* * *
...Әбинең соңгы сүзләреннән тетрәнеп киттем. Атага, үз каныңа шундый мөнәсәбәт булырга мөмкинме соң?! Бер-береңә терәк булмагач, шатлыгын да, сагышын да уртаклаша белмәгәч, нигә кирәк соң ул гаилә кору?! Мәхәббәт – бер-береңә хөрмәт дигән сүз дә бит әле. Ярату булмагач нигә кияүгә чыгарга? Нигә балалар үстерергә? Ни өчен аларны да бәхетсез итәргә? Кешенең соңгы гозерен бөтенләй җиде ят та, хәтта дошман да үти бит. Киноларда да күргән бар бу турыда, китаплардан да укыган бар...
Ниһаять, аңладым мин әбинең хәдискә тиң сүзләренең мәгънәсен. Зөһрәнең гомере эчкече белән узачагы мәгълүм. Таһир нинди рәхәт күрер икән тормышта?
– Әбекәй, Зөһрә исән микән соң? һаман да шул ире белән тора микән? Ишеткәнең юкмы? Таһирның язмышы ничегрәк икән?..
– Ничек ишетелмәсен, улым, хәзерге заманда хәбәр яшен тизлеге белән йөри. Күршеләрендә минем бер ахирәтем тора. Тилифуннан еш сөйләшәбез. Нәгыймнең беренче хатыны, иремне тартып алдың, дип, Зөһрәгә туктаусыз янап, куркытып тора икән. Бар, әтиеңне күреп кайт, дип, берничә тапкыр үсмер малаен да җибәргән. Адресны ничек эзләп тапкан диген. Зөһрә дә аптырашта калган. Малай әйтә икән: «Мин Казанга һөнәр училищесына укырга кердем, фатирда сездә торсам, әтигә эчәргә бирмәм», – ди икән. Солтания белән Зөһрәнең күзләре шар була. Алкашы гына җитмәгән, малаен да асрап ятасы бар икән, диләр болар.
Икенче көнне мескен бала, биштәрен күтәреп, боларга килә. Ләкин Солтания малайны кертми. Теге ишек төбендә утырып, кич җиткәнне көтә. Менә эшеннән Зөһрә кайта, уңга-сулга карамыйча, ачкычы белән ишеген ачып керә һәм эчтән шартлатып бикләп тә куя. Нишләсен мескен бала, кая барсын, әтисе кайтканны көтә башлый. Инде караңгы төшеп, төнге уннар җитә.
Малайның ашыйсы, йокысы килә, күзләре йомыла. Бәлки, өйдә көтәргә рөхсәт итәрләр дип, звонок төймәсенә баса.
– Кем ул анда? – дигән ачулы тавышы ишетелә Зөһрәнең.
– Әтине өйдә көтеп торырга ярыймы, апа? Мин ишек төбендә генә утырырмын. Подъездда салкын...
– Юк, кертмим! – ди Зөһрә, чәрелдәп. – Әтиең янына бар әнә! Мөгаен, Нәгыйм бу көнне малае киләсен дә белмәгәндер. Төнге унике якынлаша. Ә ул һаман юк та юк.
...Ишектә звонок чылтырый. Зөһрә исерек ире кайтты дип, сорамый-нитми ишекне ача. Шулвакыт караңгыда кисәк кенә ниндидер тимер ялтырап китә. Зөһрәнең күз алдында утлар чәчелгәндәй була. Ул көчле авыртудан шәрран ярып кычкырып җибәрә һәм һуштан яза...
Нәгыйм кайтып керсә, шакката, айнып китә бу. Бусага төбендә кан, ашыгыч ярдәм табиблары Зөһрәне носилка белән күтәреп чыгып килә. Күз төпләре кап–кара тегенең, ияген-борынын ураган бинт, мамык аркылы кан саркып тора.
– Ни булды? – ди Нәгыйм, көч-хәл белән акылына килеп.
– Синең малаең кызымның авызына кастет белән сукты, хәшәрәт! – дип арттан акырып чыга Солтания. – Икегезне дә утыртам, зимагурлар, кабахәтләр...
– Ә сез үз күзегез белән күрдегезме соң сугучыны? – дип сорый табиблар белән бергә килеп җиткән милиция хезмәткәре.
– Шушы алкашның малае булмый, кем булсын, – ди Солтания, Нәгыймгә ымлап. – Ул гына йөрде ярты көн буе ишек төбендә, әти кайтканчы өйгә кертегез, дип каныкты.
– Ишекне дә сез ачтыгызмы?
– Юк, мин үз бүлмәмдә идем, кызым ачты...
– Әгәр башка кеше булса ул сугучы?.. Ярар, боларын тикшерербез, – дип чыгып китә хезмәткәр.
Нәгыймне дә, Солтанияне дә күп тапкыр чакыртып йөртәләр тикшерүчеләр янына. Ләкин балигъ булмаган һәм Түбән Камада пропискада торган малайны гаепләрлек дәлилләр һәм шаһитлар җитми, күрәсең. Хәер, аларын белмим дә инде, улым. Зөһрә ике айлап хастаханәдә ятып чыга. Теш казналары, яңак сөякләре чәрдәкләнеп беткән була, ди, борчак кебек кисәкләрдән җыйганнар, ди. Ул да малайның йөзен караңгыда күрми кала.
Шулай да Нәгыйм һәрвакыт бульнискә барып-кайтып йөрде, салмыш килеш булса да Зөһрәне карады, яннарында утырып чыкты, дип сөйлиләр. Солтания ай буе аны да өйгә кертмәгән икән. Каты бәгырьле иде бит ул. Ирне ир итеп тотса, Әхмәтнурны да кеше итәргә, туры юлга күндерергә була иде. Балалары да бу көнгә калмас иде.
– Әби, ә Таһир кайларда иде икән соң бу вакытларда?
– Ир балага ата тәрбиясе кирәк шул, улым. Ә Таһир үз иркендә үсте, урам малайларына иярде. Солтания аңа бөтенләй игътибар бирмәде, әтисенә каршы куйды. Нәтиҗәдә, Казакъстан якларыннан әфьюн, анаша алып кайтып, шулар белән сәүдә итүчеләр төркеменә эләккән икән. Ә бит әнисе белгән бу турыда. Хәтта улы алып кайткан парашукларны күргәч тә кисәтмәгән Таһирны. Шул кыек кәсептән кергән акчага риза булып торган.
* * *
Әби кыйссасын сөйләп бетергәч тә, фаҗигале язмышка дучар булган гаилә әгъзаларының шәүләсе озак вакыт күз алдында торды. Фаҗиганең сәбәбе нәрсәдә? Хыянәтме? Эчүчелекме? Туктатырга, киртә куярга мөмкин идеме бу афәткә? Аз гына ихтирам-хөрмөт, җылылык-мәрхәмөт җитми калган кебек ич.– Бик аз гына! Ник шуларны бирми икән кешеләр бер-берсенә?! Кибеттән акчага сатып аласы түгел ич аларны...
Әнә, ишегалдындагы өстәлгә башын куйган Әхмәтнур абый; әнә ул төрмә тәрәзәсеннән моңсу гына карап тора... Нидер гозер итеп, тимер рәшәткәләр арасыннан кулын суза. Әнә, фатир ишеге төбендә баскычта моңаеп бер үсмер утыра... Әнә, бармагы саен йөзек-балдакларын ялтыратып, симез гәүдәле хатын ач кешеләргә телемләп ипи өләшә... Ияге җимерелеп, тешләре ыржаеп торган Зөһрә... Упкын ярында басып торучы ап-ак күзле Таһир...
Чү! Әллә чыннан да шулмы?..
Күзем телевизор экранына төште. Криминаль хәбәрләр турында сөйлиләр иде. «...Казакъстаннан Россиягә чыкканда чик буе һәм таможня хезмәткәрләре тарафыннан шикле машина тоткарлана... Хезмәткәрләр машина утыргычлары астына шыплап тутырылган 200 килограммга якын наркотик матдә табып ала. Наркокурьерларның өчесе дә Казаннан. Тигр кушаматлы машина хуҗасына һәм аның ике әшнәсенә озак вакытлы төрмә срогы яный...»
Бу шул Таһирмы әллә, дип, күрше бүлмәгә атылып чыктым. Анда әби кулларын күкрәгенә куеп намазлыкка баскан иде. Ахшам намазын укый иде ул.
Чыганак: https://maydan.tatar/