

«Ана каргышы – ахирәттә, ата каргышы дөньялыкта төшәр». Бала чактан ук әбием авызыннан еш ишетә идем бу сүзләрне. Ләкин мәгънәсе әле генә кызыксындыра башлады. Ни өчен берсенеке – ахирәттә, икенчесенеке дөньялыкта соң?
Ниһаять, кышкы каникулда авылга – әбием янына кайтырга җай чыкты. Алтын әби ул минем. Өч төрле имляда укый-яза белә. Хәтере дә әйбәт.
– Дөньялыгы аңлашыла инде, әби, – дим, бервакыт каршына утырып. – Каргышын да, нәләтен дә, рәхмәтләрен дә күп ишетергә туры килә бу тормышта. Ә ни өчен берсенеке – дөньялыкта, икенчесенеке ахирәттә төшә? Барыбер түгелмени соң?
– Түгел шул, балам, – ди әби. – Ничек кенә әрнемәсен, рәнҗеш-каргышларын яудырмасын, ана күңеленең ерак бер читендә, үзе табып үстергән баласын жәлләү хисе уяна. Соңыннан ул барыбер үкенә. Баласының акылга килеренә ышана. Газиз анасын рәнҗеткән өчен тәүбә кылырына, тезләнеп гафу сорарына өмет итә. Тик бала моны әнисе исән чакта эшләргә тиеш, аның хәер-фатихасын алып калырга тиеш. Ә аталар катырак бәгырьле була. Теле белән каргый икән, яңадан тәүбә итү, үкенү хисе уянмый аңарда. Шуңа күрә ата рәнҗешеннән дөньялыкта ук куркырга кирәк, балам.
– Менә ничек икән. Тормышта очрыймы соң андый хәлләр?
– Очрый шул, балам, – ди әби, көрсенеп кенә. – Утыр алайса янәшәмә, бер гыйбрәтле кыйсса сөйлим үзеңә. Сугышка кадәр дә, әле сугыштан соң да без Кабан күле буенда агач коммуналкада яшәдек. Ике катның берсендә бабаң белән без, икенчесендә Әхмәтнур белән Солтания исемле бер пар яшәде. Кечкенә генә ишегалды да бар иде. Анда карт алмагач, ялгыз каен, миләш белән шомырт үсә иде. Каен белән алмагач безгә кадәр үк бар иде кебек, хәтерләмим дә инде. Шомырт белән миләшне бабаң утырткан иде. Агач төбендә шомарып, ялтырап беткән эскәмияләр белән өстәл тора иде. Җәй көннәрендә шунда утырып чәй эчәбез. Мужиклар карта уйный, дәминә суга…
Әхмәтнур күп сөйләшми торган, тыныч холыклы егет иде. Тик менә хатыны... Елан белән бер, билләһи. Әти-әнисе сәүдәгәр. Кызлары да эре, тәкәббер булды. Ничек табышканнардыр, ничек эләктергәндер егетне? Йомшак агачны корт баса, диюләре хак икән...
Заводта токарь булып эшли иде Әхмәтнур. Кулы алтын, диләр, аның. Эштән арып кайтса да, бикле ишек каршылый үзен. Ашарына пешереп көтеп торучы юк мескенне. Үзе чәен кайната, үзе бәрәңге чистарта, ашын пешерә. Ипине генә Солтания алып кайта. Йә тауар көттек, йә ипи кабул иттек, дип, кара төнгә дә калгалый бу. Көнләшү хисе дә уянды бугай егеттә. Солтаниянең эш урынына барып, читтән генә күзәткәләп тә кайтты. Тегесе, моны сизенеп, ут каптырды иренә. Янәсе, мине кеше алдында мыскыл итәсең. Башка мине тикшереп йөрмә, кайчан кайтасын үзем белермен...
Күрәм, аралары суынып бара боларның. Нинди шәп, чибәр егеткә игътибар юк, йөрәк әрни. Солтанияне туздырып ташларга да җыенган идем хәтта. Тик бабаң: «Кермә араларына, үзләре белер», – дип туктатты. Шуннан егет тә салгалап кайта башлады. Ашарына да пешермәс булды, ач килеш ятып йоклый. Белмим, ни белән бетәр иде араларындагы бу хәл. Сугыш башланып китте...
Бабаң белән икесе дә сугышның башыннан ахырынача фронтта булдылар. Ул елларны сөйләсәң сөйләп, көйләсәң көйләп бетерерлек түгел инде, балам. Ачлык башланды. Кибетләрдә берни дә калмады. Вәт шунда типтерергә тотынды инде Солтания. Борынын күккә чөйде бу. Күршеләре белән дә исәнләшмәс булды. Чөнки кешеләргә иң кирәкле тауар – ипи иде ул чакта. Кеше башына 200 граммлап кына җибәрәләр, талон белән. «Төзелештә егылып төшеп, аягымны сындырдым, дөрес ялганмаган» дигән сылтау белән инвалидлык юллап алган һәм фронтка китми калган бер азгын, хәйләкәр явызны директор итеп куялар кибеткә. Ачлыктан интегүче күпме кешенең, тол хатыннарның канын эчтеләр Солтания белән икәүләп. Ипи талоннарын сатып, алтын-көмеш бизәнү әйберләренә, кыйммәтле мехларга алыштырып баеп яттылар. Ипигә алыштырырлык малы булмаган яшь хатыннар теге азгынга үзен тәкъдим итә инде. Солтаниягә дә кайтып кундылар болар берничә кат.
Беркөнне түзмәдем, әйттем мин моңа йөрәктә кайнаганын. Ирләр фронтта кан коя, дидем, син шушы хәшәрәт белән себерелгәнче Әхмәтнурга тәмәке, җылы оекбаш-мазар белән посылка салыр идең ичмасам, дидем. Шулкадәр зәһәр итеп карады бу миңа: «Үз артыңа гына хуҗа бул, кешенекен тикшермә, – дип чәрелдәргә тотынды. – Алар фронттан әллә кайта, әллә юк, мин ичмасам үзем теләгәнчә яшәп калам бүген, ә синең гомерең шәһәр читендә акуп казып үтәр», – дип пырылдап чыгып китте.
Теге азгыны да бернинди төзелештә эшләмәгән икән аның. Мехчылар клубында культмассауик булып, гармун шыгырдатып йөргән. Үзе кебек бер азгын хатын янында кунып ятканда тегенең ире кайтып кергән икән. Бу мәлгунь икенчеме, өченчеме каттан тәрәзәдән сикергән. Аягын да шунда сындырган, дип сөйләделәр. Әнә шундый бәндәләр дә күп иде ул заманнарда, балам.
Аллаһка шөкер, сугыш бетте. Ирләр исән-сау әйләнеп кайтты. Тик бабаң гына кантужын иде. Янәшәсендә үк снәрәд шартлаган икән. Үзем бары белән тәрбияләп, мунчаларга алып барып йөргәч кенә бераз тернәкләнеп-тазарып киткәндәй булды, бахыр... Аннан Галия апаң, Рәшит абыең, әтиең туды. Шулай итеп ун ел яшәдек, тормыш та рәтләнеп китте кебек. Тик бабаңның гына гомере кыска булган икән, 55 нче елны вафат булды, мескенем.
– Ә күршеләрегезнең балалары булдымы соң, әби?
– Әхмәтнур чибәр, таза егет иде. Ләкин сугыштан нык үзгәреп кайтты. Бик тиз кабынып, ярсып китүчәнгә әйләнде. Шул ук заводка бишкуллап чакырып алдылар үзен. Әллә нинди катлаулы детальләрне дә әйбәт итеп ясый, диләр иде. Сручный заказ дип, нәчәльникләре хәтта ял көннәрендә дә алып киткәли иде. Акчасын да яхшы алды. Тик араларында гына җылылык сизелмәде. Солтания үзе теләгән вакытта кайта. Иргә кадер-хөрмәт юк. Әллә Әхмәтнур фрунтта чагында Солтаниянең маҗараларын да җиткерделәрме, ул да үз иркенә күчте. Көн дә салып кайта торганга әйләнде. Үз эшен бик яхшы белгәнгә күрә эшендә дә күз йомдылар бу гадәтенә.
Бала кирәк! Бала булгач, бәлки, аралары рәтләнер дип уйлап, киңәш тә итеп карадык. Чөнки Әхмәтнурның бала җанлы булуы сизелеп тора иде. Алар бездән ике-өч яшькә яшьрәк иде. Галия апаңны да үз баласыдай яратты. Кайткан саен йә кәнфитен, йә прәннеген чыгарып бирә иде кесәсеннән. Шуннан, Ходайның рәхмәте, Сталин үлгән елны боларның кызлары туды бит. Зөһрә дип куштылар исемен. И сөенде, и сөенде Әхмәтнур. Ун елдан артык булмаган иде ич балалары. Хәтта салгалап кайтуын да туктатты күршебез. Баласының ыштан-чүпрәкләрен дә үзе юа, боткасын да үзе пешерә. Яшь ярымнан яслегә бирделәр кызны. Анда да үзе чапты Әхмәтнур, үзе илтә, кичен үзе алып кайта...
Тик Солтаниядә азгынлык чире янәдән кузгалды. Әнисе дә гүләйт итте, диләр. Кызы да шуңа охшаган, күрәсең. Ни җитмәгәндер инде аңа. Сугыш елларында ире барлыгын онытып йөрүе хакында бездән чыкмады анысы, берни дә әйтмәдек. Ә ир кеше ишетмиме соң? Эчүгә сабышуы да хатынының соңга калып кайтуыннан ич. Эшендә дә, күрше-күлән дә, Яңа Бистәдә яшәүче апасы-җизнәсе дә бик кызганалар иде Әхмәтнурны. Бәлки тагын бер бала алып кайтыргадыр, диючеләре дә табылды. Зөһрә янына Таһиры да булса, бер-берсенә иптәш, терәк булып яшәрләр иде, янәсе. Солтания дә өйдә генә утырыр, бала карар, дип уйладык барыбыз да.
Зөһрә янына Таһирны алып кайттылар-кайтуын, ләкин әниләре тәмам ялкауланды. Симереп тә китте. Әхмәтнурга да җылылык, кадер-хөрмәт артмады...
Шулай бервакыт Әхмәтнур эшеннән шактый гына салып кайта. Ни күзе белән күрсен, ишектә йозак эленеп тора икән. Өй эченнән бала елаган тавыш ишетелә. Тәрәзәдән исә Зөһрәнең үксегәне күренә. Беренчеме, икенчеме сыйныфта укыган чагы иде. Безнең фатирда да, ничектер, беркем булмаган ул көнне. Солтания бер яшьлек баланы яслесендә йоклатып калдырган, ә кызы дәресләрен әзерләргә утырган. Өсләреннән бикләмәсә дә ярый иде. Ә бу бикләгән. Кайда озаклагандыр, Аллаһ белсен. Баскыч астында бозлар чаба торган лом кебек тимер бар иде. Әхмәтнур шуның белән йозакны каерып өйгә керсә, малае яслесенә тотынып баскан, муеннан буялып беткән, бүсере кабарып чыккан икән тегенең елый-елый. Аңа кушылып кыз елый икән, күтәреп идәнгә төшерергә көче җитми, юып-сөртеп тә ала белми... Солтанияне бик нык кыйнаган, ди, ул кичне Әхмәтнур, күгәрмәгән җирен калдырмаган, ди. Үзе дә чыгып китеп Яңа Бистәдәге апаларында кунган.
Шуннан көн саен салып кайта торган булды күршебез. Кайта да, идәнгә такы-токы җәеп, шунда йоклый. Астына җибәрә дип, мендәр-матрас та бирмиләр икән моңа. Ашарга пешерү турында әйтәсе дә юк инде. Башыннан ахырына чаклы сугышта йөреп тә бу кадәр бетеренмәгән иде Әхмәтнур, чәчләре ап-ак булды, бөкре картка әйләнде, бахыр.
Эшләгән урыны да «Аромат» фабрикасы белән янәшә иде ичмасам. Шуннан спирт алып чыгып эчәләр икән. Спирт булмаганда адикалуны да бара. Кайбер көннәрендә күтәреп тә, ике култыгыннан сөйрәп тә китерәләр. Андый чакларда Солтания ишекне эчтән бикләп, утларын сүндереп куя. Үзебезгә кертеп салыр идек, Галия апаңнар, әтиеңнәр күрә, алар – мәктәп баласы. Зөһрә белән Таһир дә мәктәпкә йөри ич инде. Нишләсен, йә ишегалдындагы өстәлгә башын куеп, йә баскычка утырып йоклый иде.
Иртәгесен тирә-юнь алкашлары, шешәдәшләре уятып китә моны. Айнык кайткан чаклары да була үзенең. Хурлана да кеше алдында, үкенә дә соңыннан. Хәтта ишегалдындагы эскәмиядә миңа елап-зарланып алган чаклары да булды мескенкәйнең. «Уңмадым мин хатыннан, апа, – ди бахыр. – Ну хәзер балалар жәл, аларны миңа каршы котырта, балалар да мине санга сукмый», – дип, башкайларын өстәлгә куеп үкси иде...
Солтаниясен әйтер идем, ирне ир итеп тота торган булмады. Балалар атаны хөрмәт итәргә тиеш, каршы куйма аларны, дип, ничә тапкырлар әйткәләдем үзенә. Әхмәтнур начар кеше түгел, бәлки дәвалау турында сөйләшеп караргадыр, дидем. Колагына да элми, ул алкашны дәваларга тотасы акчаны мин, ичмасам кызыма бирәм, ди бу. Ә Зөһрә инде, сигезне тәмамлап, химия-тихналугия тихникумына урнашкан иде. Солтания үзе шул ук кибеттә эшләвен дәвам итте. Ләкин атадан тәмам читләштеләр. Бернинди ашау-эчү дә, тәрбия дә, йокы-ял да юк мескенгә.
Беркөнне әтисе Зөһрәдән мазутлы-тузанлы эш киемнәрен юып бирүен сораган. Кыз, сабын-парашук юк, кайнар су юк, дигән сылтау белән, айлар буе су күрмәгән керләрне бер капчыкка җыеп тутырган да, апаларыңа барып юдырт, дип, кулына тоттырган. Ә чоланда тартмасы белән Әхмәтнур эшеннән алып кайткан парашук тора икән. Ул чагында сабын, парашук ише нәрсәләргә кытлык булып алды берзаман. Йә эш урыныннан хезмәт хакы хисабына, йә талунга гына бирәләр иде аларны.
Нишләсен, гаепле кешедәй башын аска иеп, капчыгын асып китте Әхмәтнур апаларына. Ярый инде алар ул мескенне ашатып, юындырып-йоклатып, киемен юып-киендереп җибәрәләр иде. Ач йөрмә дип, җизнәсе күрмәгәндә акчасын да төртәләр, ашарына да төреп бирәләр. Ә хезмәт хакына алган акчасын тиененә кадәр өйгә кайтара торган булган үзе. Алтын куллы рабучый начар алмый иде бит зарплатны. Алай да ата ярамады. Аны бөтенләй фатирдан куып чыгарырга җыендылар хәтта. Участковый чакыртканнар берчакны, көн дә эчеп кайта, кыйный, тавыш чыгара, янәсе, аерыгыз. Бәхеткә, Әхмәтнур аек кайта ул көнне. Чыкмыйм мин фатирдан, ди, монда тудым – монда үләм, ди. Хакыгыз да, хокукыгыз да юк, дип кырт кисә.
Шул елларда безнең тирәдәге агач йортларны сүтәләр икән дигән хәбәр таралды. Безгә дә Ленин районына яисә Имәнлек бистәсенә күчәргә тәкъдим иттеләр. Солтания дә бу форсаттан файдаланып калырга тырышты бугай. Яңа фатирга үзләре генә күченеп, Әхмәтнурны урдерга кертмичә, аны иске йортта калдырырга иде исәбе. Йортлар идарәсендә аңлатканнар моңа. Фатирның төп хуҗасы ризалыгыннан башка күчерә алмыйбыз, дигәннәр.
Балалар белеп бетерми ич андый нечкәлекләрне. Солтания аларга хәлне киресенчә аңлаткан. Янәсе, әтиегез яңа матур фатирдан баш тарта, коммуналкада калырга тели, без түгел, күрше алкашлары кадерлерәк аңа, шулардан аерыласы килми... Шуннан тегеләре бөтенләй дошман күрә башлады әтиләрен.
Бервакыт Әхмәтнурның тәненә бер-бер артлы чуан кебек сызлавык–шешләр чыгарга тотынды. Салкын тидергәнсең, дигән табиблар. Ә Зөһрә бөтен туганнарына хәбәр таратып чыккан: әти йогышлы авыру эләктергән, йә алып китегез, йә дәваларга салыгыз, дигән. Бөтен белгәннәре, апалары-җизнәләре пошаманга төшкән мескеннең. Кызым, ник болай мыскыл итәсең кешеләр алдында, дип елаган Әхмәтнур.
Алай да булмагач, диваналар йортына шалтыраткан кызы. «Әти бертуктаусыз эчә, аңарда гәрәчке өянәге башланды, тавыш-гауга куптара, нишләгәнен белми», – дип язып биргән. Мәҗбүри дәвалау хастаханәсенә алып киттеләр моны. Участковыйдан да раслатып кул куйдырганнар. Айдан артык ятты бугай анда. Ник бер тапкыр барып карасыннар янына. Чуаннары да салкын окопларда яту, салкын идәннәрдә, ишегалдындагы эскәмияләрдә йоклау нәтиҗәсе, билгеле. Организмы тәмам хәлсезләнгән икән бахырның.
И гарьләнде дә соң Әхмәтнур кызының шулай кимсетүләренә. Бульнискә алып киткәндә әнисе белән кызы икәүләп: «Безгә мондый эчкече, алкаш кирәкми, киткән җиреңнән кайтмасаң иде!» –дип кычкырып калды артыннан. Тирә-күрше алдында шундый сүзләрне ишетүе ай-һай авыр булгандыр мескенгә.
– Гомерең эчкече белән узса ие, – диде Әхмәтнур, рәнҗүле күз яшьләренә буылып…
(Дәвамы бар)
Чыганак: https://maydan.tatar/