Җәмәгатем Нәфисә вафатыннан соң кичергән һәм кичерә килгән халәт миндә генәдер, диюдән ерак торам. Андый җәзаны якын кешесен югалтуга дучар булган һәр кеше үзенә генә хас булганча кичерәдер. Мөселман кануннары буенча таләп ителгән барлык чараларны үткәрдек һәм үткәрә киләбез, Аллаһка шөкер. Шуларга җавап рәвешендә микән, бер Ходай Тәгалә белә, Нәфисә, сирәк кенә булса да, төшкә дә керә. Хәерләр бирәм. Әмма күнел һаман тынычлана алмый. Талантлы рәссам Вәкил Шәйхетдиновтан хатынымның портретын да эшләтеп алдым. Үземнең портретны Вәкил күргәзмәләрендә йөртү шарты белән берничә ел элек эшләгән иде. Хәзер без кабинетым ишегенең ике ягында. Теләсәң, Сак белән Сок, телисең икән, парлашып утырабыз, дисәң дә була. Китсәм-кайтсам, хәбәрләрне аңа сөйлим. Кичтән “тыныч йокы”, иртән “хәерле көн” телим. Һич кенә дә хыялыйлыктан түгел. Шундый уй-фикерләр ишеткәнем-укыганым булды: имеш, бакый дөньядагылар белән аралашсаң, рухлары һәрчак синең белән була икән...
Тик санап үтелгәннәр генә мине канәгатьләндерми. Миңа Нәфисәне якыннан белгәннәр белән аның турында озаклап-озаклап, өзлексез сөйләшәсем килә. Бу миндә хәзер тыеп була алмаслык халәткә әйләнде. Кардәш-туганнар белән инде күп мәртәбәләр утырдык. Монысы да миңа җитми калды. Шулчак узган гасырның 60нчы елларының башы – университетны тәмамлаган еллар – искә төшә башлады. Мин өлкәнрәк курсларда укыганда Тукай урамындагы ике катлы агач тулай торакның икенче катында Нәфисә белән күрше бүлмәләрдә диярлек яшәдек. Ара-тирә сөйләшә дә идек, бергәләп Бүздәк аша каникулларга да кайткаладык. Бер сүз белән әйткәндә, мин аны башкалардан аерырлык дәрәҗәдә якын күрә идем. Әмма ул чакта мөнәсәбәтләр аңлашып-сөйләшүләргә кадәр барып җитмәде.
Университетны тәмамлагач, туган районыбызга эшкә киттем. Гәрчә, белгечлегем буенча курста бердәнбер кызыл дипломлы кеше буларак, Фәннәр академиясе филиалына эшкә чакырулы булсам да. Соңыннан үкенергә дә туры килде-килүен. Эш шунда ки, мин Базыбаш унбер еллык мәктәбендә завуч булып эшлим. Яратып эшлим. Тик мине тиз арада комсомолның райкомына секретарьлыкка кыстый башладылар. Мин карышам, чөнки бүген барсам, иртәгә анда нәрсә эшләвем күз алдына да килми. Бераздан каршы якның түземе бетте. Ул вакытка мин КПСС әгъзалыгына кандидат булган идем инде. КПСС райкомының бюросына куйдылар да, районның патриоты түгел дип, битәрли-битәрли кандидатлыктан чыгарып ыргыттылар. Мин дә бирешмим, янәсе. Патриот булмасам, мин туган районыма кайтыр идеммени, дип бәхәсләшәм. Кая инде кеше тавышын ишетү! Нинди кәеф белән район үзәгеннән утыз чакрымдагы мәктәбемә кайтып кергәнем аңлашыладыр, шәт. Мәктәп директорым, атаклы педагог Һадый абый ярдәмгә килде: “Камил, синең дә язмышың минекен кабатлавын теләмәс идем”...
Һадый абый Ватан сугышының беренче көнендә, нәкъ 22 июньдә, Финляндия территориясендә урнашкан безнең хәрби базада беренче сугышта яраланган һәм бер аягын бот төбенә кадәр кискәч, көч-хәл белән Ленинградка озатылып исән калган. Туган якка кайткач, култык таякларындагы егерме ике яшьлек егетне, яралары бераз төзәлү белән, райкомның пропаганда һәм агитация бүлегенә мөдир итеп, аннан район гәзитенең мөхәррире вазифасына, ягъни һәрчак аяк-өсте, хәрәкәт таләп иткән эшләргә чакыра башлаганнар. Риза булмагач, мәктәп балаларын тәрбияләүдәге игелекле бик күп эшләрен күрмәс булганнар...
Мине дә сындырдылар, димәк. Һадый абыйның киңәшен тотып, биш ел хезмәтемне комсомолга куйдым. Анда да эшкә чумып була икән. Ныклы ышаныч белән әйтәм: тормыш мәктәбен уздым.
Ярый, сөйлисе сүземә якынрак килим. Авылга эшкә кайтканда ук күңелемә салып куелган иде: киләчәктә гомерлеккә, чиләгенә күрә капкачы, булырлык кешем – Нәфисә ул, Ходай кушкан булса.
Мин эш күп булганга да, төпкелле авылда кая барырга урыны булмаганга да, һәрчак мәктәптә. Математика укытучысы Җәүһәрә апа еш кына каршыма килеп утырыр иде дә: “Апаем, синең йөргән кызың бармы?” – дип сорый иде. Аның соравын мин елмаеп кына җавапсыз калдырсам да, эчтән үземә-үзем, инем кызым бар, ул – Нәфисә, дип уйлап куяр идем. Әмма уйлавын шулай уйлаганмындыр да бит, бу хакта Нәфисә белән ник бер сүз булсын!
Без хәтта хат та алышмадык бит. Бу минем зур хатам булган.
Язмыш мине ике елдан соң яңадан Уфага кайтарды. Беркөнне уйламаган җирдән Нәфисә белән урамда очраштык. Ул инде бишенче курста. Искиткеч үзгәргән: чибәрләрнең-чибәре, тыйнакларның-тыйнагы. Мин ул көнне үзебезнең киләчәгебез турында, кинаяләп кенә булса да, сүз дә башладым. Нәфисә бер сүз дә дәшмичә, елмаеп кына басып торды. Соңрак аңлавымча, дәшмәүнең сере шунда булган икән – ике ел буена ерак авылда хыялдымда гына үземнеке ясаган чибәргә гашыйк та булганнар, гашыйк та иткәннәр. Ул егетне мин кара-каршы үтеп барышлый бер мизгелгә генә күрдем: Йосыф-Зөләйха кыйссасындагы Йосыфка тиң матурлык! Авыл хуҗалыгы институтының мехфагын былтыр гына тәмамлаган. Кандракүл авылы егете дигәннәр иде Ансарны. ..(Быел килеп, якыннан аралаша башлагач, аның Кандракүлдән түгел, ә шул күл ягындагы бер авылдан икәнлеге ачыкланды.) Мин төс-кыяфәтем белән андыйларга тиң кеше түгел. Әгәр Ансар мәсьәләне кискенрәк һәм оператив рәвештә куйган булса, мин Нәфисәдән колак каккан буласы идем. Әмма үземдәге үҗәтлек тә – көчле фактор ул...
Бәләбәй якларына юллама белән киткән егетне муены-башына кадәр эшкә чумдырганнар, белгечлеге буенча да, җәмәгатьчелек эшләренә дә. Уфа да якын түгел... Берничә елдан Ансар Нәфисәне эзләп, аның эшләгән урынына (мин дә шушы ук бинада аспирантурада укыйм) ихлас ниятләр белән килгәндә, без инде гаилә корган пар булып чыктык. Нәфисә шул ук кичне, эштән кайткач Ансарның үзен чакырып чыгаруы турында ачыктан-ачык миңа сөйләде. Димәк, бу – язмыш. Бу хәлдә бер кеше дә гаепле түгел. Шуннан соң дистә еллар безнең Ансар белән юлларыбыз кисешмәде.
Бәләбәйдә юллама вакытын үтәгәч, 1965 елдан ул Туймазыга кайтып яши һәм эшли. Танышлар аша аз гына аның турында хәбәрдарлык дәвам итте. Ансар 1965-2003 елларда авыл хуҗалыгы белән бәйле оешмаларда югары квалификацияле белгеч дәрәҗәсендә хезмәт куйган. Яшьлек елларында комсомол өлкә комитетының Почет грамотасы белән бүләкләнгән, РСФСР авыл хуҗалыгы министрлыгының “Социалистик ярыш отличнигы” билгесенә, ә инде 1996 елда “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган...
Нәфисә турында бераз сүз. Ул үзебезнең районның Чаукалык авылы кызы. Илгә танылган ике укытучыны (СССРның мәгариф отличникларын), хәрби полковникны үстергән гаиләдән. Шул ук вакытта әтиләре Тимершәех (минем бабай, димәк) сугышта әсирлеккә төшеп, концлагерьда авырган килеш ач үлемгә дучар булган. Бу хакта күрше авылдан ерак бер туганнары кайтып сөйләгән.
Нәфисә башта туган авылында җидееллык мәктәпне, ә аннан соң район урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлаган. Һәм медален шүрлек башына куеп, икенче көнне “Байрак” колхозында эшли башлаган. Июль азакларындарак Чаукалыкка Яңавылдан бертуган апасы Рәфәга һәм җизнәсе Рәфәвил кайтып төшәләр.
– Син, Нәфисә, документларыңны кайсы факультетка тапшырдың?
– Тапшырмадым...
– Әйдә, утыр машинага!
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.