(Дәвамы.)
Башының шаулап, хәле китүен озын ялыктыргыч
юлга сылтап, Зөбәрҗәтнең ялгызы гына каласы килде.
Бәгырь җимеше белән ничә еллардан соң беренче
очрашуы аны Актирәктәге кимсенүле, яшьлек ялгы-
шы белән бәйле, сыкрап елап үткән көннәренә тагын
әйләнеп кайтарды.
Чоланга әнисе салып биргән урынга кереп ятып, өй
артындагы чаган ботакларының нидер пышылдаганын
тыңлап, чишмәдәй аккан күз яшьләрен тыймый елады
да елады ул.
Иренең хыянәтен үз күзләре белән күргән Зөбәрҗәт
капыл гына аңардан аерылып китмәде. Үз бәхетемне
таптым, дип, әти-әни сүзеннән башка Азаматның ко-
чагына ташланган Зөбәрҗәт гарьлегеннән башын кая
тыгарга белми өзгәләнде. Туган бусагага ничек кайтып
егылыр, әти-әнисенә ниләр дип аңлатыр. Каенанасы
белән киңәшеп, бала туганчы түзәргә булды. Бәлки
әле, тормыш җайга салыныр, дип тә өметләнде. Әмма
Азамат, Галяны ташлап Зөбәрҗәткә ничек тиз күчкән
булса, Зөбәрҗәтне Зөлхәбирәгә алыштыруны да бер-
нинди авырлыксыз башкарды.
Язмыш яшьлек дусты Галя белән тагын бер тапкыр
очраштырды әле аны. Моңа мең тугыз йөз алтмыш ал-
тынчы елның апрелендә бөтен дөньяны “аһ” иттергән
Ташкенттагы җир тетрәү сәбәп булды. Ташкентка килеп
урнашуына ел ярым гына иде әле ул вакытта.
Ул көннәрдәге мәшхәр мәңге күңелдән җуелмас бер
чи яра булып оешып калды. Дистәләгән танышларын
югалтты Зөбәрҗәт. Гүзәл Ташкент шәһәре бөтенләй
үк булмаса да, һәрхәлдә, яртылаш җимерелгән иде.
Зөбәрҗәтләр, тәүлегенә ике-өч сәгать кенә йоклап,
җимерекләр арасыннан кешеләрне коткарып йөрделәр.
Жан авазы белән кычкырган, ыңгырашкан тавыш-
лар күп айлар буе колак төбеннән китмәде. Моны үз
күзләре белән күргән кеше мәңге онытырлык түгел иде.
Кычкырып-кычкырып та ярдәм ала алмаганнарның та-
вышы әкренләп тынды, чөнки техника житешми, ә кул
көче белән генә күтәрә алмаслык ташлар, плитәләр
күпләрнең тере килеш шунда күмелеп калуына сәбәпче
булды. Бөтен ил Ташкентны хәрабәләрдән арынды-
рып, өр-яңадан төзүгә күтәрелде. Ярдәмгә килүчеләр
арасында Зөбәрҗәтнең танышлары аз түгел, һәм шул
исәптән Галя да бар иде.
* * *
Шәйсолтан карт, кызының баласын калдырып, бер
хәбәрсез юкка чыгуына бик ачуы килсә дә, инде кызы
кайтып күренеп, Гадиләнең китүе билгеле булгач,
аның өчен ут йота башлады. Ничекләр итеп, ут кебек
бөтерелеп, карт белән карчыкның төссез, бертөрле
тормышларын бизәп йөргән шушы сөенеч төенчеген
биреп җибәрәсең! Оныгы түгел, үз кызы бит инде ул
аның. Бер яшеннән бирле күпме шатлык-куанычлар,
борчулы көн-төннәр бирде ул аларга. Әби белән бабай
Гадиләнең тәпи атлап китүен, сөйләшә башлавын, бе-
ренче һөнәрләрен күрделәр. Ул итәкләрен чеметеп
идән уртасында тыпырдаганда, бөтен эшләрен таш-
лап, кул чәбәкләп тордылар. Чирләгәндә, баш очында
утырдылар, ашауларын ашамый, төн йокыларын кал-
дырып, аның өчен, бары аның өчен генә яшәделәр.
Кызлары ата-баба йортын үз итмәде шул, нишләптер.
Аның белән бергә тәгәрәп үскән балалар барысы да
авылда. Бер ул гына бәхетен читтән эзли. Һәм берен-
че адымыннан ук абынды. Иреннән аерылып кайткач
та басылып кына шушында яшәр, эшләр, дип ышан-
ганнар иде – киресенчә килеп чыкты. Кечкенә бала-
сын калдырып, тагын бәхет эзләргә чыгып китте. Бала
күтәреп кайтып, әти-әнисен нинди хәсрәт утына салган
иде. Авыл халкы алдында, туган-тумача алдында бер
дә күңелле хәл түгел. Үз сөягебез үзебездән артмас,
бер урынына ике кызыбыз булды, дип, үзләрен үзләре
юаткан булдылар. Кабат чыгып китәр дип, башларына
да китермәделәр.
Бүген ул кабат умарталыкка да бармады. Күпер ягын-
нан сыер-сарык тавышлары ишетелә башлагач, авыл
очына малларны каршыларга китте. Аяклары бик
авыртса да, йөрәк януга караганда түзәрлек.
Гадилә иярергә тиеш иде бит. Кая китте бу бала?
Әнисе алып кайткан курчак белән чыгып киткәннән
бирле күзгә-башка күренми. Зөбәрҗәте дә, булмаган
бәхет артыннан куып йөрер-йөрер дә, шушында кай-
тып урнашыр, дигән уй да җимерелде. Гадиләне алып
китәргә кайткан. Бер караганда, бала әнкәсе янында
булырга тиеш. Ә оныгыннан аерылу Шәйсолтанның
әҗәл чирен тизләтер генә кебек. Һәм чирнең чигенә
торган түгеллеген белә торып, ул баланы алып калу
үзе үк дөрес гамәл булмас. Ташкент бит – авыл белән
Бөгелмә арасы түгел, айт иткән саен тайт итеп кайтып-
китеп йөри алмас Зөбәрҗәт тә. Тапты бит китәр җир.
Көтү, сөзелеп, Шәйсолтан басып торган күпергә
якынлашты. Аларның Кызыл сыерлары, хуҗасын
танып алып, туктап калды да, сузып мөгрәп алды.
Шулай үзенчә хуҗасын сәламләве булды, ахры. Акыл-
лы мәхлук. Тинтәкләнеп, теләсә кайдан азык эзләп, бо-
рынын сузып йөрми. Көтүдә үк туеп кайта. Шәйсолтан,
сыер-мазар качмасын дип түгел, шулай үзе көтү каршы-
ларга ярата. Бүген дә шуның өчен килде күпер төбенә.
* * *
Сыер-сарык тавышлары ишетелә башлау белән,
Гадиләнең дус кызларын әниләре чакырып алды. Шул
вакытта аның исенә теге матур апа килеп төште. Китте
микән? Күз алдына өстәл тулы нигъмәтләр килде.
Көндез туйганчы ашый алмады шуларны. Курчак-
ны тизрәк Нурсөяләргә күрсәтергә йөгерде бит. Нигә
“алып китәм” ди ул Гадиләне? Әнкәсе дә “сине алырга
кайткан” дип утырган була бит.
Гадилә, курчагын күтәреп, әкрен генә ишегалдына
килеп керде. Теге апаның ялтыравыклы туфлие баскыч
төбендә тора, димәк, китмәгән. Гадиләнең кайтканын
көтә микән әллә? Нишләргә? Кинәт Гадиләнең башына,
качарга, дигән уй килде. Тик кая?
Ул курчагын баскыч төбенә утыртып куйды да, кире
урамга чыкты. Күпер ягыннан авылга көтү кайтып килә
иде. Гадилә күп уйлап тормады, умарталык ягына
йөгерде. Мансур абый шунда. Теге апа киткәнче, умар-
талыкта качып калыр. Шулай уйлады сабый күңеле.
Малларын каршы алырга капка төбенә чыккан әби-
чәби аңа игътибар итмәде дә. Беткәнмени урамда ча-
булап йөрүче бала-чага. Йорт саен дүрт-биш бит алар.
Ул басу капкасына тикле туктамый йөгерде, аннан,
хәле бетеп, артына әйләнеп карады. Бабасы капкадан
сыерларын кертеп ята иде. Гадилә умарталык юлында-
гы ялгыз имәнгә турылап, басу эченнән генә элдерт-
те. Ә уң якта шомлы караеп ялгыз каен калды. Аның
биле тиңентен арыш арасында чикерткәләр сикерешә.
Бер көтү черки баш очында безелди. Баш җыеп ятучы
арыш сабаклары битләрен, аяк-кулларын сыдырды-
лар. Ерак түгел ике кош очып күтәрелде. Гадиләнең
коты ботына төште. Аның моңа тикле умарталыкка
берүзе генә барганы юк иде әле. Кичкырын бигрәк
тә. Имән янына җитәрәк, егылып тез башын канатты.
Елап җибәрмәкче иде, янында аны жәлләргә кем дә
юк, аннан соң, елап вакыт уздырырга ярамый, караңгы
төшкәнче Мансур абыйсы янына барып җитәргә кирәк.
Инеш буена җитәрәк, аны бакалар җыры каршы алды.
Бабасы ясаган култыксалы басмадан чыкканда, басма
өстендәге бака балалары чулт-чулт тирә-якка сике-
реште. Гадиләнең аларны карап торырга вакыты юк.
Иртәгә килер ул алар янына. Теге ападан котылып кала
алса, килер.
Кинәт ул матур апаны матур итеп түгел, албасты
кыяфәтенә кергән котсыз, куркыныч итеп күз алды-
на китерде. Албасты, тешләрен ыржайтып, чәчләрен
туздырып, әллә нинди котсыз тавышлар чыгарып,
аның артыннан куа кебек тоелды. Әнкәсе сөйләгән
әкияттәге сыман албасты бер дә себеркегә атланып
очмый, ә сәләмәләрен җилфердәтеп, Гадилә артын-
нан чаба, имеш. Ул куркуыннан калтырана башлады.
Тизрәк, тизрәк! Әнә Актырнакның да тавышы ишетелә.
Таудан юкәлеккә менсә, умарталык бит инде. Чокырла-
нып җиргә уелган ат тәгәрмәче эзләре ашыгып атла-
ган Гадиләнең кечкенә аякларына комачаулый. Тауга
менеп җиткәч, көн кинәт караңгыланып киткәндәй
булды. Гадиләгә һәр агач артында бер албасты торган
кебек. Ул, качканына үкенеп, үксеп җибәрде.
* * *
Шәйсолтан маллар белән капкадан кайтып кергәндә,
чиләген тотып, карчыгы чыкты:
– Бәй, Гадилә синең белән түгелмени? – диде Гайни-
камал, аптырап.
– Минем белән түгел ул. Өйдә юкмыни? – диде карты,
шикләнеп. Бер дә бу вакытка кадәр уйнамый иде бит
соң. Ни булган бу балага?
– Көтү каршылаганда сиңа иярә иде бит. Бар әле,
Зөбәрҗәт, Фатыйхаттәйләрдән Гадиләне алып чык. Бу
вакытка кадәр кеше бимазалап йөрмәсә! – дип, чыккан
ишеген ачып кычкырды карчыгы.
Зөбәрҗәт Фатыйхаттәйләргә дә керде, башка
күршеләрдән дә эзләде. Шәйсолтан йорт тирәсендә
бәрәңге бакчасы ягына да чыгып кычкырып карады.
Әмма бала юк иде. Сөтле чиләген алъяпкычы белән
каплап, баскычта калдырып, Гайникамал әби дә капка
төбенә чыгып басты. Алар чын-чынлап куркуга төште.
Лапас асларын, сәндерәләрне калдырмадылар. Мун-
чадан да әйләнделәр. Суга төшкәндәй юкка чыкты
Гадилә. Кинәт өчесе бергә буага йөгерделәр. Буага
төшә торган тыкрык буенда да агач яфракларын чем-
ченеп йөрүче ашамсак кәҗә бәтиләреннән башка бер
җан иясе юк иде. Шәйсолтанны, аягың болай да авыр-
та, син өйдә тор, бәлки, кайткандыр, дип, өйгә кайта-
рып җибәрделәр дә Зөбәрҗәт белән Гайникамал әби
икәүләп урам буйлап киттеләр. Шәйсолтан карт сыкра-
ган аякларын сөйрәп, чатанлый-чатанлый өйгә таба
борылды. Исән генә булсын, балакаем. Исән булса,
кайтыр. Бигрәк шук бала шул, бер басасын биш баса.
Тыкрык буеннан әкрен генә өйгә таба атлады ул. Ә бу
вакыт умарта каравылчысы аксак Мансур, елап йокыга
талган Гадиләне күтәреп, Шәйсолтан картларның капка
төбенә якынлашып килә иде...
* * *
Күзенә җылы кояш нурлары төшә башлагач, Гадиләнең
борынына тәмле булып чәчәк исе килеп бәрелде.
Бик тә тәмле чәчәк исе бу. Үзе белгән чәчәкләр ара-
сында мондый ислесен белми. Юк, бу чәчәк түгел, бу
теге матур курчакның чәченнән килгән хуш ис икән. Ул
курчакның үзен дә күрү, кулына алу теләге белән кулын
хәрәкәткә китерде. Ул кыймылдаганга кемдер аны йом-
шак кына сөеп, кечкенә сандугачым минем, дип, ачып
ташланган юрганын ипләп япты. Кем булыр бу? Гадилә,
гадәттә, бабасы белән йоклый. Бабасы булса, бал исе
килер иде, әнкәсе дисәң, аңардан яңа пешкән ипи исе
килергә тиеш.
Ул кинәт башын күтәреп, янында яткан кешегә ка-
рады. Ә-ә, аның белән ятучы, сөеп яратып юрганын
рәтләүче теге матур апа икән бит. Кыз кичә ниләр бул-
ганын исенә төшерергә тырышты. Бер генә дә албасты
түгел икән, бик матур апа икән, дип уйлады кызчык һәм,
керфекләре авыраеп, тагын йоклап китте. Зөбәрҗәт
сак кына, кызының татлы йокысын бүлмәскә тырышып,
аның мамыктай йомшак чәчләреннән сыйпады.
Иртәнге чәйне дүртәүләп эчтеләр. Гадиләнең күзе
өстәл тулы нигъмәтләр өстендә шуып йөрде-йөрде
дә, ни өчендер, әнкәсе мичтән яңа чыгарган ак күмәч
өстенә ягылган каймак һәм бал белән сөтле чәйдән
ары китмәде. Ә тәмле күчтәнәчләрне үз янына исемләп
тезеп чыкты. “Бусы Зәлиягә, бусы Камиләгә, ә бусы
Гүзәлиягә, монысын Шамилгә бирәм”, – диде. Бергә
уйный торган иптәшләрен куандыру үзенә дә рәхәтлек
бирә иде.
Чәйдән соң Зөбәрҗәт туган-тумачаларны күреп
кайтырга түбән очка төшәргә тиеш булды. Ә кичәге
хәлләрне башыннан чыгарып ташлаган, инде
Зөбәрҗәткә ияләшә башлаган Гадилә аның белән ба-
рырга канатланып риза булды. Түбән очка төшү нәни
кыз күңелендә тагын бер тамаша булды. Кайсы гына
өйгә барып кермәсеннәр, аягына кызыл сандали, ба-
шына алсу бантик тагып, ак җирлеккә төрле төстәге
борчаклар төшкән күлмәк кигән Гадиләне, нишләптер,
һәммәсе дә “таный алмый” интектеләр. Зөбәрҗәт
белән кочаклашып күрешеп, елашып, хәлләр сораш-
кач, игътибар Гадиләгә күчә:
– Ай-һай-һай! Бу нинди үскән кыз бу! Һич танымыйм,
матур күлмәкләр кигән. Кем кызы соң бу? – дигән сорауларга
җавап бирә-бирә, Гадилә арып бетте.
– Мин бит бу Хәйрияттәй, менә мин бит, – ди ул,
Хәйрияттәйнең кулларыннан тоткалый, күлмәк итәкләреннән
тарткалый, – мин Гадилә бит, – дип чыркылдап
көлә.
Шулай бик озак таный алмый интеккәч кенә
Хәйрияттәй:
– Бәрәч, әстәгафирулла, үзебезнең Гадилә икән бит! –
дип, бот чаба.
Хәйрияттәй ярый инде, ара ерак булгач, сирәк
күрешәләр. Атна саен килеп, бабасының чәчен пәке
белән кырып китә торган Әхмәтхафиз бабайны күр син:
– Нинди сылу кыз керде соң безгә? Гүпчим дә таны-
мыйм, – дип, тора салып, Гадиләне танымаска салыш-
ты.
Аңа таныту өчен дә Гадилә шактый тырышты:
– Мин бит бу, Әхмәфиуз бабай, мин бу яңа күлмәк
кенә кидем ич, – дигәч кенә, бик авырлык белән генә,
ул да “танып” алды тагын.
Яңа күлмәкне, яңа сандалины котлап биргән конфет,
чикләвекләр белән матур күлмәкнең ике як кесәсе дә
шыплап тулды. Күңелле икән бит бу Зөбәрҗәт апага
ияреп йөрү. Алар, бүләк-күчтәнәчләрен таратып, көне
буе йөреп, кичкә таба гына кайтып керделәр.
Гайникамалттәй сабантуйга кунак-төшем килеп чыгар
дип, төшләр пешереп куйган. Атна гына калып баручы
сабантуйга алдан хәстәрен күрмәсәң, оятлы булуың
бар. Бәйрәмдә кунак табынына куярга төш-чәкчәкнең үз
урыны. Каклаган каз, казылык ишеләрне дә чормадан
төшереп кую мәслихәт. Ә мич башында Шәйсолтанның
куйган балы күңелле генә өлгереп килә. Сабантуй-
га дип атап куелган бәрәнне инде көтүгә чыгармый
ашата башладылар. Бәйрәм алдыннан Зөбәрҗәтнең
кайтып төшүе дә нур өстенә нур булды. Бәйрәмдә
дусларын, авылдашларны, туган-тумачаларны күрер.
Менә Гадиләне алып китүе исенә килеп төшсә генә,
Гайникамалттәй эшләгән эшеннән туктап уйга кала,
ничекләр биреп җибәрерсең. Җанга сарган бавыр ите
бит ул. Бабасы исән чакта җил-яңгыр тимәс ул балага,
әмма картының көннән-көн сызуы, бала әнисе белән
китсә, дөрес булыр, ахры, дигән нәтиҗә ясата.
Шәйсолтанның аягы кай көннәрдә гөбе кебек шешеп
чыга. Әллә нинди төр дәвалар алып, әллә кемнәргә
күренеп тә алга китеш, төзәлү күренми. Әйтеп-әйтеп
тә эшеннән туктата алмаган иренә: “Үлгәнче, колхоз
эшен эшләп бетерим, дип тырышасыңдыр инде”, – дип
үпкәләп туктады Гайникамал.
Китү-китмәү мәсьәләсен Гадилә үзенчә һәм бик тиз
хәл итте. Хәлиткеч вакыйга сабантуй көнне булды.
* * *
Шәйсолтан карт, щеткалап юган атын яшел печән
түшәлгән арбага җигеп, аягы бик авыртса да һәммә
йолаларны җиренә җиткереп үтәп, гаиләсен, кайт-
кан кунакларын сабантуй мәйданына алып килде. Үзе
агасының Магниттан кайткан төпчек малае Искәндәр
белән сабантуйның көрәш буласы ягынарак урнашты.
Ә Гайникамал, оныгын җитәкләп, Зөбәрҗәт һәм кунак
килен Вәсилә, янә дә аларның Гадилә кебек тиктормас
кызлары белән күләгәрәк урын эзләп киттеләр. Башта
күндәм генә тагылып йөргән Гадилә тирә-яктагы тама-
шаларны бик кызыксынып күзәтте. Иптәш кызлары да
күзгә чалынды. Алар да бүген курчактай киенгән. Матур
чүәкләр кигәннәр. Әти-әниләренә, апа-абыйларына
ияреп, кайсы көнбагыш чиртеп, кайсы таяклы әтәч кон-
фет суырып йөриләр. Аңа карап елмаешалар. Гайника-
мал да, Гадиләне ныклап җитәкләгән дә, ахирәтләре,
таныш-белешләре белән күрешә, сабантуйга кайткан
кунаклардан хәл-әхвәл сораша.
Тора-бара Гадилә бу хәлләрдән арыды. Аңа бүтән
төрле кызыклар кирәк. Алар кунак кызы Лидия белән
берничә мәртәбә түгәрәк эченә тартылды. Әмма аны
Гайникамал нык тоткан, бер генә тотам да үзеннән
җибәрми йөри. Әнисенең иркенләп йөри алмавын
күреп, Зөбәрҗәт Гадиләне үзенә алды да Вәсилә,
Лидия белән түгәрәккә якынрак урнаштылар. Менә
бервакыт алар урнашкан җиргә якында гына бала-ча-
га чираты тезелде. Гадилә дә Зөбәрҗәтне тарткалый
башлады: “Мин дә кисим инде, әнә теге курчакны гына,
башка бернәрсәләре дә кирәкми”, – дип, өзмәс-куймас
такылдады.
Беркөнне алар күрше Зәлиянең нәкъ шундый курча-
гын ботарлады бит. Ул яткыргач ятмый торган курчак
бик мәзәк итеп “мама” дип кычкыра да иде. Менә шул
кычкыра торган тавышның кайдан чыкканын аңлар
өчен, аның эчен ачып карарга уйладылар. Ә ул берни-
чек тә ачылмый икән. Мәгәр баш гәүдә өлешеннән ае-
рылып, ике туп сыман нәрсә барлыкка килде. Аеруын
аердылар – кире ябыштырып куя алмадылар. Шунда
Зәлия бик елады, кызгандылар инде, әмма берни эшли
алмадылар, эш узган иде. Аның ил буып акырган тавы-
шына әнисе йөгереп чыкты, ни булганын аңлап алган
Зәбирә апа, кычыткан алып, Гадиләләрне пешекләп
алмакчы иде, алар качып котылды.
Шушы вакыйга исенә төште. Инде менә нәкъ шундый
курчак монда асылынып тора. Гадиләнең шуны кисеп
алып Зәлиягә алып кайтып бирәсе килә, Зәлияне шат-
ландырасы иде. Аның бит бүтән курчагы юк. Шул башы
өзелгән курчагын пластилин белән ябыштырып куйган-
нар да олы якларында өстәлдә утыра, ә алып уйнарга
бармый, баш тәгәри дә китә.
Ниһаять, алар да чиратка барып басты. Басуын бастылар,
әмма чират бик озын. Кисәргә элгән уенчыклар
кими тора, икенчеләрен чыгарып элә торалар. Ни
өчендер, теге курчакны гына кисә алмыйлар. Гадиләне
көтә торгандыр, ахры. Кара, бу түгәрәк эчендә икенче
төрле матур икән бит Сабантуй. Бөтен кеше сиңа карап
утырган кебек.
Гадилә җентекләп тирә-ягын күзәтә башлады. Әнә
әнкәсе дә түгәрәккә якын килеп басты. Күзләре белән
кемнедер эзли иде. Гадилә аңа күренергә тырышып,
бер ике мәртәбә сикергәләп тә алды. Ә әнкәсенең
сөйләшүе-сөйләшү, аны күрмәде. Бабалары утыр-
ган якка үрелеп карады. Бабасы тырышып-тырышып
көрәш карый иде. Бу юлы инде Гадилә түзмәде: ничек
инде аның бабасы түгәрәк уртасында торган кызын
күрми. Ул аңа карап сикергәләде, кулларын да болгап
карады, ләкин бабасының бу якта һич гаме юк. Электән
бил бирмәс көрәшче, бөтен күңеле белән сөлге тот-
кан көрәшче егетләр арасына кереп киткән. Әнкәсе
сугышка тикле бабасының мәйдан тоткан көрәшче
икәнен Гадиләгә еш сөйли, өйдә түр яктагы сандыкны
актарганда: “Монысын бабаң фәлән авыл сабантуен-
да, монысын фәлән җирдә алды”, – дип, ситсы тастымалларны
күрсәткәне бар иде. Курчак алырга дип
түгәрәккә кергән Гадиләне күрми калуы бер генә дә
гадел эш түгел инде. Шулай дип уйлады да: “Баба-ай!”
– дип, бөтен көченә кычкырып җибәрде. Менә монысы
ярады! Бабасы, ялт борылып, карашы белән Гадиләне
эзләп тапты. Аңа җирән сакалын селкетеп елмаеп
җавап бирде.
Гадилә, сикергәләп, кулларын чәбәкләде. Ул арада
чираты да җиткән бит. Юан гына бер апа аның күзләрен
ап-ак яулык белән бәйләп, кулына кайчы тоттырды.
Берни күрмәс булган Гадилә, кайчысын сузып, кискән
хәрәкәтләр ясады. Ә тирә-якта шау-шу:
– Кис Гадилә, кис! – диешәләр.
Тырыша торгач, чынлап та, нидер эләккән кебек
булды. Башкалар исә:
– Маладис, булдырдың! – диләр.
Йөрәге урыныннан атылып чыгар чиккә җиткән Га-
дилә баскан урынында тыпырдап алды. Яулыкны
бәйләгән апа аны салдырып:
– Менә балам, кискән әйберең, – дип, аңа бер дәфтәр
китереп тоттырды.
Гадилә чак елап җибәрмәде. Ул өмет иткән курчак
авызын ерып элеккечә чайкалып тора иде. Күзләре
яшьләнеп турсайган Гадиләне түгәрәк эченнән чак
алып чыкты Зөбәрҗәт. Ә теге дәфтәр барыбер файда-
га ярады. Аңардан Гадилә белән Лидия самолет ясап
очырдылар. Әле сабантуй бетеп кайтырга чыккач та
очыртып мәш килделәр. Менә шунда, ат арбасының
аратасына җайсыз кысылып, Гадиләнең аягы галәмәт
зур булып шешеп чыкты. Зөбәрҗәт киткәндә больница-
да гипста ятып калды кыз.
5
Инде Зөбәрҗәт китеп бара. Арбасына мул итеп
чәчәкле печән түшәлгән ат нарат полосасы ягыннан
басу юлына чыкты. Көрән алаша, кара кайгыга баткан
йортсыз мәхбүс шикелле, җай гына атлый. Таң сызы-
лып, кояш күтәрелде. Туган якның сулап туймас тан-
сык һавасы. Арыш басуы читендәге күк чәчәкләрдә
чикерткәләр җыры. Аларның тавышын кошлар авазы
күмеп китә. Мең төрле кош берьюлы телгә килгән кебек.
Җаннарны айкап, арба тәгәрмәче шыгырдый. Юл
читендәге әрем, күк чәчәк исләре, арба тәгәрмәченнән
үләннәргә сыланган дегет исе белән буталып, борын
яфракларын кытыклап, тын юлларына тула. Озын
күперне чыккач, юл, сулга борылып, завод юлына
чыкты. Тәгәрмәч тавышы басу юлында бәгырьне те-
леп-телеп алган булса, хәзер һич жәлләми өзгәли-
турый. Әйтерсең ул Шәйсолтанның уйларын үзенчә
көйгә салган да: “Әллә күрешәбез, әллә юк, әллә
күрешәбез, әллә юк”, – дип тәкрарлый. Бактың исә,
гомер узып киткән ләбаса. Сугыштан кайтканда әллә
ниләр кырырдай булып кайткан Шәйсолтанның якасын-
нан әҗәл эләктергән. Борылып карарга да ирек бирми.
Зөбәрҗәтне дә ул бөтенләй китә дип кабул итә алмый.
Читтә яшәп карар, өстен-башын бөтәйтер дә әйләнеп
кайтыр дип, күңеленә беркеткән. Әмма үз хәле кабат
күрешүне кыл өстенә куя шул.
Кызын озатып кайткач, Шәйсолтан ни тырышса да
урын өстенә ятмый булдыра алмады. Шешкән ике
аяк та тишелеп ага башлады. Хафага калган Гайни-
камал ничекләр генә итеп дәвалап карамады, шеш
бөтен гәүдәгә таралды. Йөзенә, тәненә сары иңү генә
җитмәгән, күзләренең агы да саргаеп чыкты.
Үзен-үзе белә башлаганнан бирле көпә-көндез авы-
рып ятмаган Шәйсолтан урын өстендә чирләп ятуны
инде соңгы чик дип кабул итте һәм тыныч кына соңгы
сәгатьләрен көтте. Җайлап кына Гайникамалга алга
таба ничек яшәсәң, ничек яхшы буласын сеңдерде.
“Мин үлгәч, сыерны бетерерсең инде, үзең генә малга
курмы әзерли алмассың; бәрәңге бакчасының ызанын
бозгансыз, дип, күршеләр белән ызгышып йөрмә, сиңа
калганы да җитә, – диде. – Көтү чираты җиткәч, теге
өске урам Гомәр балаларын ялла, алар малга аяусыз
түгел, – диде. – Бер генә дә ышанычлы кеше калмый ту-
ган-тумача арасында, ничекләр яшәрсең инде миннән
башка, Зәбәрҗәтне кайтарту ягын кара, Гадиләне таш-
ламасын”. Шуның ише теләк-үтенечләр көннән-көн әз-
әзләп өстәлә барды.
“Бүген таңнан калмам, Гайникамал. Баланы уятмассың,
куркыр”, – диде бер аңына килгәндә. Урын өстенә
ятып, ике еллап интеккәннән соң, бәрәңгеләр алынып
бетеп, әбиләр чуагы башлангач, нәкъ таң беленгәндә
дөньядан өзелде Шәйсолтан.
(Дәвамы бар.)
И. Нигъмәтҗанов рәсеме.