

(Дәвамы.)
Ә менә бүген тормышында көтмәгәндә сәер юлчылар пәйда булды. Уйларыннан арынып, алардан нидер сорамакчы булган иде дә, тегеләре йоклап та киткән. Баланың хәле начар. Авылда фельдшер бар да ул, тик вакыт соң инде. Бераз уйланып торгач, Сәлимә киенеп, Гадилә апага китте. «Төнге ачы суыкта кем йөри тагын?» – дип Гадилә апа килеп чыкты. Ишек катында, елардай булып, Сәлимә басып тора. Ул аны өйгә чакырды. Сәлимә барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Гадилә, кирәк-ярагын алып, ашыга-ашыга Сәлимәгә иярде. Баланы карады. «Үпкәсе шешкән. Тиз арада хастаханәгә илтергә кирәк», – диде. Укол ясады, дару төймәләре эчертеп китте. Зур кара күзле, матур кыз бала. Иртәнге якка бала да, Сәлимә дә йоклап китте. Шундый каты йоклаган ул, хәтта юлчыларның өйне актарып йөргәнен дә сизмәгән. Мәчесенең мыраулаганына уянып китте Сәлимә. Җәһәт кенә торып, аш бүлмәсенә керде. Өстәл әзерләп, ишекләрен шакып караса, җавап бирүче юк. Ишекне ачса, «кунакларыннан» җилләр искән. Ары сугылды, бире сугылды Сәлимә, күршеләрен чакыртып кертте. «Баланы онытканнар бит. Тукта, берәр язулары бардыр, бәлки». Ул залга кереп китте, үз күзләренә үзе ышанмыйча, туктап калды. Сервант ишекләре шар ачык. Пыяла чәйнүктә алтыннарын сак-лый иде. Ул өстәлдә тора. Алтыннар да, саклаган акчалары да юк. Сәлимәнең күз аллары караңгыланды. Чайкалып куйды. Ярый Гадилә апасы тотып калды. Кәгазь кисәге табып алдылар. Бик хаталы язылган, аңлап бетерерлек түгел. «Сәлимә апа, кызыбызны сезгә калдырабыз. Бүләк итәбез. Яшәр урыныбыз да, ашарга бер сынык икмәгебез дә юк. Бу безнең баладан баш тарту турындагы имзабыз булыр. Акчаларыңны, алтыннарыңны без алдык. Безне эзләтмә. Гомер булса, бәлки, китерербез. Хушыгыз. Декабрь, 1976 ел».
«Бу Ходайның бүләге ич. Зөлфия дип кушам исемен. Ишетәсеңме, Гадилә апа, Зөлфия! – дип кат-кат кабатлады Сәлимә. – Тик берәр чарасын күрик инде. Районга хастаханәгә алып барыйк». Күрше-күлән: «Милициягә хәбәр итәргә кирәк, – дип борчылды. – Оятсызлар, талап чыгып киткәннәр ич». Сәлимә сабыйны күкрәгенә кысты, баланы тартып алырлар дип курыкты. Башын югары күтәреп: «Рәхмәт сезгә. Авыр хәлдә ташламадыгыз. Миңа тиз арада машина кирәк. Һәр минут кадерле. Бернинди милициягә әйтмәскә», – диде ул. Бу хәбәр, су дулкыны кебек, авылны айкап чыкты. Олы яшьтәге абый «Нива» машинасы белән районнан көн дә гәзит-журнал, хатлар ташый. Суык дими, буран, яңгыр дими. Елмаеп килеп керде ул: «Сезгә җыенырга 15 минут. Китәбез», – диде. «Йортың өчен кайгырма. Исән-имин терелеп кайтыгыз», – дип озатып калды күршеләре. «Юлда балага ярдәмем кирәк булыр», – дип, фельдшер да утырып барасы итте. Сәлимә бала белән ай ярым хастаханәдә ятты. Табиблар үлем кочагыннан йолкып алып калды сабыйны. «Исәпкә куябыз, язлы-көзле дәваланмыйча булмас. Үсә төшкәч, диңгез һавасы таләп ителер, санаторийларга йөрергә туры килер», – диде алар. Сабый кайсы ягы беләндер Зөлфиясен хәтерләтте Сәлимәгә. Аңа бер ел декрет ялы бирделәр. Янә тормышына ямь керде. Ул хәзер ялгыз түгел. Яшәү максатына ия булды. Сыерын бетереп, кәҗәләр алды. Балага кәҗә сөте файдалы диделәр. Балага нәрсә генә бәйләп кидермәде ул.
Беркөнне сеңлесе Саҗидәгә ике бит хат язып җибәрде ул. Бик горурлана аның белән Сәлимә. Профессор дәрәҗәсенә үрләде. Иптәше Надыйр да зур галим, икесе дә институтта эшли. Кызлары Раушаниягә биш яшь. Тормышлары түгәрәк. Шәһәр үзәгендә дүрт бүлмәле фатирда яшиләр. Күзләр генә тимәсен. Әти-әнисе генә күрә алмады моны. Җәй көне гаиләсе белән Саҗидә кайтып төште. Үз машиналарына күп итеп күчтәнәч, бүләкләр төягәннәр. Саҗидә тагын да чибәрләнгән. Чәчләрен кистергән, шәһәр хатыннарына охшап калган. Бераз түгәрәкләнгән. Зөлфиягә бер яшь тә тулмады әле. Уйный, алдата башлады. Раушания белән бик тиз дуслаштылар.
Сәлимә – уңган хуҗабикә. Өе пөхтә, аш-суга оста, бәйрәмнәрдә, Коръән ашларында камыр ризыкларын аңардан пешертәләр. Әнисеннән өйрәнеп калды ул аш-су пешерү серләренә. Тәмле аштан соң мунча да өлгерде. Мәтрүшкәле себерке, кәҗә сөтеннән кымыз, каклаган каз, корыт, сөт өсте, чөгендерле катык, мичтә бәлеш – җаның ни тели, барысы бар. Икенче көнне әти-әнисе, ире, кызына багышлап Коръән укыттылар. Зиратларны тазартып, буяп кайттылар.
Сәлимәнең күптән борчыган уе бар иде. Икәү генә калгач, сүзне кайдан башларга белми, аптырап бетте ул. «Я, апа, тыңлыйм. Ниләр борчый үзеңне?» – диде Саҗидә. «Бер үтенечем бар. Әти-әни йортын сатсак, ничек булыр икән? Зөлфияне дәваларга акча кирәк. Чире көчәеп китәр дип куркам. Ул йорт синеке дә бит». Саҗидә, апасын кочып: «Ул йорт синеке генә. Әти белән әнине карадың. Мине укытырга ярдәм иттең. Акчаң җитмәсә, үзем дә өстәрмен», – диде. Сәлимә сеңлесенең каршы килмәсен белә иде. Әмма үзе генә сатып җибәрергә батырчылык итмәде.
Бер атна рәхәтләнеп ял итте алар. Бернинди чит яклар кирәкми. Табигате, урман-тавы, җиләк-җимеше дисеңме. Сокланып туя алмаслык! Надыйр су буенда балык кармаклый. Саф һава сулап кинәнде, хозурланды ул. Юлга чыгар алдыннан зиратка барып килделәр. Сәлимә йортны сатып җибәрде. Акчасын
саклык кенәгәсенә күчерде. Аның бар максаты – баланы аякка бастыру. Зөлфиясе быел 1нче сыйныфка барды. Укырга тиз өйрәнде ул. Исәп-хисабы исә авыррак. Беркөнне Сәлимә эштән кайтып килә иде, күршедә торган югары сыйныф укучысы бер кәгазь тоттырып китте. Мәктәпкә чакыртканнар иде аны. Бераз каушап калды. Башыннан мең төрле уй узды. Йөгерә-атлый мәктәпкә ашыкты: «Авырып китмәсен тагын», – дип, сулышы кабып, Зөлфиянең сыйныф бүлмәсенә барып керде. Дәрес беткән, балалар таралмаган. Укытучы олы яшьтә. «Борчылмагыз, бар да яхшы. Чакыртуымның сәбәбе башка. Кызыгызның тавышы бик моңлы. Җыр дәресендә аны тыңлап карадык. Җыр түгәрәгенә язылсагыз, сезгә авыр булмасмы? Кайсы баланың нәрсәгә сәләте барлыгын җентекләп тикшерергә һәм ул сәләтне үстерергә ярдәм итәргә тиеш без. Тормышта дөрес юл сайларга. Без һәр баланың җәмгыятькә файдалы кеше булып үсүен телибез. Дөрес сулыш алып җырлау кызыгызга файдага гына булыр», – диде ул. Сәлимә бераз икеләнеп калды. Алай да каршы киләлмәде.
Гомер уза торды. Кызы дүртенче сыйныфны тәмамлый инде хәзер. Вак-төяк эшләрен төгәлләп, тагын диңгез буена барып кайтырга ниятли Сәлимә. Кызына диңгез һавасы бик килеште. Соңгы тапкыр күренгәндә табиб кызның тәмам савыгуын әйтте. Тик сакланырга киңәш итте. Рәфиснең апалары да үзләренең йортын сатарга ризалашты. Алар да Сәлимәгә кайтып йөри. Бик хөрмәт итәләр үзен. Сәлимә йорт акчасын тигез итеп барысына бүлеп бирде. Апалары баш тартып караса да, кире алмады. Үз өлешен банкка салып куйды. Кызы үскән саен күңеле тыныч түгел аның. Үз әнисе килеп, алып китәр төсле. Кайчак саташып, куркып уяна. Кызы тирә-як авылларга барып җырлап йөри башлады хәтта. Авыл халкы серне саклый белде. Зөлфиягә дөресен сөйләргә берәү дә базнат итмәде. Кыз үзе генә кайчак әтисе турында кызыксынды. «Юл казасына очрады», – диюдән ары узалмады Сәлимә.
Бүген нишләптер йөрәге сыкрый әле. Нидер сизенгән кебек. Эшендә бар да яхшы. Янына бер яшь кыз китерделәр. Аны эшкә өйрәтә. Бик тырыш кыз. Сәлимәнең эше күпкә җиңеләйде. Шулай уйга чумып утырганда китапханәгә иптәш кызы белән Зөлфиясе йөгереп килеп керде. «Әнием, әнием. Безгә ике апа килеп керде. Сине сорадылар. Берсе миңа шундый итеп карады, башымнан сыйпамакчы булды. Мин кулын этеп җибәрдем. Үзләре сәләмә киемдә. Әнием, аларны йортыбызга кертмә, ярыймы», – дип ачыргаланды бала. Сәлимәнең кулыннан китаплары төшеп китте. Башы әйләнде, күз аллары караңгыланды. Тиз генә үзен кулга алып, Зөлфиясен күкрәгенә кысты да: «Балам, сез мин килгәнче биредә торыгыз. Беркая чыкмагыз. Зинһар өчен, сүземне тыңлагыз!» – диде. Бу сүзләр балаларга ничектер сәер тоелды. Тик әнисе сүзен тыңлады Зөлфия. Юлда очраган кешеләргә баш кына какты Сәлимә. Хәле бетте, йөрәге дөп-дөп типте. Йорты янында ике хатын тәмәке көйрәтеп тора. Әшәке итеп сүгенә үзләре.
Сәлимә аларны тиз таныды. «Ун елдан соң бу бәдбәхетләргә ни кирәк тагын?» – дигән уй үтте башыннан. Чирканып, нәфрәтле карашын ташлады ул аларга. «Сөйләшәсе сүз бар. Өйгә узыйк», – дип әмер бирде тегеләр. Әйтерсең, хуҗалар.
Сәлимә чәй куеп җибәрде. «Бәлки, явыз ният белән йөрмиләрдер. Урлаган алтыннарымны, акчаларымны китергәннәрдер». Сәлимә аларны өстәл артына чакырды. Кабалана-кабалана ашарга тотындылар. Берсе пакетыннан сыра, исләнгән колбаса тартып чыгарды. «Өстәлдә азык җитәрлек. Үзегез белән алыгыз. Юлда ашарсыз», – дип кырт кисте Сәлимә. Этләрдән юньсез икән болар, ашый гына да белмиләр. Газиз әниләре күкрәк сөтен имезеп үстергәндер бит инде аларны да. Ун елда күпкә картайган бу хатыннар. Авызларында тешләре юк. Чәчләре каткан, яртысы агарган. Зөлфияне тудырган кешенең күз төбе күгәргән. Кулларында, хәтта бармакларында әллә нинди сурәтләр. Кот очарлык. Хатын-кыз исеменә тап төшереп яши бу хәшәрәтләр.
Тамакларын туйдыргач, иркенләп сүз башлады «кунаклар». «Менә нәрсә, чибәркәй. Безгә күп акча кирәк, сиңа өч көн вакыт бирәбез. Теләсә кайдан тап. Бер дә булмаса, йортыңны сат, ишетәсеңме?». Сәлимәнең эченә җылы йөгерде. «Бу адәм актыкларын акча гына кызыксындыра икән. Бала кирәкми, телгә дә алмыйлар», – дип уйлады ул. «Мин ул акчаны каян алыйм? Кызым авыру. Әти-әниемнең йортын сатып, баланы дәваладым», – диде ул. «Ә син табарга тырыш. Кызың кадерле булса». «Бала минеке. Ташлап качтыгыз ич. Мин аның әнисе. Шул бала өчен генә яшим». Хатынның йөрәк авазын ишетмәде дә алар. Бу вөҗдансызлар кеше затыннан түгелдер. Сүз көрәштереп тормаска булды Сәлимә. Акчаның ни өчен кирәклеге белән кызыксынасы итте. «Урлашкан өчен, өлкәннәрне алдап, акчаларын талаган өчен төрмәгә утырттылар безне. Икешәр тапкыр утырдык. Бүген торыр урыныбыз юк. Эшкә алмыйлар. Һөнәребез дә юк», – дип сөйләп бирде Зөлфиянең «анасы». Сәлимә бер тын уш җыялмыйча утырды. «Баш исән булса, акчасы табылыр. Сынаулар бетмәгән икән әле. Балама гына тимәсеннәр», – дип юатты ул үзен.
(Дәвамы бар.)