Барлык яңалыклар
Дөнья бу
25 ноябрь 2025, 18:03

Фоат МУСИН. Ялгызлык газабы...

Ялгызлыкның ни икәнен ялгыз калмаганнар белми, әлбәттә. Җәйге озын көннәр, кышкы озын төннәрне берүзең үткәрү аеруча кыен була.

Фоат МУСИН. Ялгызлык газабы...
Фоат МУСИН. Ялгызлык газабы...

Тагын ялгыз калды Әхмәт. Кырык биш ел бергә яшәп, бергә балалар үстергән хатыны каты авырып бакыйлыкка күчте. Ул үлгәннән соң, Әхмәт берничә ел ялгыз яшәде. Ялгыз яшәүнең авыр икәнен аңлаган балалары әтиләренең үзенә тиң тормыш иптәше табуын теләде, әлбәттә. Күп уйлап тормыйча, Әхмәт электән таныш булган Галимәгә тәкъдим ясады. Ул да ялгызлык шулпасын күп эчкән хатын буларак, бу тәкъдимне кире какмады. Берничә ел бергә яшәделәр. Бер көнне Галимә Әхмәткә: «Мин кызым янына барып кайтам әле, кече улына балалар бакчасында урын булмаган, урнаштыргач та кайтып җитәрмен», – диде. Әхмәт каршы килмәде. Ә Галимә шул китүеннән башкача ире янына кайтмады.

Әхмәт 1930 елда гаиләдә беренче бала булып дөньяга аваз салды. Бала чагы ул болганчык елларда үскән балаларныкы кебек үтте. Өскә кияргә кием юк, ашарга да такы-токы, алабута онына азрак арыш оны кушып пешерелгән икмәк, ул да өстәлдә еш күренми. Ярый әле бакча тутырып бәрәңге үстерәләр. Анысы да ел әйләнәсенә җитми. Яз, җәй көннәрендә урманда нинди ашарга яраклы үлән бар – барысы да ашала.

Шулай акрынлап еллар үтте. Әхмәткә җиде яшьләр булганда яңа төзелгән колхоз моңарчы күрелмәгән уңыш җыеп ала. Әлбәттә, колхозчыларга да барлык төр продукциядән өлеш чыгара хуҗалык. Әй, күрсәң халыкның ничек шатланганын! «Менә, колхозлар оештырылгач, тамак та туя башлады», – дип шатланучылар күп була авылда.

Инде тормыш яхшырды дигәндә, 1939 елда – Финляндия белән сугыш, ә 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана.

Авылдан кулына корал тота алырлык барлык ирләрне фронтка озаталар. Ә олы яшьтәгеләрне хезмәт армиясенә алалар. Әхмәтнең әтисе сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Әлбәттә, укый-яза белмәгән әтисеннән бер хәбәр дә килми. Бары тик 1943 елда гына әтиләренең хәбәрсез югалуы турында язу килә. Әхмәт бу вакытта 3нче сыйныфта укырга тиеш була. Ләкин ул елда мәктәпне вакытлыча ябалар. Мәктәп бары тик 1945 елда гына эшли башлый. Ә анда эвакуация белән килгән хатын-кыз һәм сугыштан авыр яралар алып кайткан элекке укытучылар эшли.

1944 елның җәендә ни өчендер Әхмәт, авыл малайлары белән сугышып, нык итеп кыйнала. Берничә ай урында ятарга мәҗбүр була. Ярый әле картәнисе бик белемле кеше була. Оныгына төрле үлән төнәтмәләре эчереп, үлемнән алып кала. Аягына баскач, Әхмәт укуын дәвам итә һәм 1947 елда җиденче сыйныфны тәмамлап чыга. Шул елны кыш аларның өендә янгын чыга. Әнисе лампага керосин салганда ялгыш янып торган чыраны лампа авызына китерә. Керосинга ут каба, лампа шартлый һәм өйгә ут каба. Күрше бабай моны күреп, ишек, тәрәзәләрне һәм мич морҗасын томаларга куша. Шулай эшлиләр дә. Янгынга һава җитмәгәч, әлбәттә, ут сүнә. Шулай да, өйнең эченә зур гына зыян салган була ул. Бәхеткә, ялкын тышкы якка чыгып, салам түбәгә ут капмаган, өй урынына көл өеме генә калган булыр иде, югыйсә!

Әхмәт җиденчене тәмамлагач, беркая да укырга бара алмый. Чөнки кием дә, акча да кирәк, ә ялгыз бала үстергән әнисе кайдан алсын инде аларны? Җитмәсә, салымнар җилеккә үтә. Шулай итеп, Әхмәт колхозның төзүчеләр бригадасында гади эшче була.

Илленче еллар башында Әхмәтнең яшьтәшләрен армиягә алалар. Тик Әхмәтне генә алмыйлар. Сәбәбе – теге үсмер чагында кыйналып, шунда алган имгәнүләр була. Алай да күңел төшенкелегенә бирелми ул. Балта остасы шөгылен өйрәнә, кирпеч, таш салу серләренә бик тиз төшенә. Бераздан аны төзелеш бригадасы бригадиры итеп тәгаенлиләр. Илленче еллар азагында Әхмәт өйләнә. Хатыны шул ук авылдан Фәгыйлә исемле кыз була. Ул вакытта  Фәгыйлә авыл кибетендә сатучы булып эшли. Икәүләп тормыш корып дүрт балага гомер бирәләр.

Бригадир булып эшләгән чорда Әхмәт төзелеш проект- планнарын ныклап өйрәнә. Ә инде 1960 ел башында аны колхозга прораб итеп билгелиләр. Ул прораб булып эшләгән елларда колхоз бик нык алга китә. Төзелешләр дә бик күп була. Авыл клубы, автогараж, ындыр табагы, торак йортлар күп төзелә. Боларның нигезләрен, әлбәттә, Әхмәт төзи. Бары җиде сыйныф белемле бригадир бу эшләрне махсус белемле инженерлар көнләшерлек итеп башкара.

Гомер шулай үтә тора. Туксанынчы еллар башында Әхмәт лаеклы ялга чыга. Ә хатыны инде күптән хаклы ялда була. Балалары барысы да төпле белем алып үз дөньясы белән гомер итә. Оныклар сөеп кенә яшисе кала.

2000нче еллар башында Әхмәтнең хатыны каты авырудан вафат була. Ялгыз кала ул. Ә ялгызлыкның ни икәнен ялгыз калмаганнар белми, әлбәттә. Җәйге озын көннәр, кышкы озын төннәрне берүзең үткәрү аеруча кыен була. Ике ел вакыт үткәч, балалары ничек тә өйләнергә кирәген искә төшерәләр. Әхмәт озак уйлаганнан соң, электән таныш булган Галимәгә тәкъдим ясый. Галимә үзе дә ялгыз булган лыктан, берсүзсез риза була. Шулай итеп, Әхмәт яңа тормыш башлап җибәрә.

Икенче хатын берничек тә тәүгесен алмаштыра алмый инде ул. Алай да Әхмәт белән Галимә берничә ел матур гына яшиләр әле. Бердәнбер көнне Галимә иреннән кызы янына барып кайтырга рөхсәт сорый. Әхмәт каршы килми. Шул китүдән Галимә ире янына башкача кайтмый. Әхмәт тагын ялгыз кала. Бервакыт урамда аңа үзе белән бер чорда эшләгән авылдашы очрый. Ул да тәүге ярын югалтып, икенче хатынга өйләнгән. Матур гына тормыш көтәләр икән.

Шул очрашуда авылдашы Әхмәткә: «Ялгызың өеңдә каңгырып ятма, безгә килеп чык, күңел ачып, сөйләшеп утырырбыз», – ди. Ә Әхмәт: «Юк, авылдаш, бармыйм сезгә, икегезнең тормышыгыздан көнләшәм», – дип җаваплый.

Берничә ел берүзе яшәгәннән соң, кызлары аны үзләре янына алып китә. Ләкин үз өендә, үз ирке белән яшәп өйрәнгән Әхмәт аларда тора алмый, шул ук авылда өй салып, берүзе  яши башлый. Инде берничә ел шул өйдә ялгыз яшәгәч, озак та авырмыйча фани дөньяны ташлап китә Әхмәт.

Тәңребез дөньяга һәр кешене парлы булып яшәргә, балалар үстерергә дип яраткан. Ә инде шул ук вакытта, бу парларның ни өчен башта – берсен, аннары икенчесен ялгыз калдырып, арытып кына үз карамагына алырга боер ган икән?.. Ни дисәң дә – дөнья бу

 

Автор фотосы.

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас