Мин чираттагы ялымда авылга кайттым. Район үзәгенә барып, базарга кагылып, кирәк-яраклар алмакчы булдым. Автобус тукталышында сыйныфташым Гашияне очраттым. Бик җылы итеп күрештек. Шактый озак көтсәк тә, автобус килмәде. Гашия белән, инде бармаска уйлап, ул-бу сүзләр алышып, авыл ягына атладык.
— Ничек яшисез? Тормышларыгыз барамы? — дип сорауга, Гашия:
— Минем тормыш гел көрәштән торды сиксәненче елларда. Менә сиңа бер өзек. Вакытың булса, тыңла.
Мин ул өзекне тыңладым. Исем дә куйдым. Хикәя рәвешенә китердем. Башкаларга да искәртәсем килде: бәхет көрәшеп кенә табыла.
Гашия бүген үзен бик бәхетле сизә иде. Мин тын да алмый аны тыңладым.
— Район үзәгенә йөрүче автобус күрше авыллардан тулып килде. Ул тукталышка җитәрәк тизлеген акрынайткандай итте. Ләкин туктамады. Юл тузанын, ачы төтенен калдырып үтте дә китте. Автобус көтүчеләр аңа таба омтылды. Ризасызлык авазларын мотор тавышы йотты.
Байтак күтәрелергә өлгергән август кояшының нурлары елагына тыгылган Гашиянең керфек очларына эленгән, менә-менә төшәм дип торган торган яшь тамчыларын назлап кына сөртте. Гашия аптырашта. Автобус аның күпме корган ниятләрен пыран-заран китерде.
Галигә автобус бар ни, юк ни! Күзләрен Гашия сумкасындагы кәгазь бөкеле шешәгә төбәгән. Бу минутта аның бәхете, ләззәте — шул шешәдә. Автобус тукталышына барырга ризалык өчен Гашия аңа кечкенә тустаганга чәнти бармак калынлыгында салып биргән иде инде. Аның тәэсире сүрелде шул. Өстәргә кирәк. Болай да Гашия башланган шешәне күршедән алып чыккан иде. Өйдә, җиде йозак астына җыеп та, шешәле нәрсәләрне тотып булмый. Гали бик тиз таба, юк итә. Бөтенләй эздән чыкты бит Гали. Аракысыз тора алмый башлады бугай.
Бүген аны күрше авылдагы хастаханәгә алып бару иде исәбе Гашиянең. Өзгәләнеп, бәргәләнеп торган чакта басудан силос ташучы үзбушаткыч машина килеп туктады. Шофёр Раян, кабина ишеген ачып: "Кая юл тотасыз?" — дип сорады. Аларның җавабын тыңлап та тормастан: "Әйдәгез! Бераз вакытым бар. Илтеп куям," — диде. Гашия кабинага башта Галине үткәрмәкче булды. Гали карышып маташты. Раянның коры гына: "Тиз булыгыз!" — диюе аның кирелеген сүндерде. Галидән соң кабинага менеп утыргач, Гашия ишекне япты. Машина кузгалып китте.
Күпмедер баргач, Галинең: "Салып бир инде. Әз генә," — дигән ялварулы сүзләре Гашиянең бәгыренә кадалды. Гашия ишетмәмешкә салышты. "Я инде, бир инде," — дигән сүзләргә Раян да игътибар итте. Кат-кат борылып карады. Гашия сумкасыннан шешәне чыгарыр-чыгармас кына кәгазьне бөтерә-бөтерә ясалган бөкесен тартып чыгарды. Аракыны ярты сантиметр биеклектә генә тустаганга салды. Галинең: "Өстә инде," — диюеннән соң тагын бераз тамызды. Гали комсызланып тустаганны алды. Тартып алмасыннар дигәндәй утлы суны тиз генә авызына бушатты. "Раянга да сал!" — диде ул, тустаганны Гашия алдына ташлап.
Боларның бөтенесен күзәтеп, шаклар каткан Раян: "Мин рульдә! Гали, син алма булса да кап. Теге тартмада алма бар," — дип, Гашиягә күз ташлады.
— Мин эчкә үк кереп тора алмыйм. Сезне монда төшерәм. Хастаханә ерак түгел. Әнә генә, — дип машинасын туктатты.
Гашия белән Гали, ераклаша барган машина артыннан бераз карап торгач, хастаханәнең биек агачларына төбәп атладылар. Берсе берни эндәшмәде. Артка карый-карый күпмедер теркелдәгәч, Гали янә: "Саубуллашу хөрмәтенә сал инде. Салып бетер!" — дия-дия, Гашиягә якынлашты. Тик Гашия адымнарын кызулатты. Шешә бушаганчы хастаханәгә барып җитү иде аның исәбе. Әйләнеп бакса, Гали туктаган һәм бөтенләй кире якка карап тора.
— Кил инде, әйдә, мә, салам! — диде Гашия, сумка авызын ачып.
Галигә канат куйдылар мени? Гашиянең салып бирүдән башка чарасы калмады. Галинең кәефе күтәрелеп китте. Алар янәшә атладылар. Хастаханәгә барып җитәргә илле метрлап калгач, Гали тагын нәфесен мырлата башлады. Гашия икеләнергә урын калдырмастай итеп:
— Барып җиткәч! — диде.
Шул сүздән соң Галине алыштырдылармыни! Хастаханә коймасының күләгәле өлешенә барып та сөялде. Дүрт күз белән Гашияне көтеп басып торды. Бу юлы инде Гашия адымнарын акрынайтты. Табибнең кабул итү сәгатенә шактый вакыт бар иде шул әле. Гашия килеп җитүгә Гали аңа терәлеп үк басты. Ярымпышылдап: "Я!" — диде. Гашия тавыш-тынсыз гына, шешәне сумкадан чыгарып бетермичә генә бөкесен алды һәм тустаганга берилле чамасы аракы агызды. "Бетер, бетер!" — дип пышылдады Гали. Гашия шешәне чыгарып күрсәтте. Анда тамчы да аракы калмаган иде. Гали булганын тиз генә йотып җибәрде. Гашия куркуга калды. Хәзер нәрсә белән хәйләләр соң инде ул Галине? Табиб янына кермәсә?
Кыюланып киткән Гали хастаханә ишегалдына үтте. Койма читенә тезелешеп чүгәләгән ирләргә сәлам бирде. Арадан берсе авылдаш булып чыкты. Сүз алышып киттеләр. Галинең нишләп йөрүен сораштырды. Белгәч:
— Исәр булма! Нәрсә син?! Бар, хәзер үк кайтып кит! — дип, кайнар киңәшләрен яудырды.
Гали читтәрәк басып торган Гашия янына килде:
— Ишеттеңме син Нәфи абый сүзләрен? — дип, Гашиянең куркынган, дымланган күзләренә бер мәл карап торды.
Бар көчен җыеп, Гашия телгә килде:
— Син аны тыңлама. Ул синең тәмам юкка чыгуыңны тели. Беркемгә дә ал бирмичә, җир җимертеп эшли торган кеше бит син. Балаларың әти дип өзелеп торалар. Минем хәлгә дә кер инде әзрәк. Эчүдән туктый алсаң, матур итеп яшәп булыр иде тагын... — дип, елагына тыгылды. Читкә карады.
— Яра, яра! Табибка керәм. Монда калам. Барысы да әйбәт булыр! — дип, тамагын кыргалап алды Гали.
Ниһаять, табиб бүлмәсе.
— Ремонт бара. Урын юк. Башка чакта килерсез, — диде табиб кырыс кына.
Табибның бу сүзләреннән соң Гали ишеккә омтылды. Гашия аның юлына аркылы төшеп өлгерде һәм табиб ягына борылып:
— Без сезгә зур өметләр баглап килгән идек. Зинһар өчен, кире бормагыз! Галине сезнең янга килергә, бу бүлмәгә керергә ризалатуның нәрсә икәнен үзем генә беләм!
Гашиянең иреннәре дерелдәде. Тавышы калтырады. Күзләре яшь белән тулды.
Шул вакыт табиб Гашияне кычкырып әрли башлады:
— Нигә иреңне бу көнгә төшердең?...
Бу әрнеткеч сораудан соң, Гашия аны аңламас булды. Колаклары томаланды. Табибның ачулануы бүген бетмәс тоелды...
Туктап, бераз тын торгач, табиб Галигә карап:
— Кил монда! Язылганнарны укып чык та кул куй.
Гали кәгазьне алды, тик укый алмады. Куллары бик нык калтыраудан хәрефләр сикереште.
Гашия ишек төбеннән Гали янына узды. Табибка карап алгач, кычкырып укый башлады. Хастаханәдәге тәртип, аны бозган очракта нинди чаралар күрелергә мөмкин икәнлеге язылган иде. Бу кәгазьгә имзаны барыбер Галигә куярга туры килде.
Гашия, табиб күрсәтмәсе белән Галине палатага урнаштырып, кайтыр юлга чыкты.
Икенче көнне Гашия, аны-моны әзерләп, Гали янына барырга булды. Сумкасына барын җайлап, түгелмәслек итеп урнаштыргач, юлга кузгалды.
Бераз баргач, алга томырылып карады.
Олы юлдан Гали төшеп килә иде...
Фото: Freepik.