Дөнья бу
10 Июля 2025, 07:35

Фәнүзә ЯКУПОВА. Гыйбрәтле хата (1)

Үзе исә, сабыйны күкрәгенә кысып, йокы бүлмәсенә алып керде. Баланың юрганын ачып җибәрсә... шаккатты. Пычрак чүпрәкләр арасында авыр сулыш алып, сабый ята. Күзләрен дә ачарга хәле юк аның...

Фәнүзә ЯКУПОВА. Гыйбрәтле хата (1)Фәнүзә ЯКУПОВА. Гыйбрәтле хата (1)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Гыйбрәтле хата (1)

Кыш. Зәмһәрир суыклар. 1976 елның декабрь азаклары. Көн кичкә авышып бара. Сәлимә ялгызы гына бәйләм бәйли. Аяк очында, иркәләнеп, мәчесе ята. Кинәт каты итеп ишек дөбердәттеләр. Сукрана-сукрана: «Кем йөри икән? Нинди нуждалары төште? Я Ходай, хәерлегә генә булсын», – дип, укына-укына ишеген ачты һәм... аптырап калды. Тупса төбендә бер ир, ике яшь кенә хатын басып тора. Берсенең кулында юрганга төрелгән яңа туган сабый. Икенчесендә таушалып, пычранып беткән чүпрәк сумка. Үзләре бик өшегән. Ялварулы карашлары Сәлимәгә төбәлгән. Ир кеше Кавказ ягыннан күрәсең. Ул сүзләрне вата-җимерә, бер русча, бер татарча сөйләп, нидер аңлатырга тырышты. «Кундырып кына чыгармассызмы икән?» – дип үтенде ул. Сәлимә башта каушап калды. Мондый каты суыкта этне дә урамга куып чыгармыйлар ич. «Әйдәгез! Өйгә үтегез», – диде ул. Яшь хатынның баласын кулына алды һәм үзенең бала тудыру йортында Зөлфиясен беренче тапкыр күкрәгенә кысуын хәтергә төшерде. Уйларыннан айнып китеп, юлчыларга юыну бүлмәсен күрсәтте. Үзе исә, сабыйны күкрәгенә кысып, йокы бүлмәсенә алып керде. Баланың юрганын ачып җибәрсә... шаккатты. Пычрак чүпрәкләр арасында авыр сулыш алып, сабый ята. Күзләрен дә ачарга хәле юк аның. Тәне ут кебек яна, бот аралары катып, укмашкан. Бу кадәр битарафлык белән очрашканы юк иде Сәлимәнең. Җан ачуы белән кычкырып җибәрүен сизми дә калды ул: «Кайсыгыз әнисе? Тизрәк минем янга! Балагыз үлеп бара бит. Ачы суыкта юлга чыгалармыни? Күкрәк сөте имезәсезме? Кая юл тоттыгыз?» Сәлимә сорау артыннан сорау яудырды. Йөрәге әрнеде. «Нигә Ходай тәрбияли алмаса да кемгәдер бала бирә, кемнеңдер исә газиз баласын тартып ала?!» – дигән уй үтте башыннан. Дөнья шулай корылган. Кайчак бик мәкерле ул. Шул арада хатыннарның берсе чүпрәк сумкадан сөткә охшаган сыекча салынган шешә тартып чыгарды. Ул әллә туңган, әллә оеган – белмәссең. «Апа, җылытып бирсәгезче», – дип шешәне Сәлимәгә сузды. Сәлимә бу сыекчаны юынтык суга охшатты. Аш бүлмәсенә чыгып, бераз шикәр салып сөт кайнатты. Балага башта су, аннары сөт биреп карады. Тәннәрен юып, крем сөртеп, өстен алыштырды. Кызы Зөлфиядән калган бик күп бала әйберләрен сандык төбендә саклый иде. Менә бүген кирәге чыкты аларның. Сәлимә бала белән мәш килде, юлчыларга аш бүлеп бирде дә: «Түр бүлмәдә йокларсыз», – дип, үз бүлмәсенә үтте.

Кышкы төн озын. Керфек тә йоммый, яшь чакларын, шатлыклы минутларын, бөтен тормышын башыннан үткәрде ул.

Яшьли тормышка чыкты Сәлимә. Рәфисе ике йорт аша гына яши, биш яшькә өлкән. Авыл бәләкәй, башлангыч мәктәптә 4 сыйныф кына укыйлар. Аннары күрше авылга йөреп укыдылар. Рәфис Сәлимәгә ярдәмләшеп, китап-дәфтәрләрен гел күтәреп йөрде. Сәлимәнең Саҗидә исемле сеңлесе дә бар. Рәфис аңа да ярдәм итте. Сәлимәнең әти-әнисе – гади кешеләр. Әтисе Хәмит – алдынгы механизатор, трактор, комбайнда эшләде. Ул аз сүзле, акыллы, сабыр кеше, гел елмаеп кына тора, ярдәмчел. Әнисе Саймә – алдынгы савучы. Эшне ут кебек ялмап ала, күрми дә каласың, җиренә җиткереп, эшләп тә куя. Тату, өлгеле гаилә. Балалары китапка мөкиббән булды. Сәлимәгә төннәр дә җитмәс иде. Шигырьләр, төрле романнардан өзекләрне яттан укыды. Аеруча Зәйнәп Биишеваның «Кимсетелгәннәр», «Олы Иек буенда», «Җимеш», Габдрахман Әпсәламов әсәрләрен яратып укыды. Бик күп язучылар белән китаплары аша танышты ул. Сәлимә мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлады. Китапханәчеләр техникумына укырга керде. Фатирда Заһидә атлы инәйдә торды. Ул ялгызы ике ул үстереп, югары белем алырга ярдәм иткән. Алар икесе дә башлы-күзле. Себер якларында яшиләр. Дүрт оныгы бар. Елына ике-өч тапкыр әниләренең хәлен белергә кайталар югыйсә. Әни кешегә бу да аз. Заһидә инәй авыр язмышлы кеше. Үзе бер китап язарлык. 42 яшендә иренең атлап барган җирдән йөрәге туктаган. Ике улын Заһидәгә калдырып, бакыйлыкка күчкән. Заһидәгә нибары 38 яшь булган. Кияүгә чыкмаган. Соратып килүчеләр дә булган. Балаларын үстерергә көч тапкан үзендә.

Сәлимә анда өч ел яшәде. Аларны читтән карап торсаң, әниле-кызлы кебек. Аерылу сәгатьләрен бик авыр кичерде алар.

Сеңлесе Саҗидә югары уку йортының физика-математика факультетына укырга керде. Кызлар киткәч өй эче бушап, шыксыз булып калды. Атна саен кайтып тора алар югыйсә. Саймә апа барыбер сагына. Үскәннәрен сизми дә калды, кошчыкларын читкә очырды.

Җәйнең матур мизгелләре. Һич туктамый кошлар сайрый. Тирә-якта яшеллек. Инеш, елгалар челтерәп ага. Якында гына кәккүк кычкыра. Җәйнең шушы ямьле көннәрендә Сәлимә, кулына диплом алып, туган ягына, әти-әнисе янына ашыкты.

Авылда тормыш гөрли. Сәлимәне туган авылына китапханәче итеп тәгаенләделәр. Аның күрә торып авылга кайтуына ышанып та бетмәделәр. Чөнки яшьләр бүген шәһәргә атлыгып тора. Шунысы кызганыч, авыллар бетүгә таба бара. Балачактан җиргә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк тә бит.

Сәлимәне әти-әнисе бик сагынган. Сөйләшеп сүзләре бетми. Тик әтисе Хәмит абый бик йончыган. Ябыккан, күзләре тоныкланып калган. Сәлимә бер атна гына ял итте дә, башы-аягы белән эшкә чумды. Әнисенең дә кул-аяклары сызлый. Аеруча явым-төшем булса. Алар икесе дә хаклы ялда.

Көз айлары керде. Туктаусыз яңгыр ява. Игеннәрне дә чиле-пешле җыеп алдылар. Әтисенә хаклы ялга киткәндә, зурлап, тракторын бирделәр. Ул шуның белән авыл халкына ярдәмләшә. Акча бирсәләр дә алмый. Бер көнне бик өзлегеп китте. Сәлимә районнан ашыгыч ярдәм машинасы чакыртты. Табиб, җентекләп карагач: «Хәлегез мөшкел. Хастаханәгә җыеныгыз!» – диде. Хәмит абый карышып тормады. Эченең авыртуына чыдарлык түгел иде чөнки. Әтисендә яман шеш авыруы таптылар. Саймә инәй үзенә урын табалмады. Тиз арада операция таләп ителде аңа. Тик Хәмит абый ризалашмады.

Сәлимәнең сөйгәне Рәфис тә, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, диплом алып кайтты. Сәлимә Рәфиснең өенә барып йөри, әти-әнисенә ярдәмләшә. Рәфисне күрше авылга агроном итеп тәгаенләделәр. Бер көн күрешми торсалар, бер ел кебек тоела. Яшь чак – дәртле чак, көчләре ташып тора. Мәхәббәт шундый изге, көчле, сихри ул. Рәфис Сәлимәсен зәңгәр кыңгырау чәчәккә охшата. Дулкынланып торган, алтын төсендәге чәч. Офык төсле зәп-зәңгәр, сөрмәле күзләр. Кыйгач карасу кашлар. Җыйнак борыны, чия кебек ирене ымсындырып тора. Аяклары төз. Гәүдәсе сылу. Йөзе көләч, елмайганда ап-ак тешләре күзне чагылдыра. Сокланып туймаслык хур кызы инде менә. Рәфисе исә мәһабәт сынлы. Кап-кара, куе чәч. Чем-кара күзләр. Мускуллары йомры. Эре-эре атлап йөри ул. Авызы гел ерык. Сабантуйларда көрәшеп, һәрвакыт җиңүче була. Табигать икесенә дә матурлыкны юмарт биргән. Рәфис җырга әвәс, моңлы тавышы йөрәккә үтеп керә. Әмма ул бик сирәк җырлый. Әнисе бервакыт: «Моңлы кеше бәхетсез була ул», – дип әйтеп куйган иде. Сәлимә биюгә оста. Төрле бәйгеләрдә катнашып, дипломант, хәтта лауреат булды. Яшьләр, эшне озакка сузмыйча, язгы чәчүне тәмамлап, ике яктан әти-әни фатихасын алып, өйләнешеп тә куйды. Туй мәҗлесе бик шәп узды. Кара диңгез буенда ун көн ял итеп, кояшта кызынып, көч җыеп кайтты алар. Авылда тормыш гөрли. Яшьләргә йорт салырга түләүсез җир, чыршы бүрәнә бирәләр. Авыл халкы да ярдәмләшә. Сәлимә белән Рәфис тә, өмә ясап, йортны күтәреп тә куйды. Рәфиснең әти-әнисе дә шактый өлкән яшьтә инде. Ике апасы читтә, үз тормышы, гаиләләре белән яши. Ике яктан да әти-әниләре: «Әллә, балалар, бергә торабызмы? Йорт зур, сыярбыз», – дип әйтеп карады. Рәфис аларны кочып: «Йортны сезнең янда гына салабыз ич. Ир кеше үз гомерендә йорт салырга, ул үстерергә, агач утыртырга, үз буразнасын сызарга тиеш. Нәселебез тамыр җибәрсен өчен», – диде. Бер ел үтүгә кызлары туды. Яңа алты почмаклы йорт, тормышлары түгәрәк. Кызларына Зөлфия исеме куштылар. Рәфисе, районга китсә, сагынып, йөгереп кайтыр булды. Сәлимәсенә, кызына нинди генә кием-салым ташымады. «Син минем фәрештәм. Барча хатын-кызлардан аерылып торырга тиешсең».

Саймә инәйнең дә, әтисенең тазалыгы көннән-көн какшый. Хәмит абый сөяккә калды, сөйләшмәс булды. Инде эш операциядән узган иде. Зур малларын бетереп, кош-корт асрыйлар. Сәлимә хәзер өч йортка йөгерә. Мунчага чакыра. Ике якны да тигез күреп, пешкән ашын да илтә.

Саҗидә дә уку йортын кызыл дипломга тәмамлый. Беркөнне аңа көтелмәгән хәбәр әйттеләр. Укуын дәвам итәргә тәкъдим иттеләр. Саҗидә икеләнсә дә, ризалашты. Авылга кайтып, бераз ял итеп килергә булды ул. Зөлфияне бигрәк якын итә. Кызга ике яшь тулып узды. Бик теремек. Әтисенә охшаган. Саҗидә бик күп күчтәнәч, бүләк, Зөлфиягә уенчыклар төяде.

Июль башлары. Табигатьнең иң матур мизгеле. Җиләк пешкән чор. Менә озакламый печәнгә төшәрләр. Саҗидә чалгы тавышын, күкенең гомер санаганын тыңларга ярата. Авылына якынлашкан саен йөрәге дөп-дөп типте аның. Автобустан төшеп, акрын гына туган йортына атлады. Әллә сирәк кайтканга, бик сагынган ул авылын. Саҗидә кайтуын хәбәр итеп тормады. Мәшәкатьләмәскә уйлады. Эш чоры бит, бер көн елны туйдыра. Ишектән атлап керүгә, борынына дару исе килеп бәрелде. Әнисе аш бүлмәсендә нидер әзерли. Әтисе күренми. «Урамдадыр», – дигән уй үтте башыннан. Саймә инәй, кызын күргәч, кулындагы чынаягын төшереп җибәрә язды. «Балам, сагындырдың бит, көн дә көттек үзеңне!» Әнисен кочаклаган Саҗидә күзләре белән әтисен эзләде. Ул акрын гына әтисе яткан бүлмәгә керде. Газиз кешесе сөяк тә тире, Саҗидәне күргәч, торып утырырга уйлады ул, тик булдыра алмады, хәле юк иде. Саҗидәнең йөрәге чеметеп куйды. Әтисен кочаклап, янында байтак утырды ул. Озак сөйләште алар. Эчтән генә үзен тиргәде. «Башта ук үзем белән Уфага алып китәсе булган. Авыру тырнагыннан йолып алып калган булыр идек. Медицина көчле хәзер», – дип уйлады. Әнисенә күз төшерде. Аягында киез итекләр. Күрәсең, аяклары сизми. Бүрәнә кебек шеш. Сәлимә апасы да ябыгып, тартылып киткән. Апасын кызганып куйды ул. Өч йортка өлгерә ул. Өстәвенә, эшкә дә чыкты. Зөлфиясен яслегә урнаштырырга уйлыйлар. Бик үткер кыз. Әтисе кебек кара күзле. Ә елмаюы – әнисенеке. Гүзәллекне әти-әнисеннән тигез алган. Саҗидәнең исә йөргән егете дә юк иде. Кино, театрга чакыручылар булды ул, әмма ул вакытын кызганды. Яшьлек бит бер генә килә! Аңа хәтта бераз куркыныч булып китте. Әти-әнисен янә шәһәргә хастаханәгә барырга үгетләп карады. Зур табибларга күрсәтергә вәгъдә итте. «Юк, кызым, әтиеңә соң инде. Мин исә аны ташлап китә алмыйм», – диде әнисе. Аш бүлмәсендә әнисе белән икәү генә калдылар. «Син, балам, үзеңә берәр Рәфис кебек кияү эзлә. Белем алу яхшы, әлбәттә. Тормыш корып, вакытында бәби алып кайтырга кирәк. Чәчкә дә үз вакытында атса гына матур», – диде әнисе.

(Дәвамы бар.)

Автор стиле сакланды.

Фәнүзә ЯКУПОВА. Гыйбрәтле хата (1)
Фәнүзә ЯКУПОВА. Гыйбрәтле хата (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас