Дөнья бу
26 июнь 2025, 04:15

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Давылларга каршы. Хикәя (2)

...Буш өйгә кайтып керүдән дә авыры юк иде Сабирага. Башта миченә ягып өен җылытты, аннары абзарга чыгып малын карады. Кабаттан йортына кергәч, үзен кая куярга белми йөдәп бетте.

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Давылларга каршы. Хикәя (2)Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Давылларга каршы. Хикәя (2)
Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Давылларга каршы. Хикәя (2)

(Дәвамы.)

Бар авыл яшь түкте ул көнне. Газизнең үлеме беркемне дә битараф калдырмады. Сабираның янында әнисе, сеңлесе Зәйтүнә, Сәлимә белән Галия булдылар. Газизне җирләп кайткач, алар өстәл әзерләп баланың өчен уздырдылар. Икенче көнгә өй бушап калды. Сабира белән Кәрим икесе дә башларын иеп, бер-берсенә карарга да курыккан төсле шомлы тынлыкны бозмыйча утыра бирделәр. «Сабира, – диде шулвакыт Кәрим. – Нинди эшебез белән Ходайның ачуын чыгарганбыздыр, белмим. Газизнең урыны оҗмахта булсын, әнкәсе». Сабира бу вакытта тавыш-тынсыз гына балавыз сыга иде. Кәрим аның янына күчеп утырды да, хатынын кочагына алды. Сабира башын иренең киң күкрәгенә салып үксеп елый башлады. «Кәрим, кичер мине. Улымны елгага мин җибәрдем бит. Үлеме артыннан җибәргәнмен бит, Кәрим!» Хатынның тавышы калтыранып чыкты. «Синең гаебең юк, әнкәсе. Ниләр генә кылмак кирәк, язмышы шулай булгандыр улыбызның. Тынычлан, тынычлан», – дип юатты хатынын Кәрим.

Иртәгәсен икесе дә эшкә чыктылар. Бөтен эшне дә җиренә җиткереп башкарса да, башында бары тик Газизе иде Сабираның. Еш кына күзләренә яшьләр тулып, еламаска тырышып иреннәрен күгәргәнче тешли иде хатын. Ике-өч көн үтүгә ана казны да оясыннан алып ихатага чыгарды Сабира. Йомыркада килеш томаланып, якты дөньяны күрү бәхетенә ирешмәгән бәбкәләр улын югалту кайгысын тагы да көчәйттеләр. Ана каз да каңгылдап җанын телгәләгәнгә, ансын капчыкка салып сеңлесенә илтте Сабира. Ул казны күрәсе дә, ишетәсе дә килми иде хатынның...

Озакламый улының җидесе дә җитте. Әнисе, күршеләре, Зәйтүнә сеңлесе килеп кабаттан бу йоланы да үткәреп җибәрделәр. Аннары инде кырыгы, елы...

Уллары искә төшермәгән бер генә минут та булмагандыр Кәрим белән Сабираның. Эшкә киткәнче дә, кайткач та ирнең дә, хатынның да телләрендә ике сүзнең берендә Газиз иде. Киңәшләшеп, кабаттан ул я кыз алып кайтырга да булдылар алар, тик, Ходайның үз язганы булды күрәсең, Сабира кабаттан авырга уза алмады. Авыр иде аларга, яшь бала бәлки кайгыларын аз булса да онытырга ярдәм итәр иде дә соң...Һаман шул «иде» сүзе. Күрше-тирә балаларын, улының яшьтәшләрен күргән саен йөрәкләре әрнеде, әмма язмыштан узмыш юк дигәндәй, язган язмышларына буйсынып яшәргә генә калды аларга. Ярый әле, болытлы көнне кояш чыккандай, сеңлесе Зәйтүнәнең балалары кунакка килгәләп тора иде. Зәйтүнә ире Гариф белән биш балага гомер бирде, бишесе дә тупырдашып үсеп торды, инде олылары кул арасына керде. Олы улы белән кызы төш вакытында йөгерешеп килеп китәләр. Шул балаларны Кәрим дә, Сабира да бик ярата, бер кочаклап сөйсәләр, уллары Газизне сөйгән кебек булалар. Балалар да ягымлы, ихлас, «Зүрнәй, Зүрәти», – дип өзелеп торалар...

Еллар агымы үз җае белән бара бирде. Кәрим дә, Сабира да тырышып колхоз эшендә булдылар, элекке кебек улларын сагынып сөйләп елаштылар, Зәйтүнә белән Гарифның балаларын сөеп, озакка булмаса да онытылып тордылар...

Кышның зәмһәрир суык бер көнендә Кәрим эштән чирләп кайтты. Йөзе сап-сары булган, эче авыртуына түзеп тора алмаслык дәрәҗәгә җиткән иде ул. Коты алынды Сабираның, шундук фельдшер Саҗидәгә йөгерде. Саҗидә тиз генә килеп авыртуны баса торган укол кадады, үзе исә ашыгыч рәвештә район хастаханәсенә илтергә машина сорарга бригадирга китте. Ыңгыраша-ыңгыраша Кәрим йокыга китте. Сабира нәрсәгә барып ябышырга да белми аптырап торды берара. Аннары үзен кулга алып, иренең чиста киемнәрен, хастаханәдә кирәк булыр дип бераз азык-төлек, табак-савыт әзерләргә тотынды. Шул арада Саҗидә кабаттан килеп җитте, бригадирның авылдагы бердәнбер Газик машинасы белән Кәримне район үзәгенә илтергә кушканын хәбәр итте. Ярты сәгатьтән Газик инде капка төбендә иде. Гариф белән Зәйтүнә дә килеп җитте. Гариф эштән кайтышлый баҗасының чирләп киткәнен ишеткән дә, өенә кереп Зәйтүнәгә хәбәр итеп, тиз генә монда ашыкканнар икән. Газик шоферы Фәрит белән Гариф җайлап кына Кәримне күтәреп диярлек йорттан алып чыктылар да, машинага утырттылар. Аның янына фельдшер Саҗидә утырды. Сабира йортны Зәйтүнәләргә карарга кушып, алга, шофер янына урнашты. Машина кузгалды. Кәрим каерылып машина пыяласы аша йортына карады. Үз аягым белән кайта алмам шул башка, йорткаем, дип уйладыңмы икән, Кәрим? Сабира альбомның яңа битен ачты. Кәримнең соңгы фотосы. Почет тактасына куярга дип шул үләсе елның көзендә төшергәннәр иде мәрхүмкәйне...

Бер ыңгырашкан тавыш та чыгармый барды ул юл буе. Авыртуы йөзенә чыккан булса да, тешен кысып түзде бахыр. Сабира да нык булырга омтылды, күзеннән тамарга торган яшьләрен Кәримгә күрсәтмәскә тырышып кулъяулык белән сөртә- сөртә барды.

Хастаханәгә килеп керү белән, табиблар бер генә карадылар Кәримгә, шундук операциягә алып кереп киттеләр. Биш сәгать ярым ясадылар операцияне. Саҗидә белән Фәрит кайтып киттеләр, Сабира калды. Шушы сәгатьләр гасырга тиң иде хатын өчен. Бар тормышын күз алдыннан үткәрде хатын, Газизен, соңгы ике-өч елда бер-бер артлы китеп барган әтисе белән әнисен. Менә хәзер Кәриме үлем белән тартыша. «Ходаем, саклап кал иремнең гомерен. Ул да китеп барса, ничекләр яшәрмен соң? Ул үлсә, минем дә гомеремне ал!» Туктаусыз аккан күз яшьләре дә бар җанын биләп алган тауларга тиң кайгының авырлыгын эретерлек көчкә ия түгел иделәр шул! Нишләп аларга гына соң бу сынаулар? Хатын, күпме уйланса да, моны аңламый иде. Әйе, тормыш дигәннәре бер дә дөрес түгел шул. Маңгаеңда язылганны күрмичә, гүргә кереп булмый, дигән борынгылар. «Маңгаебызда шушы сынаулар язылган микән ни, Ходаем!» Сабира тынып калды. Нәкъ шул вакытта операция эшли торган палатаның ишеге ачылып, аннан хирург белән шәфкать туташы килеп чыктылар.

Хатын сикереп торганын сизми дә калды. Хирургка төбәлгән ялварулы күзләрдә сүзләрсез дә бары да аңлашыла иде, шуңа күрә табиб үзе сөйләп китте: «Яшермим, бик тә авыр операция булды. Пациентның без билгеләгән чиреннән тыш тагы да яманрак чире барлыгы ачыкланды. Эчке органнарның барын да диярлек шеш каплаган, һәм ул шешләр аның организмын ашап бетергән диярлек. Без кулдан килгәннең барын да эшләдек. Йөрәге күтәреп, наркоздан соң айный алса, берәр айлап яшәр». Хирург чарасызлыктан башын иде. Сабира ишетте дә аны, ишетмәде дә. «Ничек? Ни өчен? Кәрим, Кәрим! Китмә, бәгърем!» Башыннан яшен тизлегендә шушы уйлар үтте ул мизгелдә. Әллә каян үзендә көч табып хирургка эндәште ул: «Янына керергә ярыймы? Зинһар өчен...»

Хатынның бар кичерешен йөрәге аша үткәргән табиб ике дә уйламыйча шәфкать туташына борылды. «Кадрия, апаны ире янына алып керегез. Үзегез дә янында булыгыз. Тынычландыра торган дару да кертергә кушармын», – диде дә, кабинетына кереп китте. Шәфкать туташына ияреп ире яткан палатага керде Сабира. Өстенә ак җәймә капланган Кәримнең йөзе дә шул җәймә төсле ап-ак иде. Ничектер суырылып киткән төсле булган. Сабира ире янындагы утыргычка чүгәләде. Кәримнең шушы еллар дәвамында бигрәк якынга әйләнгән йөзенә кабаттан бакты, уйларында аның белән аралашты: «Наркоздан айнырсың, Кәрим. Яз җиткәч икәүләп Газизебезнең каберенә аның яраткан чәчәкләрен кабаттан утыртырбыз. Өйгә кайткач, син яраткан коймакларны пешереп, каты итеп сөтле чәй ясап бирермен. Тәрәзәдән урам якка карап чөкердәшеп чәйләр эчәрбез... Рәхмәт сиңа, Кәрим. Гомер эчендә кыерсытырдай бер генә сүз дә әйтмәдең, гел терәгем, таянычым булдың...» Сабира үз уйларыннан үзе сискәнеп китте. «Әстәгфируллаһ, ирем турында үткән заманда сөйләп ятам ләбаса». Яшәргә тиеш Кәрим, яшәргә!

Кәрим, Ходайның рәхмәте, кичке алтыларга аңына килде, күзләрен ачты. Бу мизгелне түземсезләнеп көткән Сабира шатлыктан елап җибәрде. «Кәрим, Кәримкәем! Мин монда»,  – дип йомшак кына эндәште хатын, иренең уң кулын үз кулларына алып. «Сабира... – бик зәгыйфь кенә чыкты Кәримнең тавышы. – Зинһар өчен сүземне бүлдерми генә тыңла». Кәрим авыр итеп тын алды. Сабира да бар булмышы белән иренең ни әйтергә теләгәнен ишетергә әзер булып җайлап утырды. «Әнкәсе, мин теге дөньяга барып кайттым бит. Наркоз биргәннән соң, кайдадыр очтым. Аңыма килеп, тирә-якка караганда ниндидер акланда басып тора идем. Шулкадәр илаһи матурлык, бер авырту да калмады, җанга җиңел. Шушы вакытта алдымда улыбыз Газиз пәйда булды. Тамагыма төер тыгылды, күзләремә яшьләр тулды, кочакларга дип улыбызның каршысына киттем. Әмма мин барган саен Газизнең сыны ераклаша гына иде. «Әткәй, – диде улыбыз, – сиңа монда килергә иртәрәк. Кире әнкәй янына кайт. Аңа синсез авыр булачак. Ә минем өчен борчылмаң!» Шул минутта күзләремне ачып сине күрдем, Сабира». Кипшеп корыган иреннәрен ялагандай итте дә, Кәрим тынып калды. «Кәримкәем, син миңа кирәксең, Газизебез дөрес әйткән, әтисе. Анда, вакыты җиткәч, барыбыз да китәчәк. Шуңа күрә исән-сау терелеп тагы да бергә-бергә гөрләшеп яшик әле». Озак кына сөйләштеләр алар. Әйе, күбрәге Сабира сөйләде, чөнки Кәрим бик хәлсез иде операциядән соң.

Сабира исә иренен күңелен күтәрергә тырышты. Төнгелеккә дә ире янында калды ул. Шәфкать туташы тынычландыра торган укол кадагач, Кәрим тагы да йоклап китте. Ә Сабира төне буе ире белән икесенең киләчәк язмышларын уйлап чыкты. Иртә белән табиб кереп Кәримнең хәлен тикшерде, шәфкать туташларына тиешле уколларны кадарга һәм дарулар бирергә кушып башка авырулар янына ашыкты. Төш җитәр алдыннан Зәйтүнә белән Гариф килеп җиттеләр. Зәйтүнә тавык шулпасы пешереп алып килгән, Кәримне ашатып алдылар. Бераз палатада утыргач, кайтыр юлга кузгалдылар алар. Кәрим Сабираны да кайтырга күндерде.

Буш өйгә кайтып керүдән дә авыры юк иде Сабирага. Башта миченә ягып өен җылытты, аннары абзарга чыгып малын карады. Кабаттан йортына кергәч, үзен кая куярга белми йөдәп бетте. Ярый шулвакытта Зәйтүнәсенең кече кызы, беренче сыйныфта укучы Гөлиясе килеп керде. Зәйтүнәләр кайтуга бианасы яңа икмәк пешергән булган, суынмас борын шуларның берсен апасына җибәргән сеңлесе. Килеп керү белән зүрәнисен кочаклап алды кыз, аннары инде өстәлгә икмәкне куйды. «Зүрәни, әйдә чәй эчеп алабыз. Мин өйдә дә эчмәдем. Икәүләп эчәрбез, дип сиңа килдем».

(Дәвамы бар.)

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Давылларга каршы. Хикәя (2)
Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Давылларга каршы. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас