Дөнья бу
13 июль 2025, 07:45

Фәнүзә ЯКУПОВА. Гыйбрәтле хата (Ахыры)

Соңгы килүендә әнисе ачылмаган сере барлыгын әйтте, авылга кайткач иркенләп сөйләргә вәгъдә итте...

Фәнүзә ЯКУПОВА. Гыйбрәтле хата (Ахыры)Фәнүзә ЯКУПОВА. Гыйбрәтле хата (Ахыры)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Гыйбрәтле хата (Ахыры)

(Ахыры)

Кызын танылган җырчы итеп күз адына китереп, киләчәкнең матур мизгелләрен көтеп яши иде алар. Быел иң яхшы шифаханәгә бармакчылар иде. Ходай кушмагандыр, күрәсең. Өч көн рәтле ашамады, йокламады ул. Зөлфиясен күрше авылга, әнисе ягыннан туган тиешле агасына кунакка җибәрде. Агасы белән җиңгәсенә хәлен сөйләп бирде. Рәфис туып үскән йортның акчасын, ачы күз яшьләренә төелә-төелә, теге кабәхәтләргә әзерләде. Өч көн дигәндә килеп керделәр. Бер ир дә иярткәннәр. Чәй кузгатмады. Алдым-бирдем дигән язуына имза куйдырды. Артларына әйләнеп тә карамыйча, авылдан чыгып чаптылар.

Бер-бер артлы еллар узды. Зөлфия 10нчы сыйныфны тәмамлый. Аны зур концертларга чакыралар. «Сандугач» дип йөртә авыл халкы. Бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнашып, лауреат булды. Сәлимә кызы белән горурланып бетә алмый. Иртә-кич догаларын укый. Начар күзләрдән сакласын Ходай дип тели. Концерттан соң Сәлимәгә рәхмәт әйтәләр. Кунакка чакырып йөдәтәләр. Ул – бәхетле ана.

Беркөнне Саҗидәләргә кунакка җыенды ул. Күптән кайтканнары юк. Сагындырды үзләрен. Раушания әти-әнисе юлын сайлады. Институт тәмамлый. Уллары Илдар алтынчы сыйныфта. Җәй җитсә, Сәлимәдән китми дә ул. Авыл малае була да куя. Балык тота, җиләк-җимеш җыя. Чүкеч-кадак тотып, ихата-кураны төзәтә. Апасын йөдәтә, шаяралар, җырлата. Мәш киләләр көн буе. Йортка бала тавышы ямь өсти. Саймә инәй: «Балалы йортта фәрештәләр канат җәя», – дияр иде.

Зөлфия белән иртәнге автобуска утырдылар. Районга кадәр баралар. Аннары электричкада. Саҗидә Зөлфияне зур җырчыларга тыңлаттырган иде инде. «Укуын бетерсен, көтәбез», – диделәр. Менә ул көн килде. Электричка көтеп торганда, почта ташучы абый пәйда булды. «Сезне Уфага китте диделәр. Чак өлгердем. Телеграмма бар сезгә». Сәлимә аптырап калды. Телеграмма көтми иде ул. Уфага чакырганнар булып чыкты. Урамы да, телеграмманы җибәргән кеше дә таныш түгел.

Поезддан Саҗидәнең ире белән улы каршы алды аларны. Төн буе сөйләшеп, яшьлек хатирәләрен искә төшереп утырдылар. Бәндә олыгая барган саен туганлык хисләре көчәя төшә шул. Саҗидә, апасына карап, сокланып утырды. Бүгеннән кияүгә чыгып, ир иркәсе булып яшәрлеге бар. Ул исә Рәфисенә тугры. Шулкадәр көчле мәхәббәт булган, күрәсең.

Сәлимә сеңлесенә телеграмманы күрсәтте. «Апам, без өчәү барырбыз анда. Балалар өйдә калып торыр», – диде Саҗидә. Иртән торгач, Саҗидә иренә хәлне аңлатып бирде. «Ярый, сөеклем. Сез әзерләнә торыгыз. Мин хәзер машинаны кабызам», – диде ире. Саҗидә иренә назлы карашын ташлады. Алар бер-берсен ярты сүздән аңлый иде. Шундый тату гаиләдә тәрбияләнгән балалар да җәмгыятькә кирәкле кеше булып үсә.

Догалар укып, юлга кузгалды алар. Шәһәрнең бер читендә урнашкан урам. Искергән авыл йортлары. Бараклары да байтак. Урам шыксыз, пычрак, бар җирдә чүп-чар. Үзләренә кирәк йортны чак эзләп таптылар. Йорт авышкан, бик иске, йорт димәсәң, хәтере калыр. Капка төбе саен кеше өелешеп тора. Сәрхүшләрдер күрәсең. Машина туктауга, урта яшьләрдәге бер хатын килде. «Сез Сәлимә буласызмы?» – дип сорады ул. Сәлимә аптырап калды. Аны каян беләләр икән? «Әйдәгез, хәзер барысын да аңлатам», – дип өйгә чакырды хатын аларны. Өй җиргә сеңгән, ишек ачып керүгә, борынны ярып, сасы ис килеп бәрелде. Җимерелеп беткән мебель. Алгы якта түрдә мәет ята. Өстенә кайчандыр ак булган чүпрәк япканнар. Сәлимәгә аңлатып торуның кирәге калмады. Бу Зөлфияне тудырган хатын – Клара иде. Каршы алган хатын бер язу белән пакет тоттырды. Язуны Клара язып калдырган иде: «Үткән тормышны кире кайтарып булсачы... Сәлимә ханым, сезгә үтенечем зур. Мине соңгы юлга бөтен шартын китереп озатыгызчы, зинһар! Сезнең олы йөрәкле кеше икәнегезне белеп язам бу юлларны. Бу иске йорт яны биләмәсе – 15 сотый. Кызыма яздырдым. Сезне каршы алган хатын Рәшидә, минем ерак туганым. Ул сезгә документлар бирер. Зөлфия кызыма, кирәк дип тапсаң, сөйләрсез. Үз ихтыярыгыз. Зинһар, барысы өчен дә кичерегез мине». Бу хатын соңгы минутында булса да үзенең нинди хата эшләвен аңлаган димәк. Сәлимә, күз яшьләренә төелеп, Клараның табуты янында байтак басып торды. Күңелендә аңа карата кызгану хисе дә, нәфрәт хисе дә урын алган иде. «Тынычлан, апам, барысына да үзе гаепле. Җирләү хәстәрен күрик», – диде Саҗидә.

Клараны, бөтен шартына туры китереп, җир куенына тапшырдылар. Рәшидәдән башка туганнары күренмәде. Сәлимә сукбайларга хәер, ризык таратып чыкты. «Җир йөзендә кеше кебек яшәсәләр ни була инде?! Ходаем, яман-явызлардан үзең сакла», – дип, тизрәк бу упкыннан китәргә ашыкты ул.

Тагын бер ел вакыт узды. Зөлфия җыр буенча укырга керде. Үзен бик тиз танытты ул. Композиторлар аңа атап җыр иҗат итте. Саҗидә апасында тора. Раушания апасы Мәскәүдә аспирантурада укый. Илдар әле мәктәптә. Сәлимә кызына тотынылган булса да пианино сатып алды. Саҗидәгә дә рәхәт Зөлфия белән. Аның җырлаганын тыңлап туялмый. Ире Надыйр да шат. Өйгә сандугач очып кердемени! Кунак килсә, бәйрәм табыннарында кат-кат җырлаталар. Сәлимә ике атна саен төянеп килеп йөри. Саҗидә орышып та ала аны. Юк, тыңламый. «Бер ялгызым бит мин. Бу кадәр ризыкны ничек ашап бетерим? Шул кызым дип яшим дә инде мин. Бер сүз әйтмәгез...». Зөлфия әнисен, авылын, күрше-күләннәрен өзелеп сагына. Ике атнадан каникуллары башлана. Түземсезлек белән көтә ул аны.

Соңгы килүендә әнисе ачылмаган сере барлыгын әйтте, авылга кайткач иркенләп сөйләргә вәгъдә итте. Зөлфиягә әнисе белән икесе арасында бернинди сер дә юк кебек тоела иде. Әнисенең бу сүзләре бик кызыксындырды аны.

Укуының беренче елын бик яхшы билгеләргә генә тәмамлады Зөлфия. Саҗидә белән Надыйр, күчтәнәчләр төяп, Илдарны да алып, үзләре кайтарды аны. Июнь ае. Гүзәллеккә сокланып туймаслык. Зөлфия шатлыктан күкнең җиденче катында йөзә. Ул туган авылының тугай-басуларын, урман-күлләрен, бигрәк тә әнисен өзелеп сагынган. Авылга бер-ике километр чамасы калгач, Зөлфия машинадан төшеп калды. Урман кырыендагы бер акланда туктап, яшел хәтфә үләнгә сузылып ятты. Офыктагы ак болытларны күзәтте. Төрле рәвешкә кереп агыла алар. Берсен-берсе уздырып кошлар сайрый. Сирәк кенә күке кычкырып куя. Агачлар ямь-яшел күлмәктә. Биектә-биектә, ак юл сузып, самолёт оча. Эх, шул самолётларга утырып, хыялыңа каршы очсаң иде! Янында гына нидер кыштырдады. Караса... йомран. Зөлфия кычкырып җибәрде. Йомран: «Минем синдә эшем юк», – дигәндәй, үз юлына китеп барды. Хыял диңгезендә йөзгәннән соң, Зөлфия авылына таба атлады. Кычкырып «Сәлимәкәй»не җырлап җибәрде ул. Моң ургылды. Урман шаулады. Җырлап бетерүгә, кемнеңдер кул чабуына сискәнеп китте ул. Күрше абыйсы икән. «Һай, кызым, афәрин! Үзәкләрне өздең. Бәхетең генә булсын инде. Әйдә, утыр арбага». Зөлфия, рәхмәт әйтеп, баш тартты. Болын чәчәкләре җыя-җыя, алга атлады ул. Күбәләкләр, бал кортларын күзәтте. Авылда яшәгәндә бу гүзәллеккә игътибар итмәгән ләбаса ул! Ул кайтып кергәндә, өйгә тәмле бәлеш исе таралган иде. Мунча да өлгергән. Әнисе кызын кочаклап алды. «Әнием, өзелеп сагындым сине. Өч атна өч ел кебек тоелды. Табынга утырдылар. Әнисенең һәр ризыгы ашап туймаслык иде. Илдар, аннан-моннан капкалап, урамга чыгып чапты. Дуслары көтә иде аны. Саҗидәләр мунчага китте. Зөлфия әнисе белән генә калды. «Әнием, минем сиңа бүләкләрем бар». Зур сумкасыннан мамык шәл, йон кофта, күннән тегелгән аяк киеме тартып чыгарды Зөлфия. Бераз акча да чыгарып салды. Сәлимә каушап: «Балам, чын дөресен әйт. Бу кадәр акчаны кайдан алдың? Апаң беләме?» – дип сорады. «Әни, җаным! Утыр әле. Хәзер сөйлим. Мин бит булачак җырчы. Безне сирәк кенә булса да концертларга катнаштыралар. Төрле бәйгеләргә чакыралар. Стипендия дә алам. Апаларда бушка яшим бит. Бар акча янга кала». Сәлимәнең күзләреннән шатлык яшьләре акты. «Әнием, елама. Апама, җизнәмә, Илдарга да бүләкләр алдым». «Ышанам, балам. Сайраган сандугачны туктатырга хакым юк минем. Син – Ходай бүләге. Кешеләргә рухи азык өләшәсең. Моңың белән шатлыкларын уртаклашасың, кайгыларын таратасың». Ул кызын күкрәгенә кочты. Бу минутта алар икесе дә бик бәхетле иде.

Саҗидәләр бер атна кунак булды. Илдарны авылда калдырдылар. Сәлимә, күңелендә йөрткән серне чишәргәме-юкмы дип, озак икеләнде. «Мин әйтмәсәм, барыбер берәрсе әйтәчәк», – дип уйлады. Кызы белән алмагач төбенә эшләнгән эскәмиягә чыгып утырды алар. Ялгыз калган чакларда шул алмагачларны кочып серләшә иде Сәлимә. Елап, аларга күңелен бушата иде. Төнгә авышып бара. Күктә йолдызлар күз кыса. Йомшак кына җил исә. Хозурлык! Тамагындагы төерне йотып, акрын гына сөйли башлады Сәлимә. «Балам, башымнан үткәннәр әкият итеп сөйләрлек. Тыңла». Күпме утырганнардыр, сәгатькә карамадылар. Зөлфия, әнисенә сыенып, мыш-мыш елый иде. Юатмады аны Сәлимә. Кинәт кенә урыныннан торып, әнисенең сөялле кулларыннан, күзләреннән үпте Зөлфия. «Әни, җаным. Синең кебек кеше Җир йөзендә юк. Яшьлегеңне, тоташ гомереңне кеше баласына багышлагансың. Минем өчен нинди авырлыклар кичергәнсең син. Рәфис абыйга, саф мәхәббәтеңә гомер буе тугры калгансың. Бу – зур батырлык. Синең белән горурланам мин, әнием». Сәлимә кызының тирән мәгънәле сүзләренә куанып утырды. Дөрес тәрбия бирә алган ул аңа, димәк. «Кызым, соң инде. Кереп ятыйк әйдә», – диде Сәлимә. Шулвакыт күктә йолдыз атылды. Ана белән кыз йолдызларга сәлам бирде. «Әнием, борчылма, барысы да артта калды. Бу вакыйгаларны бер авыр төш кенә дип исәплик». Сәлимә иңендәге авыр йөктән котылды бүген. «Кызым, әнә тагын бер йолдыз атылды. Бу безнең йолдызыбыз булсын. Киләчәк тормышыбыз шушы якты йолдыздай балкысын», – диде Сәлимә. Алар, кочаклашып, өйгә атлады.

Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас