...Шәмсинур унсигезе дә тулыр-тулмастан кияүгә чыкты. Сәбәбе дә бар иде шул. Кичә кинодан кайтканда аны авылның «күренекле» хулиганы, аракы колы Рифат тотып алды да өенә кадәр озатып куйды. Хушлашканда ул: «Шәмсинур, сиңа бер көн вакыт бирәм уйларга. Әгәр миңа кияүгә чыгарга теләмәсәң, иртәгә мин сине мәсхәрәләп, пычак белән чәнчеп үтерәчәкмен», – дип китеп барды. Шәмсинур бу сүзләрдән соң бик нык курыкты. Өйләренә ап-ак булып кайтып керде һәм әнисенә барысын да сөйләп бирде.
Әхәт – күрше авыл егете. Чибәр дә, акыллы да. Берничә тапкыр ул Шәмсинурны озатып та килде, тик кыз башбирмәс булып кыланды. Бәхеткә, икенче көнне аларга шул Әхәт килеп керде. Ул болай гына кермәгән иде. Кергәч тә озакка сузмыйча Шәмсинурның әти-әнисеннән кызларын үзенә кәләш итеп бирүен үтенде. Кичәге хәлне белгән ата-ана моңа берсүзсез риза булдылар. Шәмсинур да, Әхәткә карата мәхәббәт хисләре булмаса да, ризалашырга мәҗбүр булды.
Озакка сузмыйча шаулатып туй да үткәрделәр. Шулай котылды теге хулиганнан. Башта берничә ел Әхәтнең туган йортында гомер иттеләр. Ә соңыннан тәүге балаларына бер яшь тулгач, Себер якларына барып урнаштылар. Тәүге балалары малай булгач, аңа «Айнур» дип исем куштылар. Себердә кыш 50 градуска кадәр салкын, ә җәйләрен урамга чыгар хәл юк, черки сырып ала. Алай да бу гаилә Себер кырыслыгына тиз яраклашты. Әхәт шофер булып эшли, Шәмсинур бала карый. Өч яше тулгач, Айнурны бакчага урнаштырдылар, Шәмсинур, сатучылар курсын тәмамлап, сату эшенә керде.
Яратышып өйләнешмәгәнгәме, Шәмсинурда Әхәткә сөю хисләре уянмады. Баштарак, бала тугач, мәхәббәт тә кабыныр, мөнәсәбәтләр дә җайланыр, дип уйласа да, алай булып чыкмады. Әхәт көнозын эштә. Акчаны да күп ала. Тормышлары матур, мул, тагын нәрсә җитмәгәндер Шәмсинурга? Үзе азык-төлек кибетендә эшли, өйгә нинди азык кирәк, барысын да алып кайта. Ул елларда алар яшәгән Якутск шәһәрендә Башкортстанда гаиләләрен калдырып эшләп йөргән ирләр бик күп иде.
Бер көнне эш бетәр алдыннан кибеткә таза гәүдәле, чибәр ир килеп керде. Шәмсинур аны күрү белән үзен ток суккан дай хис итте. Теге ир кайсы киштәгә бара, Шәмсинурның күзләре аны күзәтә. Ә инде товар алып кассага килгәч, ят ир, Шәмсинурга карап: «Сез безнең як чибәре булырга тиеш, исемегез кем була?» – дип сорады. Ә Шәмсинур: «Мин кибеттә исем сатмыйм, ә товар сатам», – дип җаваплады.
Эше бетеп, кайтырга чыкса – теге ир аны ишек төбендә үк елмаеп каршы алды.
– Өеңә кадәр озатып куярга рөхсәт ит! Минем исемем – Билал, Уфадан. Анда гаиләм дә бар, – дип сөйләнде ул. Юл уңаенда Билал Шәмсинурны үгетләп диярлек кафега алып керде. Икәүләп тамак ялгадылар. Өйгә соңлап кайтып керде Шәмсинур. Әхәт: «Нигә соңладың?» – дип сорагач, кибеткә товар килде, шуны кабул иттем, – дип алдашты Шәмсинур.
Билал белән очрашулар ешайды. Хәзер инде алар дус кына түгел, ә сөяркәләр дә булды. Әхәт моны сизде, әлбәттә. Улларына 5 яшь тулганда Шәмсинур тагын бер малай тапты. Тик ул Әхәткә дә, үзенә дә охшамаган иде. Балага «Илшат» дип исем куштылар.
Айнурга укырга керергә вакыт җиткәч, Шәмсинур белән Әхәт Уфага кайтып урнаштылар. Еллар шулай үтә торды. Алар Уфага кайткач, Билал да кайтты. Шәмсинур сату эшендә, Әхәт «дальнобойщик» булып эшкә урнашты. Ире атналар буе рейста чакта Шәмсинурга Билал белән очрашырга беркем дә комачауламый иде.
Сигезенче сыйныфтан соң Айнур юл-транспорт техникумына укырга керде. Аны тәмамлагач, армиягә барып кайтты. Илшат 11нче сыйныфны тәмамлагач та армиягә алына. Ул Балтыйк буенда су асты флотына эләгә. Хезмәттән кайткач, нибары ике ел яшәп кала ул, бернинди җитди авыруы сизелмәсә дә, кинәт кенә дөнья куя. Айнур өйләнә, аларның малайлары туа. Шәмсинур шул елларда берничә мәртәбә Билал белән шифаханәдә ял итеп кайтырга да өлгерә. Моны белеп калган Әхәт эчкечелеккә салыша һәм күп тә үтми фани дөньяны ташлап китә. Әхәтнең үлемен ишеткәч, Билал да юкка чыга. Шәмсинур аңа берничә тапкыр шалтыратып карый, ләкин телефонны алучы булмый, соңыннан оператор аңа бу номерның элемтәдән төшерелгәнен хәбәр итә.
Әхәт үлгәннән соң Шәмсинур күп тә үтми элекке танышы Рөстәмне йортка кертә. Әлбәттә, бу очракта да никах мәхәббәт белән булмый. Шәмсинур Рөстәмнең үзен түгел, аның акчасын гына яраткан булып чыга. Үзе һаман сату эшендә – кибеттә эшли. Анда да ару гына «махинация» ясагач, аның эзенә төшәләр. Тик Шәмсинур бик елгыр була. Бу эшне сизеп, ул тизрәк авылга кайтып китә, ә Рөстәм эчкечелеккә сабыша. Юньләп ашарга да булмагач, ач карынга аракы бик начар тәэсир итә. Дәваханәгә барып тикшерткәч, ашказанында яман шеш авыруын табалар. Күп тә үтми, Рөстәм дә фани дөньяны калдыра.
Өйдә Айнур да еш кына эчә башлый. Шәмсинур, килене белән улына комачауламыйм, дип, авылга бөтенләйгә торырга кайта. Унике ел ялгыз яши ул. Аны кодалап килүчеләр була, әлбәттә. Тик берсе дә Шәмсинурга ошамый. Аңа бай ир кирәк, ә килгәннәрнең күбесе – гади колхозчылар.
Шулай еллар үтә. Бер җәйдә ул гәзиттә мәкалә укый. Анда бер язучы үзенең тормышы, 40 ел бергә гомер иткән карчыгының үлеме турында бик кызганыч итеп язган була. Хәтта язманың ахырында үзенең кичерешләрен шигъри юллар белән тәмамлаган була ул. Шәмсинурның башына уй килә: ә нигә әле бу язучыны табып сөйләшеп карамаска? Ул бит гади генә кеше булырга тиеш түгел, байлыгы да булуы ихтимал. Озак уйлап тормыйча, ул редакциядән бу язучының телефонын ала да аңа шалтырата.
Рәфил бу вакытта өендә китап укып утырган була. Ялгыз булгач, уенда һәрвакыт мәрхүмә хатыны, шуңа китап укып, юаныч таба. Шулвакыт телефон шалтырый. Рәфил трубканы алуга, анда хатын-кыз тавышы.
– Рәфил абый, бу сезме?
– Әйе, мин.
– Мин Сезнең гәзиткә язган мәкаләләрегезне укыдым да елап та алдым. Безнең язмышлар шулкадәр охшаш икән, мин дә 12 ел элек тол калдым. Сезнең белән көн дә шушы вакытта телефоннан сөйләшергә буламы?
– Була, әлбәттә.
– Бәлки, яныма килеп тә чыгарсыз...
Озакка сузмыйча Рәфил юлга чыкты. Шәмсинурның өен эзләп тапкач, бераз аптырап калды. Ярымҗимерек иске авыл өе иде ул. Ихатасын чүп үләне баскан.
Шәмсинур машина туктаганын ишетеп тәрәзәгә карагач, озын буйлы, бик пөхтә киенгән ир кереп килүен күрде. «Менә монысын ир итсәң дә була!» – дип уйлап алды. Очраштылар. Бергәләп сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр. Рәфил кайтырга җыенгач, Шәмсинур чат ябышты... Кич Рәфил урынны йокларга аерым салдыртты...
Шәмсинур ничек тә Рәфилнең ышанычын яуларга тырышты һәм яулады да. Көз өйләнештеләр. Никахка Рәфилнең балалары, туганнары килде. Ә инде кунаклар таралгач, Рәфилгә әкрен генә: «Ай саен пенсияңне миңа биреп барсаң гына торам, бирмәсәң, кайтып китәм», – диде.
Нишләсен Рәфил, шулай кирәктер дип уйлады. Ай саен пенсия килгәч, Рәфил имза куя, ә акчаны Шәмсинур ала. Еллар шулай үтә торды. Рәфилләр урамында кешеләр өй түбәсен профнастил белән яптылар, ә тәрәзәләрен еврога алыштырдылар. Рәфилнең Шәмсинур белән яши башлаганына быел 9 ел тула. Шул вакыт эчендә Шәмсинур өч саклык кенәгәсе ачты. Берсенә – үзенең пенсиясе, калган икесендә ай саен Рәфилнең ярты пенсиясе җыелып бара. Быел Рәфил дә фатирын бераз төзекләндерергә булды. Пенсиясен саклык кенәгәсенә күчерде дә тәрәзәләрен еврога алыштырды, ә көзгә коридор эшләтеп өй кыегын профнастил белән ябарга булды. Әлбәттә, бу эш Шәмсинурга ошамады...
Җәй башында Шәмсинурның килене улы Айнурны ташлап чыгып китте. Улым фатирымны сатып эчәр, дигән сылтау табып, Уфага кайтып китте. Шул китүдән кабат Рәфил янына кайтмады ул. Соңгы сөйләшкәндә тагын шул гайбәтне ишеткән Рәфил, башкача миңа шалтыратма, мин дә шалтыратмам, барып та йөрмәм башкача, дип трубканы салды.
Инде Шәмсинурның киткәненә ике ел тулып килә. Быел март аенда улы Айнур да күп эчүдән вафат булды. Шәмсинур фатирында ялгыз калды.
Күпкә барырмы бу ялгыз тормыш?
Ялгызлыкның чиге булырмы?
Әллә ялгыз җәфаланмасын, дип,
Әҗәл бабай килеп алырмы?
Автор фотосы.