаганнардыр. – Шуннан сорады: – Хәтереңдәме туй сәяхәтебез?”
Ничек хәтердә булмасын? Мине ВЛКСМның Үзәк комитеты Румыниягә командировкага җибәрде (ул чакта комсомолның өлкә комитетында эшли идем). Хрущев җепшеклеге килгәч, “СССР яшьләрен анда туристик төркемнәр оештырып җибәреп буламы?” дигән сорауга җавап алып кайтырга тиеш булдым һәм Башкортстаннан җыелган, Нәфисә дә катнашкан төркемнең җитәкчесе булып бардым. Теге вакытта ЗАГСта Нәфисәнең үз фамилиясендә каласы килгән иде. Мин, әлбәттә, риза булдым Һәм беренче каршылык чит илгә беренче барганда ук килеп чыкты: икебез ике фамилиядә булгач, кертмиләр генә бит икебезне бер бүлмәгә. Менә сиңа туй сәяхәте! Группадашлар бергәләп шаһитлык күрсәткәч кенә күнделәр тегеләр.
Шул еллардан соң, Германиядә яшәүче якын дусларыбыз Франчишек һәм Барбаралар чакыруы буенча, ярты Аурупаны йөреп чыктык, Париж, Амстердам-Брюссельләрне айкадык, Рейн елгасының югары агымыннан түбәнгә кадәр төштек. Алар белән бергәләшеп тә, үзебез генә дә Төркиягә, Израильгә ничәшәр мәртәбәләр бардык... Элеккеге СССРда йөрүләрне әйткән дә юк инде. Гомумән, Нәфисә үзенең бу дөньядан ризалыгын әйтеп кала алды.
Үкенечләр исә үҗәтләнеп, ялгыз калгач, үземә ябышты. Ник назны аз күрсәттем? Мин сабыйларча уйлаганмын, имеш, чын картлык әле бик еракта. Ул килеп җиткәч, җитәкләшеп тә йөрербез, култыклап та алырмын. Ә картлык дигәне мәкерле рәвештә көтмәгән яктан юлыбызга аркылы сикереп төште. Шушы аркылы төшү бәласен бераз гына шомарту максатыннан, Нәфисәнең алтмыш яшьлек юбилеенда сөйләгән сүзләремне исемә төшерим әле: “Юбилей ул – ташкындай шаулап аккан гомерне бер мизгелгә генә туктатып алу ысулы. Димәк, каерылып артка бер карап алу форсаты да бирелә. Ә каерылып карасаң, исең-акылың китәрлек. Гомер узып китеп бара лабаса. Бер кемгә дә сер түгел, гомер иткәндә күпме сүзләр әйтәсең. Бер-береңдә күпме җитешсезлекләр табасың. Аңлашыла ки, һәр кешедә без үзебезне күрәсебез килә. Әмма бу мөмкин булмаган эш. Шуңа да ерак җирләргә киткән чакларда, ягъни азга гына аерылып торган чакларда каерылып караулар күп була. Аның йомгагы бер: якын кешемә җитәрлек хөрмәт күрсәтә алмыйм икән. Шуның аркасында күңел яхшы якка сугарыла. Бүген Нәфисәнең юбилей көнендә мин артка каерылып карап, вак-төяген, көрпә-кибәген исәпкә алмыйча, зурдан торып, безнең үткән юлыбызга баһа бирергә тиешмен. Безгә җиңел булмады. Әткәйләр сугышта үлгән. Икебез дә төпчекләр. Әнкәйләр инде олы яшьтә. Үзебез шәһәрдәге тормышны кирпеч сатып алудан башладык. Авыр сынаулар да төште безнең башка. Вакланмыйча, артка таба күз ташласаң, үкенечле түгеллеге шатландыра. Моңа Нәфисәдәге бик күп күркәм сыйфатлар хәлиткеч йогынты ясагандыр. Нәфисә – акыллы, сабыр, миһербанлы, йомшак холыклы кеше. Тирә-юньдә аны бөтенесе дә ярата, хәтта җәнлекләр дә. Безнең өйдә Солтан кушаматлы песи яшәде. Шул песи дә Нәфисәнең ягымлылыгыннан файдаланып, аны үзенеке генә ясарга тырышты. Улыбыз Илсур белән Нәфисәнең дуслыклары бер үлчәмгә дә сыярлык түгел. Хәзер Нәфисәне оныгы Айнур “басып алды”. Нәфисә күп еллар инде “Акбикә” исемен йөртә. Әйтергә кирәк, бу – дәрәҗәле исем. Һәркемгә ул исем эләкми. Шәхсән мин үзем хәзер “Акбабай” булып барам. Нәфисә дә “Акәби”гә әйләнсен иде, дип телим мин! Бәйрәм белән!”
Инде Нәфисәнең исән чагындагы зур түземлелеге үткәндә калды. Бүген килеп, “Мине нәрсә көтә?” дигән уйларымнан зиһенем чуалса, мин аның рухына таяна башладым. Рух үземә-үзем йомылмаска-бикләнмәскә куша. Язмамның башында әйтелгән сөйләшүләр кирәк. Тик аларның якын кешемә тиң затлар белән барырга тиеш икәнлеген тоям. Шуңа да җаным, гаҗизләнеп, ялгызлыктан юатырлык иптәш эзли. Шундыйларның берсе булып Ансар хәтердә калган. Аны табып сөйләшсәм, күңелгә бәлзәм булыр иде кебек! Әмма ничек табасың аны? Таптың да ди. Ә синең өчен табыш булган Ансар үзе ничек кабул итәр моны?
Мең төрле сораулар һәм җавапсыз җаваплар... Шулай да, озак башны вата торгач, үземнең бер гайрәтле укучым искә төште: Рөстәм, депутат, үзем аны фән докторы дәрәҗәсенә кадәр җиткердем. Ул бераз вакыттан миңа ике адрес китереп бирде: берсе – Туймазыдан, урам исеме һәм фатир саны белән. Фамилиясе туры килсә дә, исеме Ансар түгел – Ансаф диелгән. Икенчесе исә – Салават шәһәреннән. Фамилиясе, исеме туры килә, әтисенең исеме дә, урамы-фатиры да бар. Җитмәсә әле, туган елы да мин көткәнчә, “1939 елгы” дип куелган.
Үземчә анализлаганнан соң Салават варианты өстенлек алды. Шулай да ике адреска да хат язып җибәрдем. Телефонымны яздым. Мин эзләгән Ансар булу-булмаулары турында ничек тә хәбәр бирүләрен үтендем. Хатларны җибәргәннән соң өч-дүрт көн көттем дә Рөстәм белән Салаватка бару турында белешеп куйдым. Ул дүртенче августта, ягъни иртәгә иртән сәгать тугызда, мине алырга киләчәген әйтте. Һәм... Нәкъ өче көнне, кичкәрәк Туймазыдан телефон шылтырады. Шылтыратучысы да мин эзләгән Ансар булып чыкты. (Полициядә дә “Ансар-Ансаф” сыман ялгышлар булуына хәйран калдым.) Ансарны 1939 елгы итеп эзләвем дә хата икән – ул 1936 нчы елгы булып, миннән тик 8 айга гына кечерәк. Сөйләшү башында аның кем булуым турында соравына әйтә алган җавабым да сәеррәк булды:
– Ансар, син мине орышма инде! Без яшьлектә икебез бер кызны яратканбыз. Димәк, безнең холкыбызда байтак охшашлыклар бардыр, дип уйлыйм...
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.