Дөнья бу
9 Апреля 2025, 18:10

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Балалар заказ буенча...

Киләчәктә  күзгә күренмәүче плащлар, стена аша күрүче күзлекләр һәм реактив рюкзаклар барлыкка киләчәк.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Балалар заказ буенча...Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Балалар заказ буенча...
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА. Балалар заказ буенча...

Алай гынамы! Кайбер «прогнозлар» тәмам аптырашта калдыра. Әйтик, 2029 елларга «балаларны дизайнлау» хезмәте барлыкка киләчәк икән. Футурологлар фикеренчә, туасы баланың кайбер «кирәкмәгән» артык геннарын «сүндереп» куеп булачак. Шулай ук ата-ана баланың характерына, тышкы кыяфәтенә: чәч, күз төсенә, гәүдә төзелешенә «заказ» бирә алачак. Сары чәчле, зәңгәр күзле кыз кирәкме – пажалыста! Сомерхолдерга охшаган малаймы – рәхим итегез! Көлке дә, кызганыч та. Тик бу «полномочиеләрне арттыру» Ходай Тәгалә эшенә кысылу кебегрәк яңгырый, чөнки эш моңа барып җитсә, табигый эволюциягә нокта куела, дигән сүз һәм аның зарурлыгында бәхәс бик зур.

Америка һәм Европа  илләрендә кешеләрнең һәм роботларның үзара  мөнәсәбәтләрен көйләүче законнар кабул ителгән иде. Шундый кануннарны Русиядә дә кабул итү тикшерелә. Бу законнар үзе үк тиз арада роботларның һәр өлкәгә үтеп керүен вәгъдә итә, югыйсә, андый законның кирәге булыр идеме? Килешәсездер, мондый закон бераз сагайта да: нигә әле кеше белән робот арасын җайларга туры килергә мөмкин? Ирексездән, «Восстание роботов» кинофильмы искә төшә. Әллә, Аллам сакласын, мондый хәлләр дә булырга мөмкинме?

2039 елга без фантастик киноларда гына караган  күзгә күренмәүче плащлар, стена аша күрүче күзлекләр һәм реактив рюкзаклар барлыкка киләчәк икән. Әлеге күзлекләр ярдәмендә хәтта кешенең эчке органнарын да күреп булачак, имеш. Күзлеге ярый инде, хакы артык кыйммәт булмаса, медицина өлкәсендә бик файдалы, тик менә көндәлек тормышта күзгә күренмәүче плащлар белән нәрсә эшләрбез? Бер таныш хатын күзен дә йоммыйча:  «Ирләрне күзәтербез, киңәшмәгә дип кайда баруларын бик беләсе килә!» –  дигән иде. Тик фән ачышлары гаилә мөнәсәбәтләрен көйләр өчен генә ясалмый шул...

2030 елга медицина шулкадәр алга китәчәк ки, 3D принтерлар ярдәмендә теләсә нинди органны әзерләп булачак, фаҗигагә тарыган очракта донорлар эзлисе булмаячак. Шулай ук кеше организмындагы күзәнәкләрне һәм тукымаларны үстереп булачак! Мондый фаразлар, әлбәттә, шатландыра. Тик аларның хакы турында гына әлегә сүз юк, гади халык кулланырлык булырмы алар, юкмы?

Ә инде 2032 елга «нанороботлар кирәкле туклыклы матдәләрне кешенең күзәнәкләренә җиткерәчәк, баш мие эшчәнлеген контрольдә тотачак» диелә футурологларның прогнозында. Ул вакытта баш миенең эшчәнлегендә кешелек бүген аңламаган сораулар калмаячак. Дәваханәләр дә бүгенге күләмдә таләп ителмәячәк, чөнки һәр кеше үз сәламәтлеген үзе тикшереп торачак. Имеш, махсус прибор ярдәмендә төкереккә үткәрелгән анализ һәр иртәдә сезнең сәламәтлек торышын күрсәтәчәк, кайдадыр «сбой» бар икән, махсус программа сезгә нәрсә эшләргә, нәрсә кулланырга  шундук язып бирәчәк. Табиблар белән онлайн киңәшләшәсе генә кала. Менә замана! Бу фаразлар соңгы дистә елда илебездә дәваханәләрнең күпләп кыскартылуына җавап кебек яңгырый.

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас