

Саумы, Илнур! Мин сиңа дəшəм,
күңелем белəн, йөрəгем белəн дəшəм!
Ишетəсеңдер, аңлыйсыңдыр син мине.
Юк, мин хəзерге Илнурга түгел, үземнең
яшьлек юлдашыма, тəүге һəм соңгы
мəхəббəтемə, минем өчен иң якын, иң
кадерле булган, мине өзелеп сөйгəн, ми-
нем өчен барысын да эшлəргə əзер тор-
ган тугры дустыма дəшəм.
Исеңдəме, Илнур? Быелгы кебек үк,
матур яз иде. Май ае. Ярларында гөллəр
чəчəк ата торган, бөдрə таллар, зифа
тирəклəр үсə торган кечкенə генə Сүлле
елгасы. Җырларда гына җырлана торган
кояшлы иртə иде. Су коенганда таныш-
тык без синең белəн. Мин практикага
кайткан идем. Син армия сафларыннан
хезмəт итеп кайтып, шушы авылда эшли
башлаган идең.
Башта без синең белəн дуслар,
сердəшлəр булдык. Аннан, үзебез дə
сизмəстəн, дуслыгыбыз мəхəббəткə
əверелде. Тиздəн мин дə имтиханнарым-
ны уңышлы тапшырып, авылга кайтып
эшли башладым. Җиңел түгел иде миңа,
тик мин тормышта өстəн генə йөзəргə
өйрəнмəгəн идем. Кечкенəдəн үк эш
сөяргə, авырлыкларга түзəргə күнегеп
үстем. Янында сөйгəн кешесе булганда,
хезмəтенең кирəк икəнен, аз булса да,
кешелəргə шатлык китерə алганын сизеп,
дəртлəнеп эшлəп йөргəн унсигез яшьлек
кызга ни кирəк соң тагын? Тормыш үзе
матур бер җыр булып тоела иде. Бик
бəхетле идем мин. Һəм гомер буе шулай
булыр кебек тоела иде. Айлы кичлəр,
тын сукмаклар, бары тик безнең өчен
генə сайраган сандугачлар, барысы да,
барысы да бар иде. Безнең өчен генə ян-
ган, безгə генə карап торган якты йолдыз-
ларыбыз да бар иде. Һəм ул йолдызлар,
маяк булып, безнең тормыш юлын мəңге
шулай яктыртып торыр төсле иде.
Көз җитте, салкын җиллəр сары яф-
ракларны бөтереп йөрттелəр. Карлы
яңгырлар яуды. Тик минем күңелемдə
һаман яз иде. Исеңдəдер, Илнур, синең
бик якын дустың бар иде, Гаяз исемле.
Бик якын итə идең син аны. Күп вакытны
без өчəү бергə үткəрə торган идек. Менə
шул Гаяз, очраган саен, миннəн күзен ал-
мый, озак итеп карап тора иде. Мин аңа
игътибар итмəдем, дөресрəге, вакытын-
да бу күз карашының серен ача алмадым
һəм ачарга телəмəдем дə. Чөнки миңа
“күз атучылар” бер ул гына түгел иде бит.
Күплəрнең башын əйлəндерə алганмын,
күрəсең, ул вакытта.
Тик мин сине генə өзелеп яраттым.
Исеңдəдер, без урамга куелган репродук-
тордан жыр тыңладык, бик матур жыр:
Син минем шатлык илем,
Югалту-табышларым...
“Ə мин таптым инде, беркайчан да
югалтмам”, – дидең син, ышанычлы итеп,
җырга кушылып. Тормыш иптəше булыр-
га тəкъдим ясадың, ə мин риза булма-
дым. “Иртə əле безгə ул турыда уйларга”,
– дидем. Ни өчен риза булмаганымны
син белмəдең. Хəзер ул турыда уйла-
сам, көлке тоела, кешелəргə əйтерлек
тə түгел – оят. Минем бит бер əйберем
дə юк иде. Тормышыбыз жиңел түгел иде
безнең. Биш баланың иң өлкəне – мин,
əниебез берүзе эшли, җитмəсə, яңа йорт
җиткереп маташабыз. Ул вакытта бит
əле авылда киленне ата-анасының бай-
лыгына, нəселенə, бирнəсенə карап алу
йоласы бар иде. Сезнең тормыш белəн
безнеке бер түгел иде шул. Билгеле,
чүпрəк җитмəү генə безнең бəхетебезне
ким итə алмас иде, икəүлəп эшлəп, бары-
сын да тапкан булыр идек. Тик мин ул ва-
кытта моны хəл итə алмаслык проблема
дип уйладым, ə бу турыда сиңа əйтергə
көчем җитмəде. Син үпкəлəдең, вакыт
үткəрергə генə йөрисең, мəхəббəтең
чын түгел, башкалар белəн дə чуаласың,
дидең. Чуалмадым мин башкалар
белəн, тик шаян идем, һəм, өстəвенə,
бераз җиңел акыллырак та булганмын.
Егетлəрне үчеклəргə бик ярата идем.
Син моны күңелеңə авыр алгансың,
көнлəшкəнсең, ə минем төптəнрəк уй-
лап карарга акылым җитмəгəн. Син,
ни өчендер, сирəгрəк килə башладың,
бəлки, арый да торган булгансыңдыр,
билгеле, сезнең эшегез дə җиңелдəн
түгел иде.
Исеңдəме, инде ничəнче кат атлап
үткəн урамнарны тагын урадык. Суык
иде, карлы яңгыр ява иде, аяк асты
пычрак. Лəкин без бернигə дə игъти-
бар итми, бер-беребезгə сыенып атла-
дык та атладык. Син миннəн “Юксыну”
җырын җырлавымны үтендең. Мин кар-
шы килмəдем, җырның азагына син дə
кушылдың.
Тормыш юлларыбыз шул кичтə
Аерылды төрле якларга,
Ə шулай да иркəм гел истə,
Алыштырмам аны ятларга...
Шулай җырлый-җырлый озак йөрдек.
Аннары син мине, гадəттəгечə, капка
төбенə кадəр озата килдең, тыныч йокы
телəдең. “Иртəгə очрашканга кадəр
хуш”, – дидең. Лəкин без инде иртəгə
дə, яңадан да беркайчан да очраша ал-
мадык. Шул кичтə тормыш юлларыбыз
төрле якка аерылганын һəм башка бер-
кайчан да кушылмаячагын йөрəгебез си-
зеп жырлаганбыздыр, бəлки.
Мин сине өзелеп көттем, тик син
килмəдең. Синең яңа гына институт
тəмамлап килгəн укытучы кызны оза-
та китүеңне əйттелəр. Миңа ничек кыен
булганын, бу көтелмəгəн хəлне ничек
авыр кичергəнемне белсəң иде, Илнур!
Шул вакытта минем яныма Гаяз килде.
“Гөлнур, сине озатып куярга мөмкинме?
– диде. Минем өчен кем озатып куйса да
барыбер иде. Ялгызыңа мондый вакытта
бигрəк кыен, ə кеше белəн булса, бераз
жиңелрəк.
“Рəхим ит”, – дидем мин. Без урамнан
караңгы тыкрыкка таба атладык. “Минем
тартырга беткəн икəн, безгə кереп сига-
рет кына алып чыгыйк”, – диде Гаяз ялва-
рулы тавыш белəн. “Алып чыга бир, мин
сине капка төбегездə көтеп торырмын”.
Гаязларның капка төбенə життек. Тик ул
тəмəке алырга керергə ашыкмады, ми-
нем кулларымнан тотып: “Гөлнур, сине
бик күптəннəн яратып йөрим, миңа тор-
мыш иптəше бул, мин синең өчен бары-
сын да эшлəргə риза”, – диде. Мин кар-
шы төштем, бары тик Илнурны гына яра-
туымны һəм миңа башка беркемнең дə
кирəк түгеллеген əйттем. “Син юкка аңа
ышанып йөрисең, ул синнəн ничек коты-
лырга белми. Кирəкмисең син аңа, – дип
дəвам итте Гаяз. – Ə мин сине беркая да
җибəрмим, син минеке булачаксың!”
Күз яшьлəрем дə, ялваруларым да
тəэсир итмəде. Шулай тарткалашып тора
торгач, төн уртасы үтте, таң якынлашты.
Мин туңдым, калтырый башладым, ба-
шым авыртты. Боларның барысының да
өнме, əллə куркыныч төш кенəме икəнен
аермас дəрəҗəгə җиттем. Илнурга ка-
рата нəфрəтем дə бик көчле иде, мин
аңардан үч алырга телəдем. Һəм, кая
барганымны да белмичə, Гаяз белəн
янəшə атладым.
Ишекне ачып керүгə, аяк астыма
мендəр салдылар. “Төкле аягың белəн,
килен! Саумы, килен!” – дип, миңа кул
бирделəр. Димəк, мин – килен, димəк,
минем язмышым шушы һəм мин аңа буй-
сынырга тиеш!
Таң атты, өстəлгə таба белəн коймак
менеп кунаклады, чынаяклар чылты-
рады, аксыл парларын бөркə-бөркə,
төтененə тыгылып, самавыр чыжлады.
Ишек алдында казлар каңгылдады, са-
рыклар кычкырышты, сыер мөгрəде.
Бар да бетте, кире кайту өчен юл-
лар биклəнде. Мин – килен. Телəсəм-
телəмəсəм дə, мин килен. Чөнки минем
əбием дə, əнием дə, апаларым да килен
булган... Тормыш шулай куша, бу языл-
маган законны бозарга минем генə көчем
җитəрлек түгел. Хуш, яшьлегем, хуш
мəхəббəтем, хуш, Илнурым. Мин инде
башка беркайчан да синең янəшəңнəн
атлый алмам, синең күкрəгеңə сыена
алмам, йомшак бөдрəлəреңнəн сыйпый
алмам. Мин бу татлы мəшəкатьне инде
башка кешегə калдырдым. Ə бит сине
генə яратам, Илнур. Мəңге яратырмын,
йөрəгемдə йөртермен. Улыма да синең
исемеңне кушармын. Тормыш миннəн
сине тартып алды, лəкин йөрəгемнəн
синең сыныңны тартып ала алмас.
Ерактагы якты йолдызым булып, ми-
нем тормышымны яктыртып торырсың,
адашсам, юл күрсəтерсең. Соңгы сулы-
шымны алганда да минем күз алдымда
син булырсың. Салкын кабергə кергəндə
дə синең исемеңне кабатлармын, Илнур!
Кич белəн безгə никах укыдылар, са-
мавырдан чəй агызганда кулларым кал-
тырады. Кыен иде миңа бу усал язмыш-
ка буйсынуы, лəкин мин түздем, ире-
немне тешлəп, тешемне кысып түздем,
кечкенəдəн үк түзəргə өйрəнгəн идем
шул.
Безнең авылда шундый йола бар:
никах укыган вакытта ишек биклəнə,
беркем дə керергə тиеш түгел, керсə,
яшьлəрнең тормышы тыныч булмая-
чак, имеш. Безнең нихакта каты итеп
ишек шакыдылар. Бу син идең, Илнур.
Билгеле инде, сине кертмəделəр. Ə бит
син мине элеккечə үк яраткан булгансың.
Бармагансың син укытучы кызны оза-
тырга, авырып урында яткансың. Миңа
əйткəннəре мəкерле гайбəт, безне аеру
өчен корылган тозак кына булган. Ə мин
үземнең беркатлылыгым аркасында то-
закка элəккəнмен.
Без тагын очраштык, билгеле, берничə
минутка гына. “Син нəрсə эшлəдең,
үзеңне дə, мине дə бəхетсез иттең?!”
Шул булды синең сүзлəрең. Бу юлы
инде Гаяз түгел, син миңа текəлеп ка-
рап тордың. Чиксез яратуыңны да,
үпкə, сагыш, əрнү-сагынуыңны да һəм
беркайчан да мине гафу итə алмаслык
нəфрəтеңне дə күрдем мин синең ма-
тур коңгырт күзлəреңдə. Йөрəгеңнең
əрнүенə түзмичə сыгылган идең син,
Илнур. Горур башың иелгəн иде бу ми-
нутта. Бер сүз дə əйтə алмадың, авыр
сулап борылып киттең. Акрын гына,
телəр-телəмəс кенə. Бик якын идең син
миңа. Мин сиңа эндəшə алам, кире бо-
рып китерə алам. Лəкин инде моңардан
ни файда? Гафу ит, дип əйтə аламмы соң
мин сиңа? Юк, бу изге сүзлəрне əйтергə
минем хакым юк! Синең арттан күзлəрем
талганчы карап калдым, сулышым кы-
сылды, күзлəремнəн яшь акты, минем
дөньяда яшəвемнең бер мəгънəсе дə
юк иде. Лəкин мин бит түзəргə өйрəнгəн,
түзəргə!..
Туебыз Яңа елга билгелəнгəн иде.
Мин Гаяздан сине чакырмавын үтендем.
Ул чакыргандырмы, юкмы, анысын мин
белмəдем. Тик ишекне беренче башлап
ачып керүче син булдың. Бераз кызып
алу тəэсиреннəнме, əллə түземлегең
бетепме, өстəлгə капланып еладың, та-
вышсыз гына еладың, күз яшьлəреңне
яшерергə телəмəдең. Шушы туйда инде
без синең белəн соңгы тапкыр вальс
əйлəндек. “Без барыбер бергə булчак-
быз, шулаймы? Йə инде, жавап бир!” –
дип пышылдадың син. “Соң инде, соң,
Илнур – бик соң инде...” дип җавапладым
мин. Шау-шу, ыгы-зыгы иртəнгə кадəр
барды. Иң соңгы кеше булып син кайтып
киттең.
Көннəр сизелми үтте, ə төннəрен ничек
җəфаланганымны белсəң иде! Белмим,
каян миңа шулкадəр көч килгəндер.
Бəлки, бу ахмакларча түземлелек кирəк
тə булмагандыр. Тик хəзер мин үзем өчен
түгел, өченче кеше, булачак улым өчен
кайгырырга тиеш идем. Үз бəхетемне
җимердем, лəкин сабый бəхетен
җимерергə, кайбер җилбəзəк хатыннар
кебек, яшьлекне куа чыгып китəргə ха-
кым юк. Юк, монысы инде мин эшли ала
торган эш түгел.
Гаяз белəн сез дуслар гына түгел,
күршелəр дə идегез бит əле. Безгə сирəк
булса да, бер-беребезне күргəлəп торыр-
га туры килде. Ə бу күрешүлəрнең ярага
тоз сибү икəнен, икебезгə дə бик авыр
булуын əйтеп торасы да юк. Шуның өчен
мин синең авылдан китүеңне үтендем.
Син минем телəгемне үтəдең.
Көннəр бер-бер артлы үтə торды. Мин
дə Гаязга иялəшə төштем. Ə мəхəббəт,
ярату? Кешенең гомере ике килмəгəн ке-
бек, болар да ике түгел, бер генə була тор-
ган нəрсəлəр икəн... Улым дөньяга килде.
Сөбханалла, шундый матур, акыллы,
иркə бала булды ул! Күңелемдəге буш-
лык бераз тулгандай булды. Куанычым
да иде хəзер.
Без дə авылда яшəмибез инде, Илнур.
Икəү бергə атлаган сукмаклардан ялгы-
зым атлавы газаплы булганга. Һəр агач,
һəр чəчəк сине хəтерлəткəнгə. Назлы
җиллəр синең кулың булып чəчемнəн
сыйпаганга, язның асыл җырчылары –
сандугачлар тавышы синең соңгы тап-
кыр суырып үпкəнеңне исемə төшергəнгə
китəргə мəҗбүр булдым авылдан. Тик
йөрəгеңнəн качып котылып булмый икəн
шул. Еллар үткəн саен мəхəббəтем арта,
йөрəгемдə һаман тирəнрəк урын ала
бара. Хəзер инде кызым да бар, Илнур.
Тик бəхет кенə мине нигəдер һəрчак урап
үтə. Ə Гаяз яхшы иптəш була алмады,
хəмерне балалардан, миннəн артыграк
күрде.
Түземлелек миңа артык кыйбатка
төште, ахры, сəламəтлегемнең какша-
ганлыгын сизəм соңгы вакытларда...
Тик мине үлем куркытмый. Үлем дигəн
нəрсə булмаса, кешелəр яшəүнең искит-
кеч матур икəнен белмəслəр, яши-яши
дөньядан туеп, җилəп бетəрлəр иде.
Бəхет – бəхеткə, ə бəхетсезлек –
бəхетсезлеккə ялгана, дилəр. Юк, мин
бəхетсез түгел, түгел! Минем өчен бəхет
син ул. Тынычлыгымны, шатлыгымны,
дөньяның ярты гүзəллеген син үзең
белəн алып киттең. Мин дə синең янда,
күңелем, йөрəгем, сөюем синең янда.
Шулай булгач, син күпме яшəсəң, ми-
нем дə гомерем шулкадəр дəвам итəр.
Тик син мине бөтенлəй хəтереңнəн
генə чыгарып ташлама. Мине онытсаң
да, жырыбызны онытма. Син бу жыр-
ны минем туйда да сорап алып жыр-
латкан идең. Ул җыр əле дə колагымда
яңгырап тора. Мəхəббəткə һəйкəл куеп
буламы, дисəлəр, була, дияр идем мин.
Мəрмəрдəн түгел – жырдан.
Син – минем шатлык илем,
Югалту-табышларым...
Тылсымлы мəхəббəт дөньясына аяк
басучы кызларга шуны əйтер идем мин:
бəхетле булыр өчен сафлыкка, яхшы-
лыкка омтылырга, бəхетең өчен көрəшə
белергə, беркайчан да өметсезлеккə
бирелмəскə, үз-үзеңне кулда тота
белергə кирəк. Ə инде авырлыклар
килсə, əниеңə мөрəҗəгать ит. Исеңдə тот:
кайда гына булсаң да, нинди авыр хəлдə
калсаң да, иң тугрылыклы ярдəмчең, иң
дөрес юлны күрсəтүче əниең булыр.
Яши белеп яшəгəндə, тормыш – җыр,
гүзəллек, сафлык, мəхəббəт һəм бəхет
ул. Уйламый эшлəгəн бер кечкенə
хата зурына этəрə, ялгыш атлаган бер
адымың соңыннан гомерлек үкенечкə
сала.
Тигəнəккə күбəлəклəр кунмый. Тигəнəк
ботагына басып сандугач та сайрамый…
***
Автор турында
Мин, Əхмəтова Тəслия Миңлегали кызы, 1953нче елның 10нчы маенда Ярмəкəй райо-
ны Рəтамак авылында туганмын. Туган авылда урта мəктəпне тəмамладым. Аннан
соң Уфа сəүдə техникумын гел бишле билгелəренə генə тəмамлап, дүрт дистə елга
якын шушы өлкəдə эшлəдем.
Иҗади сəлəт əти-əниемнəн килгəн дип исəплим. Алар шигырьлəр яза иде. Беренче
шигырьлəремне мəктəп елларында яза башладым. Дүртөйледə эшлəп килгəн “Дулкын”
иҗади клубы киңəше белəн сезнең игътибарга бер мəхəббəт тарихын тəкъдим итəм.