Дөнья бу
11 июль 2025, 07:45

Фәнүзә ЯКУПОВА. Гыйбрәтле хата (2)

Күршедә дүрт балалы гаилә бар. Бик каты эчәләр. Балалары тәрбия, җылы аш күргәне юк. Интернатка да алып китеп караганнар иде аларны...

Фәнүзә ЯКУПОВА. Гыйбрәтле хата (2)Фәнүзә ЯКУПОВА. Гыйбрәтле хата (2)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Гыйбрәтле хата (2)

(Дәвамы.)

Авылда да тормыш итү җиңел хәзер. Йортларга газ кергән. Кайберәүләр суын да өйгә керткән, бәдрәф өйдә хәтта. Авыл шәһәрдән калышырга теләми. Кибетләрдә ни телисең, шул бар. Авыл халкы эшчән, бер-берсе белән ярышып дөнья кора. Авылда мәчет тә бар. Олылар һәр җомга шунда җыела. Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрендә халык аеруча күп була. Борынгы йолалар тергезелә.

Сәлимә баштанаяк эшкә чумды. Иҗат кичәләре, төрле бәйгеләр үткәрә. Балаларны язучылар белән очраштыра, концертлар оештыра. Сабантуй, Шәҗәрә бәйрәмнәре үтә. Өендә дә тәртип. Өе күркәм, нур уйный.

Хәмит абый 66 яшендә бакыйлыкка күчте. Бик зурлап озаттылар үзен, урыны оҗмахта булсын.

Саҗидә студентларга белем бирә. Диссертация яза. Әтисенең вафатын авыр кичерде. Өзгәләнде. Әнисен кызганды. Олы йортта ялгызы ничек яшәр?! Сәлимә белән Рәфис, киңәшләшеп, аны үзләренә алып килде. «Зөлфиягә иптәш, безгә терәк булырсың». Җәй дә үтеп бара. Саймә инәй елның һәр мизгелен көтеп ала. Хәмитен оныта алмый. Матур яшәде алар. Бер-берсенә юл куя белделәр.

Зөлфия кайтып керсә, өй аның шат тавышыннан яңгырап тора. Тәтелдеге чыга инде менә. Эшеңне онытасың. Балалы йорт изге, нурлы була бит ул. Беркөн Саймә инәй кызына: «Әллә кияүгә берәр малай алып кайтып бирәсеңме? Тормышыгыз түгәрәкләнер иде», – диде. «Азрак сабыр итәргә иде, әнием. Рәфиснең җиңел машинага чираты җитә, аннары уйларбыз», – диде кызы, әнисен кочып алып.

Менә Рәфисе машина алырга барырга әзерләнә. Сәлимәсен, кызын утыртып йөрергә хыялланды ул. Рәфис ике колхозда агроном булып эшли. Тырыша. Җиргә гашыйк. Ашлык игүдә дисеңме, яшелчә-җимеш үстерүдәме – гел алдынгы ул. Аны радио-телевизорда, гәзитләрдә гел мактап телгә алалар. Эшен яратып, җиренә җиткереп үти яшь белгеч. Кешеләр белән уртак тел таба белә. Әти-әнисе авылда ихтирамлы укытучы. Ике апасы бар. Алар Себер якларында яши. Рәфис белән Сәлимә олы терәк алар өчен. Беркөн Рәфис Сәлимәсенең саташып кычкыруына куркып уянды. Хатыны шыбыр тиргә баткан, үзе калтырана. Рәфис аны кочагына алып юатты. «Куркыныч төш күрдем. Ап-ак машинадабыз. Өчәүләп, каядыр юл алдык. Бервакыт әтием пәйда булды. Сөйләшми, кулы белән нидер ишарәли. Безне чакыра. Кызым белән син юк булдың. Тонык кына булып әтинең көлгән тавышы ишетелә. Сезгә кычкырам, ишетмисез. Рәфис җаным, бу төш хәерлегә булса ярар иде дә соң. Куркам, нидер сизенәм». «Арыгансың, бастырылгансың. Ничә ел инде ял күргәнебез юк. Әбине, әти-әниләрне алып, бергәләп, Кара диңгезгә барырга ниятләп торам. Әбинең аякларына диңгез суының шифасы тияр, бәлки. Юраганың юш килә ул. Әйбәткә юра. Тынычлан, йокла», – диде Рәфис. Сәлимә йоклый алмады. Әнисе өйрәткән догаларны укыды. Иртән мал-туарын карап, Зөлфиясен балалар бакчасына, Рәфисен эшкә озатты. Әнисен чәй эчерде. Саймә инәй, Сәлимәнең агарып киткән йөзен күреп, борчылды. «Әни, әтиемне бик еш төштә күрәм», – дип, төшен сөйләп бирде Сәлимә. Әнисенең дә төшенә еш керә икән әтисе. Хәер өмет итәдер дип уйладылар.

Күршедә дүрт балалы гаилә бар. Бик каты эчәләр. Балалары тәрбия, җылы аш күргәне юк. Интернатка да алып китеп караганнар иде аларны. Әти-әнисе, айнып, бераз кешечә яши башлагач, кире кайтардылар. Мондый тормыш озакка бармады. Авыл халкы, сабыйларны кызганып, ризыгын, киемен биреп тора. Сәлимә дә, күп итеп аш, тәбикмәк пешереп, балаларны сыйлап чыкты. Тик эшендә дә, өендә дә төше исеннән чыкмады. Көткән көн килеп җитте. Рәфисе ап-ак төстәге «Жигули» машинасын алып кайтты. Август ае. Иген дә, бакчадагы яшелчә-җимеш тә котырып уңды. Рәфисе очып кына йөри. Сәлимәне, көчле кулларына күтәреп, зыр әйләндерде. Балалар кебек, шаярышып алдылар. Араларында Зөлфия йөгереп йөри. Шуннан да зуррак бәхет буламы соң?! Саймә инәй сөенеп бетәлми. Кичке аштан соң Рәфис сүз башлады: «Сәлимә, безгә әзерләнергә кирәктер. Диңгезгә дигән идем бит. «Әйткән сүз – аткан ук» – диләрме әле? Мин үземнең әти-әнине искәртәм. Аннары путёвка хәстәрләрбез». Сәлимә карышмады. Әмма күңеле тыныч түгел иде. Саймә инәй дә сүзгә кушылды. «Олы юлда йөрергә тазалыгым юк. Кодаларны алып барыгыз. Йортка да күз-колак кирәк. Рәхмәт, балалар, мин болай да оҗмахта яшим». Ул Рәфискә гел «балам» дип кенә дәште. Рәфиснең буш вакыты булса, онытылып, дөнья хәлләрен сөйләшәләр. Сәлимәнең бераз сабыр итәргә теләге бар. Бакчасындагы яшелчә-җимешне җыеп аласы, язучылар белән очрашу үткәрәсе – тагын әллә күпме эш көтә аны. Тик Рәфисенең дә күңелен төшерәсе килми. Рәфисе очып кайтып керде дә, тиз генә капкалап алды. «Кайда әле Зөлфиям? Үзем белән алам, – диде. – Әниләргә дә кереп чыгабыз. Алдан әйтергә кирәк. Әзерләнә торсыннар». Зөлфия әтисенең кочагына ташланды. «Әллә бүген үк китәбез диңгезгә? Минем йөзәргә өйрәнәсем килә». Сәлимәсен кочып-үбеп, Зөлфиясен кулына күтәреп, елмаеп, күз кысып чыгып китте Рәфис. Машинасын кычкыртып торды бераз. Кем уйлаган соңгы очрашу булыр дип... Сәлимәнең йөрәге тыныч түгел. Язмыш сынаулары һәр кешенең маңгаена язып куела диләр бит. Аллаһы Тәгалә безне сынмыйча-бөгелмичә авырлыкларны җиңәр өчен яраткан. Сәлимә белән Саймә инәй чәй эчеп алды. Урамнан машина үткән саен тәрәзәгә йөгереп барды Сәлимә. Байтак вакыт узды ич инде. Ике күзе гел юлда булды. «Бәлки, берәр танышы очрагандыр», – дип юатты үзен. Кояш түм-түгәрәк булып офыкка тәгәрәде. Җилнең әсәре дә юк. Кулы эшкә бармады яшь хатынның. Тоткан әйбере төшеп китә. Җанына урын табалмаса да, әнисенә сиздермәде. Кош-кортларга җим салып, яшелчә-җимешкә су сибәргә дип ихатага чыкты. Эш белән мәшгуль булса, вакыт тизрәк үтәр, бәлки. Киткәннәренә алты сәгать үтте. Бу вакытта районны өч тапкыр урарга була. Ниһаять, капка төбенә бер җиңел машина килеп туктады. Сәлимә бакчадан йөгереп чыкты. Бер полиция хезмәткәре, ике таныш булмаган кеше басып тора. Баш кагып исәнләштеләр. «Сез Рәфис әфәнденең хатынымы?» Сәлимәнең күз аллары караңгыланды. «Ханым, нык булыгыз! Сезгә бик авыр хәбәр алып килдек», – диде ирләрнең берсе. Күрше-күлән җыелды. Сәлимә аларның нәрсә сөйләгәнен аңларлык хәлдә түгел иде. Кемдер килеп кочаклый, кемдер елый. Аны, машинага утыртып,
район үзәгенә, моргка алып киттеләр. Ак халатлы бер ханым, аны кочып, эргәсеннән атлады. Бер бүлмәгә алып кереп, укол ясадылар. Кан басымы күтәрелгән.

«КамАЗ» машинасына идарә иткән егет машинасын туктатып өлгермәгән. Рәфиснең машинасы өстенә барып менгән. Бер мизгелдә берьюлы иң газиз ике кешесен югалтты Сәлимә. Акылдан шашарлык. Ул үз эченә бикләнде. Кайгы диңгезендә йөзәргә насыйп иткән икән Ходай. Биреште, ябыкты. Рәфиснең әтисе Радик әфәндене өч айдан йөрәк өянәге китереп сукты. Ике ай гына урын өстендә ятты да, гүр иясе булды. Саймә инәйнең дә хәле шәп түгел. Кызының өзгәләнүен күреп, йөрәге әрнеде. Аның да башына кан сауды. Телдән язды. Саҗидә дә тиз кайтып җитте. Әнисе өч кенә көн ятты. Ул да бакыйлыкка күчте. Бөтен шартын китереп, ире Хәмит абый янәшәсенә җирләделәр аны. Саҗидә апасына кияүгә чыгуын, авырга узуын, диссертация яклавын әйтергә көч тапмады.

Сәлимә зиратка еш барды. Рәфисе кашкарый чәчәкләрен ярата иде, шуларны утыртты. Якыннарының бер рәткә тезелеп киткән каберләрен карап, чистартып торды ул. Аларга бөтен яңалыгын сөйләде, күңеле бушаганчы елады. Ялгызы яшәү бик авыр иде аңа. Ул Рәфиснең әнисен үзенә чакырды. «Ташлама мине. Кайгыбыз уртак. Җылы сүзең белән булса да ярдәмләшерсең», – дип, бианасының иңенә башын салып озак елады ул. Зөбәйдә апа аның укытучысы да ич әле. Ул киленен кочагына алды. Аның да йөрәге сыкрый иде. Үзенең дә аның янына барып торырга исәбе бар иде. Әйтергә базнат итмәде. «Яшь бит әле. Бәлки, кияүгә чыгар», – дип уйлады. Бүген исә килене үзе өзгәләнеп чакыра. Сәлимә икенче көнне үк Зөбәйдә әнисен алып та килде. Кышкы озын кичләрне бергә үткәрде алар. Яңа ел да якынлаша. Сәлимә бераз тынычлана төште. Зөбәйдә апа ул эштән кайтуга тәмле ризыклар пешереп куя. Бер-берсенең күңелен күреп, яшиләр шулай. Башкача чара юк. Кайгыларны вакыт тигезли. Зөбәйдә апа белән биш ел әниле-кызлы яшәде алар. Бер-берсенә шулкадәр ияләштеләр. Килене кайтмый торса, Зөбәйдә инәй тәрәзәдән тәрәзәгә йөри, үзенә урын табалмый. Язның ямьле бер көнендә, мунча кереп чыккач, Зөбәйдә инәй: «Хәлем китеп тора, балам», – дип ятып торырга булды. Шул килеш мәңгелеккә күзен йомды ул. Сәлимәнең һич тә ышанасы килмәде. Дару төймәсе дә капканы юк иде бит аның. Төрле үлән чәйләре эчеп, дөрес тукланып яшәде ул. Сәлимә тагын ялгыз калды. Көндез эштә, кич мал-туар арасында, бакча карый. Җәй көне ялгызлык артык сизелми. Кышкы кичләрдә авыр. Үзен кая куярга белми. Кулын сорап килүчеләр дә, димләүчеләр дә күп булды. Йөрәгенә берсен дә кертә алмады ул. Мәхәббәтенә тугры калды.

(Дәвамы бар.)

Фәнүзә ЯКУПОВА. Гыйбрәтле хата (2)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Гыйбрәтле хата (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас