(Дәвамы.)
Гадилә белән Гайникамал кайгыларга уралган
өметсез кара кышка икесе генә керделәр. Тугарылып уй-
ныйсы килгән чакларында Гадилә әнисенең күзләренә
карый иде. Яшь тулып тәрәзәгә төбәлгән әнкәсенең ка-
рашы дәшми генә Зөбәрҗәтне көтте. Әмма Зөбәрҗәт
шул китүдән хәбәрсез-нисез юкка чыкты. Гадилә өчен
бәхетле балачак бабасының җеназасы белән бу өйдән
мәңгегә чыгып китте.
Юк, алда күренәсе бәхетле мизгелләр бар икән бит
әле. Гадилә шыпырт кына сөенеп, мәктәпкә барасын
көтә. Аның белән уйнап йөргән күрше кызлары быел
укучы булды. Бик килештереп, авыр сумкаларын
күтәреп мәктәптән кайталар. Гадилә аларның кайтыр
чакларын түземсезлек белән көтеп ала да, борылыш-
тан күренү белән каршыларына йөгереп, сумкаларын
күтәрешеп кайта. Укучы кызларның матур рәсемнәр
тулы китапларын карарга, аларның мышный-мышный,
иреннәрен ялап укыганнарын карап торырга ярата.
Ул үзе дә берничә хәреф белә инде. Беренче сен-
тябрь көнне Гүзәлияләргә ияреп, мәктәпкә ул да бар-
ган иде, әмма укытучы апа, сиңа киләсе елга гына
әле мәктәпкә, үсә тор, дип кайтарып җибәрде. Менә
шуңа ул киләсе ел кайчан җитәсен әнкәсеннән сорап,
теңкәсен корытып бетерде. Әнисе ачуланып туктаткач,
аның күзләреннән яшь кипкән минутларны көтеп ала,
итәгенә уралып иркәләнә дә куркып кына тагын шул со-
рауны бирә:
– Әнкәй, мин кайчан мәктәпкә барам соң инде?
– Тиздән, кызым, тиздән, менә кыш бетеп, яз җитсен,
аннан җәй үтсен, шуннан соң син дә мәктәпкә китәрсең, –
20
дип тынычландыра Гайникамал оныгын, чәчләреннән
сыйпап.
Бу мизгелләр сабыйга шултиклем куанычлы. Аның
күзләрендә элеккечә шаян очкыннар кабына. Әйтерсең
бабасы үлеме белән югалган дөнья яме шушы мәктәптә
табылачак. Ул үзен кап-кара мәктәп формасында, ак
алъяпкыч япкан итеп хис итә, ә башында зур матур бант.
Аңа шундый рәхәт. Ирексездән, чыркылдап сикергәләп
ала. Ә әнкәсенең сагышлы йөзе бу рәхәтлекне кыска
гомерле итә шул. Гайникамал ире үлгәннән бирле
чирдән айный алмый. Гадилә үлемнең нинди авыр
кайгы икәнен инде аңлады. Өйдәге бөтен рәхәтлекне,
бәхетне, назны, нурны юып алды ул. Әнкәсе елмаймас,
көлмәс булды. Көннәре бертуктаусыз сыкранып, зар-
ланып үтә. Кайчакта: “Бабаң үлде дә котылды, миңа
калды иң авыры”, – дип, бабасына үпкәләп тә ала.
Ул елны кыш бик суык килде. Карсыз кыш беркемгә
дә мәрхәмәт күрсәтмәде. Декабрь башыннан ук ки-
тереп орган суыклар бер-ике көнгә генә чигенеп тор-
ган була да, инде бераз сындырды дип, иркен сулыш
алган кешеләрне тагын өйләреннән чыкмаслык итә.
Бәрәнлисе сарыкларын төнлә чыгып карамаучылар,
иртән шакырдап каткан бәрәннәргә юлыгып, “аһ” итә.
Гайникамал туып күзгә күренгән бәрәннәрне өйдә
тотты. Шуның аркасында Гадиләгә күңелсезлек бик
сизелмәде. Мич арасындагы дүрт бәрән аның җан
дусларына әйләнделәр. Дөрес, бәрәннәрен имезергә
кергән сарыклар Гадиләгә бик иркенәергә ирек бирми.
Алар кергәч, кыз үзе дә караваттан төшми. Ул төшә баш-
ласа, бәрәнен имезергә кергән карт сарык алгы аягы
белән бер генә тыпылдатып куя – Гадилә уктай атылып
менеп тә китә. Ә сарыклар чыгып киткәч, башлана та-
маша. Тамагы туйган көр күңелле бәтиләр аның артын-
нан бер генә минутка да калмыйча артларын сикертеп
чабышалар, узышалар, караватка да менеп китәләр.
Гайникамал күрмирәк калса, шунда йомышларын бе-
тереп төшәргә дә күп сорап тормыйлар. Бәрәннәрнең
гел коелып торган “шомырт”ларын җыеп түгү Гадилә
өстендә. Ул аларның матур ап-ак бөдрәләренә кып-
кызыл бантиклар да тагып куйды. Уйнап арыгач, чы-
гырдан чыгуның аргы ягын узып киткәч, Гайникамал
аларны тагын мич арасына ябып куя. Бәтиләр тыныч-
лап йоклап ала. Гадилә аларны барыбер тынычлыкта
калдырмый, мич кырына артларын куеп йоклап яткан-
нарын бер-ике тапкыр карап та килә. Мыш-мыш йоклап
яткан тере уенчыкларын такта арасыннан кулын тыгып
сыйпап куя.
Аннан кулына китапларын ала. Аның берничә кита-
бы да бар инде. Берсенә алтын койрыклы кош рәсеме
төшкән. “Алтын канатлы кош” дип атала икән. Ә икен-
чесе Шүрәле турында. Гадилә укый белмәсә дә ул
китапларны көнгә әллә ничә тапкыр актара. Укыйсы
бик килә дә, әмма берничә хәрефтән башканы таны-
мый шул. Санавын саный белә. Шул китаплардагы
таныш хәрефләрне исәпләп мәш килә ул. Кичләрен
әнкәсе аңа әкиятләр сөйли. Әкият тыңлап, әнкәсе ку-
енында йоклап китү бик рәхәт. Ә иртән инде аны тагын
бәрәннәр тавышы уята.
Бабасы үлгәч, Гадилә кинәт үсеп киткән кебек булды.
Ваемсызлык каядыр юкка чыкты. Әнкәсенең кәефен
күз карашыннан аңлый, аны ачуландырмаска тырыша.
Ул ачуланса, кая да булса кереп качып елый. Әнкәсе
чирләгән көннәрне ул ашаудан кала, уйнамый. Аның аяк
очына барып утыра да икәүләп фельдшерның килүен
көтәләр. Ул килгәч, өйгә яңалык, яңа ис, яңа мохит килә.
Ә барыннан да бигрәк, әнкәсе күзләрен ача, сөйләшә
башлый, димәк, терелә дигән сүз. Монысы барысын-
нан да мөһимрәк. Гадиләнең уенчыклары арасында
икенче төрле уенчыклар барлыкка килде. Фельдшер
апа әнкәсенә укол кадаганнан соң бушаган шешәләрне
Гадиләгә бирә. Дару каплары, дару шешәләре бик күп
җыелды инде. Алар белән кызчык бик яратып уйный.
Бинт кисәкләре белән курчакларның “авырткан” аякла-
рын, “шешкән” кулларын бәйли, пульсларын тыңлый.
“Башы авырткан” курчакларга дару төймәләре каптыра
да тыныч кына ятарга куша.
Аның кыланышлары шулкадәр матур һәм төгәл, Гай-
никамал чирдән арынган арада оныгына карап ята да,
исе китеп: “И-и кызым, үскәч, врач кына булырсың,
ахры, бигрәк килештерәсең”, – дип соклана. Чыннан да,
Гадиләне бүген үк тотып табиб итмәле. Әнкәсе аз гына,
башым авырта, диюгә: “Әнкәй, ятып тор, сиңа беренче
төймәнең сары каплысын кабарга кирәк”, – дип, дару
кабын күтәреп тә килә. Гайникамал, чын күңелдән куа-
нып, аны хәлсез куллары белән сөеп тә ала. Шул арада
яшьләнгән күзләрен сөрткәләп, Зөбәрҗәтне сүгәргә
тотына: “Кайда йөри икән бу афәт, бабаң үлеп, бабаңны
күмәргә кайтмады, ничә айлар инде бер хәбәре юк”, – ди.
Гадиләнең үзенең дә бик үсәсе килә. Мәктәпкә
барса, тизрәк үсеп китәр кебек тоела аңа. Зур булып
үскәч, һичшиксез, Гәүһәр апасы кебек табиб булачак
ул. Әнкәсе яңадан бер дә чирләмәячәк, ә Гадилә аңа
иң әйбәт даруларны гына бирәчәк, иң яхшы уколлар-
ны гына кадаячак. Әнкәсе чирләмичә, иртән самавыр
куеп, элеккечә иркәләп, Гадиләне йокыдан уятса, аңа
шул җитә. Әмма ул көннәр хыял гына әле. Әнкәсе
авыр сулап, ыңгырашып, тагын бүгенге чынбарлык-
ка кайтара аны, күңелендәге авыр уйларын сөйләп,
ныграк куркыта: “Мин дә үлеп китсәм, кемнәр кулына
калырсың, балакаем, нинди газаплар язылган икән
синең өлешеңә!” – ди дә, елап, Гадиләне күкрәгенә
кыса. Гадилә шул сүзләрне ишетмәс өчен, куырылып
килеп, әнкәсенә сарыла. Аһ, нинди мәрхәмәтсез икән
бу җиһан! Алда бабасының үлеменнән дә куркыныч-
рак нәрсәләр бар икән бит. Кызчык, мышкылдап, йөзен
әнисенең күкрәгенә яшерә: “Үлмә, әнекәем, үлмә генә,
мин бөтен эшне дә эшлим!” – дип, яшенә төелеп үкси.
Йөзеңне яшереп кенә котылып булмый икән лә. Шул
мизгелләрдә, бәлки, әнкәсеннән башка терәлер терәге,
явызлардан яклар якын кешесе булмавын, әнкәсен дә
югалтса, шушы иксез-чиксез дөньяда аның өчен сыңар
күз яше түгәрдәй беркеме юк икәнен аңлагандыр бала
йөрәге...
* * *
Мәңге үтмәс кебек тоелган салкын кыш айлары ко-
яшлы, гөрләвекле җылы яз белән алышынды, ниһаять.
Кардан алда арынган тау башларында яшел чирәм
борынлады. Яшел чирәм чыгып ымсындырып тор-
ган тау башларына бару өчен чокыр-чакырлардагы
тирән карлар аша үтәргә кирәк. Ә кар астында кышкы
йокыдан уянган инеш суы үзенә юл ярып, көйле генә
челтерәп ята. Су буендагы тал песиләре, кечкенә ко-
яштай тузганакның сары чәчәкләре бала-чагаларны,
бал кортларын берөзлексез кызыктырып чакырып
тора. Чикләвек куаклары төпләрендә умырзаялар
кыңгыраулы башларын калкыткан. Өйдәге карават ас-
ларында тагын яшел каз бәбкәләре борынлады. Шун-
дый көннәрне авыл баласы өйдә ятамы соң? Инде алар
ике тапкыр карга боткасына барып кайтты. Югары оч
балалары бүген тагын карга боткасына барырга оешты.
Бу юлы ераккарак, Гастыйн күленә, дип сөйләштеләр.
Гастыйн күле Гайшәбикәттәйләр тыкрыгыннан умарта
бакчасына барган юлда, бик матур урында. Күл яз көне
кар сулары җыелудан барлыкка килә дә ярты җәйгә
кадәр бака балалары өчен чын оҗмах ролен үти. Вак
таллар белән уратып алынган бу матур күлне югары оч
балалары бик ярата. Аның бер ягы иген басуы булса,
башка яклары – балан, чикләвек, шомырт агачлары
белән тулган, бик биек булмаган инеш яры. Балалар
гына түгел, зурлар да бик яратып йөри Гастыйн күленә.
Аның матурлыгына, хозурлыгына сокланып, тәҗел генә
йомыш булмаса да, бер әйләнеп кайталар. Баргач-бар-
гач, табыла инде. Я себеркелек зелпе, я җиләк-җимеш,
я буялмаган идәнне агартырга сабын үләне. Берәү дә
буш кайтмый, ни дә булса кыстырып кайта. Андагы бака
ефәге, чүмеч бакалар, бала-чага өчен үзе бер тамаша.
Алар анда көннәр буе ята, камышларыннан курай, сы-
бызгылар ясый.
Быелгы карга боткасы Гадиләнең күңелен серле
булып үзенә тартып торган мәктәпкә тагын да көчлерәк
беркетте. Чөнки анда балаларның күпчелеге – мәктәп
укучылары иде. Алар әллә нинди җырлар белә, Гадилә
белмәгән уеннар уйный. Ул аларның барысын да
сеңдерергә тырыша, өйгә кайткач, әнкәсенә шуларны
уйнап, җырлап күрсәтә. Ә барыннан да бигрәк, уйнап
арыгач ашаган карга боткасы иң тәмлесе иде. Аны
зуррак кызлар пешерде. Учакка утынны малайлар
сындырды, Гадилә ише кечкенә кызлар алар җыйган
утынны агач арасыннан ташып торды, кыскасы, бер-
кем дә эшсез тормады. Өйдән алып килгән йомырка-
лар, төшләр, конфет-шикәрләр барысы бер табынга
куелды. Учак өстендәге кап-кара чуен казанда пешкән
тары боткасы шулкадәр мул иде, җылы яктан килгәндә
йончып хәлсезләнгән каргаларга да бик күп калды.
Аларны балалар куак төпләренә, яр буйларына тара-
тып чыкты. Гадилә карга боткасына бармаса, әнкәсе
ашата алмый интеккән тары боткасының шулкадәр
тәмле икәнен белми дә калыр иде. Аның уенча, шун-
дый гаҗәп тәмле ботка белән сыйлаган өчен карга-
лар, сыерчыклар аларга, һичшиксез, рәхмәт укыячак.
Моңа ул чын күңеленнән ышанды. Алар язгы кояшның
җылысы сүрелеп, учакта күмелеп пешкән бәрәңгедән
авыз борыннары каралып, касмакланып каткач кына
кайтырга чыкты.
6
Яз мул кояш нурлары, челтәрле бозлары, челтер
гөрләвекләре белән килсә дә, алда җилле, яңгырлы,
караңгы көннәре дә булган икән. Яңгыр сылый-сылый
китереп ява да авыр эре-эре ябалак карлар белән
алышына. Быел иртә килгән язның саташуы шулай
шомырт чәчәк аткан чакка туры килде. Су буенда
чишмә буена бәйрәм төсе биреп утыра торган шомырт
чәчәкләре, матурлыкларын кешеләргә күрсәтә алмый,
шул ябалак кар бөртекләренә кушып коела. Табигать
саташа. Елга бер килә торган табигать туен нигә шулай
ямьсезләргә инде... Хәер, Аллаһ Тәгалә үзе беләдер.
Куак төпләрендәге энҗе чәчәкләр дә, ачыла алмый,
яфраклары арасына сыенышкан. Шыксыз, котсыз көн.
Тау астындагы бурап, улак куелган көмеш чишмәгә тау
башыннан кызыл балчыклы пычрак су тулган. Нәкъ
уртасыннан өч күздән генә көмеш су тибеп чыга да,
кызыл балчыклы болганчык су белән кушылып, юкка
чыга. Су улактан түбәнгә чурлап төшеп, куаклар, был-
тыргы үлән-камыш арасына кереп югала.
Инде көн кичкә авышты. Ярылган каш, бүлтәеп ка-
барган ирен әрнеп сызлый, сулкылдый. Авызда тозлы
кан тәме. Сынган теш өске иреннең эчке ягына батып
кергән дә эләгеп калган. Юеш кием аркага, тәнгә
ябышкан. Кыймылдап куйгач, чиркандырып, айнытып
җибәрде. Салкыннан куырылып, кул-аяк бармакларын
селкеткәләде Азамат. Я Рабби, өйгә кайтасы килми бит.
Әнисен “Ашыгыч ярдәм” белән алып киткәндә, Камил-
не калдырыр кешесе булмагач, озата да бара алма-
ды. Шул көннән бирле өйдән кот качты. Өйдә бары тик
Камилнең тоташ иңрәве генә.
Ул тагын күзләрен бура уртасындагы чишмә күзләренә
текәде. Барып чыкмады Азаматның планнары.
Үзендәге авыр хәлне сәбәп итеп, Камилне Заһирәнең
анасына илтеп куймакчы иде.
Заһирәнең энесе, үгездәй тупас гәүдәле Гыйсметдин,
Азамат килгәндә ишегалдында баскычта утыра иде.
Артык эчүдән күзләре күбенгән тараканныкы кебек
акаеп чыккан. Азамат капкадан күренү белән, егылып
китүдән курыккандай, кулларын як-якка җәеп, аның
ягына таба атлады да, бала коляскасын читкә этәреп,
сул кулы белән аның якасыннан эләктереп, тубалдай
уң кулы белән җан көченә салып җибәрде. Азамат, ма-
мыктай очып, капканың тимер күгәненә башы белән
сыланды. Аңсыз күпме яткандыр. Колагына кергән,
җанына тигән беренче аваз Камилнең тавышы булды.
Күзен ачканда, Заһирәләрнең капка төбендә бала ко-
ляскасы астында ята иде. Көч-хәл белән аякка басты.
Бу галәмәтне күрергә капка төбенә чыгып басканнар,
койма башыннан башларын тыкканнар берәм-берәм
күздән югалды. Ярдәмгә килүче булмады.
Кайтырга кирәк. Бала ялгыз нишли икән? Тамагы ач-
кандыр. Ашыйсы килсә, авызына ризык кергәнче иле-
реп елый ул. Аның тавышы өй тәрәзәләрен зыңгылдата.
Ашый, елый, йомышын йомышлый, икесе ике якка кара-
ган күзләрен тәртипсез уйнаткалап, йөзен чалшайтып,
дүрт санын берөзлексез хәрәкәтләндереп, тырпыл-
дап тик ята. Өч яшьлек Камилнең бөтен һөнәре шул.
Нишләргә теләсә дә, кычкырып, елап аңлата.
Аһ, бу дөньяның гаделсезлеге! Нигә шулай? Нинди
шайтан аны шул Заһирә белән бәйләде? Кемгә
үпкәләргә, кемне гаепләргә? Улактан аккан болганчык
суда яңагы буйлап каткан канны җебетә-җебетә юды
Азамат. Өске ирененә кадалып кергән ярты тешен суы-
рып алып, җан ачуы белән куаклар арасына ыргытты.
Кулъяулыгын чылатып, ярылган кашына куеп торды.
Йөрәк янудан, күкрәгенә тулган ачудан шапыр-шо-
пыр болганчык су эчте. Әнисе янына барам дип кигән,
кешелеккә кия торган киемнәре кан, балчык белән
буталып беткән. Кайтырга тизрәк. Кеше ярдәменнән
башка як-якка да әйләнеп ята алмаган Камил, Аллаһ
сакласын, исән булсын. Юри үтергән дип, башың
төрмәдән чыкмас. Нинди генә булса да, җан бит, кеше
җаны. Әнисе генә исән булсын. Моңа тикле сыкранмый карады.
Ә Заһирә шулай итеп үчен алды Азаматтан. Ул да кыз-
ганыч, әлбәттә. Әмма икәү ясаган ялгышны береңнең
гомере белән түләп, икенчеңне гомерлек газапка са-
лырга димәгән бит. Азамат аны бит мәҗбүриләмәде.
Зөлхәбирә белән аралары суынып торган арада,
утырып калган карт кыз Заһирә янына йөри башлады
шул. Күп тә булмады югыйсә ул очрашулар. Зөлхәбирә
белән тагын татулаштылар. Әмма ялгышлык инде
эшләнгән иде. Иртә дә түгел, соң да түгел – тугыз ай
үтүгә Заһирә утыз алты яшендә малай алып кайтты.
Ә бала тере гарип иде. Терелүгә, алга китүгә бер-
нинди өмет булмаган баланы ике яшькә тикле кара-
ды да башын элмәккә тыкты. “Үлемемдә беркемне дә
гаепләмәгез, ә баланы әтисенә илтеп бирегез, әтисе
Азамат карасын” дип язып калдырган. Шулай итеп,
бала Азаматта. Зөлхәбирә дә аны карап интекмәде, че-
моданнарын җыйды да, баласын тоттырып, Азаматны
әнисе йортына озатты.
Чишмә буеннан өенә кайтып җиткәнче Азаматка бер-
кем очрамады.
7
Сентябрь якынлаша башлагач, Гадиләнең күңеле
урыныннан купты. Күптән хыялланып көткән мәктәп
тормышы якынлаша бит. Ул инде мәктәптә беренче-
икенче сыйныфларда укыган иптәш кызларына ияреп,
аннан әллә ничә кат урады. Җәй көне мәктәп бакчасы-
на су сибәргә, чүп утарга йөрде. Укытучы апа аны мак-
тады: “Син – бик тырыш кыз, укуны да булдырырсың,
ахры”, – диде. Гадиләгә канатлар үсте.
Ә аңа тиклем Гадилә җәй буе әнкәсе белән, сарык
бәрәннәренә, мунчага миннек бәйләде, көрәк-сәнәк
саплыклары кистеләр, кыскасы, урманнан кайтып
кермәде. Гайникамалттәй белән бәләкәй арба тартып,
я умарталыкка, я олы яланга, тавык-чебешне ашатып,
казларны су буена кугач, иркенләп, көне буена сәфәргә
чыгып китәләр. Кайсы көннәрне аларга оныклары
белән күрше әбиләр дә кушыла. Күңелле инде, кызык.
Әбиләр дөнья хәлләрен сөйләшеп, арбаларын тартып,
әкрен генә атлый. Бала-чага ниләр генә кыланмый:
юл буенда алар тикшермәгән бер үлән-чәчәк калмый,
бөҗәк-күбәләкләр дә алардан качып котыла алмый.
Арбага утырып та баралар, төшеп, алдан да йөгерәләр,
узышалар, барып җиткәнче хәлдән таялар.
Ярты юлны үтеп, ялгыз каен күренә башлагач, тагын
узыша-узыша йөгерделәр. Ялгыз каен күләгәсендә
әбиләр дә утырып ял итәчәк. Ә балалар алданрак
барып, озаграк ял итү максаты белән, кем өлгер дип,
бер-берсен куып чаптылар. Ул каенның басу урта-
сында ничек, кайчан тамыр җәюен беркем дә тәгаен
генә белми, әмма һәммәсе дә ниндидер бер ихтирам
белән, курку, шикләнү белән карыйлар. Әбиләр исә
килеп, каенның күләгәсендә иркенләп утырып, авыз
эчләреннән нидер мыгырдап, кыска гына дога укып
ала. Шуны сәбәп итепме, бүген Зәлия дә яңа уен уйлап
тапты. Йөгереп килеп җитү белән каенны кочаклап
торды да, киң җәелеп үскән ябалдашлар арасыннан су-
зылган кояш нурларына күзләрен кыскалап, тавышына
серлелек галәмәтләре чыгарып:
– Каенкаем, каенкаем, соравыма җавап бирсәнә,
минем Луиза апам кайчан кайта? – дип, колагын каен
кәүсәсенә куеп, берникадәр вакыт тыңлагандай итеп
торды. Аннан, күзләрен түгәрәкләндереп: – Ишеттегез-
ме, тиздән, бик тиздән, ди, – диде.
Ишетүен беркем дә, берни дә ишетмәде инде, хәтта
ул үзе дә. Әмма бу уен балаларга кызык шөгыль кебек
тоелды. Наис тә, Гадилә дә каенны кочаклап сорау
биреп карадылар. Гадилә “минем Зөбәрҗәт апа кайчан
кайта” дигән соравына җавапны озаграк көтте бугай,
инде ял итәргә дип, каен төбенә тәгәрәгән Наис аңа:
– Кайтмый инде, кайтмый ул синең әниең, ул бит сине
"ташлап киткән", – дип үчекләде.
“Ташлап киткән” дигән сүзне ишетү һич кенә матур
булмаса да, аңа Гадилә үпкәләмәде. Ташласа таш-
ласын инде, кайтмавына да әллә ни исе китми, әмма
ләкин менә мәктәпкә барырга киеме юк бит Гадиләнең.
Әнкәсе инде районга да барып кайтты, әллә нинди
таныш-белешләргә дә, туган-тумачаларга да әйтеп
карады. Гадиләгә ярашлы форма юк та юк инде. Бу
хәлне Гайникамалттәй дә авыр кичерә, тора да тагын
шул Зөбәрҗәтне: “Баласының мәктәпкә керәсен белә
бит, югыйсә”, – дип сүгә. И бу Зөбәрҗәт апаны, шул бер
форманы кайтарып китсә ни була инде, я.
Бер шул формага калгач, мәктәпкә бара алмый калыр
микән инде? Мәктәп сумкасын әнкәсе белән икесе
барып алдылар кибеттән. “Үзең кебек чибәрен бирәм
сиңа”, – дип, иң матурын бирде кибетче апа. Сумка,
бетергечләренә кадәр тутырылып, иң күренә торган
урынга кадакка элеп куелса да, мәктәпкә барырга әле
айдан артык вакыт булса да, көн саен ачыла, аннан
дәфтәр-карандашлар көн саен чыгарылып санала, ак-
тарыла. Кара савыты, ручка, каләм ише әйберләрнең
урыны аерым киштәдә. Ул аларны да алгалап, сызга-
лап карый. Шулай да беркөнне кара савытын төшереп
каплагач, әнкәсеннән эләкте эләгүен. Гадилә елады
дип кенә идәндәге кара табы бетмәде, ята инде җәелеп.
Идән юган саен ышкый аны Гадилә, әмма тап бетәргә
уйламый да, тирә-ягы гына көннән-көн агара.
* * *
Мәктәпкә алуын алдылар Гадиләне. Мәктәп форма-
сы булмагач, кызларга тегелгән матрос күлмәге киеп
барды ул. Чәчен укучыларча үреп, ак күбәләк тагып,
Гайникамал әби озатты аны, ә Зөбәрҗәт түр диварның
күрке булып торган күкеле сәгать янында бизәкле рам
эченнән матур елмаеп карап калды. Беренче тапкыр
Гадиләнең аңа ачуы килде. Мәктәп формасы булмаган-
га бары тик ул гына гаепле иде. Әмма ачуын басуның
үзенчә юлын тапты: чыккан җиреннән кире кереп, д и-
варда балкып утырган Зөбәрҗәткә телен чыгарып
күрсәтте.
Зөбәрҗәт дигәннән, аның күптән түгел генә, ничә
еллар хәбәрсез ятканнан соң, шакмаклы дәфтәр битенә
эре-эре хәрефләр белән ашык-пошык кына язылган
бер хаты килде анысы. Әлифба китабындагы берничә
хәрефне генә танып белгән Гадилә аны укырга бик ук-
талды билгеле. Хаттагы ашыгып язылган хәрефләр
белән әлифба битендәге хәрефләр арасында бер-
нинди дә уртаклык тапмады ул. Бик озак азапланган-
нан соң әнкәсе аны күрше Нурисә апасыннан укытты.
Зөбәрҗәт үзенең хәлләрен кыскача бәян иткәннән соң,
аларның хәлләрен сорашкан, бик сагындым, дигән.
Кияүгә чыгып, бер малай үстереп ятуын, иренең урыс
кешесе булуын язган. Гадиләнең инде зур кыз булу-
ын, әнкәсенең сүзен тыңларга кирәклеген искәрткән,
әмма мәктәпкә керү һәм мәктәп формасы хакында бер
авыз сүз язмаган иде. Нурисә апасы укудан туктагач
та, мәктәп формасын кайтарып китү яки кем артын-
нан булса да җибәрү хакында язылган өлешен ялгыш
төшереп калдырмады микән, яисә күрми калмады
микән дип, тын гына аңа карап, авызыннан шул сүзне
тартып алырдай булып утырды әле Гадилә. Ә күрше
апасы, берни булмагандай, әнкәсен юатты: “Менә, кай-
гырган идең Гайникамалттәй, исән-сау кызың, тагын
бер онык үстереп ята икән сиңа”, – диде. “Урыс кияү” ту-
рында ишетеп әсәренгән Гайникамалттәй Нурисәгә ни
актан, ни карадан бер сүз әйтмәде. Тик ул чыгып киткәч,
Зөбәрҗәтнең кирәген бирде. Әнкәсенең ул кадәр тузын-
ганын күрмәгән Гадилә курка калды. Гайникамалттәй
тузынып кына калмады, йөрәген тотып урынга ятты,
табибә апаны чакырырга туры килде.
(Дәвамы бар.)
И. Нигъмәтҗанов рәсеме.