

Пенсионер Әхтәм абый фатирында үзе генә яши, хатыны Уфадагы кызына бала карашырга киткән иде. Бер кичне йокларга ятарга җыенганда ишектә кыңгырау шалтырады. «Бу вакытта кем йөрер икән», дип ишекне ачса, анда урта яшьләрдәге, күптән кырынмаган, кыскарак кына кап-кара сакаллы бер ир тора. Фатир хуҗасы башта каушабрак калгандай булды. Шуны сизгәндәй, теге кеше ашыга-ашыга:
– Мин бик ачмын, миңа берәр кисәк икмәк һәм бер стакан су бирмәссезме, – диде.
Бу таныш булмаган кеше Әхтәм абыйда ничектер кызгану хисе уятты, һәм ул, аш бүлмәсенә кереп, олы гына кисәк икмәк, кружкага әле суынып өлгермәгән чәй салып, теге кара сакаллыга сузды. Анысы рәхмәтләр әйтә-әйтә баскычтан төшеп китте.
15-20 минуттан соң тагын кыңгырау шалтырады. Бу юлы Әхтәм иң башта ишектәге кечкенә «күз» аша кем килгәнен карады. Шул ук кеше басып тора. Ишекне бер дә шикләнмичә ачты.
– Менә сезнең кружкагыз, – диде төнге кунак. – Урамда калдырып китәсем килмәде, үзегезгә кирәк булуы бар.
Аннары бераз кыенсынып торды да:
– Абзый, әрсезлегем өчен гафу итегез, – диде. – Миңа берәр сигарет та бирмәссезме икән?
– Мин тәмәке тартмыйм бит. Менә сиңа өч йөз сум. Шуңа бер пачка сигарет һәм бер кап шырпы алырсың.
"Кара сакал" (аңа Әхтәм абый эчтән генә шундый исем биргән иде) рәхмәтләр укый-укый китеп барды.
Ике көннән соң хатыны кайтты. Әхтәм абый аңа теге төнге кунак турында сөйләде. Менә хатын китте тузынып:
– Мин сиңа ничә тапкыр әйткәнем бар, карамыйча, сорамыйча ишек ачма, дип. Шул гадәтеңне һич ташлый алмыйсың. Әгәр берәр бандит булса? Сакаллы, кырынмаган, дисең бит әле. Димәк, бомж. Шуларга курыкмыйча ишек ачарга… Их син… Менә күрерсең, тагын килеп йөдәтер әле.
Ләкин Кара сакал башкача күренмәде. Берәр ел чамасы үткәндер, берчак Әхтәм абый, тагын берүзе генә яшәгәндә, кичкә табан ишектә кыңгырау шалтырады. Ишекне ачса, анда бик пөхтә киенгән, матур гына ир басып тора.
– Мине танымадыгызмы? – диде ул исәнләшкәннән соң.
– Йөзегез таныш та кебек, тик төгәл генә кем икәнлегегезне әйтә алмыйм.
– Хәтерегездәме, моннан бер ел чамасы элек мин сездән икмәк һәм чәй сорап алган идем…
– Ә-ә, хәзер таныдым. Тик ул чакта син шактый зур кара сакаллы идең, әле – юк, шуңа танымаганмындыр.
Әхтәм абый аны эчкә чакырды.
– Теге вакытта мин төрмәдән кайтып килә идем, – дип сөйләп китте Кара сакал. – Бер гаепсезгә, нахак аркасында дүрт ел утырдым – төрмәләрдә андыйлар да була. Юлда документларны, әз-мәз акчамны урладылар. Әнә шул кичне әллә ничә ишекне шакыдым, мине кертүче, кызганучы булмады. Тик сез генә минем хәлгә кердегез, миңа ышандыгыз. Инде мин элекке эшемдә акланып, хәлләнеп алдым. Бүген теге чактагы яхшылыгыгызга рәхмәт йөзеннән бераз күчтәнәч алып килдем. Шул сүзләрдән соң Кара сакал, сумкасын ачып, аннан бер шешә бальзам, ике пачка чәй, ит һәм балык консервалары, шактый мул колбаса кисәге чыгарып, өстәлгә куйды. Бу арада Әхтәмнең чәе дә өлгергән иде инде. Иске яңа танышлар әле бик озак сөйләшеп утырдылар.
Фото: Freepik.com