Зиләнең зәп-зәңгәр күзле игезәк оныклары туды. Улы Илгизәрнең шатлыгы эченә сыймый, очып кына йөри, гүя, иңнәренә канат куйганнар! Ходай биргән шушы олы бүләккә Зилә үзе дә сөенеп бетә алмый. Сабыйлар әтиле-әниле – алтын канатлы булсын, сугыш һәм ачлык-ялангачлык дигән афәтне күрмәсен, дип тели ул.
Зилә үзе сугыш чоры баласы булмаса да, аның гарасаты тормышына шактый гына авырлыклар салды. Сугыш калдырган җимерекләрне тергезү, фашизм салган ертыкларны ямап яшәү аларның ятим гаиләсенең иңнәренә дә кагылмый калмады.
Зиләнең әнисе Сәйдә исемле. Аның тәүге ире, ягъни Зиләнең бертуган абыйсының әтисе, сугыш яланында ятып калгач, Сәйдә апа егерме ике генә яшьтә кечкенә улы белән тол калган. Яралы йөрәгенә яра өстенә яра өстәп, фронттагы әтисеннән дә “кара кәгазь” килә. Сәйдә чыдамый, әнисенә нәни улын калдыра да үзе дә сугышка китә. Зиләнең туу тарихы да әнисенең фронтта башланган дуслыгына бәйле...
Ул еллар күптән артта калды инде. Бүген менә Зиләнең үзенең ике игезәк оныгы бар. Бу оныклар бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган, алай гына түгел, тагын ике кешегә охшаганнар әле. Берсе үзләренең зурнәләре Зиләгә булса, икенчес дәү әнисе белән утлы сугыш юлларын бергә кичкән теге зәңгәр күзле язучы абыйга охшаган, диләр...
Зилә үзе сугыш бетеп, нәкъ җиде ел үткәч дөньяга килгән. Аның туу турында таныклыгына “әтисе” дигән урынга сызык кына куелган. Ә язучы әтисе аның кайдадыр никахсыз кызы барлыгын белмәгән дә. Белсә, баласының бу документында “әтисе” дигән графаны буш калдырыр идемени? Исемен дә, фамилиясен дә кызганмас иде. Тик әнисе үзе бит, әнә, аны эзләмәгән дә, балаң туды, дип хәбәр дә бирмәгән. Хәер, ул елларда Зилә кебек никахсыз туган балалар аз идемени? Бер уйласаң, сугыш күпме булачак кәләшләрне сөйгән ярларыннан яздырган, күпме хатыннарны ирсез, күпме балаларны әтисез калдырган? Санап бетерерлек түгел. Ил белән килгәнне иңең белән күтәрәсең икән ул. Аптырыйсы түгел, ярты ил баласы әтисез үсте бит ул елларда...
Ә Зиләнең әтиле булу-булмавы аның әнисеннән генә торган.
...Зиләнең әнисе Сәйдә апа гомерен халыкның сәламәтлеген саклауга багышлаган хөрмәтле хатын-кызларның берсе. Алай гына да түгел, фронтовичка! Ике ел сугыш утында кайнап, орден-медальләрен чыңлатып кайткан ул! Язучы егет белән танышып-яратышып китүе дә шул фронтта башланган...
Әмма ике яшь йөрәкне кавыштырмас өчен рәхимсез язмыш үзенең киртәләрен корган. Сугыш бетәр алдыннан егет, каты яраланып, ерак тылга, госпитальгә озатыла. Ә кыз исә, сугышны үзенең хезмәт иткән составы белән бергә тәмамлап, туган илебезгә кайта һәм шул кайтуыннан хезмәттәшләреннән аерылмый. Украинаның бер шәһәренең хастаханәсендә эшләп кала. Менә шулай ике яшь йөрәкнең аралары өзелә.
Ә язучы егет савыгып аякка баскач, дүрт ел буе төрле юллар аша Сәйдәсен эзләтә, тик таба алмый. Аннары инде өмете өзелгәч, Сәйдәсе сугышта һәлак булгандыр, дип, башка берәүгә өйләнә, улы туа.
Әмма язмышлары, алар белән качышлы уйнаган кебек, усал итеп шаяртуын дәвам итә. Берчак җәйнең чәчәккә төренгән мизгелендә Сәйдә дә туган ягына кайтып төшә. Тыелган җимеш татлы була, дигәндәй, бер-берсен яраткан бу ике йөрәккә бер тапкыр гына “урлашып” очрашу насыйп була. Әмма фронтта кабынган мәхәббәт мәңгелектер инде ул, аларны гаеп итәргә ашыкмыйк. Аларның бу очрашуы үзенең җимешен бирми калмый, тик бу җимешен Сәйдә язучы егеткә хәбәр итми, егетнең гаиләсен җимерәсе килми. Менә шулай итеп, Зиләгә әтисез үсәргә туры килә.
Еллар үтә. Сәйдә, Зиләсе тугач, туган якларына кайтып яши башлый. Өлкән улы инде күптән балигъ булган, кече кызы да үсеп килә. Кызның нәсел тамырларының бер ягы шул язучы абыйга барып тоташканга микән, кыз әдәбиятны үз итә. Мәктәпне гел “бишле” билгеләренә генә тәмамласа да, башка сабакташлары белән шул ук елда югары уку йортына укырга керә алмый, чөнки матди якны бераз ныгытып, укырга акча тупларга кирәк була. Унынчыны бетергәч, берничә ел укытучы булып эшләп ала, чөнки ул сугышта сәламәтлеген югалткан ялгыз әнисеннән ярдәм көтеп булмаганын, киресенчә, аның үзенә ярдәм итәргә кирәклеген аңлый. Аннары инде кыз, бераз тернәкләнгәч, укуына акча туплагач, югары уку йортына укырга керә.
Абыйсының әтисе сугышта үлгәнлеген, ә үзенең әтисе башка кеше икәнен белә кыз. Тик үзенең әтисе кем булганын, никтер, әнисе бүгенгә кадәр әйтмәде, сер итеп саклады. Менә хәзер кызы үсеп, сер тотарлык булып җитешкәч, әнисе аңа яшерен серен чиште: “Кызым, синең әтиең – минем кебек үк фронтовик яугир, ә бүге инде ул халык арасында танылу алган зур язучы. Әмма бу серне ачсам да, әтиеңнең исемен әлегә әйтми торам, бу синең өчен сер булсын. Еллар дәвамында син бу сер йомгагын үзең дә чишәрсең әле. Шуны гына әйтә: алам, төс-кыяфәтең белән син миңа түгел, әтиеңә охшагансың”, – дип, кызның күңел учагына очкын да өстәп куя.
Әнисенең авызыннан шушы сүз чыкканнан башлап кызның тынычлыгы тәмам югала, әнисеннән ишеткән яңалык аның күңеленә тынгылык бирми. Әтисен табу теләге белән яна ул. Алай гына да түгел, кыз фәкать әтисен очрату теләге белән тел һәм әдәбият бүлегенә укырга керә! Кем белә, бәлки, шушы юнәлештә укысам, әтиемне табу җиңелрәк булыр, дип фаразлый ул. Ә инде укуга килгәндә, кызга белем эстәү җиңел бирелә. Артык көч түкмичә, үз агышын тапкан елга кебек, җиңел генә укып йөри. Белем алганда әллә күпме студентлар арасыннан фәкать аны комсорг итеп сайлыйлар. Димәк, кызда оештыру сәләте бар, аңа ышанып була, дигән сүз. Укытучыларның һәм иптәшләренең аңа булган ышанычы кызның күңелен тагын да күтәреп җибәрә. Студент кызның эчендә нинди утлар көйрәгәнен беркем дә белми. Хәер, пар канатлы үскән балалар сыңар канат белән талпынганнарның хәлен каян аңласын инде.
Кыз язучылар белән очрашу кичәләренең берсен дә калдырмый. Һәрчак вакыт табып, очрашуларның уртасында кайный. Бик күп язучылар белән очрашу кичәләрендә булса да, әлегә үзенә “охшаган” язучыны тапмый ул. Юк белән мавыгып йөрим, ахры, дип, күңеле дә сүрелә башлый. Авылга кайткан саен күпме үтенеп сораса да, әнисе авызыннан әтисе турында бер кәлимә дә сүз ала алмый. “Тормыш булгач, югалтулары да, табышлары да була инде ул, кызым, кеше энә түгел,чынлап эзләсәң, табарсың”, – дию белән чикләнә.
Язмышлардан узмышлар юк, очрашулар насыйп булса – очрашасың, юк икән – димәк, юк. Әмма әнисе әйткән дөрес булып чыга, эзләгәннәр таба икән ул. Укуының бишенче курсында гына кызга язучы әтисе белән очрашу насыйп була...
Зилә бу очрашуга зур әзерлек белән бара, тик әлеге кыюсызлыгы аркасында күзгә ташланырга кыенсына. Язучы янында бик бөтерелми. Чөнки читләр шушы язучы абый белән аның охшашлыгын күреп калыр да, ничә еллар көтеп алган матур очрашуның төсе китәр, дип курка. Әмма йөрәк ялгышмый, язучы абыйның йөзенә караганда, бу абый аның әтисе булырга тиеш кебек. Ничек сүз башларга да белми кыз, әмма күмәкләшеп фотога төшкәндә иң беренче йөгереп барып, әтисе янәшәсенә басарга өлгерә!
Аннары шушы фотосурәтне кулына ничек эләктерергә белми озак йөри кыз. Соңрак кына фотокорреспондентның республикабызның бер билгеле гәзитеннән килгәнен белеп алгач, шул редакциягә барып, “Мин шушы язучының фанаты” дип ышандырып кулына бу истәлекле фоторәсемне эләктерүгә ирешә!
Фоторәсемне кулына алу белән кыз авылга, әнисенә күрсәтергә ашыга. Әнисе: “И кызым, сиңа укытучыга түгел, юридик факультетка керергә кирәк булган, синнән әйбәт тикшерүче чыгар иде”, – дип шаярта.
Кыз яңа очрашулар көтеп йөрсә дә, аңа кабаттан әтисе белән очрашулар язмаган булып чыга. Әлеге очрашу тәүге һәм соңгысы була. Язучы әтисе кинәт кенә йөрәк чире белән бакыйлыкка күчә. Ярый ла кыз кыюланып, әтисе янында фоторәсемгә төшеп, әтисенең барлыгын тою бәхетенә ирешеп кала. Шунысы гына үкенечле: кыз әтисе янында басып торып та аңа дәшәргә кыймый. Әтисе белән очрашып сөйләшә дә алмаганына, кыюсызлыгына әлегә кадәр үкенә. Тик кемнәр белгән инде бу очрашуның тәүгесе һәм соңгысы буласын?
Билгеле язучыны соңгы юлга бик зур хөрмәт белән озаталар. Зилә белән әнисе дә мәрсия мәрәсименә бара.
Тере чагында сүз дәшәргә кыймаган Зилә, инде кабергә салганчы чын әтиемә бер тапкыр булса да “әти” сүзен әйтеп калыйм, дип, әтисенең баш очына килеп: “Мин дә синең бер балаң бит, әти, мин сине беркайчан да онытмам”, дип, әкрен генә пышылдап куя...
Фото: Freepik.com