Күңелемнән бүгенге иртәне бүләк иткән Раббема иксез-чиксез рәхмәтләремне белдереп, көн саен кабатлана торган күңелле мәшәкатьләр белән көнемне башлап җибәрдем.
Беркадәр вакыттан, хәл белергә, улым шалтырата. Шуннан өстәп куя:
‒ Әни мәчеттә ике егет эш белән булаша. Өйлә алдыннан, сиңа килеп, чәй эчеп китсәләр, ничек булыр икән?
‒ Килсеннәр.
Егетләр дигәне аның дуслары үзе кебек хәзрәтләр. Бер-берсенә Аллаһ ризалыгы өчен кул алмаш күрше Туймазы районнан килеп ярдәмләшеп йөриләр. Савап булып барсын. Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык.
Яхшы ният ‒ эш башы. Өйләгә кадәр вакыт кысылып бара. Эш кешесен камыр-комыр, коймак-мазар белән генә алдаштырып булмас. Аш ашатасым килә. Суыткычтагы туң ит тиз генә эремәс. Вак бәлешкә дип туралган үпкә, бавыр, бүтәкә ише вак-төякне мул гына шулпага салып җибәрдем. Ул кайнап чыгуга, турап кишер, кабак, бәрәңге өстәдем. Туңдыргыч тартмасында буталып йөргән борчакның да кирәге чыкты. Бакчадан җыеп алып кергән яшел тәмлеткечләр шулпамны ачыккан кешенең телен йотарлык дәрәҗәгә җиткерсә дә, телен йотучы булмады.
Ит салып, пешерсәм дә өлгертәсе булганмын, намазларын мәчеттә укып, кунакларым өйләдән соң гына килделәр. Иманлы кешенең йөзендә нур уйный. Мөселманча күркәм генә исәнләшкәннән соң, хәл-әхвәлләрнең әлхәмдүлилләһи булуына бер-беребез өчен чын күңелдән сөенештек.
Алар яшькә улымнан чак кына өлкәнрәк, шуңа, үзебез генә булганда, якын итеп, я апаем дип, я исемнәре белән эндәшәм. Өстәл артына утыртып, аш бүлгәч:
‒ Зирәк, синеке зурысы кыз бит әле? Ничәнчене тәмамлады инде? ‒ дип сорашам.
‒ Кыз. Тугызынчыны.
‒ Мәктәпкә хезмәт лагерена йөриме?
‒ Юк, йөртмим мин аны анда.
‒ Нишләп?
‒ Анда кызлар, малайлар бергә йөри. Тусовать иттерергәмени?
‒ Әстәгыйфруллаһ, Зирәк, бигрәк булыр-булмас сүз сөйлисең. Ул чагында Кандра мәдрәсәсенә йөрт.
‒ Юк, юк, юк! Анда камералар. Аны камерадан кем тели, шул рәхәтләнеп карый. Ул бик чибәр, ‒ дип, әңгәмәдәшем кызының матурлыгын сөйләргә кереште. Миңа бу күренеш бик мәзәк тоелды. Мин ярым шаярып, ярым чынлап дигәндәй:
‒ Алайса, җиткән кыз булган икән. Сорасалар, кияүгә бирәсеңме? ‒ дим.
‒ Бирәм.
‒ Ул наркоман, я алкаш булса?
Әти кеше аптырап калыр дигән идем. Эчендә җаны булмаган кешедәй, битарафлык күрсәтеп, алдындагы үләнле чәйне өреп эчә-эчә:
‒ Наркоман булса да ярый. Намаз укыса, бирәм.
Әтисе тасвирлаганда күз алдымда туган, әкияттәге сымак кашыкка салып йотып куярлык матур кыз образы әкрен генә менә-менә өзелеп төшәм дигән сусыл кызыл алмага әверелде. Өзеп алып ашамасаң, ул бик тиздән череп, бозылып әрәм булачак. Сәер чагыштыру.
Безне генә тыңлап, авызына су уртлап утырмасын дип, уйларымнан бүленеп, яңа танышыма эндәштем:
‒ Наил, синдә кызлар бармы. Зирәк кебек, тизрәк кемгә кияүгә бирим, кайчан бирәм, дип баш катырмыйсыңмы?
‒ Борчыласы юк, баштан үтте инде андый хәлләр.
‒ Яшерен булмаса, безгә сөйләп ишеттер.
‒ Нәрсәсен яшерәсең инде. Борыны кипмәгән үзсүзле бер малай. Әрсезлеген әйтеп тә тормыйм. Койма коярга җыенсам ‒ шөреп боргычын, печән чабыйм дисәм ‒ чалгысын тотып килә дә җитә. Көрт көрәсәм дә, ачуыма тиеп, аяк астында урала. Күзне дә ачырмый. Хәзрәт, кызыңны миңа бир ди дә килә. Имеш, дипломы бар, эше бар. Кызның диплом аласы бар. Авызыма сыймас телем белән, намаз укырга өйрәнсәң, бирермен дип ычкындырдым. Үзем читтән күзәтеп йөрим. Үзсүзле, үҗәт булып чыкты. Мәчеткә йөри башлады. Ай дигәндә намазга басты. Намазга басу белән, хәзрәт, күреп торасың, намаз укыйм, миңа кызыңны бир, дип, тагы килгән. Рамазан айлары узсын, ураза тот, аннан карарбыз, димен. Монысы бик җиңел бирелде. Кыз да уразада. Бергәләп ураза тоттылар. Хәзрәт, ураза тоттым, ураза тотсаң, кызымны бирәм дигән вәгъдәң бар, ди бу. Үземчә нык торам. Вәгъдә бирмәдем, мин сиңа, карарбыз гына, дидем дим. Ул:
‒ Кара соң.
‒ Карыйм. Сөннәтлесеңме соң? Кызымны аласың килсә, сөннәтле булырга туры килә.
Буласы кияү, кешеләргә сиздермәс өчен, биш-җиде минутлык операциянең наркозы куркыныч булмавын белә торып, лицензиясе булмаган клиникада эшләткән. Инфекция кереп, ике айдан артык төзәлмичә йөрде. Шулай итеп, никах укырга туры килде. Матур гына яшәп яталар.
Балаларының бәхетле пар булуын Наилнең балкыган йөзеннән укыдым.
Нигәдер бөтенләй таныш булмаган Зирәкнең кызы турында туктаусыз уйлап йөрим. Башка уй кереп ояласа, куып чыгарам димә инде син аны. Шулардан арыныр өчен, икенче көнне, юк йомышны бар итеп, кибеткә барырга, юл уңаеннан мәчетне урап кайтырга ниятләдем. Гөлләргә су сибәрмен, мәчет намазы укырмын, тегеләрнең ни кыйраттканнарын да карармын.
Мәчет капкасы төбендә таныш номерлы кара төстәге машинаны күргәч, аптырап киттем. Ихатасына кергәч, күтәрмә кырыена мәрмәр плитә ябыштырып йөргән Зирәк, эшеннән бүленмичә, ачык чырай белән ягымлы гына елмаеп күреште.
‒ Эшегезне кичә бетергәнсездер дип уйлаган идем.
‒ Кичә без коридорның чебен керә торган урыннарын ныгыттык. Чебен кермәсенгә, дәфнә яфрагын уып куйсаң да исен яратмыйлар. Кер юа торган порошокны савытларга салып куйсаң да качышып бетәләр. Бүген үзем генә, мәрмәр беркетәм, бик тырышып эшләсәм, караңгы төшкәнче ябыштырып бетерәм.
‒ Ашыгып эшләмә. Сезнең авылда кулыннан эш килә торган, акыллы егетләр юкмыни?
‒ Бар.
‒ Нигә шуларның күңелеңә ошаганын, кызыңа да ошардаен үзең белән алып килмәдең?
‒ Үзем дә өлгерәм. Кыз монда причем?
‒ Наркоманга бирәм, алкашка бирәм, дип торасың. Әстәгфируллаһ, Аллаһының “Амин” дигән чагына туры килмәсен. Тәүбә диген! Теләк ул тели бесәң генә теләк, тели белмәсәң ‒ имгәк. Бер хәерче бөтен тишек-тошыкларым бетсен дип теләгән, ди. Тәнендәге бөтен тишек-тошыклары беткән, ди. Ашарга ‒ авызы, суларга ‒ борыны беткән, ди. Йомыш йомышлый торган тишекләре дә калмаган. Теләкне тели белеп, ихлас күңелдән теләргә кирәк.
Син кызыңа тәмле генә берәр нәрсә пешереп куярга кушар идең. Кайткач, күмәкләп чәй эчәр идегез. Рәтен табып, икенче көнгә ихатаңда эш әзерләп, ярдәмгә чакырыр идең. Аяк астыңда күбрәк чуалса, кызыңны шуңа бирерү нияте туар иде. Аллаһыдан: "Яхшы кияү бир, кызым бәхетле булсын" ‒ дип сора. Аллаһы Тәгалә: “Сорагыз, бирермен”, ‒ дигән. Иншаллаһ, мәчет юлында изге эшләп йөргән кешенең теләге кабул булыр. Адәм баласы бу дөньяга бер-берсенә сөенеч һәм шатлык бүләк итәр өчен яратылган. Шулай булгач, бәхетле булырга теләсәк, үзебез дә башкаларга бәхет бүләк итә белик. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт итүнең асыл максаты да бер-береңә эчкерсез яхшылык эшләүгә нигезләнгән.
Зирәк сөйләгәннәремне эшен эшли-эшли тыңлап торды. Эчемне тырнаган фикерләрне бушаткач, җаныма рәхәт булып калды. Мәчеткә кереп киттем.
Тел төбемне аңлаган бугай. Кайтырга чыккач, эшнең вакытлыча өзелгәнлеген күрдем. Капка кырындагы машина юк иде. Хәерлегә булсын.
Бүздәк.
Июнь, 2025.