Дөнья бу
4 октябрь 2025, 16:05

Нинди илләрдә картлар бөтенләй пенсия алмый?

Дөньяның 14 илендә картлык буенча пенсия бөтенләй түләнми. Ә без пенсия бәләкәй дип зарланган булабыз...

Нинди илләрдә картлар бөтенләй пенсия алмый?Нинди илләрдә картлар бөтенләй пенсия алмый?
Нинди илләрдә картлар бөтенләй пенсия алмый?

Русиядә пенсия системасын тәнкыйтьләү гадәткә кергән, әмма кайбер илләрдә карт кешеләргә бөтенләй бернинди түләүләр дә каралмаган. Урындагы халыкка фәкать үзенә генә таянырга туры килә. Дөрес, дөньяның барлык илләрендә диярлек пенсия программалары бар, ләкин алар сүздә генә кала. Күп категорияләрдәге гражданнар алар эченә керми. Бүген шул илләрне барлап чыгабыз.

Кытай

Кытайда пенсия түләүләре карт буын вәкилләренең барысына да каралмаган. Шуңа күрә Кытайда пенсия бөтенләй юк дигән ялгыш фикер барлыкка килгән. Чынлыкта, КНРда дәүләт оешмаларында яки зур шәһәр предприятиеләрендә эшләгән гражданнар гына пенсиягә өметләнә ала. Кытайлыларның 20 проценты бернинди пенсия программасына да керми. Бу, гадәттәгечә, авыл халкы, алар хукоу дигән прописка системасы аркасында шәһәрләрдә рәсми эшли алмый һәм социаль иминият системасында катнашмый.

Вьетнам һәм Филиппин

Вьетнамда һәм Филиппиннарда пенсия түләүләре фәкать дәүләт органнарында эшләгән кешеләргә генә каралган. Филиппиннарда пенсия системасында аеруча начар хәл күзәтелә, чөнки илдә пенсия түләүләре белән проблемалар килеп чыккан. «Бу дефициттан котылу өчен Филиппин президентына хәтта үз яхтасын сатарга туры килгән», — дип билгели Русия Социаль фонды экспертлары.

Һиндстан

Һиндстанда «картлык буенча пенсия» дигән төшенчә юк. Пенсия түләүләренә фәкать дәүләт хезмәткәрләре, ягъни халыкның 12 проценты гына хокуклы. Карт кешеләрне кайгырту гаиләләргә һәм дини фондлар аша тормышка ашырыла торган социаль программаларга йөкләнә. Шуңа күрә ил халкына картлык өчен акча җыярга туры килә, бу картлыкта ачлыктан интекмәс өчен кирәк.

Гыйрак һәм Пакистан

Гыйрак һәм Пакистан — начар үсешкән илләр, аларда пенсия түләүләре фәкать дәүләт хезмәткәрләренә һәм, аерым алганда, нефть чыгару өлкәсендә эшләүчеләргә бирелә. Калган гражданнар түләүләрдән мәхрүм кала: аларны балалары һәм башка туганнары тәэмин итә, бу илләрдә гаиләләр гадәттә зур була.

Әфганстан

Экспертлар әйтүенчә, бу, мөгаен, пенсионерлар өчен иң начар илдер. Социаль ярдәм юк, ә уртача гомер озынлыгы 45 яшьтән артмый.

Танзания һәм Гондурас

Танзания һәм Гондурас халкы дәүләт ярдәменнән башка яши һәм, ничек тә булса җан асрар өчен, гомер буе эшләргә мәҗбүр. Материаль ярдәмгә фәкать полиция хезмәткәрләре һәм хәрбиләр өметләнә ала.

Таиланд

Пенсияне 15 елдан артык дәүләттә эшләгән тайлар гына ала. Түләүләр күләме — 500 доллар. Калган гражданнарга пенсия каралмаган.

Гамбия

Пенсия фәкать бюджет оешмалары һәм дәүләт катнашлыгындагы коммерция фирмалары хезмәткәрләренә генә бирелә. Производствода эшләүче яки шәһәрдә яшәүче кайбер эшчеләр дә пенсиягә дәгъва итә ала, ә авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә һәм рәсми булмаган рәвештә эшләүчеләргә бу мөмкин түгел. Нәтиҗәдә, пенсияне гражданнарның 20 проценты гына ала.

Гана

Илдәге дәүләт фондлары хосусый һәм дәүләт секторы хезмәткәрләре, сәүдәгәрләр, фермерлар, кече бизнес вәкилләре белән эшли. Шулай ук хәрбиләргә, полиция хезмәткәрләренә һәм кайбер түрәләргә түләүләр каралган. Фактик рәвештә, эшләүче гражданнарның 10 проценты гына пенсия ала, ә калганнары картлыкта дәүләт ярдәменнән мәхрүм.

Нигер

«Формаль рәвештә пенсия системасы бар кебек, ә чынлыкта юк: картлыкта түләүләр халыкның 3 процентына гына бирелә», — ди экономистлар. Пенсия яше 55 дип билгеләнгән, ә уртача гомер озынлыгы 52 яшь. Моннан тыш, Нигер халкының күбесе рәвешттә эшләми, шуңа күрә түләүләр турында сүз дә була алмый.

Ботсвана

Илдә пенсия системасы гражданнарның дәүләт бюджетыннан билгеләнгән түләүләргә һәм эш бирүче түләүләренә нигезләнгән пенсияләргә хокуклы булуын күздә тота. Ләкин оешмалар эшчеләр өчен социаль салымны 5 елга бер тапкыр түләү таләбен сирәк үти. Шуңа күрә хосусый компанияләрнең 84 проценты фәкать минималь пенсия ала — 220 пула (1400 сум). Төп проблема шунда: пенсия яше уртача гомер озынлыгыннан 6 айга соңрак билгеләнгән.

Менә шушыларны укыгыз да уйлап карагыз: шулай начар яшиме бездә пенсионерлар? Бәлки, зарланып утырмыйча, пенсиягә өстәмә керем алу юллары турында уйларга кирәктер? Мәсәлән, бакча эшкәртергә, кош-корт үстерергә, җиләк-җимеш җыярга? Уйлап карыйк әле...

Чыганак: https://finance.mail.ru/

Нинди илләрдә картлар бөтенләй пенсия алмый?
Нинди илләрдә картлар бөтенләй пенсия алмый?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас