Дөнья бу
23 июнь 2025, 05:23

Шифалы тоз (Булган хәл)

Җәяү, кара урман аша, Красноусольск поселогына таба юл тоттык. Көннәр матур гына иде. Туры юл дип, урман аша китәргә булдык. Урманга кадәр ике-өч чакрым юл үтәргә кирәк. Әтине бәләкәй арбага утыртып, көлешә-көлешә аны да сөйрибез.

Шифалы тоз (Булган хәл)Шифалы тоз (Булган хәл)
Шифалы тоз (Булган хәл)

Әти 1942нче елны сугышка китеп,
каты яраланганнан соң, госпитальдә
булып, 1943нче елның көзенә кайтты.
Икенче елның көзенә башлангыч клас-
сларда балалар укыта башлады. Ә аңа
кадәр 1944нче елның август аенда, тоз
проблемасын хәл итәргә булдык. Ул
елларда күп нәрсәләр җитешмәде шул:
тоз, шырпы, керосин һ.б.
Билгеле, әти бу эшне оештыручы
булды. Талха бабайның зур казанын со-
рап тордык, бәләкәй арба үзебезнеке.
Төрле кирәк-ярак салып, юлга чыктык.
Ашарга бәрәңге, балтырган ашы (чу-
мар), әни пешергән тәмле күмәч, сыер
мае, какланган ит тә алдык. Ул елны
миңа унике, Рәшит абыйга унбиш яшь
иде. Әти яралы, сызланып йөрсә дә,
безнең белән барырга булды.
Җәяү, кара урман аша, Красноу-
сольск поселогына таба юл тоттык.
Көннәр матур гына иде. Туры юл дип,
урман аша китәргә булдык. Урман-
га кадәр ике-өч чакрым юл үтәргә
кирәк. Әтине бәләкәй арбага утыртып,
көлешә-көлешә аны да сөйрибез. Ул
эчен тотып-тотып алыр иде, чөнки яра-
сы корсагында. Урман читендә Крас-
ный пахарь дигән матур гына урыс авы-
лы. Анда берничә татар гаиләсе дә яши
иде. 1950нче елның урталарында, не-
перспективный авыл дип, бетерделәр
дә, урынына иген чәчтеләр. Шул авыл-
га якын җирдән, кара урман аша үтәргә
кирәк. Ат юлы гына. Өчәү булганлыктан
курыкмыйбыз. Урман аша ун чакрым
чыгарга. Ял итеп алган чаклар да бул-
ды. Арып-талып, Зөфәр дип аталган
тауны менәбез. Красноусольски по-
селогы күренә. Анда безнең таныш-
лардан Маруся (марҗа хатыны) яши.
Шунда тукталдык. Маруся апа тиз генә
самавырын кайнатып, өстәлгә куйды.
Әти төргән күчтәнәчен бирде. Кунып,
икенче көнне иртән юлны дәвам иттек.
Әлеге санаторий урыны Красноу-
сольскидан ерак кына булса да, төшкә
барып җиттек. Халык бу суны (ул ел-
ларда) “тозлы су” дип атый иде. Су
буенда тоз кайнатучылар күп кенә.
Унбишләгән зур казан эленгән, асла-
рында учак яна. Без дә казанны урнаш-
тырдык. Капкалап алганнан соң, әти
казан янында калды, без бәләкәй ар-
баны сөйрәп тау башына менеп киттек.
Тауның текәрәк җирләре дә бар. Элек
тау башында урысларның чиркәве бул-
са да, 1944нче елларда ул юк иде инде.
Тау текәрәк булганлыктан, арбаны
чак сөйрибез. Бер урында тукталдык
та утын әзерләргә керештек. Тау ба-
шыннан тирә-як матур булып күренә.
Кошлар да очып йөри. Әзерләгән
утынны арбага төяп, бәйләп куйдык.
Бераз уйланырга да туры килде. Арба
тәгәрмәчләре әйләнмәсен өчен, алар-
ны бәйләдек. Мин арбаны артка тар-
тырга тиеш. Җайлап төшә башладык.
Минем бау өзелде, арбаның тәгәрмәче
Рәшит абыйның аягына бәрелеп, абый
егылып китмәсенме! Арба дулап ала,
аны тыябыз. Менә бер борылмада
арба безне җиңде. Тәгәрмәч яңадан
абыйның аягына бәрелеп, ул егылып,
кычкырып елап җибәрде.
Рәшит абый аягына басты, аксый-
аксый җайлап аска төшеп җиттек.
Казан янында утынны бушаттык. Ка-
занга тозлы суны өстәдек. Әти безне
“Озак йөрдегез”, – дип тиргәп тә алды.
Яңадан утынга киттек. Әти казан асты-
на ягарга кереште.
Бу юлы тауның сөзәгрәк җирен
эзләргә туры килде. Без утыннан
кайтуга казан астында учак яна иде.
Күршеләр әйбәт кешеләр булып чыкты,
ярдәмләшеп тордылар. Без белмәгән
нәрсәләрне өйрәтә иделәр. Төнлә
дә учак янды, утын өстәп тордык. Йә
мин, йә Рәшит абый кизү торабыз. Таң
беленә башлау белән әтине уятабыз
да Рәшит абый белән бәләкәй арбаны
сөйрәп утынга китәбез. Без утыннан
кайтуга әти чәй кайнатып торыр иде.
Чәй урынына төрле үлән, мәтрүшкә
сала. Аларның хуш исе тирә-якларга
тарала, мәтрүшкә якын-тирәдә бик күп
үсә иде. Көндезен Рәшит абый белән
утын ташыйбыз. Әти казан астын ка-
рый. Күршеләр казаннан тозны ничек
алуны да өйрәттеләр. Су парга әйләнә,
тоз казан төбенә утыра. Иләк кебек
сөзгеч белән алу, саркыту кирәк.
Бер атна үтүгә безнең ашарга бет-
те. Мине кайтарырга булдылар. Теге
ун чакрым чамасы кара урман мине
куркыта. Аю, бүреләрне мин башка
да китермәдем, качкылардан (качып
йөргән кешеләрне шулай атыйлар иде)
шөрләтә. Аларның кайберләре авыл-
га килеп, төнлә кеше әйберләрен дә
алып китә торганнар иде. Кайбер авыл
кешеләре шул урманда югалгалыйлар
да иде. Кайбер бандитларны авыл
советына алып килеп, аягын-кулын
бәйләп, районга озаталар.
Усаклыга таба берүзем юл алдым.
Зөфәр тавын төшкәннән соң, әлеге
калын урман китә. Нишлисең бит, ку-
рыксам да атлыйм, йә йөгерәм. Күбрәк
йөгерәм. Урманның урталыгы дия
торган идек, шунда куе таллык, атлап
чыгарлык елга агып ята. Бер вакыт
йөрәгем “жу” итеп китте. Куе таллык
селкенде, нәрсәдер чыгып ычкынды:
куянмы, төлкеме. Үлән куе булганлык-
тан бик ачык кына күрә алмадым. Мин
аңардан, ул миннән курыкты. Ярты
юлны үтү бераз күңелне күтәргәндәй
итте. Тагын йөгерәм. Үткән ел искә
төште. Әти белән икәү кайтып барган-
да ике ир кеше кудылар. Әни дә шәп
йөгерә иде. Ул сабан туйларында гел
йөгерүдә катнашып, бүләкләр ала иде.
Мин дә аның артыннан калышмыйм.
Теге ирләрне еракта калдырдык, безне
тота алмадылар. Шулай төрле уйларга
чумып атлый торгач, урманнан килеп
чыктым. Красный пахарь авылы уң якта
күренә. Авылны күрү мине шатландыр-
ды, курку бетте. Тиздән өйдә булачак-
мын дип, хәзер шатланып йөгерәм.
Кайтып җиттем. Әни тәүдә мине генә
күреп, бик борчылды, сораша башла-
ды. Аңа нигә кайтканымны сөйләп бир-
дем. Ул авыр сулап куйды да миңа юкә
яфрагына барырга кушты, үзе күршегә
он сорарга дип кереп китте. Күршедә
тракторист яши иде. Трактористларга
он, икмәк тә бирә торганнар иде. Әни
дә кайвакыт трактористларга икмәк пе-
шерер иде. Әнисә сеңлем мине күреп
бик шатланып мине кочаклап ук алды.
Мин аңа, куян күчтәнәче дип, юлдан
читтә үскән какы, юа җыйган идем.
Кичкә мин юкә яфракларын иттарт-
кычтан үткәрдем. Әни камыр әзерләп,
шул яфракларны кушып, күмәч пешер-
де. Сыер тоткач, майны жәлләми. Ул
күмәчне мин бик яратып ашый идем.
Икенче көнне алып китәргә төенчек
әзерләдек. Күмәч, какланган ит, май,
йомарланган корт, җиләк кагы, берничә
йомырка, бәрәңге дә алырга булдым.
Иртән әнигә: “Кара урман гына куркы-
та”, – дигәч, этне, Кирзанны үзем белән
алырга кушты. Мин моңа бик шатлан-
дым. Этне бавыннан ычкындырдым. Ул
да, теләген белдергәндәй, койрыгын
болгап куйды. Кирзан мине бик ярата,
аңа ашарга күп вакыт мин бирә идем.
Аны үзем белән ауга да ала идем.
Ул елларда куянга аз йөрмәдек. Яз
көннәре үрдәк күп булыр иде. Сулар
таза булганлыктан, күлләрдә балык
та сансыз булды. Бер чыкканда әти,
Рәшит абый дүрт-биш куян алып кайта-
лар. Мин дә Кирзан белән чыккалыйм.
Яраланган куянны тотарга Кирзан
ярдәм итә. Безнең өйдә дүрт-биш мыл-
тык булды, затворлы мылтык та бар
иде. Ядрәне кургаштан үзебез ясадык,
ә дары ул елларда иркен сатылды.
Кирзан белән икәү юлга чык-
тык. Азык-төлек аркада, бик уңайлы
бәйләнгән. Әни, Әнисә сеңлем безне
бераз озата бардылар. Бер чакрымлап
үтүгә бер ат куып җитте. Ул Красный
пахарь авылында яшәүче Федор ба-
бай иде. Ул әледән-әле безнең авылда
була, татарча да матур сөйләшә. Мине
арбасына алды, сораша башлады. Мин
аңа сөйләп бирдем. “Да, война винова-
та”, – дип, сүзен тәмамлады. Кирзан
безнең арттан чаба. Бер борылмада
мине төшерде. Мин “спасибо” дип,
төшеп калдым.
Кара урманга килеп җиттек. Кирзан
булгач, мин бернәрсәдән дә курык-
мыйм, чөнки ул минем ышанычлы ду-
стым. Һавада кошлар очып йөри. Их,
шулар кебек очасы иде, дип уйлап
куям. Аннан, оча алсам да, Кирзанның
үзен генә калдырып китмәс идем дип,
тагын уйлап куям. Аның белән кайвакыт
шаярып та алабыз. Азык төргәгеннән
әни пешергән бер күмәчне бүлешеп
ашадык. Хәзер икәүләшеп йөгерәбез.
Кирзан чабып-чабып юлдагы куаклар-
ны тикшерә, азрак өреп тә ала. Юлда
аңа этләр дә очрый, якын күреп, безне
озатып калалар. Ярты юлны, куе тал-
лыкларны да уздык. Урманнан килеп
чыктык, Зөфәр тавыннан күтәреләбез.
Тау өсте тигез, еракка матур булып
сузыла. Тирә-як яшеллек. Өйләр, бак-
чалар ачык күренә. Бу урынга само-
летлар да төшә. 1942нче елны бер зур
самолет бакчаларга бәрелә-бәрелә ва-
тылган. Бу тигез урын сугыштан соңгы
елларда аэродром ролен дә үти. Кирәк
очракта Уфадагы оста врачларны да
алып киләләр иде.
Маруся апага кереп тормадык. Усол-
ка артта калды. Хәзерге санаторий ягы-
на йөгерәбез. Ерактагы таныш урыннар
күренә башлады: елга буендагы тезе-
леп киткән казаннар, өстә төтен болы-
ты, кешеләр йөри. Рәшит абый безне
сагынган булса кирәк, аксый-аксый
безгә каршы ашыга. Килеп җиткәч, ми-
нем баштан сыйпады, аркадан яратып
алды да аркадагы азык-төлекне кулына
алды. Әти учакны карый иде, ул да ая-
гына басты, мин, үземчә, яңалыкларны
сөйләдем. Бик тәмләп әнинең күмәче
белән чәй эчтек тә өчәү утынга юллан-
дык, Кирзан да безгә иярде. Тукталып,
аның белән уйнап та алабыз.
Кичен таң атканда, учак янында йо-
клап китсәм, ул мине тәпиләре белән
кочаклап алыр иде. Шуннан икәүләшеп
учак януына, тирә-якка каранып уты-
рыр идек.
Кичләрен бер учак янына күршеләр
белән җыелышып, сөйләшеп утыра-
быз. Менә Ташлы авылыннан бер аб-
зый ат белән килгән, хатыны да бар.
Исеме Шәриф. Аның бер кулы юк иде.
Ташлыдан Геннадий да бар. Ул чуваш,
татарча яхшы белә. “Бер елдан мине
дә армиягә алалар инде,” – дия торган иде.
Салих абзый аксап йөри, ул бәләкәй
малае белән килгән. Малае белән дус-
лашып киттек. Алар Усолкадан, баш-
кортча сөйләшәләр. Атлары бар. Ма-
лае Шәкүр исемле. Шәкүр белән тозлы
суда су да керәбез. Кирзан да бездән калмый.
Учак янында сүз күбрәк сугыш турын-
да барды. Салих абзый да Сталинград-
ка якын җирдә булган. Разведкага бар-
ганын сөйләде.
Әти дә тыңлап яткан җиреннән
учак янына килеп утыра. “Син кайсы
җирдә яраландың?” – дип сорый Ген-
надий. Әти сөйләргә булды. Ул Вол-
хов юнәлешендә булган. Бу фронт-
та 1942нче елны каты сугышлар
бара. Волхов Ленинград өлкәсендәге
шәһәр. Атакага барганда, янында бер
мина ярыла. Әти сөйләвенчә, бер
иптәше үлә, янындагы бер иптәше
алга йөгерүне дәвам итә, ә әти, ярчык
тиеп, җәрәхәтләнеп егыла. “Тиз генә
аңыма килдем, – ди әти. – Эчәкләр бе-
раз чыккан”. Әти эчен тотып, полевой
госпитальгә атлаган. Ярасын бәйләп,
тылга озатканнар...
Тоз кайнатучылар арасында урыслар
да бар иде. Алар белән дә дуслашып
киттек. Безгә аз гына булса да сало да
бирәләр иде.
Без ике атнадан артык тоз кайнаттык
та кайтырга булдык. Айдан артык кай-
натабыз диючеләр дә булды. Алар азак
базарларда тоз белән сату иткәннәр.
Ә безгә сатасы түгел, үзебезгә тотыну
өчен генә.
Казан астын сүндереп, казанны
бәләкәй арбага салдык. Күп итеп
мәтрүшкә җыйдык. Савыт-сабаны
бер капчыкка тутырып, аның өстенә
киемнәрне куйдык. Көн җылы, кояшлы
иде. Хәзер дүртәү кайтырга чыктык.
Кайтырга булгач Кирзан да шатлана,
тыпырчына. Тоз хәтсез генә булды.
Ап-ак тоз булмаса да безнең өчен бик
кадерле иде ул. Ул тоз әлеге Илек то-
зыннан төсе ягыннан нык кына аерыла,
ком төсен хәтерләтә иде.
Кайткач, әни, хәердән булыр, дип,
берничә стакан күршеләргә дә та-
ратты. Гаилә дусыбыз Әсгать абый
берничә мәртәбә килеп алды. “Әнигә
генә тотабыз”, – ди торган иде. “Сезнең
шифалы тозыгыз дару кебек, әнине
аякка бастырды”, – дип тә сөйләде.
Армиядән кайткач, мин Сәетбаба
авылына якын Таулар авылында бер
ел мәктәптә укыттым. Көзен, язын
шушы тозлы авылга барышлый, са-
наторий яныннан велосипед белән
үтәргә туры килә иде. Юл утыз чакрым-
лапка баса, тоз суы янында тукталып,
ял итеп алган чаклар да булды. Бу –
1954-1955нче еллар. Әлеге санаторий
урыны янында йөзләгән хатын-кыз су
керерләр иде. Алар һәр елны төрле
өлкәләрдән җыела. Безнең Игеньелга
авылы аша җәяү төркем-төркем үтәләр
иде. Су буенда күпме ятканнардыр –
анысы билгесез. Бу урын урысларның
диненә дә бәйле. Кайтканда, кем күпме
күтәрә ала, тозлы суны да алып кай-
талар. Еллар үтәрәк, тозлы су буена
килүчеләрне куа башладылар. Моны
Гафури районының райкомы оештыр-
ды. Тормыш бит ул бер аяз, бер болыт-
лы көн кебек.
2010нчы елны Игеньелгада шәҗәрә
бәйрәме булды. Миңа да чакыру кәгазе
булгач, кызлар, кияүләр, оныклар
белән ике җиңел машинада бардык.
Авылда мәчет ачтылар, әнине мак-
тап сөйләделәр. Игеньелга авылын-
да тарихка кереп калган тәүге укыту-
чы, әниебез Кәлимуллина Мәрхәбә
Әлмөхәммәт кызы Ленин орденына
лаек булган кеше.
Усолка артистлары бик матур кон-
церт куйдылар. Шәҗәрә бәйрәме бик
ошады. Кайтышлый без әлеге тоз
суы, санаторий янында булдык. Хәзер
бирегә җәяү килгән кеше юк. Йөзләгән
машина. Тау башында чиркәү, ерак
түгел – мәчет. Кемнәрдер махсус урын-
да су керәләр, кемнәрдер төрлечә ял
итә. Урыны белән тоз суы, кечкенә
фонтаннарга охшатып җир астыннан
өскә ыргыла.
Кызлар, кияүләр, оныклар да су
керергә булдылар. Алар су кергәндә
мин уйга калып, үткәннәрне искә ал-
дым. Шушы урында бит без – әти,
Рәшит абый, Кирзан өч атнага якын
тоз кайнатып яттык. Бүгенге көндә
әти, Рәшит абый, әни, этебез Кирзан –
берсе дә юклар. Аларны искә алдым,
“Җаннары оҗмахта булып, авыр туф-
раклары җиңел булсын”, – дидем.
Чиркәү ягына карап, агачларга күз
салдым. Алар, яшәреп киткән кебек,
матур-матур булып үсеп утыралар.
Шуннан бит без Рәшит абый белән
көн дә утын ташыдык. Тозлы елгалар,
күпме еллар үтсә дә, матур булып ага.
Елга буендагы тезелеп киткән зур ка-
заннар гына юк. Салих абзый, сугышка
китәргә җыенып йөргән Геннадий искә
төште.
Оныгым Айсылу: “Картәти, нишләп
болай уйга калдың әле?” – ди. Мин
уянып киткәндәй булдым. Яным-
да кияүләрем, кызларым Розалия,
Зөлфия, Әлфия басып торалар. Алар –
яңа буын кешеләре. Тормыш, уйласаң,
шушы тоз суы кебек ага да ага...


Марс КӘЛИМУЛЛИН,
Бишбүләк районы.

Шифалы тоз (Булган хәл)
Шифалы тоз (Булган хәл)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас