* * *
Әбинең сөйләгәннәрен туктаусыз тыңлыйсы килә, тормыш чынбарлыгы, гыйбрәт тулып ята иде аларда. Ләкин ике сәгатьләп гәпләшеп утыргач, арыды бугай, мескенкәем. Аннан: «Рәхим, чәй куеп җибәр әле, балам, шулпаны да җылытырга куй», – дип, әңгәмәне туктатып торырга ишарә ясады. Үзем ул әйткәннәрне эшли торам, ә күз алдымда әби сөйләгәннәр киносериал кадрлары кебек җанлана.
Әти белән әни икесе дә заводта эшли иде. Мәктәпне тәмамлагач, мине химия-технология институтына димләделәр, ләкин конкурстан узмадым. Шул ук имтихан нәтиҗәләре белән Әлмәт нефть институтына мөрәҗәгать итеп караган идем. Анда әңгәмә үткәрү нәтиҗәсе белән кабул иттеләр. Инде менә өченче курста укып йөрим, кышкы каникулда авыл һавасы суларга дип, әбием янына кайттым.
Туктале, Таһир белән Зөһрәнең алдагы язмышы ничек бетте икән соң? Әти-әни белән бер мәктәптә укыганнардыр әле алар, бер үк сыйныфта түгел микән? Икенче көнне, әбинең кәефлерәк чагын туры китереп, шул сорауларны бирдем.
– Әхмәтнур кәҗүнни йортка күчкәч, Солтаниягә дә Имәнлек бистәсендә өчме-дүртме бүлмәле яңа фатир биргәннәр, – дип башлап китте әби. – Әрсезлек бар инде үзләрендә, анда да фрунтавик гаиләсе дип, бер бүлмәне артык ала болар. Зөһрә, тихникум тәмамлагач, кайсыдыр химзаводта эшли башлый. Кыз акрынлап картая, төскә-биткә әтисе кебек матур гына булса да, холкы белән тач әниләре иде инде. Егетләр дә карамый үзенә. Дорфа, тискәре.
Шулай бервакыт шәһәр урамында үзе белән бергә тихникумда укыган Нәгыймне очрата бу. Сөйләшеп китәләр. Нәгыйм җиде еллап Түбән Камада, нефтехимда эшләгән икән, өйләнгән, бер малае үсеп килә, кечкенә генә булса да фатир биргәннәр. Тик хатын белән тыныша алмадык, ди икән. Аз гына салгалап кайтсаң да кара тавыш чыгара, өйдән куа. Кыскасы, киттем, ди икән бу. Инде менә атнага якын Казанда йөрим, эш эзлим, дигән.
– Безнең заводта буш урыннар булгалап тора, дипломыңны алып кил, – дигән Зөһрә. – Тик эчкән кешене кайда да яратмыйлар. Ә торыр җирең бармы соң?
– Танышларда, тулай торакларда кунып чыгам инде шунда, – ди Нәгыйм.
– Ә үзең кайда торасың?
Кыскасы, картаеп барган кызның күңелендә ниндидер өмет чаткысы уяна.
Егет тә Зөһрәнең ялгызлыгын, дүрт бүлмәле фатирда яшәвен белгәч, «син дә ялгыз, Зөһрә йолдыз, мин дә ялгызым гына...» дип такмаклап-көйләп йөри башлый, нигә ике йолдыз янәшә булмаска тиеш, янәсе, һәм бер көнне Нәгыймнең кыршылып–яньчелеп беткән кечкенә чемоданы һәм замугы аерылган сумкасын күтәреп Имәнлеккә кайтып керә болар.
– Бу нинди чакырылмаган кунак тагын? – дип каршы ала ике бөеренә таянып баскан Солтания.
– Тихникумда бергә укыдык, хәзер менә безнең заводка эшкә урнашырга йөри, исеме Нәгыйм була, – дип таныштыра Зөһрә әнисен.
– Кайсы як мужигы?
– Мин мужик түгел үзем, Казанныкы, Ямскида үстем...
– Бирнәңә караганда, кала егете дип әйтерлек түгел шул, – ди Солтания, аяк очы белән генә тегенең фәкыйрь чемоданына төртеп. – Каян таптың бу бомжны, кызый?
– Беренче тапкыр күргән кешегә болай дорфа бәрелмә әле, әни, – ди Зөһрә, кабынып китеп. – Син торасы түгел бит аның белән, мин яшисе. Без өйләнешәбез. Квартирант булып түгел, ә ирем буларак яшәячәк ул бездә!..
– Әгәр атаң кебек булса?
– Тамчы да эчмәячәк! ..
– Яхшы беләм мин Ямский алкашларын...
Зур туй үткәрмичә генә, язылышып кына кайта болар. Химзаводта эшли башлый Нәгыйм. Ләкин күпмедер вакыттан соң алиминт кәгазе килеп төшә моңа. Түбән Камадагы хатыны эзләтеп тапкан икән. Кайда эшкә урнашуын да, кемгә өйләнеп, йортка керүен дә бәйнә-бәйнә җиткергәннәр. Беренче хезмәт хакыннан ук тиешле процентын тотып калалар.
Солтаниягә дә ишетелә алиминт хәбәре.
– Бу килмешәк урынына квартирант кертсәң файдалырак булыр иде, – дип, кызын битәрләп торганда, ишектән Нәгыйм кайтып керә. Салмыш. Беренче зарплатын юганнар. Акырыш-бакырышны колагына да элми бу, исереккә диңгез тубыктан, диләр бит. Калган бөтен акчасын кесәсеннән чыгарып өстәлгә сала да бер бүлмәгә кереп ята.
Иртәгесен башы авырта. Зөһрә эшкә киткән. Махмырны басарлык акча сорап, Солтания бүлмәсенә шакый. Ә тегесе: «Хәзер үк чыгып китмәсәң милиция чакыртам!» – дип кычкыра. Китми кая барсын Нәгыйм. Эш урынында төзәтәләр моның башын. Завод мәйданына кергән поезд составының берсендә спирт цистернасына тап була эшчеләр. Шуның астына кереп, кечкенә генә тишек бораулаганнар. Кеше-мазар күрмәгәндә тутырып кына килә икән болар агач чөй тыгып куйган тишектән спиртны. Нәгыйм көн дә исерек кайта башлый. Бер сүз дә каршы әйттерми бу тегеләргә. Бервакыт Таһирга да әләкләп карыйлар. Ә ул Нәгыймне нишләтә алсын? Җизнәсе аңа караганда ике тапкыр озынрак, куллары да каты. «Туктат эчүеңне!» – дип әйткән сүзенә: «Көш-ш, наркоман! Үзеңне бел!» – дип куып чыгарган. Кыскасы, мәхшәргә әйләнә боларның тормышы. Солтаниянең чәчләре агара, йөрәк өянәге белән караватка егыла. Зөһрәдә дә шикәр авыруы табалар, күзләре яшьтән кипми.
Нәкъ шул көннәрнең берсендә әтиләреннән кыска гына хат килеп төшә. Яңа адресны апалары аша тапкан икән. Әхмәтнурның төрмәгә керүенә инде бишенче ел киткән була. Сугыш инвалиды – җизнәсе күптән вафат. Өч ел элек апасы да үлеп киткән. Кыскасы, мөрәҗәгать итәр кешесе калмый мескеннең. Бу хатны Таһирга язган икән. «Улым, мин гепатит белән төрмә бульнисендә ятам. Хәлем бик авыр. Озак тормам, ахрысы. Мине моннан алып чыгып күмсәң иде. Соңгы гозер белән, әтиең», диелгән була хатта.
Киров районында утырган иде ул. Ерак барасы да түгел. Отряд номерлары да билгеле. Ләкин. Солтания белән Зөһрә монда да каршы төшәләр. «Сары авыруы йогышлы, куркыныч, үзеңә дә йогуы бар», – диләр егеткә. Шунда үлеп кала мескен Әхмәтнур.
Чыганак: https://maydan.tatar/
(Дәвамы бар)