Дөнья бу
3 август 2025, 04:45

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Туган йорт

Гаиләм белән шәһәрдә торсам да, авылдагы өемне дә ташламыйм. Сатмыйм да, кеше дә кертмим. Әти-әни читтә яши.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Туган йортӘлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Туган йорт
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Туган йорт

Туган йортым алдында киң итеп бер сулыш алам. Кечерәеп, мескенләнеп калган кебек тоям аны. Һәр чыгып киткән саен борылыплар карыйм, тагы мине көтеп торуын Ходайдан сорыйм. Әйләнеп кайткач, шулай ук туктап торам: балачагым-яшьлегемне  йорт бүрәнәләре сырларында күрәм-чамалыйм. Аннан гына эчкә үтәм. Бар уй-хыялларымны сердәшем кебек яхшы белгән, тормыш ыгы-зыгысыннан яшергән, сыендырган газиз йортым ул минем. Һәрберебез моңсу, үзгә бер горурлык, наз белән искә ала шунда туып, тәпи киткән йорт-җирен.

...Бу хактагы уйларымны барлап, бер җепкә тезәргә автобус шоферы, яшь кенә егет ярдәм итте. Соңгы рейс булганга, берәү дә юк, мин дә – ул. Бик сүзчән булып чыкты. Сорашуымны да көтми, үзе турында сөйләп китте.

- Туган йортыма кайтам, дисез, мин дә ансыз яши алмыйм. Гаиләм белән шәһәрдә торсам да, авылдагы өемне дә ташламыйм. Сатмыйм да, кеше дә кертмим. Әти-әни читтә яши. Мин 7нче класста укыганда ук, каты ачуланышып, аерылыштылар. Өйне ташлап чыгып ук киттеләр. Әни атна саен кайтып йөрде, әти дә күренгәләде. Үзләре белән чакырдылар, тик бик кыстамадылар. Еллар үткәч,  бәгыремне телгәләгән үпкәмне әйттем үзләренә. Уйландылар, аңладылар микән? Мине дә, йортны да кызганып, үз итеп, бөтенләйгә кайтучы булмады.

Шунда үз-үземә ныклы сүз бирдем: өйне саттырмаска, ташлап китмәскә! Баштарак бик авыр иде. Мәктәпкә дә йөрергә кирәк, өй тулы – эш. Ике сыер, сарыклар да бар. Бар эшкә дә тиз өйрәндем алай, авыл малае бит. Сыер да савам, хуҗалыкны да карыйм, атна азагын, әни кайтканын көтмим. Көн саен авылның икенче башыннан дәү әни килеп җитә. Минем янга күчәр иде – ул да үз йортын ташлый алмый. Эшкә өйрәтә, бер мактый, бер шелтәли. Мәктәпкә соңга калгалыйм, ләкин укытучылар тиргәми. Минем дөнья көткәнне бар авыл халкы белә. “Түзмәс, ата-анасы белән китәр", – диләр. Китүен киттем, тик укуны тәмамлагач, училищега кердем. Атна саен кайтып, йортны карап-ныгытып йөрдем. Аннан армиядә хезмәт иттем, Себер ягында бераз эшләдем. Уфада бераз тордым. Ә “машина җене” әтидән күчте. Автобуслар, зур машиналар йөртергә яратам, – дип төгәлләде егет сүзен. Бик аптыратты ул мине. 14-15 яшьлек егет туган йортын саклап калу өчен күпме михнәт кичергән бит.

...Икебез дә үз уйларыбызга чумып алга барабыз. Сөйләшмибез. Туган як дигәнең – туган йорт икәнен икебез дә яхшы аңладык, ахры. Адәм башкаен җир читләреннән уратып-уратып, интектереп-газаплап, исән-имин кайтару көченә ия ул туган як, туган йорт.  Җанлы бер нәрсә кебек. Ә чынлап та, бәлки, җанлыдыр да? Һәр өйнең иясе бар диләр бит.

Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Туган йорт
Әлфия ШӘЙХЛИСЛАМОВА. Туган йорт
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас