Дөнья бу
9 сентябрь 2025, 15:13

Рәфил САМАТОВ. Эт рәхмәте

Тик адәм балаларын тормышта күңелсезлекләр һәрдаим сагалап кына тора шул. Бервакыт кичке караңгыда үзе яратып, күңел биреп шөгыльләнгән иҗат клубы җыелышыннан кайтып килгәндә, Айратка наркоманнар һөҗүм итте. Әфьюн кулланып тилергән, аңнары томаланган, йөзләрендә кеше төсе калмаган хәшәрәтләрнең берсе, егетнең күкрәгенә пычак терәп, аннан зур сумма акча таптыра башлады.

Рәфил САМАТОВ. Эт рәхмәтеРәфил САМАТОВ. Эт рәхмәте
Рәфил САМАТОВ. Эт рәхмәте

…Балачактан эчкерсез, нечкә күңелле булып үсте Айрат. Урта мәктәптә белем алды, югары уку йортын тәмамлады, төрле урыннарда хезмәт салып, гаилә корды, гомумән, шатлык-куанычка бай мизгелләре һәм борчулы мәлләре дә күп булды тормышында. Ә бер көн килеп бар дөньясы буталып, челпәрәмә килде: берүзе, япа-ялгызы торып калды. Шул чагында да бәгыре катмады аның: әүвәлгечә хис-тойгыларга бирелергә яратты, табигатьтәге төрле күренешләрне сокланып күзәтте. Акрын гына сызылып таң атуы, аяз күктә көләч кояш елмаюы, өрфиядәй аксыл болытларның талгын гына агылуы, кичләрен күк гөмбәзенең алсу шәфәкъ нурына коенуы, кошларның үзәк өзгеч моңлы итеп сайравы, чикерткәләр чеңләве, чишмәләр челтерәве, ел фасылларының алышынуы – һәммәсе дә егетнең күңел күзендә булды. Кышкы зәмһәрир салкыннарда җимлек ясап элә дә кошларны сыйлый. Канатлы дусларының чыр-чу килеп ризык чүпләгәнен күзәткәндә, гамьсез балачагын искә төшерә. Дөньядагы гаделсезлекне, төрле кире күренешләрне һич өнәмәде, берәдәк этләрне һәм мәчеләрне дә ихлас күңеленнән кызганды ул.

…Гомеренең иң катлаулы чорында тормышын кискен үзгәртеп җибәрергә үзендә көч тапты Айрат: зур булмаган шәһәр янында урнашкан шәхси предприятиегә эшкә урнашты. Берничә ел буена бик аз хезмәт хакына коточкыч авыр эш башкарса да, барысына да түзде. Җитмәсә, йөреп эшләве дә бик читен: олы юл буенда урнашкан тукталышка чыгып, йә автобуска, йә очраклы машиналарга утырып, туган авылына көн дә кайтып йөрергә туры килә. Язгы, җәйге чорда ул кадәр үк авыр түгел әле, ә көзге койма яңгырларда һәм кышкы күз ачкысыз бураннарда тәмам җәфа чигәсең. Алдына шундый сынаулар, газап-михнәтләр куйганы өчен Тәңрене дә, дөньяны да тиргәмәде, язмышым шундый булган, күрәсең дип, һәммәсенә дә күнде егет. Ләкин күңеленнән иртәгәсе көннең күпкә яхшырак булачагына, кайчандыр аңа да, һичшиксез, бәхет елмаячагына ышанып яшәде ул.

…Бер мәл, җәен, җомга көнне, кич белән ул янә тукталышка килде. Ә анда ялга кайтучы халыкның игечиге юк! Попуткага эләгеп китәргә теләүче кешеләрнең су буе, шау-шулы чиратының бер читенә кыюсыз гына барып басты да, әйләнә-тирәне күзәтә башлады егет. Араларында зур сумка аскан юлчылар да күренә, болары ерак шәһәрләрдән кайтучылардыр инде дип уйлады ул. Ә үзенең кулында таушалып беткән кара пакет, аның эчендә эшләгән җирендәге кибеттән хәләл акчасына сатып алынган ике икмәк белән бер шешә минераль су гына. Шулай машина көтеп, олы юлның тузанын күкрәк тутырып сулап, хәтсез басып торганда, каяндыр бер эт килеп чыкты да, ашарга нәрсә дә булса бирүләрен өмет итеп, юлчылар арасында бөтерелә башлады. Яхшы киенгән, тук чырайлы, түгәрәк гәүдәле ханымнар бу маэмайны үзләре яныннан ачуланып: “Чәбә!” – дип куып җибәрделәр, калганнары да якты йөз күрсәтмәде. Кояштай балкып торган овчарка, ниһаять, Айрат янына килеп җитте һәм аңа мөлдерәп карады. Егет этнең ач һәм хәлсез булуын аңлап, аны ихлас күңеленнән кызганды. Пакетыннан җәһәт кенә бер икмәк алды да аңа сузды. Маэмай, бахыр, ризыкны әрсезләнеп эләктерде, тик китәргә ашыкмыйча, һаман Айратка карап торды, бичараның күзләрендә кайнар яшь тамчылары ялтырый иде. Аннары салмак кына атлап, тукталыш янында шаулап үскән урманга кереп югалды. Шул мәл барлык юлчылар да әзмәвердәй егетнең болай “төчеләнүенә” гаҗәпләнде, Айратның күңелен ниндидер рәхәтлек тойгысы биләп алып, тәне чымырдап куйды. Шундый ләззәтле минутларны иркенләп кичерергә дә өлгермәде, аның янына эскерт биеклеге джип машинасы килеп туктады. Ишеген ачуга руль артында утырган ыспай егет:

– О-о-о, саумы, Айрат! Хәтереңдәме, моннан берничә ел элек баш җитмәслек документ эшләрен башкарып чыгарга булышкан идең син миңа. Юлларым уңды, брат, зур рәхмәт рәхмәт сиңа! Җавап итеп мин дә бер изгелек кылыйм әле, капка төбеңә кадәр кайтарып куйыйм үзеңне, – дип елмайды. Автомобиль салонында берүзе генә булуга карамастан, ул әлеге затлы машинага утырып кайтырга теләп ябырылган башка юлчыларның үтенечен кире какты:

– Гафу итегез, зинһар, берегезне дә утыртмыйм. Бу изге, киң күңелле кешене танып һәм хөрмәт итеп кенә туктадым мин, – диде.

Кузгалып киткәч, җилдәй җилеп, күз ачып йомган арада, авылга да кайтып җиттеләр. Джип хуҗасы юл буена бертуктаусыз Айратның хәл-әхвәлләре һәм язмышы белән кызыксынды, һәммәсе турында да хәбәрдар булгач, аңа ярдәм кулы сузарга вәгъдә итте. Капка төбенә килеп туктагач, бер-берсенең телефоннарын алып, хушлаштылар. Машинадан төшеп, өйләренә кергәндә: “Әллә теге бичара этнең рәхмәте шул арада төште дә инде миңа?” дип уйланды егет.

…Бер атна чамасы вакыт узуга, вәгъдәләшкәнчә, Айратның кесә телефоны шылтырады. Ниндидер бик ипле, тыйнак адәм аңа үз белгечлеге буенча эш тәкъдим итеп, иртәгәдән дә калмыйча килеп күренүен үтенде. Егет, мескен, сөенеченнән нишләргә дә белмәде, әмма башкаларга сиздермәс өчен үзен тиз арада кулга алды. …Янә сызылып, алсу таң атты, кояшлы, якты, матур көн туды. Айрат эшеннән бер көн отгул алып, матур итеп киенеп, күреп-танышып кайту нияте белән булачак хезмәт урынына юлланды. Җылы кабул иттеләр аны биредә. Киләчәге бары тик үзенә генә бәйле булуын да җентекләп аңлаттылар. Элекке хезмәт урыны белән араны өзеп, дүшәмбедән Айрат яңа эш башлады. Сынатмады, тырышты, уңышлы гына эшләп китте. Ничектер уң килеп, үзенә яшәү урыны да юнәтте. Шулай итеп, шәхси тормышы җайланды аның, ниһаять, элек хыялында йөрткән бәхет кошы иңнәренә кунды.

 

Тик адәм балаларын тормышта күңелсезлекләр һәрдаим сагалап кына тора шул. Бервакыт кичке караңгыда үзе яратып, күңел биреп шөгыльләнгән иҗат клубы җыелышыннан кайтып килгәндә, Айратка наркоманнар һөҗүм итте. Әфьюн кулланып тилергән, аңнары томаланган, йөзләрендә кеше төсе калмаган хәшәрәтләрнең берсе, егетнең күкрәгенә пычак терәп, аннан зур сумма акча таптыра башлады. Айрат каушаудан ни әйтергә дә белмичә басып торганда, бер наркоман:

– Егетләр, исән чакта тизрәк тайыйк моннан! Әнә күрәсезме, артыннан котырган эте чабып килә бит моның, бозау кадәрле овчарка! – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде. Җанвар, усал ырылдап, Айратны наркоманнар камавыннан, дөресрәге, явыз үлем тырнагыннан коткарып калды. Теге адәм актыклары куркудан асларына шыр җибәреп, төн караңгылыгында төрле якка сибелеп, күздән югалдылар. Эт, Берлинны алган батыр кыяфәтендә, горур басып, Айрат янына килде дә янә аның күзләренә бакты. Бу юлы егет гадәти булмаган овчарканың карашыннан ниндидер илаһи нур бөркелүен тойды. Ул үзен үлемнән коткарган бу этнең кайчандыр тукталышта очраткан ач, хәлсез, кызганыч маэмай булуын аңлады. Рәхмәт әйтеп, аны яратып, сыйпап алырга дип кулларын сузуы булды, серле, сәер овчарка томандай эреп юкка чыкты… Мондый башка сыймаслык гаҗәеп күренешкә хәйран калган Айрат шатлыгыннан үзе дә сизмәстән төнге тынлыкны яңгыратып:

– Вәт әй, эт рәхмәте төште бит миңа, иптәшләр! Хәзер бу дөньяда саклаучым да, яклаучым да бар минем! Изгелек беркайчан да җирдә ятып калмый ул! – дип кычкырып җибәрде…

 

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас