

Аеруча кичен сулар һава җитмәгәнгә йоклап китеп булмый: урын өстендә боргаландыра да боргаландыра. Бәләкәй оныкам Алсуның гел минем белән сөйләшеп ятасы һәм йоклыйсы килә. Телефонымнан кирәкле-кирәксез нәрсәләр карый-карый, арыгач, күзләремә дару тамызып, әйләнчек сарыктай әйләнгәләп ята торгач, үзем дә сизмәстән, төш күререргә керешәм. Әмма төшем өзелә. Кырыма шома катырка тышлы, рәсемнәр белән тулган бәләкәй мендәр кадәрле китабын тотып, Алсуым килеп утырган.
‒ Сания нәнәй, әкият укыйммы?
‒ Бүгенгә укымасаң да ярый.
‒ Әнием укырга кушты.
‒ Әле шылтыратымыни?
‒ Юк. Киткәндә әйтте. Нәнәңә көн дә йоклар алдыннан укы, аннан тапкырлау таблицасын кабатларсыз, ‒ диде.
Йокыга алданып, беренче сыйныфны тәмамлаган, укыйм дип өзгәләнеп торган баланың күңелен төшерәсем юк. Чуртанны чиерткән чакта эләктерәләр.
‒ Әниең кушкач, укырсың инде. Утны кабыз да укы.
Диваным кырдагы тәрәзә төбендә торган өстәл лампасын кабызып җибәргәч, күзләр беркадәр вакыт яктылыкка өйрәнә алмый торды.
‒ Кызым, кичә син нәрсә укыган идең әле?
‒ Иван Крыловның “Стрекоза и Муровей”ен.
‒ Бүген нәрсә укырга җыенасың?
‒ "Лиса и Ворона".
Ул укыды да укыды. Бүлдермәдем. Уйларым белән әллә кайда йөрдем. Иртәгә Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әсәрен укытырга кирәк.
Укып бетергәч, тыңлап торганымнан бик канәгать калып, үзенең фантазиясен кушып, Лисаның "хитрюга"лыгын сөйләргә кереште.
‒ Лиса ул бирегә дә сарайга тавык урларга килә.
‒ Әйе инде. Шуңа күрә сездән көн дә санап яптырам. Безнең барлыгы ничә тавык бар әле, кызым?
‒ Тавыклар сигез. Өчесе кызыл, бишесе ак. Әтәч соры.
‒ Элек әтиең сезнең кебек чагында төлкеләр, әлеге сыман әрсезләнеп, авылга килмиләр иде. Алар ерак урманнарда гына яши, яисә әкияттә генә булалар иде.
Ут яктысына каяндыр агач ашый торган корт килеп керде. Вакытсыз уянганга, ачуы килеп, канатлары белән тәрәзә җимерердәй кыйланып, быжылдарга тотынды. Баланы тешли күрмәсен дип, урыннан торып, чүпрәк белән тотып алып, тышка чыгарып җибәрдем. Алсуым аны бал корты дип уйлады да бал кортлары, күчләр турында сорашты да сорашты. Йокы кайгысы калмады. Телем арып, аңкауыма ябышты, сорауларга җавап бирергә иренә башладым.
‒ Анысын, кайткач, әтиеңнән сорарсың. "Бал кортлары" сүрәсе Коръәндә бар.
‒ Әтием барысын да белә. Аның ул китабы авыр, нык калын. Безгә Коръәнгә тияргә ярамый.
‒ Мин дә беләм ул китапны.
‒ Әтием безгә шуннан сүрәләр ятлата. Конкурсларда катнашабыз, бүләкләр алабыз. Сания нәнәй, сиңа да дога сөйләп күрсәтимме?
‒ Сөйлә соң.
Алсуымның башта бүләккә нәрсәләр алуларын, аларның нинди файдага ярауларын бүлдермичә тыңлап яттым. Аннан бер догадан икенчесенә, өченчесенә күчте. Аллаһка шөкер, ахырда, йокымны алып, әвен базарына китте.
Апасы Чулпан, урын алыштыргангамы, берәр әйбердән куркамы, безгә килсә, төнен йокысыз, бер дә сүндермичә, телевизор карап уздыра. Ул өченчене тәмамлаган. Олыларча фикер йөртә. Аның белән таң аткач, эшлисе эшләрне барлыйбыз. Бала ‒ бала инде.
‒ Сания нәнәй, җырлап күрсәтимме?
‒ Җырламасаң, ярамыймы? Көндез сольный концерт куйдың бит инде. Җитмимени?
‒ Анда, гел репетиция ясамагач, мин ялгыштым. Алсуның сүрәләрен тыңладың. Җырлыйм инде, ә?
Ипле сүз энә саплый. Үзенчә, өметләнеп, күптән әзерләнеп, төрле төсле утлар балкыта торган әйберләрен, сәхнәдә җырлар өчен махсус тектерелгән, яшел матур күлмәген әзерләп куйган. Аны киеп алгач, әкият кызы булды да куйды. Шатлыгыннан иркәләнеп елмаеп кына сөйләшә.
Ачык тәрәзәдән төнге салкынча һава кереп, өйгә җиләслек өстәгән. Баланың өметен сүндереп булмый инде. Болай да минем яныма авылга кайтмаган булса, җитәкчесе ял итүчеләр кырында чыгыш ясарга “Бабай утары”на алып барырга тиеш иде. Талантларны үстерергә кирәк. Бу яклап Чулпаным аптырап тормый, капка төбендә сөйләшеп утырган әбиләр янына барып, матур-матур җырларын бүләк итеп килә. Ата каз биетәләр диярсең, өлкән тамашачылар аны, сокланып алкышлап көтеп алалар: алдан әзерләп алып чыккан күчтәнәч-конфетларын бирәләр.
Урамга ишетелерлек итеп, башта Ватан һәм дуслык турында русча, аннан үз телебездә туган як хакында җырлаганнан соң, такмакларга, “Әпипә”гә күчте. Аның программасы ‒ ташка баскан ярты сәгать инде.
Шуны гына көткәндәй, ишетми кала күрмәгез дигәндәй, сарайдан әтәчнең яңгыратып кычкырганы колакны ярып керде.
‒ Кызым, син ятарга җыенган арада мин дә үземнең бер шигыремне сөйләп ишеттерим әле үзеңә. Син, тыңлый-тыңлый, киемнәреңне алмаштыр.
Әтәчнең быргысы көн дә
Бер үк көйне яңгырата:
"Ки-ки-ри-күк, тор иртүк!"
Иртә торуны ул ярата.
Җәйге челлә төне ‒ бер саплам. Матур итеп таң беленә. Иртәнге намаз вакыты җитеп килә. Нигәдер үземнең балачагым, картәнием искә төшеп китте.
‒ Сезгә гомер тели-тели, үземнең гомерен кыскара, ‒ дип, еш кабатлый иде мәрхүмәкәем. Аллаһ балаларымның гомерен бирсен!
...Җәй ахыры. Тиздән укулар башланыр. Оныкларым кайтып китеп, өйнең нуры сүнсә дә, әлхәмдүллиләһ, җылысы күңелләрне киләсе каникулларга кадәр җылытып торыр.
Бүздәк. Август, 2025.