Дөнья бу
3 октябрь 2025, 01:11

Даим ЯУШЕВ. Ураза. Булган хәл

Бармагын авызыннан алды да, корт чаккандай, чәбәләнде. Шуннан минем колакка иелеп: “Күкәй күз! — диде. — Уразамны ачтырдың телең аркасында”. Баксаң, ул үз канын үзе йоткан икән.

Даим ЯУШЕВ. Ураза. Булган хәлДаим ЯУШЕВ. Ураза. Булган хәл
Даим ЯУШЕВ. Ураза. Булган хәл

Августның беренче атнасы үтте. Көннәр эссе. Күңелләр көр генә — арыш өлгерде, иртән уракка төшәбез дип, бригадир халыкны җыйды. Минем дә күңелдә сандугач сайрый. Быел беренче сыйныфка укырга төшәм.  җиде яшем тулып үтте. Әткәй-әнкәй күлмәк-ыштан юнәтте. Аяк өчен кайгырган юк, кырпакка кадәр яланаяк та йөреп була. Иң мөһиме — төпсез ыштаннан котылдым. “Белем запасым” әйбәт. Кырык дүрттән бирле, әткәй кайткач, “Кызыл таң” “укыйм”, ике апам, абыемнан хәтсез “гыйлем эстәдем”.

Әни урагын, чүпрәккә урап, кулбашына элде, бәйләме кулында. Мин бишекле кул арбасына төреп яткырылган җиде айлык сеңлем Бәйзәне ипләп кенә тартып барам. Арыш басуы ерак түгел, Каран суының аръягында. Су аша арбаны әни чыгарды. Үр мендек. Басу башында бәләкәй авылның “бөтен халкы” җыелган. Иң карт hәм иң савап иясе, авыл күрке, изге дин юлыннан гомер буе атлаган Миңлебану белән Мәрфуга әбиләр, бисмилла әйтеп, уракка кул салдылар. Калганнар белгән догаларын укып, теләк-ниятләрен әйтеп, алар артыннан үз кишәрлегенә төшеп китте.

1945 елның көтеп алган мизгеле җитте — урак башланды. “Выжт-гыжт, выжт-гыжт” — җанга сары май булып ягылган аваз! Төшләргә кереп, өндәге өмет иләслеге белән яшәткән көн туды. Ходай Тәгалә рәхмәтен генә салсын. Колакларга кергән урак авазы һәм борыннарны исерткеч кытыклаган арыш исеннән соң, күп тә үтмәс, авызга нектар булып ипекәй керер мәлләр дә ерак түгел.

Минем бурычмы? Әткәй сугыштан кайтып кереп, нәкъ тугыз айдан туган “матуркаебызны” чебен-кигәвеннән курчалау, ипи чәйнәп салынган чүпрәк имезлекне барлау. Ипие бетсә (“бетмәсә дә”), мин аны чәйнәп тутырырга тиеш. Соңгысын бик теләп башкарам. Чөнки ипи чәйнәгәндә үземә дә хәтсез “өлеш чыга”. Астын барлап торам. Әни ераклашкан саен артыннан әкрен генә тартып барам. Йокысыннан уянып борсалана башласа, әни аның искесен алыштыра, имезеп ала. Yзe  аны кысып-кысып сөя. Мин көнләшеп тә куям. “Тансыкбикәм”, “Алтынбикәм”, тагын әллә нинди иркә сүзләр әйтә. “Икенче оя бәбкәсе”,  ди. Ә без — алтыбыз — “беренче оядан”, ягъни сугышка кадәр туганнар.

Әниебезнең тау-тау теләкләр теләп, нәзер-әҗерләр әйтеп, сугыш чоры дими, hәp елны изге Рамазан аенда ураза тотып, төннәрен елый-елый Коръән укып, әткәйне тыны белән тартып кайтарып ирешкән бәхет җимеше итеп күрүе ул вакытта аңыма барып җитми иде.

Уракның быел уразага кергән көнгә туры килүен алда гел бәрәкәтле, мул, тыныч еллар гына тезелеп килүенә юрадылар. Әни дә уразага керде. Чөнки ул әткәй чыгып киткән көннән үк үзенә ант иткән: “Тәңрем! Башкайларын алты баласы хакына исән кайтар. Күзем йомылганчы ураза тотармын, намаз калдырмам!”

Кичтән күршебез, яшьтәше Хәмидә җиңги белән “әйтешеп” тә алдылар:

— Соң, бала имезгәндә ураза тотмый калсаң, Аллаһы Тәгалә кичермәс дисеңмени?

— Үзең соң, былтыр корсагың борыныңа җиткәндә дә казага калдырмадың.

— Нәзерем бик зурдан иде шул...

— Минекен дә беләсең бит инде, сүздән тайпылу юк...

Кишәрлек буйлап басу башын “такырлап” киткән кырыклап кешенең бик азы гына уразага кермәгәннәрдән иде.

Без дә бәләкәйрәк чакта еш кына “уразага кереп”,  сәхәргә тора һәм әнинең өлешенә керә идек. Ул елмаеп: “Уразагыз ничә сәгатькә барыр?” – дип куяр иде. Бездән аерып әллә ни ашамаса да, безнең корсакка да, “чираттан тыш”, барыбер ризык эләгә.

...“Икенче оя бәбкәсе” хәтсез йоклагач, шыңшып уянды. Байтак ераклашкан әнием артыннан апаемны алып киттем. Әни иелә-калкына арыш ура. Кулларына күз иярми. Тиз генә көлтә бавын төйнәп, көлтәсен дә бәйләп ташлый. Алар, өйрәнүдә яткан солдатлар сыман, тезелеп кала. Янына yк килеп басып: “Вәт инәкәй шәп ура-а...”, диюем булды, әнием баш бармагын урак белән кыеп та алды. Аны-моны уйлап тормады, каны бәреп чыккан сул кул бармагын авызына капты. Бармагын авызыннан алды да, корт чаккандай, чәбәләнде. Шуннан минем колакка иелеп: “Күкәй күз! — диде. — Уразамны ачтырдың телең аркасында”. Баксаң, ул үз канын үзе йоткан икән. Ә мин  бармакларым белән күз тирәсен капшап тавык күкәе эзлим. Ихата тавыксыз тормаса да, йомыркасы безгә сирәк эләкте. Берне урталай бүлеп биргән чаклары күз алдына килде. Беренче көнендә үк уразасы ачылуын ул бик авыр кичергәндер. Бала искесеннән чүпрәк ертып бармагын бәйләгәндә миңа гомерлек сабак бирде. “Беркайчан да кешенең эшенә, мактар булсаң да, баланың йөзенә, малның, ак сөтнең өстенә әйтмә. Күз тиюдән дә хәтәр нәрсә юк. Минем күзем каты түгел диючеләр дә мал үтереп куюы бар...”

Һәp язмасында бу кеше гел әнисе тирәсендә генә чуала дип уйлаучылар да булыр. Әмма безнең әниләр hәм аларның чордашлары үзләре үк безнең өчен, минем буын өчен Изге Китапка тиң иделәр.

Бу язмам белән мин дини пропаганда да алып бармыйм, ураза тотарга да өндәмим. Болар — һәркемнең ихтыяр эше. Мин тик безне тудыручылар буынының ихтыяр көчен генә калкурак күрсәтергә тырышам. Алтмыш биш яшемә баскач, бик соңлап, үткән Рамазан аенда мин да ураза тоттым. Һәм аның илаһи көчен, кыйммәтен һәм җан-тәнгә тәэсирен тойдым. Башкасын әйтеп тормыйм, бу гамәлне башкарган кеше үзе белә. Мин шуны аңладым: бездән алдагы буыннар, төрле тыюлар хөкем сөргәндә дә, барган юлларыннан тайпылмас өчен җанын фида кылырга әзер булган. Шуңа да бу язмага тотындым.

...Туксан беренче елның март-апрелендә әниебез бик нык авырып, урынга калды. Ферма юлында йөргән килене кулдан килгәнчә ярдәм итә. Ходайның рәхмәте, уразага кереп өлгәшкән иде. Көндез чәй, дару бирермен димә. Якын да килерлек түгел. Хәле начарайгач, энекәш докторның “әйбәтен”, әнине уразасыннан туктап торырга үгетләрдәен алып килде. Үзбәкстандагы апам (соңгы кайтуы) белән сеңлем кайтып төште. Аларны күргәч кенә уналты көн тоткан уразасыннан калганын казага калдырды.

“Сердечная недостаточность” диагнозы белән яткан сиксән дүрт яшьлек карчык терелеп аякка басты. Тагын өч елдан артык яшәде. Кирәкмәгән чакта, фанатик булып, үз-үзеңә зыян салырга да кушмый Китап. Гомерлеккә эчкән изге антыңны бозу — гөнаh саналса да. Әниебездән читкә тайпылып, бәләкәй генә авылыбыз кешеләреннән бу темага карата бер-ике мисал китермәсәм, язмамның бер чите китек булыр сыман. Без өйләнешкән елны, алтмыш дүрттә, Сәгадәтбану әби үлеп китте. Олы уллары сугыштан кайтып вафат булды. Уртанчысы Якутиядә — офицер. Кечеләре Рәшит — Төркмәнстанда. Бабай ялгыз калды. Картлыкның түрендә. Акча мул. Офицер улыннан ай саен пенсия сыман килеп тора. Әмма бабайны карар кеше калмады. Бабайның энесенең улы белән килене карашалар, аларның да үз дөньясы. Рәшит абзый Мәхмүзә җиңги белән кайтып төштеләр. Бабай күтәртү хәлендә урында ятып кына тормаса да, кеше ярдәменә мохтаҗ. Шул кайтудан җиңги ике елдан артык биатасын бала  урынына тәрбияләде.

Картлыгы чигенә җиткән Хөснетдин бабайны килене мунча кертте, тәһарәт алдырды hәм ике Рамазан аенда ураза тотарга ярдәм итте. Башка сүз артык монда, бигрәк тә Мәхмүзә җингигә карата. Бәләкәй генә иңенә өелгән савапны ничек күтәреп йөридер авылдаш җиңгәбез.

...Уразаның соңгы көннәрендә кече кызым авыз ачу ашына җыйды. Олы сугым суйганнар иде. Янәшәмдә “хәтле” hәм “соңгы оя” сеңелләрем дә утырды. Әткәй-әнкәй рухына багышлап дога укыдык. Һәм мин сеңелләремә теге “күкәй күз” вакыйгасын да сөйләдем. Кызым белән киявемнең бүгенге гамәле безнең әниләр чорын хәтерләтте. Әни бер сарык суйдырса да, кичтән ике-өч пар олылар чакырып, иттән авыз иттерер иде. Һәм: “Хөснетдин абзый, бер-ике аять әйт әле”, ди торган иде.

Ә без быел үзебезнең мәхәлләдән авыз ачтыру ашына чакырып мәҗлестә утырырдай кеше тапмадык җәмәгатем белән…

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Даим ЯУШЕВ. Ураза. Булган хәл
Даим ЯУШЕВ. Ураза. Булган хәл
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас