

… Зәйнәп ханымның хәзер бөтен дөньясы – дүрт стена. Автоавариягә эләгеп, бик каты имгәнеп коляскага береккәненә дә дүртенче ел китте. Көннәр-төннәр буена шушы тар бүлмәдә. Уйларның ниндие генә килми дә, кайларга гына алып китми. Нигә тормышында аңа гына бөтен нәрсә аркылы килеп торды соң әле? Ә бит гомер юлы яхшы гына башланган кебек иде…
Зур, тату гаиләдә үсте, урта мәктәпне иң алдынгылар арасында тәмамлады, шул ук елны институтка керде. Диплом алып чыккач, аны зур гына авыл мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрделәр. Тик ике ел гына рәхәтләнеп үз һөнәре буенча эшләп калды ул. Алтмышынчы еллар иде, бөтен милли мәктәпләрдә барлык фәннәрне дә урыс телендә укытуга күчерделәр, туган телгә нибары 2-3 сәгать кенә торып калды. Атнасына. Ул күләм белән генә кая барасың? Балаларны туган телләреннән аеру сәясәтенең башлангычы иде бу. Шуңа җан әрнеде.
Соңлабрак булса да кияүгә чыкты. Ире авылда яшәргә теләмәде. Шәһәргә килеп урнаштылар. Монда һөнәре буенча эш таба алмады. Йә мәктәп-интернатта тәрбияче, йә китапханәче булып эшләргә туры килде. Кызына ике генә яшь иде – ире ташлап, икенче хатынга китте. Инде менә инвалидык. Шулай да аның җанын иң әрнеткәне, иң хафаландырганы – бердәнбер кызы белән уртак тел таба алмау, төгәлрәге – кызының каты табигатьле, тискәре булып үсүе. Каян килгәндер аңа шундый бәгырьсезлек, тупаслык, югыйсә, үзенең нәселендә мондый каты күнелле кеше юк иде. Күрәсең, атасы ягына тарткандыр. Шулай тупас табигатьле иде шул ул.
Ана белән кыз арасында конфликт күптән башланды. Өченчедәме укыганда мәктәптән кайтты да әнисенә дәгьва белдерде:
– Нигә миңа Әминә дип исем куштың? Хәзер мине «Аминь» дип ирештерәләр. «Бетте» дигән сүз бит.
– И, кызым, – диде. – Бик тә матур исем ич. Хәзер ул сирәк тә. Ә бит кая карама Альбина да Альмира. «Әминә» дип йомшак итеп әйтсеннәр. Юк шул, килештерә алмады. Хәзер инде «Аля» дип кенә йөртәләр. Кызы үзе шуңа бик канәгать. Бераз үсә төшкән иде, тагын әнисенә яңа таләп:
– Нигә әти безнең белән тормый?
– Соң ни эшләтим, икенчене тапкач.
– Димәк, үзең гаепле, үзең тота белмәгәнсең.
Күпмедер вакыт үтүгә тагын җанга тия:
– Нигә без бер генә бүлмәле фатирда торабыз? Әнә башка кызларның үз бүлмәләре бар!..
– Монысына да шөкер итик, син бәләкәй чакта әнә күпме вакыт кеше почмакларында яшәргә мәҗбүр булдык…
Кызы үскән саен таләпләре арта барды. Инде хәзер, нигә мине табиблыкка укытмадың, мин шәфкать туташы гына булып калдым, табиблар безгә әмер биреп кенә утыра, ә без көн буе йөгерәбез, ди. «Соң, кызым, үзең мединститутка имтихан биреп карадың, керә алмадың бит», дигәнгә җавабы әзер: «Башкалар акча биреп укырга керә, ә син бирә алмадың», – ди. Ялгыз анага андый зур акчаны кайдан алырга инде – монысын да аңларга теләми. Кияүгә чыкканда тагын конфликт. «Кызым, нигә инде башка милләт егетенә чыгасың, үзебезнең мөселман кешесе юкмыни?!» – дигәнгә ачуы гына кабарды: «С ним мне жить. Что ты понимаешь в любви!» – дип кенә җибәрде. Килешергә туры килде, ни эшләмәк кирәк. Хәзер инде кызы әнисе белән бөтенләй татарча сөйләшмәс булды. Әнисе татарча эндәшсә, анысы – урысча җаваплый. Янына килеп йөрүләре дә сирәгәйде. Менә оныклары туды. Зәйнәп ханым зур куаныч белән каршылады аны. Тик исем кушканда тагын каршылыклар килеп чыкты. Анысы да аларча булды. Үзе барып йөри алмагач, сирәк күрә хәзер Зәйнәп оныгын. Ул аны гел сагынып яши. Кызы улын ияртеп килсә, куанычыннан ни эшләргә белми. Тик менә тагын хафа: бер килүендә караса, ни күрә – биш яшьлек баланың муенына тәре такканнар.
– Ни эшләвегез бу? Күземә күрсәтмәгез шуны, – дип әйтергә дә өлгермәде, кызы баласын җилтерәтеп алып чыгып та китте. «Я у них живу, у них свои законы, они мне создали условия жизни», – дигән сүзләре генә ишетелеп калды.
Шуннан бирле инде килгәннәре юк. Өзгәләнә ананың җаны. Аяклары йөрмәгәне генә җитмәгән, күңеле дә яралы хәзер. Ирексездән күзләргә яшь тыгыла. Язмыш нигә шулай бер кешегә каныкса, кайгы-хәсрәтен өсти генә бирә икән… «Ярый, түземле булыйк, – дип үз-үзен тынычландыра Зәйнәп. Вакыт – иң яхшы табиб, диләр бит әле. Биш яшьлек сабый гаепле түгел. Менә үсә төшәр, дөньяны үзе аңлый башлар. Менә шунда нәнәсе белән дә аңлашыр. Өмет бар бит әле аңарда. «Нәнәй», дип эндәшә дә башлаган иде, «исәнмесез» дип килеп кергән иде. Зәйнәп шунысына да шөкер итә. «Бердәнберем» дип үстергән иде кызын. Инде бердәнбер өмете оныгына күчә. Аклансын иде өметләре.
…Зәйнәп ханым өчен бүген дөнья белән аралашуның төп чарасы – радио. Менә әле дә аннан җыр яңгырады:
Заман авыр, димә әле,
Башыңны имә әле,
Авыр булса да матур ул
Бу дөнья дигәннәре…
Зәйнәп ханым, арбасын тәгәрәтеп, тәрәзә янына килде. Пәрдәләрен ачты. Әнә нинди матур итеп кояш чыгып килә. Яңа көн башлана. Бәлки, бүген аның бердәнбере килер…
Фото: Freepik.com