

* * *
– Ә малайлары, Таһир дисеңме әле исемен, ул кайда иде соң, әбекәй?
– Иптәшләре алдында аңа да оят булгандыр инде, ишегалдында күренмәде ул көнне. Хәер, анысын да үз ягына аударды Солтания. Үзе кебегрәк үсмерләр төркеменә ияргән, дип тә сөйләделәр Таһирны...
Тиздән без Әмирхан урамындагы яңа фатирга күчтек. Алга таба ниләр булганын Әхмәтнурның икетуган апасы аркылы гына ишетеп белдем. Әхмәтнур бульнистә ятканда, Солтания рәхәтләнеп типтерергә тотынган. Эшендә кибет директоры белән дә йөри икән бу, тауар ташучы шуфирлар белән дә кунып калгалаган. Азынуы җиткән.
Көннәрнең берендә Әхмәтнур хастаханәдән кайтып керә. Эчмәгән, тазарып-матурланып та киткән хәтта. Ишектә йозак эленеп тора икән. Кичкә кадәр көтеп йөри бу. Күршеләр дә күченеп беткән диярлек. Эскәмиядә утырып та арый, урамнарны кат-кат әйләнеп кайта. Испирант чатындагы сыраханә яныннан үткәндә заводта бергә эшләгән әшнәсен очрата. Сыраханәгә кереп «билгеләп» тә чыгалар очрашуны. Кызмача килеш өйгә юнәлә Әхмәтнур. Кайтса, ишегалдындагы өстәлдә берничә үсмер көлешә-көлешө карта суга. Араларында Таһир да бар.
– Улым, нихәл? – ди ата, шатланып. – Әниең, апаң кайда?
– А-а-а, папаша, привет! – дип җавап бирә тегесе салкын гына. – Зухра СКда, икенче сменада. Мама в магазине, наверно, – ди малай, карта уйнавыннан аерылмыйча.
– Мин арыдым, улым, ишекне ачсаң, әниең кайтканчы бераз ятып торыр идем...
Бөтенләй чит-ят, ташландык өйгә кергәндәй була Әхмәтнур. Шкафтагы күлмәге, кәчтүм-чалбары да юк, чөйдә эленеп калган эшләпәсе белән пәлтәсе дә юкка чыккан, туфлие дә күренми.
– Киемнәр кайда икән минем? – дип сорый Таһирдан.
– Не знаю, – ди тегесе. – Может Зухра куда-то унесла, к твоим родственникам что ли?.. Остальные шмотки в мешках да в сумках. В Дубравную переехать предлагают...
– Әниең ник озаклады? Шул ук кибеттәме? Әйе, дигәндәй башын кага улы.
Солтания тимер юл вокзалы янындагы ипи кибетендә эшли иде. Әхмәтнур барып җиткәндә сәгать кичке тугызынчы киткән, кибет ябылган була инде. Ләкин йозак тишегеннән ут ноктасы күренеп китә кебек. Эчтә кешеләр бар бугай, дип уйлый Әхмәтнур һәм кибетнең ипи кертә торган арткы тәрәзәсенә килә. Чыннан да, эчтә көлешкән, пышылдашкан ир-ат, хатын-кыз тавышлары ишетелә.
– Солтания, син мондамы? Әйдә чык, мин кайттым, – дип тәрәз кага Әхмәтнур. Тавышлар бер мәлгә шып туктап кала.
– Эш беткәч тә нишләп ятасың биредә? Чык, дим, өйгә кайтабыз!
Җавап–мазар ишетелмәгәч, Әхмәтнур арткы яктагы тимер ишекне дөбердәтә башлый. Кирәк бит, хәерсезгә җил каршы дигәндәй, нәкъ шул вакытта янәшәдән постовойлар үтеп бара икән.
– Сез нишлисез монда, гражданин? – дип килеп бәйләнә алар. – Күрмисезмени, кибет ябык, кассага керергәме әллә исәп?!
– Юк ла, егетләр, минем хатын анда, аны алырга килдем, валлаһи менә...
– Фу–у, абзый кеше, син салмыш, ахрысы. Аек булсаң, бикле кибеттән хатын эзләп йөрмәс идең... Сыпырт моннан яхшы чакта!..
– Билләһи, әле генә тавышларын ишеттем, йозак тишегеннән ут та күренә иде, ир-ат тавышы да ишетелде...
Алгы ишектән барып карасалар, бернинди ут та күренми.
– Анда алар, анда, утны сүндергәннәр генә...
– Документларың да юкмы? Күзеңә тагын ниләр күренә? Безнең белән барасың алайса! – дип, Әхмәтнурны милиция бүлегенә өстерәп китәләр. Айныткычта кундырып чыгарганнар мескенкәйне.
Икенче көнне өйгә кайткач кара тавыш куба. Бөтен кабахәтлекләреңә түздем, зина кылып йөрүең турындагы сүзләргә дә ышанмадым, гайбәттер, дип уйладым, хак булган икән алар, инде түзәр әмәл калмады, фахишә, хәшәрәт, дип, елый-елый кыйнаган Әхмәтнур хатынын. Хәтта кабыргасынмы, кулынмы сындырган, дип сөйләделәр.
Кызы кайткач милиция чакырталар, табиб килә. Әхмәтнурны ябып куялар. Җинаять эше кузгаталар. Прокурор эшне судка җибәрер алдыннан Таһир белән Зөһрәне чакырып та сөйләшкән икән.
– Әтиегезгә срок яный, бәлки, әниегезне күндерерсез, гаризагызны кире алырсыз. Эш буенча сездән башка шаһитлар юк бит. Үзе фронтовик, үзе авыру, миңа жәл ул. Төрмә тормышын күтәрә алмаячак, кызганам бичараны.
– Утырсын! – диләр тегеләре беравыздан. – Әнине кыйнавы хак!..
– Аңлавымча, әниегез дә әүлия түгел ич. Уйлагыз, судка киткәч соң булачак...
– Анда да шул ук фикеребезне әйтәчәкбез, – дип кайтып китәләр.
Һәм тиздән суд була. Әхмәтнурны биш елга хөкем итәләр. Солтания судка үзе бөтенләй бармый.
– Үсә төшкәч кемнең гаебе күбрәк булуын аңларсыз, балалар, үкенерсез әле. Ләкин белегез: йөрәгем белән рәнҗеп калам сезгә, – ди күз яшьләрен тыя алмаган ата соңгы сүзендә.
Чыганак: https://maydan.tatar/
(Дәвамы бар)