Дөнья бу
25 июнь 2025, 04:09

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Давылларга каршы. Хикәя (1)

Газизем, балам... Сабира үзе дә сизмәстән улының исемен кабатлый-кабатлый елый башлады. «Балакаем, саклый алмадым шул, саклый алмадым. Рәнҗепләр генә ятасыңдыр инде, йөрәк парәм! Кулымнан килсә, үз җанымны, үз гомеремне бирер идем сиңа». Калтыранган иреннәре белән улының фотосын үпте дә, альбомны күкрәгенә кысып өнсез калды. Күз яшьләре җыерчыклы бите буйлап актылар да актылар. 

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Давылларга каршы. Хикәя (1)Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Давылларга каршы. Хикәя (1)
Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Давылларга каршы. Хикәя (1)

Таң атканны түземсезләнеп көтте Сабира. Инде атна тирәсе төннәрен күзенә йокы керми аның. Кичләрен дә соң гына утын сүндереп караватына яткан була. Ә аннан инде сәгатьләр буе башында мең төрле уй кайный башлый. Теләсә дә йокыга китә алмый ул. Тынычландыра торган дарулар да, йокыныкы да, йөрәк дарулары да ярдәм итми. Уйлана Сабира. Үткәннәргә кайтып килә уйларында, бүгенгесен күз алдыннан үткәрә, ә инде киләчәген уйларга курка. Бармы соң ул аның киләчәге? Инде сиксәннең аргы ягына чыккан карчык бит инде! Юк, яшисем килми дими ул, Ходайның язганы булыр. Тик менә ничек итеп яшәр ул? Монсы инде үзе үк хәл итә алмаслык сорау кебек Сабираның баш миен бораулапмы бораулый иде.

Менә бүген дә төнге өчләрдә утны кабызып куйды ул. Үзе күзлеген киеп, өстәл тартмасыннан элеккеге фотоальбомын алып, фотолар карый башлады. Менә аның яшь чагы... Икегә аерып үрелгән озын чәч толымнары, матур йөз-кыяфәт, елмаючы иреннәр. Картлыгыңда менә шулай ялгызың тилмерәчәгеңне белми идең шул әле ул вакытта, Сабира! Менә Кәриме белән төшкән фотосурәт. Икесеннән дә яшьлек дәрте ташып тора, икесе дә чибәрләр. Менә улларының 4-5 яшьлек чаклары. Район үзәгеннән килгән фотограф карт төшергән карточка. «Газизем, балам». Сабира үзе дә сизмәстән улының исемен кабатлый-кабатлый елый башлады. «Балакаем, саклый алмадым шул, саклый алмадым. Рәнҗепләр генә ятасыңдыр инде, йөрәк парәм! Кулымнан килсә, үз җанымны, үз гомеремне бирер идем сиңа». Калтыранган иреннәре белән улының фотосын үпте дә, альбомны күкрәгенә кысып өнсез калды Сабира. Күз яшьләре җыерчыклы бите буйлап актылар да актылар. Май җитсә, улының үлеменә 50 ел була икән бит! И, бу гомер дигәннәре... Газиздән соң ничекләр генә исән калды да, ничекләр генә яшәде соң ул? Карчык бермәл үзенең соравына үзе җавап тапмыйча гаҗиз булды. «Ходаем, бәхетне санап кына бирсәң дә, тормыш давылларын, сабырлыкны мулдан салгансың язмышыма».

Сабира альбомны кабат алдына куеп икенче фотоларга күз ташлады. Менә аларга өй күтәрү өмәсендәге күренеш. Монсын кунакка кайткан күрше егете төшергән иде кебек. Бөтен урам ир-атлары җыелып күтәргән иде йортларын. Менә Кәрим, монсы каршы як Фәнәви, монсы ике йорт аша яшәүче Газизулла. Болары ике як ут күршеләре Сәлимҗан белән Нурулла. Йорт салу зур мәшәкать булса да, күңелле вакытлар иде ул көннәр. Очып, канатланып эшләделәр икесе дә, шул кышны инде яңа йортларында чыктылар. «Үзем кебек йортым да картайды, бүгенге заман йортлары арасында әллә кайсы әкияттән килеп утырган курчак йорты кебек кенә күренә хәзер урамда. Кәримкәем, шушы йортта бергә картаерга язмаган булган шул безгә. Гомерләрең кыска булды шул, карткаем». Шушы сүзләрне әйтә-әйтә, Сабира иренең фотодагы сынын кытыршылы бармаклары белән сыпырды. Киләсе көзне үз йортларында уллары Газизне тапты Сабира. Эштән калмый тугыз ай йөрәк астында йөрткән нарасые сентябрьнең аяз бер көнендә дөньяга аваз салды. Җиңел генә тапты ул улын, сау-сәламәт ир бала тапканына Ходайга рәхмәтле булды ана. Кәриме дә ничекләр сөенде бит ул вакытта. Газизгә өч атна тулгач та ындыр табагына эшкә чыкты Сабира. Ярый бианасы яннарында иде, ул карашты Газизне. Акыллы бала булып үсте аларның уллары. Бәләкәйдән Кәрим белән икесенә булышырга әвәс булды. «Балакаем, әллә гомереңнең шулай кыска буласын алдан белдеңме соң? Әткәй, әнкәй, дип өзелеп тордың бит, бердәнберем».

Сабира тагы елый башлады. Үзе елый, үзе альбомдагы фотоларны карый. Менә улының сыйныф фотосы. 34 бала укытучылары янына басып төшкәннәр. «Сания апагыз синнән соң озак тормады, балам. Йөрәк өянәге иртә алып китте бахырны. Синең янда басып торган Салихның да язмышы аянычлы булды, Газизем. Армиядән үлеп кайтты Сәгыйдәнең улы». Әле дә хәтерендә, улларын бер-бер артлы 2-3 ел аралыгында югалткан ике ана күпме вакыт кочаклашып елаштылар бу хәбәрне ишеткәч. Әйе, башкалар да кайгыларын уртаклашты аларның, тик үз башыңа төшмичә, үзең кичермичә, бу кайгының никадәр авыр икәнен аңлау мөмкин түгелдер. Юк, башкаларның ул кайгыны күрүен теләмәде Сабира, Ходай сакласын, дошманыңа күрсәтмәсен. Язмыш, тәкъдир дигәннәре шулдыр дигәннәренә дә ышанды ул соңгы арада.

Менә дигән матур егет булып үсеп килә иде аның Газизе. Кәрим дә, Сабира да колхоз эшендә. Өйдәге бар эшләр диярлек Газиз өстендә. Зарланмады балакай, үзе белеп барын да җиренә җиткереп эшләп куя иде ул. Укуында да тырыш булды, иң алдынгы укучы иде мәктәптә. Иде...Их, шушы сүзнең ачылыгы, авырлыгы! Май ае алып китте аның улын, май ае аерды ананы улыннан. Газизнең суга баткан көнен үлгәнче онытачагы юк Сабираның.

 ...Иртән беренче булып Кәрим эшкә китте. Сабира да, көтүне озату белән фермага юнәлде. Газизе көндәгечә мал астын алгач, туенып мәктәпкә китәргә калды. Төшке ашка өйгә кайтты Сабира, аш пешереп, вак-төяк йорт эшләрен карап кабат фермага китте. Газизе мәктәптән соң өйгә кайтып өстен алыштырган да, туры аның янына килде. «Әнкәй, оядагы ана каз тышка чыгам дип өтәләнгәч, чыгарган идем, ашавын бер-ике генә капты да кайдадыр юкка чыкты. Йомыркаларын яптым да, эзләп тә тапмагач, синең янга килдем». «Улым, былтыр да шулай юкка чыккан иде ул, елга буеннан алып кайткан идем ул вакытта да. Шундадыр бу юлы да. Барып кына кил инде, балам. Йомырка эчендәге бәбкәләре томаланыр, инде борыннарга да атна гына калып бара иде». «Ярый, әнкәй, хәзер», – диде дә улы, үлеме сагалап торган елга буена менеп китте. Сабира кабаттан тыела алмыйча елый башлады: «Балакаем, нигә генә җибәрдем, нигә генә үзем бармадым! Саклый алмадым бит сине!»

Эшен бетергәч тә көндәгечә өенә ашкынып кайтты ул. Кичке ашын хәстәрләргә, Кәрим кайтуына мунчада су җылытырга кирәк. Кайтуына, ишегенә йозак эленгән йорты каршы алды хатынны. «Газиз кая киткән икән, моңачы мин кайтмыйча беркая да китми иде бит», – дип сөйләнә-сөйләнә яшерелгән җиреннән ачкычны алып йозакны ачты да өйгә керде Сабира. Ишектән кеше керү белән тавыш бирә торган ана казны ишетмәгәч, япма белән бүлеп куелган каз оясына күз ташлады хатын. Оя өстенә Кәримнең кышкы сырмасы капланган, ә ана каз юк иде. Сырманы күтәреп йомыркаларны тотып караса, алары сап-салкын. Кинәт кенә йөрәгенә шом йөгерде Сабираның. «Газиз казны эзләргә елга буена менеп китте. Балакаем, шуннан соң кайтмаганмы әллә?» Тиз генә өйдән чыкты хатын. Шушы вакытта абзар яныннан кабаланып ана каз килеп чыкты һәм өй ишегенә таба юнәлде. «Каһәр суккыры, кайда йөрисең, бәбкәләрең томаланып беткәннәрдер инде, бахырлар»,  – дип, порхылдатып ана казны канатларыннан тотып алды да оясына кертеп утыртты, ә үзе, тышка чыгып, урамга омтылды. Аннары ашыга-ашыга елгага таба менеп китте. «Бер-бер хәл генә булмаса ярар иде улым белән!» Башын шушы уй бораулады бу мизгелдә, аяк буыннарына төшеп хәлен алды. Әмма хатын тырыша-тырыша йөгерә-атлый елга ярына ашыкты.

Менә күпер күренде, эш вакытында монда кеше-кара күренми. Күпердән уңга таба каерды Сабира, аяклары үзләреннән-үзләре елга борылышына алып киттеләр. Анда елганың тар җире, икенче ярга чыгарга басмасы да бар. Борылышка килеп җитүгә артына авып китә язды хатын: нәкъ басма астында, таллар буенда аның Газизе йөзтүбән суга капланып ята иде. Басманың бер тактасы сынып аска таба асылынып тора. Сабира үз-үзен белештермичә салкын суга кереп улы янына килде, Газизен әйләндерергә ашыкты. Улының маңгае ярылган, кан сыркап тора, яшькелт күзләре зур итеп ачылган. «Газизем, улым!» Сабираның йөрәк яргыч тавышы елга өстен телеп үтте. Ана улын кочаклап күтәрде дә, ярга алып чыкты.

Ярга җиткәч хәле тәмам бетеп башта җиргә тезләнде, аннары улын яр буенда үләнгә салып үзе өстенә капланып үкси-үкси кычкырып елый башлады. «Балакаем! Газизем! Ходаем, ни өчен?» Улының юеш чәчләреннән, битеннән сыйпады хатын, баласының инде суынып беткән гәүдәсен үзенең җылысы белән терелтәсе килгән төсле кочагына алып үкседе дә үкседе. Ничек үзенең йөрәге ярылмаган шул мизгелдә? Шул вакытта үзе дә үлгән булса, бәлки, ахирәттә Газизе белән икесе шушы еллар дәвамында бергә булырлар иде. Янына килеп тезләнгән күрше хатыннары Сәлимә белән Галияне дә ниндидер томан аша күргән кебек кенә хәтерли Сабира. Алар да тәрәзәдән Сабира апаларының урам буйлап абына-сөрлегә елгага таба йөгергәнен күреп, ниндидер котычкыч хәл булганын күңелләре белән аңлап, бер-бер артлы артыннан ашыкканнар. Яр буенда утырган хатынны күреп, елый-елый, берсе Сабираны, икенчесе Газизнең җансыз гәүдәсен кочакладылар. «Сабира апа, Сабира апа», – диештеләр хатыннар, күз яшьләре аша. «Кәрим абыйга әйтергә кирәк, Галия, – диде Сәлимә. – Фәнәви өйдә булырга тиеш, аларга йөгер син, ә мин Сабира апа янында булам. Күршеләргә дә әйт». Галия елый-елый Фәнәвиләргә йөгерде.

Тиз арада башка хатыннар, ирләр килеп җитте. Сабирага кемдер җылы сырма белән шәл алып килеп япты. Сабирҗан ат җигеп килде. Ирләр арбадагы салам өстенә Газизне күтәреп салдылар. Сабираны өнсез иде бу вакытта. Кайда икәнен дә, ниләр булганын да аңламый иде булса кирәк. Елга өстенә карап утыруын дәвам итте ул. «Сабира апа, әйдәгез кайтыйк, Газизне арбага салдык, әйдәгез», – дип, Сәлимә килеп эндәшмәсә, шушы урында мәңгелеккә торып та калыр иде. Нәҗибә белән ике яклап култыклап аягына бастырдылар Сабираны. Сабирҗан бу вакытта атын кайтыр юлга борып кына ята иде әле. «Газизем! Балакаем!» Җыелган хатыннар, ирләр дертләп киттеләр. «Улым белән кайтам, улым белән!»

Сабира аңына килеп арба артыннан китте. Хатыннар күз яшьләрен яулык очлары, бишмәт җиңнәре белән сөртә-сөртә аларга иярделәр. Ирләрнең дә күзләре яшьле иде бу вакытта. Урамга кереп йортлары янына җиткәндә кабаттан йөрәкләр ярылырлык вакыйга булды: басудан йөгереп кайткан Кәримнең улының җансыз гәүдәсе салынган арбага капланып иңрәп елавы...

(Дәвамы бар.)

Автор стиле һәм орфографиясе сакланды.

Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Давылларга каршы. Хикәя (1)
Юныс МИҢНЕМӨХƏММƏТОВ. Давылларга каршы. Хикәя (1)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас