Дөнья бу
3 август 2025, 14:47

Билгесез әти

Әниләре белән әтиләре сугышкан чакларда әбиләре кызларны урамга чыгарып җибәрә торган була. Үзе шушы хәлләргә түзә алмыйча, тиз арада картаеп китә, бераздан урын өстенә үк ята.

Билгесез әтиБилгесез әти
Билгесез әти

Настя түтәй балалар йортындагы “һава хәле”нең барометры кебек. Әгәр аның бәйләү-тегү белән мәшгуль чагына туры килсәң, борчылмаска була: шөбһәләнерлек берни дә юк, бар да тәртиптә. Каравылчы дисәң, каравылчы түгел ул, вахтер дисәң, вахтер түгел, бик кешелекле, бик йомшак күңелле гап-гади бер әби. Бик кирәкле әби.

Ул кичне дә Настя түтәй тыныч кына бәйләп утыра иде. Шөкер, хәсрәт-мазар юк. Утырып арыгач, бераз урамда йөреп керде. Керсә, шаккатты: бүлмәдә таныш түгел бер кеше утыра. Утыра гынамы, йокыга ук калгаеп киткән, гырлап ук маташа!

– Кемгә әйтим икән? – дип уйлады түтәй. – Директорга әйтсәм, ярап бетәрме? Бәлки бу кеше тәрбияче, йә аш пешерүчеләр янына килгәндер? Йә берәрсенең ире яки туганыдыр. Белмәссең…

Ул арада таныш түгел адәм йокыга ук китте…

Балалар йортында шундый малайлар, кызлар була: алар фикер йөртү рәвешләре, холыклары белән яшьтәшләреннән аерылып торалар. Алар берөзлексез көтәләр. Юк кына сәбәпне дә бар итеп тышкы ишек төбендә бөтереләләр, чит кеше керсә, җентекләп күзәтәләр, аның һәр сүзен “йотып” баралар. Мондый балаларны уен артык кызыктырмый. Аларның күзләре гел моңсу була. Тәрәзә төбендә сәгатьләр буе урамга күз текәп утыра алар. Көненә әллә ничә тапкыр: “Хат килмәдеме?”. “Шалтыратмадылармы?”. “Әнием табылмадымы?” дип сорашалар. Йокы сәгатендә бүлмәләренә керсәң. шар ачык күзләр белән очрашасың. Алар… көтә.

Менә шулар минут эчендә яңа хәбәр таратып өлгерделәр: кемнеңдер кемедер килгән!

Балалар йорты гөжләргә, гөрләргә тотынды. Урындыклар ауды, ишекләр шапылдады, аяк тавышлары ешайды…

Өлкәнрәкләр дә урыннарыннан кузгалды. Йоклап киткән кешенең әтисе яки туганы түгел икәнен күргәч, алар эчке бер җиңеллек белән таралыштылар. “Җиңеллек белән” дим, чөнки бу яшьтәгеләр ятимлек халәтен авыр кичерәләр, үзләрен ятимлеккә дучар иткән әти-әниләре өчен кыенсыналар.

Тик менә дөньяда бары ун ел гомер яшәгән, язмышы кушканга ятим ителгән, бөтен тормышы көтүдән генә торган бәләкәй җанның әрнүләрен ничек аңлатырга? Кемнеңдер янына килгәннәр! Аңа түгелме?

Йөз алтмыштан – берәү. Шобага салынды. Хәзер кемгәдер чыга…

Менә алар кечкенә төркемнәргә бүленеп, кинәт олыгаеп китеп, таныш түгел абыйны күзәтә башладылар. Кызыксыну белән янган күзләреннән күңелләрендә кайнаган уй-хисләрне укып булыр кебек иде. Ул күңелләрдә хәзер бер күренеш икенчесен алыштыра, бер вакыйга икенчесенә ялгана торгандыр. Бала кайчандыр “әти” дип йөрткән кешесенең кыяфәтен күз алдына китерергә һәм шул томанлы сурәтне әлеге кеше белән чагыштырырга азапланадыр…

“...йөзендә бер сызык бар иде бугай аның … курткасы зәңгәр, төймәләре ялтыравыклы иде… әнине кыйнады гел … эт баласын да буып үтерде”.

Шуннан башкасын хәтерләми дә инде алар…

Их, бу кеше уянсын иде дә, күзләрен ачып, елмаеп:

– Исәнме, улым! Мин сине алмага килдем, дисен иде…

Юк шул! Мондый бәхетле мизгелнең хуҗалары без түгел, бүләк итә алмыйбыз аны. Берсенә дә.

“Кемнең дә булса башына килгәнче, барысыннан да уздырып, барып ачыклыйм микән әллә? Аннары безнең йортта гына түгел, бөтен дөньясында миннән бәхетле кеше булмас иде!” – дип хыяллана булыр берсе, теге абыйга карап. “Әти белән бергә җитәкләшеп урамнан узудан да зуррак бәхет юктыр ул!”

Ә “билгесез әти”, берәүгә дә игътибар итмәстән, йоклады да йоклады. Башы тун эченә кереп бетә язды инде, колаклары гына кызарып тырпаеп тора. Борыны да кирпеч төсле кызыл, кашлары – чем-кара.

 

* * *

Балалар йорты тормышына Марина авыр ияләште, гел күңелсез йөрде. Иринаның еракта булуын, үзе шикелле үк өзгәләнүен уйлап гасабиланды. Ике ел узып, сеңлесе белән кушылгач кына йөзенә төс, тәненә җан иңде.

Маринаның барыбызны да гаҗәпләндерә торган бер гадәте бар иде. Озак арына алмады ул аңардан. Ашаган саен өстәл яныннан киткәндә сиздермәскә тырышып кесәсенә ипи, кабартма. берничә печенье сала. Иринага.

Шушы еллар эчендә ни әни, ни әти кеше балалар йортына аяк басмады. Кызларының кайдалыгын белмәгәндер дә алар. Дөрес, ел ярым элгәре ниндидер ир-ат Маринаны эзләп табып, кулына бер төргәк прәннек тоттырып киткән. “Әтиең җибәрде, үзе авырый”, – дип, тиз генә китеп барган тегесе. Кыз бу хәлдән бөтенләй югалып калды. Әмма әлеге очрашу, өмет нуры булып, аны озак яктыртып һәм җылытып торды. Прәннекләр турында ул гел елмаеп искә ала иде. Хәтта кәгазь төргәкне дә ташламады, таслап, көндәлек тышы астына тыгып куйды.

 

* * *

Кичке аш тәмамланып килә. Йөзләп бала җыелган ашханә гадәттә гөр килеп тора. Күңелле, урынлы, тиешле шау-шу дияр идем мин моны.

Пионер лагеренда тәти малайларга атап язылган плакат безгә туры килми. Тавышсыз гына ашый белмибез без. Балалар психологиясенә һәм холкына ят, кем тарафыннандыр уйлап чыгарылган “акыл”га буйсынмыйбыз. Сөйләшмичә аша, имеш! Болай да җитәрлек бит инде: “Монда йөгермә!”. “Тегендә кычкырма!”, “Анда сикермә!”

…Балалар йортындагы балалар да бала булып калырга тиеш. Алар да сикерергә, йөгерергә һәм көләргә тиеш. Кызганыч, барысы да бала булып кала гына алмый. Җитмәсә, без дә аларны вакытыннан алда картайтырга тырышабыз.

“Тезе-е-елер-гә-ә-ә!!!” дигән бер сүзне кулланылыштан төшереп калдыру өчен генә дә күпме көч түгәргә туры килде миңа.

Бүген ашханәдә нигәдер артык тыныч. Кеше күп, һәммәсе үз тәлинкәсенә баккан. Нәниләр ягында да сәер тынлык. Бу хәл әлеге дә баягы "билгесез әти" аркасында. Әле һаман күңелләре утырмаган, әле һаман искә төшерергә, хәтерләргә азапланалар, димәк.

Екатерина Васильевна тәҗрибәле тәрбияче шул, Марина белән Иринаның юклыгын сизеп алган. Аш өстәленә соңарып килү безнең балалар өчен гайре табигый хәл түгел анысы. Әмма олылар кызларның булмавын әлеге кеше килү белән бәйләделәр.

Берничә сәгать элек, таныш түгел абый пәйда булгач, дус кызлары Маринаның үзгәреп китүен искәргәннәр. Кыз тышкы ишек янындагы хәлләрне бик дулкынланып күзәткән. Коридорның үзе басып торган урынында утны сүндереп, сиздермәскә, күренмәскә тырышып күзәткән. Аннары тышкы ишек яныннан йөгереп кенә узып, йортның нәниләр яши торган икенче ягына күчкән. Хәзер инде ул як коридорда да ут сүнгән. Диванда йоклап утырган кешене хәзер апа белән сеңел икәүләп күзәтергә керешкәннәр.

Дус кызлары Маринадагы тагын бер сәерлеккә игътибар иткәннәр. Сәерлек дип, инде аның бу гадәтенә ияләшә дә башладылар. Шуңа күрә берәү дә кыз янында тукталмаган, йөгергән дә үткән, йөгергән дә үткән. Бер сәгать, сәгать ярымнар элек Марина баскыч мәйданчыгында туктап калган булган. Менмәгән дә, төшмәгән дә, тик торган. Сорауларга җавап та бирмәгән.

Менә инде үзләрен җыйнаулашып эзлибез. Кайберәүләр тыштан да урап керделәр. ишегалдын, беседканы, яшерен почмакларны да карап чыктылар. Күршеләрнең тынычлыгын алып, исемләп тә кычкырып карадылар. Юк инде, югалды кызлар.

 

* * *

Бу вакыйга, сөенечебезгә, күңелсезлек белән тәмамланмады. Марина белән Иринаны күрше ишегалдыннан таптылар. Кирпеч диварга терәлеп утырганнар да утырганнар. Елау да юк, сыктау да. Марина тораташтай катып калган, аңындамы-юкмы икәнне дә аңларлык түгел. Ирина бертуктаусыз калтырый.

– Аллага шөкер, – диештеләр кичне борчылып уздырган нянялар. Балалар да сөенеште. Туңган, өшегән кызларны эчкә алып керүгә, кайсы аларның иңенә пәлтәсен китереп салды, кайсы җылы шәлен япты. Кайнар чәй эчерделәр. Ул көнне дә, соңрак та кызларны борчучы, алар аркасында туган мәшәкать һәм шау-шуны сөйләп күрсәтүче булмады. Олылар да, балалар да бу хәлне кабат искә төшермәделәр.

 

* * *

Әлеге кич һәм диванда йоклап киткән кеше турында без оныттык. Ә менә Марина оныта алмады бугай. Анда тагын бер сәер гадәт барлыкка килде. Тышкы ишеккә якынлашкан саен үзгәреп китә ул, ниндидер куркынычкамы, әллә зур сөенечкәме әзерләнгәндәй, адымнарын акрынайта.

Апа белән сеңел менә шулай яшиләр, үсәләр. Көн арты көн уза. Марина элеккечә сөйкемле һәм матур итеп елмая. Тик елмайган чакта күз тирәләрендә нечкә генә сызыклар пәйда була. Юктыр ла, дим, күземә генә күренәдер, кызчыкка бит нибары 13 яшь.

Күземә генә күренәдер…

Әтиләре, әниләре хакындагы теләсә нинди хәбәрне балаларның төрлесе төрлечә кабул итә. төрлечә кичерә. “Әни”, “әти” сүзләре кушылган сөйләшү берәүне дә битараф калдырмый, тыңлаучылар гел күп була. Үз гомерләрендә берәүне дә бер тапкыр да “әни” дип атамаган сабыйларга кадәр колакларын шомрайта, уеннарыннан туктала.

Сабый җанындагы бу сагынуны, әти-әни һәм өйгә булган бу яратуны тасвирлау өчен төгәл генә сүз һәм төшенчә табып булмый, әлеге хис ятимнәргә генә, аеруча әти-әниләре исән булган ятимнәргә генә таныш. Шуңадырмы, балалар йортында тәрбияләнүче малайлар һәм кызларның күзләрендә - өлкәннәр карашы.

…Хыяллар, өметләр чәчелеп китте.

– Кем бу тагын, каян килгән? – Няня булып эшләүче Лиданың тавышыннан Настя түтәй сискәнеп китте.

– Нәрсә ябалактай чекрәйдең? – дип чәпчеде Лида, түтәйнең себеркесен селти-селти. – Тапкан йокларга урын, әнә, айныткычка барып йокла, эзең булмасын монда…

 

* * *

Марина белән Ирина Чиганаевалар апалы-сеңелле кызлар. Марина өлкәнрәк – алтынчы класста укый. Ирина әле үткән көздә генә укый башлады. Башта ул сабыйлар йортында үсте, безнең балалар йортында өч яшеннән бирле яши.

Беренче карашка кызлар үз яшьтәшләреннән берни белән дә аерылып тормыйлар кебек. Балалар йортында бертуганнар күп. Барысы да дус, тату. Ә менә Марина башкалардан бер ягы белән аерылып тора. Сеңлесен ана мәхәббәте белән ярата ул, карый, тәрбияли. Холкы да бик йомшак.

Кызларны балалар йортына китергән сәбәп башкаларныкына охшаш. Марина ул көннәрне куркыныч төш итеп хәтерли. Алты-җиде яшендә туктап калды аның балачагы, “олы” тормышы иртә башланды.

– Бөтен гаиләбез белән авылга күчеп кайткач, мин бик сөенгән идем, – дип сөйли Марина. Нигә күченгәннәрен ул төгәл генә белми, билгеле: Әллә шәһәрдә фатир ала алмаганнар, әллә әти-әниләренең эшендә нәрсәдер килеп чыккан – тиз генә җыенганнар да кайтырга булганнар…

– Әбиең үзе генә тора, сине дә бик ярата, йорты да әйбәт әле, – дигән әнисе, кызын тезенә утыртып.

Әбисе чынлап та сөенгән, уен-көлке, мәшәкать белән тулган өйгә җан кергән. Әтиләре түбәне рәтләгән, әниләре тәрәзә рамнарын буяп җибәргән. Аннары олылар бергәләп өйалдын төзәтеп куйганнар. Марина да шунда сикеренгәләп, чырык-чырык көлеп, уйнап йөргән чакта, такта башларын тотып торып, кирәккәндә чүкеч-фәлән биргәләп, булышып маташкан, кадак кагарга өйрәнгән. Әтисе дә, әнисе дә кызларының булдыклылыгына сөенгәннәр, сүз арасында, бәлки, әле сиңа энекәш сатып алып кайтырбыз, дип тә әйткәләп куйганнар.

Көннәрдән бер көнне сеңлесе Ирина туган. Тагын да матуррак яшәп киткәннәр, тормышлары түгәрәкләнгән.

…Жәй шулай узган.

Сентябрь якынлашкан. Кызның мәктәпкә керәсе көзе. Әле укучы күлмәге дә алынмаган, пәлтәсе дә иске, букча да кирәк. Әнисе боларның барысын шәһәрдән алып кайтасы, барган-барган өй җиһазлары да карыйсы булган.

– Әни китте дә ун көннән соң гына кайтты, – дип авыр сулап әйтеп куйды Марина һәм елап җибәрмәс өчен аскы иренен тешләп тынып калды.

– Бер нәрсә алмаган иде ул. Күлмәк тә, букча да, пәлтә дә… – дип дәвам итте кыз авыр тынлыктан соң әллә нинди ят, калын тавыш белән. Сүзләре дә өзелеп-өзелеп чыкты. – Әни үзе бөтенләй икенче кеше кебек иде. Тавышы, йөзе үзгәргән, куллары да бүтән кешенеке төсле… Өйдә тынычлык бетте шуннан. Әни гел кычкырып-кычкырып сукранды, бөтен кешене орышты, әтигә дә эләгә иде. Әбине әйткән дә юк.

Шатлыксыз, ямьсез, караңгы көннәр… Матур кичләр, җылылык, әбисенең ягымлы карашы өйдән чыгып кача. Алар урынына салкынлык һәм ялгызлык урнаша. Әниләре белән әтиләре сугышкан чакларда әбиләре кызларны урамга чыгарып җибәрә торган була. Үзе шушы хәлләргә түзә алмыйча, тиз арада картаеп китә, бераздан урын өстенә үк ята.

Марина хыялланган яхшы көн килми дә килми. Ак альяпкычлы укучы күлмәге дә алмыйлар аңа, чәченә ак тасмалар да бәйләмиләр, беренче сентябрь көнне мәктәпкә дә бармый ул. Класска кереп, укытучы апасы белән матур итеп, кычкырып исәнләшү дә насыйп булмый кызга.

–Мин соңрак барыбер укый башладым, – диде Марина күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Класста бер мин генә мәктәп формасыннан түгел идем.

 Өйдә эчү мәҗлесләре дәвам итә. Еш кына алар төн уртасына кадәр сузылып, сугыш-кычкырыш белән төгәлләнә.

–“Түзик, сабыйларым. Алла боерса, акылга килерләр әле, без дә яшәрбез”, – дип тынычландыра иде әби. Үзе безне кочаклый да елый.

Әнисенең югалып торуы онытылды дигәндә генә ул тагын юкка чыга. Аннары юкка чыгулар ешая. Инде әтиләре дә киткәли башлый, бик озак кайтмый тора.

Марина пышылдауга күчте. Сөйли-сөйли дә тавышсыз гына елый.

Әбиләренең хәле начарланганнан-начарлана, ул ашаудан кала, берничә көннән үлеп тә китә. Аны күршеләре җирли, кызлар да шунда яшәп тора…

Әбисен күмгән көнне дә, аннан соң да Марина әлегә кадәр әти һәм әни дип атаган кешеләр кайтып күренми. Аның бердәнбер сөенече, бик авыр чакларда кочаклап елый торган кешесе кечкенә, ябык, хәлсез сеңлесе Ирина була.

Кызның үткәннәрдән бары тик шулар гына исендә калган…

 

Габделвахит БАҺАВЕТДИНОВ.

 

Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас