Дөнья бу
25 сентябрь 2025, 05:24

Флүр Абдракыйпов. Хыянәт

Марат мәхәббәт дөньясыннан фани дөньяга кайткач, каршылыклы хисләргә чумды,  ул бит берьюлы ике хыянәт ясады, беренчедән, үзенең хәләл җефете Мөнирәгә, ә икенчедән, үзенең якын күреп йөргән дусты Илгизгә. Әйтерсең ниндидер сазлы суга кереп батты да шуннан чыга алмыйча изалана.

Флүр Абдракыйпов. ХыянәтФлүр Абдракыйпов. Хыянәт
Флүр Абдракыйпов. Хыянәт

Эш бетүгә берәр сәгать калгач, Маратка Илгиз шылтыратты:

– Братым аска төш әле йомышым бар иде, – диде ул, сүзен озакка сузмыйча.

Бүген җомга көн, аннан соң ике ял көне, тышта август азагы, матур көннәр тора, ял көненә шашлыкка чакыра торгандыр инде, – дип, Марат кабинетыннан чыгып аска, вестибюльга төште. Анда култык астына катыргы тартма кыстырган Илгиз көтеп тора иде, кыяфәте бераз борчулы кебек тоелды.

– Тәк, тәк, шашлыкка чакыручы кыяфәтенә охшамагансың, нәрсәгә чакырдың? – диде Марат, күрешкәч.

– Юк, братым Маратым, бу юлы шашлык калып тора, мине кинәт кенә командировкага җибәрәләр, – диде Илгиз.

– Ничек инде ялга каршы командировка?

– Безнең оешмада шулай инде, Салаватка барып, Мәскәүдән киләсе кешеләрне каршы алырга әзерләнергә кирәк.

– Алай икән, – диде Марат.

– Менә Маратым, минем кайтып торырга вакытым юк, бу әйберне эштән соң Иринага кертеп бир әле, аңа шылтыраттым инде, – диде Илгиз, ул да ачуланды, ләкин эшне ташлап булмый бит инде.

– Ярар алайса, әйбәт кенә йөреп кайт, – дип тартманы алып калды Марат.

 Марат белән Илгиз бергә нефть институтын тәмамладылар, кичәләргә кызлар күзләргә дә бергә йөределәр, институтта укыганда ук бер кичәдә ике дус кыз белән таныштылар, туры килә бит шулай: ике дус егет, ике дус кыз белән очраша. Баштарак Илгиз Мөнирәне берничә көн озаткалап барды, ә Маратка ни кала инде, алар Ирина белән киноларга кергәләде. Бара-тора Ирина Мараттан читләшеп гел Илгиз белән очраклы очрашулар эзли башлады, я телефоннан шылтырата, я юлында очрый. Шулай итеп, азрак вакыт үтүгә, дуслар кызларын алыштырдылар да куйдылар. Берни булмагандай, Илгиз – Ирина белән, Марат Мөнирә белән очраша башладылар.

 Институтны тәмамлагач, Илгизне әтисе эшкә Уфада калдырды, Ә Маратны Туймазыга җибәрделәр. Илгиз белән Ирина озак та тормый өйләнештеләр, туй ясадылар. Туйлары бик матур үтте, Марат белән Мөнирә дуслары белән туй түрендә булдылар. Туйда әти-әниләре Илгизгә фатир бүләк итте. Марат Туймазыда кеше фатирында торды, Илгиз белән Ирина Мөнирәне дә алып еш кына Туймазыга Марат янына килеп йөрделәр, Марат та Уфага Илгизләргә баргалап торды, шулай дусларча яшәүләрен дәвам иттеләр алар.

Марат белән Мөнирә ике елдан соң, Марат Уфада эшли башлап фатирлы булгач кына өйләнештеләр. Марат үз эше буенча “Газ-Сервис” берекмәсендә эшли, Илгизнең дә эше нефть өлкәсе белән бәйләнгән, ә Ирина белән Мөнирә икесе ике мәктәптә укыта. Дуслар ял көннәрен күбрәк Илгизнең әтисе бүләк иткән бакчада ял итәләр.

Бу ялда бакчага барып булмады,  дип уйлап, Марат Илгизләр торган фатирның звонок төймәсенә басты. Ишек сызак кына ачылды, аннан эчке киеме өстенә халат элгән Ирина күренде:

– Ә, Марат, үт әйдә, мин хәзер, чак кына көт инде, –  дип, Ирина юыну бүлмәсенә кереп китте. Марат түргә үтеп, тартмачыкны өстәлгә куеп диванга утырды.

Азрак торгач, чәчләрен тастымалга төреп, өстенә халат элгән Ирина килеп Марат янына утырды:

– Я, Маратик, нинди яңалыклар бар? – диде Ирина, чәчләрен төзәтә-төзәтә.

– Хәбәр шул, бу ялда шашлык булмый, әнә Илгиз сиңа посылка җибәрде, – диде Марат.

– Мин хәбәрдар инде, Илгиз шылтыраткан иде, соң, үзеңнең хәлләр ничек, Маратик, без күптән икәү генә калып сөйләшкән юк бит .

– Сөйләшеп торабыз бит, ярар мин кайтам, –  дип Марат диваннан тора башлады.

– Юк, юк Маратик, мин сине җибәрмим әле, хәзер икәүләп чәй эчәрбез, сине дә бит өеңдә Мөнирә көтеп тормый , –  диде Ирина.

Каян белә икән,  дип уйлады Марат, чынлап та, иртән эшкә киткәндә Мөнирә: “Берүземне җибәрсәң, бер көнгә авылга кайтып килер идем, әни чирләбрәк тора икән”, – дигән иде. Бергә кайтырга машиналары булмагач, “Ярый, автобус белән кайтып кил инде”, – дигән иде Марат.

– Әйдә, әйдә аш бүлмәсенә үт, –  дип, Ирина Маратны сөйрәп дигәндәй аш өстәле янына утыртты, йөгергәләп ризыклар тезде, өстәлдә шәраб та пәйда булды, үзе сөйләвендә булды:

– Эш беткәч уйнарга ярый диеп кем әйткән әле?

– Тукай инде, Тукаебыз, –  диде Марат.

–  Менә без дә Тукайның сүзеннән чыкмыйк, –  диде Ирина, бокалларга вино коеп.

–  Кирәкмәс, Ирина, беләсең бит минем тиккә генә эчкәнем юк.

–  Тиккә генә түгел, очрашуга, әллә минем белән эчәсең килмиме?

–  Эш аңарда түгел.

–  Нигә читләшәсең, син бит элек алай түгел идең, Маратик, –  дип, Ирина бокалны Маратның кулына ук тоттырды, кая барсын, Марат Ирина белән чәкештереп эчәргә мәҗбүр булды. Ирина үзенең бокалын эчеп куйгач арттан Маратны кочып алды:

–  Син, Маратигым, үзгәргәнсең әле, элегерәк кыю идең, исеңдәме, без икәү тәмләп, тын кысылганчы үбешә торган идек, әле безгә кем комачаулый? – дип Маратны үбәргә иелде.

Әллә эчкән шәрабтан, әллә Иринадан килгән ислемай исеннән, әллә колак төбендә Иринаның еш-еш тын алуыннан, Маратның башы әйләнеп киткәндәй булды, ул карыша алмады hәм аларның иреннәре бергә кушылды, үбешү озакка сузылды. Ниhаят Ирина еш кына тын ала-ала:

–  Менә Маратым, безгә икәү рәхәт бит, ә тегеләр теләсә нишләсеннәр, –  диде. Марат Иринага текәлеп карап:

–  Кемнәр ул тегеләр?

–  Илгизне әйтәм инде.

 Ирина бокалларга тагын шәраб салды, Марат бу юлы кыстатып тормады. Шулай ара-тирә капкалап утыргач Марат Иринаның йокы бүлмәсендә, аның кочагына барып кергәнен сизми дә калды...

 Марат  мәхәббәт дөньясыннан фани дөньяга кайткач, каршылыклы хисләргә чумды,  ул бит берьюлы ике хыянәт ясады, беренчедән, үзенең хәләл җефете Мөнирәгә, ә икенчедән, үзенең якын күреп йөргән дусты Илгизгә. Әйтерсең ниндидер сазлы суга кереп батты да шуннан чыга алмыйча изалана. Ул шулай уйларына чумып ята, үзен җәзалый, ә Мөнирә аны кысып кочаклый, битләреннән, колакларыннан сыйпап үбә, нидер сөйли, ә Марат башындагы буталчык уйлар белән бәхәсләшә.

– Маратым, алар икәү булганда безгә дә очрашырга ярамыймыни? – дигән сүз Маратның колагына керә.

– Ә кемнәр икәү?

–  Әйтсәм әйтим инде: Илгиз белән Мөнирә.

Марат, Иринаны кысып тотты:

– Ничек инде, мин аңламыйм?

– Илгиз белән Мөнирә күптән очрашалар бит, әле дә алар бергәләр.

Маратның йөрәге бик еш кына тибеп алды, торып утырды.

– Син йөрәгеңә якын алма, без Илгиз белән күптән инде ир белән хатын кебек тормыйбыз, күрәсең килсә, менә кара, дип, Маратка телефон тоттырды.

Экранда ниндидер кино барган кебек, авыл йорты эче күренә, менә яткан караватыннан юрганын ачып кемдер торды, тукта, тукта бу Илгиз түгелме соң? Әйе Илгиз бит, йорт эче дә – Илгизнең бакчадагы йорты эче.

Марат текәлеберәк карады, сурәте күренә, ә тавышы юк. Караватның икенче яртысында кемдер төренеп яткан, менә ул да юрганын ачып тора башлады, Маратның тыны кысылды, куллары белән телефонны кысып тоткан, тагын да кыса төшсә, телефон шартлап ярылыр иде. Бу бит аның Мөнирәсе, менә сиңа мә...

Ирина Маратны кочаклап алды:

–  Маратым берүк тынычлан, без алардан үчне алдык бит инде. Мин аларның очрашканнарын белгәч, Илгизгә ялынып, күрше бакчада әйберләр югала, караклар иөри башлаган, дип, урамга да, өй эченә дә видеокамералар куйдырттым. Куючыларга тагын да акча түләп, үземнең телефоннан карарлык итеп эшләттердем, анысын Илгиз белми, менә шундый кино, –  дип тәмамлады Ирина сүзен.

– Аларның очрашканнарын белгәнемне Илгиз белә, бүген дә эләгешеп алдык, “Алайса мин синең янга Маратны җибәрәм”, – диде hәм менә без бергә.

 Юлда йөргәндә, кунакханәләрдә яшәгәндә, чит кешеләр кайвакытта үзләренең хис-тойгылары белән бүлешәләр. Минем белән дә шулай булды, бу хәл-вакыйганы миңа Туймазы кунакханәсендә бүлмәдәшем Марат сөйләде.

– Абый, Сез – күпне күргән кеше, миңа нинди киңәш бирер идегез соң, бик яратам шул Мөнирәне, ул үзе минем бу хәлне белгәнемне белми, шулай да торышында ниндидер сакчыллык сизелә. Илгиз белән элекечә түгел, сирәк кенә, коры гына аралашып яшибез, ул да сизенә ахрысы. Менә ике ай инде нәзек җепкә hавага асылынып куйган кебек яшим, җеп өзелерме, әллә җил уйнатып Иринаның кочагына итеп салырмы? – дип тәмамлады сүзен Марат.

 Тормышта азмы-күпме тәҗрибәм булса да, мондый вакыйганы беренчегә ишетәм hәм Маратка нинди киңәш бирергә дә белми идем... Әмма үземне ничектер шакшы суга коенган кебек хис иттем. Якын дуслар... Ахирәтләр... Һәм шундый ямьсез финал!

Флүр Абдракыйпов. Хыянәт
Флүр Абдракыйпов. Хыянәт
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас