

Бер күрүдән гашыйк булдым, диючеләргә беркайчан да ышанмады. Ул аңына килгәндә, караваты кырында ап-актан киенгән ак әби утыра иде. Әскар наркоздан айнып бетмәгән күзләрен аңа текәде, бик метекләп карый торгач, фәрештә дип уйлады. Башлык астыннан килешле генә итеп чыгып торган чәчләрне, яшькелт соры күзәре өстендә сирпеп кенә караган һәм зәңгәрсу-карага буялган керфекләрне, сыек алсу төстәге иннек сөртелгән иреннәрне күргәч, әкрен генә башны әйләндерә торган тәмле хушбуй исе белән бергә спиртлы дару исен дә тойгач, аның гап-гади шәфкать туташы булуына төшенде. Кипкән иреннәре белән телен әйләндереп сүз әйтерлек хәле булмаса да, кыз да аны ярыйсы гына өйрәнеп өлгергән бугай, күптәнге танышлардай карашлары белән аңлаштылар.
Егет терелеп шифаханәдән чыкканда, бөтенләй дуслашып киттеләр. Әнфисә биредә практика үтеп йөргән, диплом алгач, үз районнарына эшкә тәгаенләделәр. Әскар, җае туры килгән саен, тугры дусты мотоциклына атланды да тишек корсагы белән яңгыр димәде, пычрак димәде, суык димәде, аның янына җилдерде. Елдан артык дуслашып йөрделәр дә, күпләрне көнләштереп, җиренә җиткереп, ап-ак буранлы кышта туй уйнадылар.
Тормышлары бик матур башланып китте. Озакламый, Әнфисә авырга узды. Аның бу чорда (бернинди кибетләрдә сатылмаган вакытта) үтереп виноград ашыйсы килде. Яшьләр шатлыклы сөенечне бик куанып кабул иттеләр. Бәләкәч туганчы ук, аның үзенең айрым бүлмәсе, әти-әнисе бергәләп сайлап сатып алган бүлмә тулы уенчыклары, матур- матур кием-салымы, хәтта исеме дә бар иде. Яшь әни бәбине үзе укыган шәһәрдә табарга булды. Чирли башлагач, иреннән такси яллап илтертте. Ире аның кыз бала тапканын белеп, шәфкать туташларын сыйлап кайтып китте. Кайтач, дуслары белән бәйрәм итәргә дә онытмадылар. Кызганыч, иртәрәк хыялларда йөзгәннәр икән. Берничә көннән болай да ак йөзләре тагын да агарган, елый-елый кызарган күзләре эчкә утырган Әнфисә, баланы туган урынында калдырып, ялгызы гына кайтып керде. Сәбәбен бәләкәченең тома сукыр булуы, аңа беркем дә ярдәм итә алмаячагы белән аңлатты. Әскар, барып алыйк дип күпме үгетләсә дә ул сүзендә нык торды:
– Кая гарантия, әллә аның башында башка авыру да бар? Гомер буе гарип караргамыни? Без әле яшьбез, киләчәктә бер дигән улыбыз да, кызыбыз да булыр, – дип, яшьләрен коя-коя, ирен юатты.
Әскар аның күз яшьләренә карап тормады, ялгызын калдырды да поселоктантан ук чыгып китте. Әгәр яратса, аңларга тиеш иде бит ул хатынын. Әнфисәгә тугыз ай күкрәк төбендә йөрткән җан иясен ташлап китүе бер дә җиңел булмады. Маңгаена тумыштан көрән төстәге виноград тәлгәше төшкән һәм кул аркасында вак сәйләндәй миңнәре булган кызы һаман күз алдында тора. Аңлашып килешә алырбыз дип уйласа да, ир белән хатынның юллары башкача кисешмәде.
Беркадәр вакыттан соң очраклы гына бер вакыйга Әнфисәгә бизнес белән шөгыльләнүче буйдак Тимурны очратырга булышты. Яңгыр вак-вак кына сибәләп, үзәккә үтеп җил исеп, баткактан аяк тартып алмаслык шомлы гына төн иде.
– Өегезгә кадәр озатып куйыйм әле. Я ялгызыгыз гына кайтырга куркырсыз, – дип озатып куярга рөхсәт алырга теләде егет.
– Бүтән кайгыгыз булмаса, борчылмагыз. Курка торган күлмәкләр күптән тузган инде, – дип коры гына җаваплады Әнфисә, әмма тәкъдимгә каршы килмәде.
Караңгыда искәрмәстән генә аяк астыннан килеп чыгып, юлларын кисеп үткән песи котын алды алуын, ләкин моны егеткә сиздермәде. Күңелендәгене белдермәс өчен аны култыклап алган булды, кайтып җиткәч, бала-чага кебек капка төбе таптап тарткалашып тормадылар, нәкъ кинодагы сыман печенье капкалап, кофе эчтеләр дә йокларга яттылар.
Бераз очрашып йөргәч, гаилә корырга уйладылар. Нигә озакка сузарга, яшь бара, комачаулар кеше юк. Дөньяны ямьләп, Айгизә туды. Читтән аларның тормышына сокланып карадылар. Икесе дә акча таба. Кызларын да иркәләп, яратып кына үстерәләр. Кешенең эчендә ни барын кем белә, ул карбыз түгел ярып карап булмый.
Әллә бу гаиләгә күз тиде, теремек Айгизә генә гаиләне саклап кала алмады. Кыз тирә-яктагылардан үзен яраттырып, сөйкемле генә булып, кешеләрне үзенә җәлеп иттереп, сүз сорап кесәгә керә торганнардан булмыйча, ике арада үсте. Бер карасаң, әтидә, икенче карасаң, әнидә – икесендә дә рәхәт, икесе дә кайгырта. Алар аерым торып, икесе ике урында яшәсәләр дә, халыкка сиздерми генә үз парларын тапсалар да, Айгизәнең җыелышларына бергә йөрделәр, уку йортын бергә сайлаштылар, машинаны бергә алып бирделәр.
Уртак җимешләре ике якның да уңай сыйфатларын гына җыйды. Эшкә уңган, уку йортының журналистика факультетын кызыл дипломга тәмамлады, гүзәллектә аңа тиңнәр юк, була бит шундый талантлар: шигырьләр чыгара, аларга музыка яза, җырларын үзе үк башкара. Белмәгән нәрсәсе, кысылмаган урыны юк. Юлны үзенә үзе яра торган кыз йөзек кашына әйләнде: кулыннан да килде, теленнән дә килде, куйган максатына ирешми калмады. Кияүне дә үзенә тиңне – югары белемле полицейскийны тапты.
Әнфисә белән Тимур бергә булыр дип күзаллаучылар ялгыштылар. Алар икесе ике урамда яшиләр, күңелләре дә бергә түгел, ялгызлыктан да тилмермиләр, өлкәнәеп барабыз дип тә уфтанмыйлар. Яшебез үтә дип ашыгып, гаилә корып, Айгизәне тапканга да үкенмиләр. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Бу парны кызларының үзләренә булган мәхәббәте һәм мөнәсәбәте күзгә күренми торган җепләре генә бәйли. Ул аларны икесен бертигез өзелеп ярата. Тегеләре дә бер-берсен якын күрмәсәләр дә кызлары өчен үлеп торалар: утка да суга да керергә әзерләр.
Әнфисәнең баласына ачылып китеп эч серләрен сөйлисе килә, ниндер курку көче тыя. Беркөнне үзәгендәге икеләнү, һич уйламаганда, артка чигенде.
Кызы белән кияве эш сәфәре буенча Сочига Олимпия уеннары барышын карарга барырга тиеш иде, киткәнче әти-әниләренең дә хәлләрен белеп чыкмакчылар. Әнфисә киявенең әбисе пешергән ризыкларның барысын да, аеруча авыл токмачын яратып ашавын белә. Башына ак яулыгын бәйләп, ярыйсы гына юанайган биленә чигелгән алъяпкычын буып, киявен сыйларга әзерләнә башлады: ике йомыркага гына камыр басып җәймә җәеп җибәрде. Гомер булмаганы, нигәдер камыры йомшагырак килеп чыккан. Берничә минуттан катар әле, дигән уй белән, телевизорын кабызды.
Экранда чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез турында тапшыру бара иде. Бетеп килә икән, койрыгын гына күреп калды. Бер кызыкайның кул аркасында виноград тәлгәше сыман сөялләр төшерелгән сурәт күзенә чалынып китте. Ходай эшкәрттеме, биш-ун минут утырган килеш, черем итеп алдымы, үзе дә аңламады, капка төпләренә такси туктаганын да ишетмәгән. Күзен ачып җибәрсә, каршысында көтелмәгән кунаклар тора. Алар, йокыдан уятканга һәм мәшәкать ясап йөргәнгә, башта бераз уңайсызлангандай иттеләр. Әнфисә, гомер булмаганны, бераз каушады булса кирәк. Кунаклардан багана буе озын егет кеше авызын колакларына кадәр ерып, эре тешләрен күрсәтеп, елмаеп эндәшми генә торды, кыз дулкынлануын белдермәскә тырышып русчалатып:
– Әнфисә апа шушында торамы? – дип сорады. Баш кагып биргән ризалыкны алгач, – ул сез буласызмы? – дип янә сорау өстенә сорау бирде. Әнфисә тагы ияген какты. – Мине кем дип уйлыйсыз?
Әнфисә аны маңгаендагы беленер-беленмәс кенә булып тут төшкәнгә охшап торган көрәнсу виноград тәлгәшеннән, күзлеген салса Айгизәсенә ике тамчы су сыман охшаган булуыннан танып алган иде. Бар кыюлыгын җыеп, чыгар-чыкмас тавышы белән күзләрен пыяладай каплаган яшь аралаш:
– Кызым, – дип аркасыннан сөйде, кысып – кысып кочаклады.
– Эмма, – дип таныштырды үзен.
Кияве Альфред икән. Аны хастаханәдән үк балалары булмаган бер гаилә тәрбиягә алган. Тиз үк күзләренә операция эшләткәннәр, күрә башлаган. Олимпиада уеннарында Альфред – волейболчы, ә үзе җанатар буларак катнашачаклар. Әле Казандагы татар дуслары бәйрәм алдыннан чит илдә яшәгән милләттәшләрен очрашуга чакырганнар, кичә телевизорга төшереп өлгергәннәр. Үги әнисе, бала үз халкының телен, гореф-гадәтен белсен дип, татар якшәмбе мәктәбенә йөрткән, кайдан һәм кем баласы булуын яшермәгән. Бу гаиләдә ул бик бәхетле җитеш тормышта, сөеп һәм сөелеп үскән.
Кунакка гына килгән булуга карамастан, кулларын юып, Әнфисәнең алъяпкычын салдырып алып, токмач кисәргә тотынды. Аның Әнфисәгә бер үпкәсе дә юк. Әнисе икәү булганга шатлана гына. Биредә озак тукталырга җыенмыйлар, Интернет аша адресның үзгәрмәгәнен белгәч, юл төшкәч, күреп чыгарга гына кергәннәр.
Токмач кабарып чыгуга, Айгизәләр дә кайтып җитте...
Сания Шәрипова,
Бүздәк районы.